Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)

– Китәм! Йөрәгемә ятмадыгыз! – Хатын сумкасына барып ябышу белән Хәбир аның юлына аркылы төште. Аш-су бүлмәсеннән олы якка таба этеп кертте. – Мин яратам что ли бу авылны? Яратыр да идем, бу өй синеке түгел, Зөлхәбирәнеке. Ну нәрсә инде бу?

Романны башыннан монда басып укырга мөмкин.

Алсу алмалар

Азан яңгыраган саен Маша үзен тынычсыз тота. Утыз ел элек Мәхмүт салган өйнең идән сайгаклары Маша дык-дык итеп басканнан шыгырт-шыгырт килеп ыңгыраша.

– Китәм. Дура что ли мин монда яшәргә?!

Хәбир җайларга тырышты:

– М-маша! – Хатынының иңбашына акрын гына кулын куйды. – Н-нәр-сә җ-җитми со-соң с-сиңа? Ак-чам си-синең ку-кулда. Гел с-синең к-квартирда то-торып бу-булмый и-ич инде. М-мин ш-шәһәрне яа-аратмыйм.

 – Яа-яа-яа-а яратмыйм! – Хәбирне мыскыллап кабатлады. – Ә мин яратам что ли бу авылны? Яратыр да идем, бу өй синеке түгел, Зөлхәбирәнеке. Ну нәрсә инде бу?

Маша башын тотып, җил-җил атлап, әрле-бирле йөренде:

– Китәм! Йөрәгемә ятмадыгыз! – Хатын сумкасына барып ябышу белән Хәбир аның юлына аркылы төште. Аш-су бүлмәсеннән олы якка таба этеп кертте. Ишекнең келәсен төшерде. Зөлхәбирәгә ни сөйләшкәннәре аңлашылмады. Хәер, кызыксынып тыңламады да. Әйтер сүзләре күп иде Зөлхәбирәнең, барысын да эчендә калдырды. Бик яхшы белә, аңа китү өчен Зөлхәбирәнең кискен сүзе генә кирәк. Әйтмәде. Мария тавыш чыгарасы килеп, бик өтәләнде. Болай гына китәргә яхшысынмый иде булса кирәк. Күптән аңлашыла: Зөлхәбирәнең үзенә бу йорттан кая булса да китәргә кирәк. Ике тәкә башы бер казанга сыймый. «Кая китим? Кая? Әллә соң чынлап та Булатка барып торасымы?»

***

– Хәерле кич, Зөлхәбирә! – Йөзе балкып тора Булатның. Мәһабәт буй-сынына яшел курткасы үзенә уң яктан караганда шул кадәр килешле, сул кул җиңе кесәсенә тыгылган.

Булат ватман кәгазен өстәл өстендә таратып җибәрде. Зөлхәбирә үз күзләренә ышанмый торды: дүрт рәсемнең берсе үзенең портреты иде. Бармаклары белән портреттагы сурәтен сыпырды, озаклап, серле күзләренә карап торды. Рәсемнәр барысы да гади карандаш белән ясалган иде. Икенче рәсем кыңгырау чәчәкле Баланлы тау итәге. Тагын берсе агач кисмәк һәм анда помидормы, төсле булмагач, белеп булмый. Ә тагы берсе соры таулар, кыялар, винтовка, пушкамы соң? Зөлхәбирә хәрби техниканы төгәл белми, сорыйсы да килми.

– Булат! Искиткеч булган! Гади карандаш белән ясалган бит болар. Ә ник ясамадың моңарчы?

– Яса, диюче булмады. Яса, дидең – ясадым. Яшисе килә башлады.

– Булат! – Зөлхәбирә Булатның эчкерсез күзләреннән яклау, ярдәм сорый. – Булат! Сезгә килергә буламы?

 Егет көлеп куйды.

– Ничек булмасын инде? Кил, Зөлхәбирә! Хәбир белән, хатынын да алып килегез! Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз.

– Булат! Мин үзем генә киләм... – Зөлхәбирә Булатның сыңар кулын тотты. – Ярыймы килергә? – Ах, ничек әйтәсе соң?

– Кил, дим бит! Кәгазь алып кил әле, булса.

– Кәгазь? Ярый! И-и Аллам...

– Пьесаны яздыңмы әле, Зөлхәбирә?

– Икәү язабыз!..

– Юк инде, үзең генә яз. Зөлхәбирә! Син бит әйтмәдең, ошадымы мин ясаган портрет?

– Син ясаган бөтен нәрсә ошый миңа.

– Рәхмәт! Мин тагын ясармын. Зөлхәбирә, алма алып килдем, аша. – Булат кесәләреннән алмалар алып, өстәлгә тезә башлады. Алсу төстәге алмалар белән өстәл өсте тулды.

– Булат! Миңа алмалар кирәкми! Миңа... беләсеңме, нәрсә кирәк?

– Юк шул, белмим.

– Миңа берәр егет кирәк!

Булат бик оялды. Битләре кызарды.

– Театр уйнаргамы? – дип сорап куйды бераздан.

– Гафу ит, яме.

– Шаярып сөйләшәсең, беләм.

– Шаяртудан ерак...

– Портретың ошамады, ахры. Кәефең китте. Ошамаса да, син мондый түгел идең. Мин чыгарамдыр инде ачуыңны.

– Ак кәгазьгә мине ясагансың... Башлыйсы иде тормышны ак кәгазьдән...

– Сәер син... ашап җибәр әле берәр алма.

– Алма-алма, түгәрәк алма!

– Зөлхәбирә! Менә бу рәсемдә тозлы алма кисмәге.

Зөлхәбирә шомланып куйды. Рәсемгә күз төшерде. Әйе, кисмәк, кисмәктә тозлы алмалар кебек...

– Булат! Син кисмәктә тозланган алмалар кайда күргәнең булды?

– Сугышта, Чечняда!

Зөлхәбирәнең баягы ташкын хисләре чигенде. Ул Булатның көрән күзләренә бакты.

– Чечняда да алма тозлыйлармыни? Мин аны әти белән әни генә тозлыйлар дип белә идем.

– Мәктәпкә керәсе елны мин әтигә ияреп килдем сезгә. Баз ачкан вакыт иде бугай ул. Мәхмүт абый безгә кисмәктән пакетка тутырып тозланган алмалар биреп җибәрде. Беренче тапкыр шул чакта авыз иттем. Икенче тапкыр... Тау астындагы бер авылны чистартырга килгәч, бер карттан ризык бирүен сорадык. Подвал сыман җиргә таба янтаеп төшеп киткән ишектән кереп, шундый алмалар алып менде. Безгә ул җитмәде дә. Беребез төшеп, кисмәге белән алып менде. Тәүлек буе ач булганга, ярты кисмәк алма ашап бетердек. Иркенәеп киттек, сизгерлек югалды. Менә шул ашау белән мавыгу күпләребезнең гомерен кисте, мине кулсыз калдырды. Картның җимерек йорты нигезенә мина куелган булган...

Зөлхәбирәнең кайнар хисләре сүнүгә таба бара иде. Ул Булатның сөйләгәнен салкынлык белән тыңлады. Тагын тозлы алмалар...

***

Шыпырт кына кайтып ятты Зөлхәбирә. Өйдәге «артыклык» вазгыятен дә уйламады. Уйлары «Авылдашлар» дип исемләнгән тематик кичә планнарында кайнашты. Балантауның барлык урамнарын күңеле белән иңләп чыкты. Авыл тормышына көчләрен кызганмаган шәхесләрне барлады. Эшләрен, гамәлләрен күз алдыннан үткәрде, һәрберсе белән күңелдән сөйләшеп чыкты. Тамчы да йокысы килмәде. Татлы иде бу уйлар, дәртле иде. Ярты төндә ул инде бу кичәне ничек үткәрәсен энәсеннән җебенә кадәр хәл итеп бетерде. Хәтта үзе тәкъдим иткән Гөлсу үткәрәсе кичәне дә, шулай ук, куярга тәгаенләгән концертта катнашу ихтималы булган өлкән буын җырчыларны да – һәрберсен яратып күз алдына китереп, кайсысының килүен, кайсысы чакыргач та, ни дип әйтәсен гөманлап, кайсы җырны җырлау ихтималын да, бу концертны Суфия үткәрергә тиеш булуын да, аның үзе кебек бу турыда йокы калдырып уйлап ятмаганын да, хәтта Суфияның Минвәли белән йоклаганын да күз алдына китереп алды. Юк, көнләшү хисе уена да кермәде. Төн күзенә карап, шуларны күңелдән кичерү аңа рәхәт кенә иде...

Кичен, эшкә килгәч, Гөлсу: «Яздыңмы?» – дип сорады. Зөлхәбирә, Гөлсуның тәгаен нәрсәне соравын аңламыйча:

– Нәрсәне? – дип сорады.

– «Тозлы алма»ны инде.

Зөлхәбирә көлде генә.

– Булатка сөйләтәбез. Бүген чыкмас микәнни?

– Чыкмаса, берәрсенә кушам, чаптырып кына алып килерләр, – дип көлде. – Хәсрәт! Телефоны суга төшкән, ди, бит. Булмаса, үзем барам!

– Әй, бара күрмә! Ярамый! Әдәп дигән нәрсә бар.

– Шаяртам инде. Юләр мәллә мин, сантый, Булат артыннан йөрергә?!

– Гөлсу! Көлмә кешедән, борының өшегән! Юләр түгел ул! Репетициягә дип чакырсыннар.

Булат тиз килеп җитте. Кәефе юк иде. Димәк, теләмичә килгән.

 – Кичә Зөлхәбирә апа белән серләшеп утыра идегез. Мин кердем дә сүзегез бүленде. Кайткач, уңайсызланып, әллә никадәр йоклый алмый яттым. – Гөлсу, Булатның читкә каравыннан файдаланып, күз кысты һәм кулы белән Зөлхәбирәгә ишарәләп: – Классташың да: «Бүген дә чыкмый микәнни?» – дип күңелсезләнгәч чакырырга булдым.

Булат эчкерсез елмайгач, Зөлхәбирәнең дә кәефе күтәрелде.

«Мин чыгып торам», – диде дә Гөлсу сәхнәдән ишеккә юнәлде. Ишекне япкач, кабат ачты да башын тыгып: – Алай да совершенно секретный булганнарын миңа да сөйләрсез, яме, – дип кычкырып көлде һәм Суфия кабинетына таба китте.

Ә Булат бүген тагын да сөйкемлерәк тоела. Йөзеннән нур бөркелә. Нигәдер, сүз башлый алмыйлар. Зөлхәбирә инде икенче кат өстәл өстендәге кәгазьләрне тәртипкә китерә, ә Булат кипшегән иреннәренә елмаю ягылдырып, гадәтенчә, тезенә салган баш киемен баш бармагы белән ышкып утыра.

– Булат, нигә бер сүз дә әйтмисең?

– Ни диим соң? Гөлсуның портретын ясый башладым. Үзенә әйтмә, яме.

– Әйтмәм. – Шуның белән кичәге хисләр дәвамы борынлар-борынламас хәлдә юкка да чыкты. Ә каршыда чакырып китерткән кеше утыра.

– Булат, син тозлы алмалар турында сөйли башлаган идең.

Булат карашын кабат тезләренә төбәде.

– Әйе, сөйли башлаган идем. Инде сөйлисем килми. Башка нәрсә турында сөйләшик!

Ни дияргә дә белмәде Зөлхәбирә. Моңарчы ир-егетләрдән бары игезәге Хәбир янында гына үзен иркен тота алса, кичәле-бүгенле Булат янында да тартынмый иде ул. Ниндидер кыю хис барлыкка килә:

– Булат, әгәр сиңа кияүгә чыгарга ризалык бирүче булса, өйләнер идеңме?

– Уйлап караган юк шул.

– Ә син уйлап кара!

– Ярый. – Булат калын, кара кашларын сыпырып куйды. Уңайсызлануы иде бугай.

– Сөйләмисең алайса тозлы алма турында?

– Нәрсәсен сөйлим? Мина шартлады да алма тоткан кул терсәктән өзелде...

Зөлхәбирә дертләп куйды, ишек тә ачылып китте.

– Әй, сез! Миңа да сөйләгез! – Гөлсуның кызык өчен шулай диюе иде.

Зөлхәбирәнең Гөлсуга ачуы килде. Шаяруга шаяру итеп җавап бирергә теләсә дә, бик төксе әйтелде:

– Яп ишекне! Мәхәббәттә аңлашып утырабыз, – диде.

 

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

 Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев