Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укырга мөмкин.

Зөлхәбирә авыл артыннан алсу таң сызылуын күреп алды. Туган йортында айлы төннәрне уяу кичереп, күпме таңнар аттырды ул. Тынгысыз, авыр кичерешле иде алар. Бүген менә таң атуына куана алды. Бүгенгесе – яшьлек таңында күмәкләп таң каршы алгандагысы кебек шатлыклы таң. Дөнья матур! Яңа көн туып килә! Таң җиле шундый йомшак. Балантау йортлары йокыда... Салкынчарак икән. Зөлхәбирә үз-үзен кочаклады. Өйгә кайтыргамы? И-и сөйкемсез сөяк! Вакытында кияүгә чыга белмәсәң... Хурланмыйча, ничек кайтып керергә соң? Ә кайтмый кая барасы? Әни ни диде? «Авызың тулы кара кан булса да, дошман алдында төкермә!» Өйдә мыскыл булуың җитмәгән, «өйдән кудылар» дип, халык теленә кереп, кабат тетрәнергә, көлкегә калыргамы? Юк! Һәркем зарын, күңел пычраклыгын чыгарып селки торса, бу җиһан нишләр? Офыктагы бу алсу таң каралмасмы?.. Зөлхәбирә очар коштай алга омтылып, моңсу күзләрен кояш чыгышы ягына төбәп карап торды. Өйгә кайту гына авыррак шул. Ичмасам, Булатка да ия табылды. Авыррак уйлыймдыр күрәсең... Күңелемә ошарлык бер ир заты очраса, Җир читенә китәр идем, – бу уйлар чын күңелдән уйлана иде.

Әмма курку белмәс бу кыз, «Яшьлек аланы»нда алсу таңны аттырып торса да, яшь кыз түгел иде шул инде. Зөлхәбирә калтырап китте. Уймы өшетә, иртәсеме салкынча – ул үз-үзен тагын да ныграк кочты. Еламсырап торганнан тамагына утырган төерне авырлык белән йотып җибәрде. Күзләре җирдәге шырпы тартмасын күреп алды. Учак кабызу теләге кабынды. Чү! Ул яланаяк икән бит! Игътибар да итмәгән: аяк киемнәре штабта калган. Егылып төшкәндә үк аякларыннан салынган күрәсең... Ул җитезлек белән кушуч кадәр генә нечкә чыбык-чабык җыеп килде, кәгазь кисәге табылды. Бер сызу белән кабынып та китте. Бу нәни учак Зөлхәбирәнең күңелен җилкетеп җибәрде. Тәненең авыртуларын онытып, ашыга-ашыга аяк астында яткан коры ботакларны сындыргалап нәни учагына салды. Ут көчлерәк янган саен кәефе күтәрелде, ашкынып эрерәк, юанрак ботаклар алып килеп салды. Хәрәкәттән, якты уйлардан, учак ялкынын күрүдән күңеленә сөенеч үрләде, тәне җылынды. Учак янында бүрәнә сыман шомарып беткән агач ята иде. Ул шуңа утырып учагына бакты. Ялкын телләре, уйнаклап, күккә таба үреләләр. Ара-тирә җиһанга үз тавышын салып шарт-шарт итеп атып куя. Зөлхәбирәнең, канәгать булып, күптән инде болай ихлас елмайганы юк иде. Үзең үрләткән учакның шатлыгы күбрәктер шул. Үзең, үзең... Хәләл акчаңа үзең җиткергән торакка кайту ник куанычтан гына тормый соң? Димәк, үзеңнеке үк түгел?! Үзгәртәсе иде дөньяны! Юк, дөньяны мин үзгәртә алмыйм. Ялгыш уйланылды. Бары үземә үзгәрәсе!

Җиһан яктырып килә. Нигә шушы ямьле дөньяда яши белмим соң мин?! Үзгәрәсе иде, үзгәрәсе... Калган гомеремне матур, җиңелрәк итеп үтәсе иде. Ни кирәк аның өчен? Сабырлык! Күркәм әхлак! И-и, болар бит миндә бар! Ә нигә гел авырлыктан тора минем язмыш? Нигә Суфия, Гөлсу кебек рәхәтлек тоеп яши белмим? Нәрсә, шулай әдәпне бозгалап яшәргәмени? Минвәлиле дә, Булатлы да булып була лабаса... Тфү! Кая китте бу уйлар?! Икесенең берсен дә яратмыйм бит мин. Яратмагач, нигә тормыш бәйләргә? «Ярата белмисең!» – дидеме Минвәли? Зөлхәбирә теләр-теләмәс елмаеп җибәрде, ияге белән учларына таянды. Минвәлинең шул көнне әйткән барлык сүзләрен хәтерендә яңартты. Ярата белергә өйрәнергә алайса. Зөлхәбирә ачыш ясагандай булды – карашы үткерләнде, сыны турайды:

– Минвәли! Мин үземне дә яратмыйм бугай! – дип пышылдады ул. – Мин эш кенә яратам, дөньяны гына яратам икән бит! «Иң беренче чиратта Аллаһны, аннан үзеңне, якыннарыңны ярат!» – Укыдым бит мин бу турыда. Хактыр, Хисмәт әйтә бит: «Аллаһ ни кушканны белә инсан, үтәми генә», – ди. Үзенең чокырда булганын кабат исенә төшереп маташты, сыны тартылып куйды, күзләре Балантау өстеннән, нидер эзләгән сыман, әрле-бирле йөгереште:

– Бәй, мин чокырда Аллаһы Тәгалә белән сөйләштем түгелме? Әллә төштә генә күрдемме?.. Намаз укыган кебек булдым бит. Уф-ф... – Зөлхәбирә калтыранып башын селкеде. Барысын да исенә төшерә алмады. Әмма сәҗдә иткәне күз алдында...

Учактагы юан ботаклар кызыл күмергә әйләнеп бара. Тәненә рәхәт җылы йөгерде. Уйлары да ныгый, ихтыяр көче арта бара. Каршылыклы уйлар да кичерә. Күңелдән үзе белән үзе сөйләшеп утыра. Бер Зөлхәбирәдә – ике «мин»!

– Зөлхәбирә! Син үзеңә горурлык өстә! Аны булдыру өчен тәкәббер, масаючан кеше урынына үзеңне куеп кара! Йә?!

Күзләрен челт-челт йомды, фикерләре җитезләнде.

 – Әнә тау астыннан берәү менеп килә. Кем? Чибәр дә, дәрәҗәле дә, якының да булмасын ул кеше! Аларны һәркем күрә. Әйтик, ул ким кеше, ди. Йә үзенчәлекле, йә күренеп үк торган гарип, йә түбән социаль катлаудан булып – җитешсезлеге булсын! Ни кичердең?

Кайнар учак каршындагысы эндәшми утыра бирә.

 – Һи, театр уйнаган кеше! Кичереш аңламаска соң?..

– Кызгандым...

Горурлыгын тәкәбберлеккә алыштырырга карар кылган Зөлхәбирә исә, җиңелрәк яшәргә өйрәнәсе килеп, җикеренә, аннан таләп итә:

– Ни дидем?! Син өстен карашлы, үзеңә югары фикерле кеше! Алсу күзлегеңне сал! Салмасаң, борыныңны чөебрәк атла, тузан сарган күзлеккә чөелгән борын килешә.

Битараф ул бу сүзләргә:

– Күз каршымда учак ялкыны бии...

– Кеше язмышлары янганга да игътибар итмә! Битараф бул, җаныем! Бары үзеңне уйла! Кеше өчен янма, көймә!.

– Э-э, ярар... Вакыт бир! Булып карармын. Мондый тип кешеләр кичерешләрен тоеп карау дөньяны танып белү өчен кирәк иде шул миңа, әйе. – Кызгану хисен кәефсезлек катыш күзәтүчәнлек биләде... – Йөрәккә үткәрмәскә инде, әйеме? Шулмы инде ул, башкаларга битарафлык дигәнең?

– Менә, менә! Була бит, тырышсаң. Күзалла! Кабатлыйм: әнә ул сиңа таба тау астыннан менеп килә...

Учакның әллә ничә телле ялкыны аша түбәнлектән акрын гына менеп килүчене күргән кебек була.

 – Син өйрәткәнчә карый алмыйм әле мин аңа! Аллам сакласын! Чын күңелдән тырышмыйм, бары үзен эре тоткан бәндәләрне аңларга тырышып кына бу халәтне үземнән кичереп карыйм. Бирегә таба менә килә ул Кеше, э-э, әйе, күргән кебек булам.

– Кеше дип... Аны чамасыз горур, һавалы җанлылар кешегә санламый. Чөелгән борын астагыны күрми ул. Син исеңнән чыгарма, син дә чамасыз горур! Итагать күрсәтмә, хәерхаһлы булма! Син – тәкәббер җан! Бетте-китте!

Уйнап карарга булыр, чынлап та. Юкса, бик бастылар, изделәр:

 – Мин чамасыз горур! Мин бары үземне яратам! Мин менә кем! – Ияк күтәрелә, күңел, кайнар учак каршында утыруына карамастан, салкыная бара; холык катылана, ныгый – йөрәк әллә бозланды инде? Ә-ә?

– Иһи-һи... Афәрин! Менә бит! Тәкәббер затларныкы шундый! Шуңа ул ягымлы караш җылысын тоймый, җылы сүзгә мохтаҗлыкны да аңламый. Бары үзен, үз дөньясын гына бөтенәйтә белә.

Очкыннарын чәчеп торган кызыл телле учак ялкыны, каракучкыл төтене белән бергә, баш шәрифен күккә-һавага таба тарта, әллә чөя дә кебек инде?.. Карашы гамьсез-ваемсызга әйләнә бара, ияге күтәрелә, ә күңелдә, күңелдә өстен хисләр өермәсе кузгалды. Мыскыллы тонда эчке тавыш тантана итте:

– Кем килә?! – дип түбәндәгегә ишарәли, ирексезләп һаваландыра, авыз читләре, мыскыллап, аска таба дугалана.

– Кем дип... Кем икәнен беләм! – Салкын йөрәкнең җебисе килә... – Юк, мин башка кеше! Аның хәленә керәсем килә... – Горур кыя-таш ныклыгын югалта, ишелергә яргалана.

Икенче «мин», йөзендә кызыл ялкын шәүләсен уйнатып, үз дигәнендә нык тора:

– Әй, чамасыз игелекле булу бу дөньяда зыянга икәнен татып киләсең бит. Исәнгерәдең, чистый!.. Үзеннән түбәнрәк кеше проблемалары синеке түгел! Син өскә таба кара! Сине узып китмәсеннәр! Шуны контрольдә тоту – синең эш! Юкса, горурлыгың бозылыр! Син эрерәк, масаюлырак бул! Син мәгърур тау күк булырга тиеш! Онытма!!!

Эчке көч максатка ярашлы рәвештә буйсына төшә. Ләкин һаман булдыра алмый. Хаксызлык тоеп, хисләре бәргәләнә.

– Пычрак түгел иде лә күз карашымдагы дөньям бу кадәр! Син кияргә мәҗбүр иткән бу «күзлек» чиста күрсәтми. – Ут кызуы ярсыта, кайнарландыра, нечкә хисләр Зөлхәбирәдән читкәрәк – тау итәгенә тәгәрәшәләр. – Кешеләрен дә сөйкемсезрәк күрсәтә димме?! Тиктомалдан ачу килә. Тик нидән шулай? Һич аңлашылмый! Нәрсәдән шулай ул?..

– Аңларсың, тайпылма гына! Бераздан куштанлана башларлар әле.

– Аңлап кына бетерим дип утырам. Кызыктырып маташма! Иң сөймәгәнем – ялагайлык! Менә күрерсең, гадәттә, минем ишеләр беренче булып исәнләшә! – Бер Зөлхәбирәдә һаман да ике «мин» сатулаша.

– Хәерле көннәр!

«Хәерле!..» – Ике сүзнең беренчесе баш миендә сулкылдады. Иң әүвәл, кеше сөймәү хисе күңелендә кабарып, үтеп баручы гәүдәсен үтәли тиште. «Матур киенгән, хәчтерүш!» Үзен сәлам алырга мәҗбүр итеп кенә аңа баш какты. Әмма борын җыерасы килде. Игелекле җан булуын белсә дә, гел аралашкан кешесе булса да – күңеленә аз гына да шәфкать кермәде:

 – Ошамады ул миңа-а! Очрамаса, яхшырак буласы иде. Кәеф китте. Ә-ә, менә ни! Күңелне кайнарландырып тынгысызландырган сәбәп: минем белән елмаеп исәнләште. Елмаерлыгы бармы инде моның, йә?»

«Кабахәт уйлар шушындый буламы икәнни? Үзгәрергә шайтан котыртамы?» – дип уйланды ул. Күңелдә үз-үзенә ризасызлык туды. Шул мизгелдә, икенче «мин» игелеккә тартып торганга, үзен мәҗбүр итеп, аз гына йомшаклык белән чыраена ягымлылык өстәде. Тагын да рәхим-шәфкать белән тартылып, эчкерсезлеккә әзер иде. Чамасыз горурлык нык торды, ирек бирмәде.

 – Ул җитешсез бәндә нигә куана, һич аңламыйм? Җенем сөйми никтер. Ачу да килә. Сер бирми, мескенләнми, имеш! Беләм мин аны. Шушы көенчә шатланып, «дөнья матур!» дип сөйләнеп йөри. Кай җиренә шөкер итә ул бу дөньяның? Алсу күзлектән күрә, диләрме әле андыйларны?!. Шулайдыр шул!

Тигезләште үк. Тәкәбберлек икенче «мин» сагында нык тора:

– Теге тау астыннан күтәрелүче сөйләшеп тора күрмәсе-е-ен берүк!

Салкын чырай ясап, карашы белән өнәмәвен күрсәтте. Аның туктамыйча узып киткәненә сөенде, өстеннән тау төшкән күк...

Ике «мин» бил алышты. Зөлхәбирәнең башы кызуланды. Әйтерсең, башында шайтан өермәсе бөтерелә: чамасыз горурлыктан койган таш кыясы янар тау булды. Менә ул кызган күмер кебек яргаланды. Ишелеп, таралып, аз гына каралып та китте.

 – Йә Аллам, чамасыз горурлыктан Үзең сакла! Күңелгә кечелекле хис бир! Якты дөньяны күрсәтмәгән күңел караңгылыгыннан үзең арала. Кайда син, тау битеннән менә килгән Зөлхәбирә?! Мин синең белән! Мин үзгәрмим! Мин үзем булып калам! Мин сиңа кайтам... Мин бит туган авылымны, аның кешеләрен, динен, мәдәниятен-сәнгатен, анда булган газиз бертуганымны, туган йортымны, классташларымны, хезмәттәшләремне – барлык авылдашларымны яратам!.. – Зөлхәбирә, тән авыртуы көчле булса да сыкравын йөзенә дә чыгармыйча, күз алдында җәйрәп яткан җиһан кочагына ашыкты...

Хәбир әле һаман капка төбендә утыра иде. Ерактан күренә: кемдер Чишмәсу буйлап авылга таба килә. Чү! Зөлхәбирә?! Хәбир тәэсирләнеп торып басты, ул икәненә тәгаен ышанып, җитез адымнар белән бертуганы каршына китте. Әле чабулый, әле атлый. Биш-алты адым калгач, Зөлхәбирә туктап калды. Хәбир дә адымнарын әкренәйтте. Ни булган Зөлхәбирәгә? Битләре тырналган, киемнәре ертылган, үзе яланаяк, үзе аксый. Әллә... яман куллар харап иткәнме үзен?.. Хәбир, куркынып, тукталып калды. Еламаска үзен тыеп торган кыз ачыргаланып кычкырып җибәрде дә, йөгереп килеп, игезәге кочагына ташланды. Хәбир аны көчле кочагына кысты. Газиз туганы, дер-дер килеп, калтыранып елый. Йә, Ходай, Зөлхәбирәне туганнарча кочмаганга ничә ел үткән? Әтиләре белән әниләре үлгән көннәнме! Үзен әниләрчә кайгырткан игезәген кайчан шулай яратты соң? Юк, җылы караш та ташламады. Ул аннан ярдәм көтә белде. Үзе көчле булганнарга да кайгырту, ярату кирәктер, дип уйламады микәнни?

– Ачулана күрмә! Гафу ит!..

Зөлхәбирә игезәге кочагыннан чыкты, кул аркасы белән тиз-тиз күз яшьләрен сөртте, «гафу итәм!» дигәнен белгертеп, мышык-мышык килеп, баш какты:

– Үпкә-сапкаларны яндырып төштем, – дип, елмаерга тырышты.

Хәбир Баланлы таудагы төнге учакны күзаллады:

– К-күрдем... – диде.

Игезәк сыңары аның иңбашына курткасын салды, балачактагы кебек кулыннан тотты...

Өйгә кайту белән түр почмакта элеккечә әти-әнисенең сурәтләре эленеп торуын күргәч туган күңел ризалыгын әйтеп аңлата алмас хәлдә иде кыз. Ун көнләп өйдән беркая чыкмады. Штабка ишелеп төшкәнен дә сөйләмәде. Суфия кызы Сафия белән Лилия улы Айдар турында – юк та юк. «Уйланып учак ягып утырдым», – диде. Янбашы һаман авырта иде әле. Хәбирнең ун көнләп ялда булуы ярап торды, инде иртәгә эшкә барасы. «Мария белән эштә күрешерләр, дуслашырлар! Минем аркада аралары бозылмасын, ничек тә үткәреп җибәрермен», – дип уйланды ул, Машаны гел исенә төшереп.

Төшке вакыт җиткәндә, өйгә таныш булмаган ир килеп керде.

– Күптән кызыга идем Настя әби йортына. Кайгылы чакта мондый эшләр кузгатмыйлар инде, беләм. Авылыгызга килергә туры килде дә, керми китмим, дидем. Башка кеше сүз салганчы, әйтәсем килде. Ул йорт варислык буенча сиңа күчәчәктер инде, кем – Хәбир иптәш?

Хәбир белән Зөлхәбирә бер-берсенә аптырашып караштылар, берни аңламадылар.

– Гафу итегез, мин сүз салып куйыйм, дидем. Башка кешегә сатмагыз дип. Авыр кайгыгызны уртаклашам. Яшисе дә яшисе иде әле аларга. Кызы да үлгәч бик авыр кабул иттем.

– Ә-ә?

Юлаучы бер агарынды, бер кызарынды:

– Сез үлгәнен белми идегезмени соң?

Хуҗалар барын да сөйләвен үтенделәр.

– Маша белән кызының юл фаҗигасендә һәлак булганын Черёмушкага кайткач ишеттем. Бүген авылдан киләм әле мин. Төп йортта күршеләре тугызын үткәрделәр.

Аз гына сүз сөйләшенсә дә, аңлашылды. Тугызын үткәрдек, ди. Димәк, биредән киткән көнне үк кызы белән очрашкан, икесе дә вафат булганнар...

Хәбир, Черёмушкадан килгән ир белән китеп, каберләрен зиярәт итеп кайтты. Теләсә дә, теләмәсә дә, килүченең гозерен тыңлады. Документлаштыру эшләрен дә яңа хуҗа үзе башкарып чыгарга алынды.

 

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

 Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: