Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)

– Мин гомер буе сине уйлап яшим, Зөлхәбирә. Зөлхәбирәнең күз алмалары зурайды. – Ник? Ни өчен? – Сине өзелеп сөйгәнгә! Зөлхәбирә тыела алмыйча елап җибәрде...

Романны башыннан монда басып укырга мөмкин.

Зөлхәбирә, кояш Баланлы тау артына кергәнче дип, Зиләләргә юл алды. Юл буе Суфияга ачуы килеп барды. «Бармыйсың!.. Берәр нәрсә сизмәмме?..» имеш... Гайбәтче!.. Үртәлә-үртәлә кайтты.

Минвәли килеп, торбаларны яртысыннан күп өлешен стена буйлап сузып тоташтырган иде инде. Хәбир өйдә булган көнне килеп эшләп бетерәсе икән. Акча кирәкми дигән. Зөлхәбирә, аның белән исәнләшүдән ары аралашмады.

Минвәли килеп эшлисе көнне Хәбир эштән кайтмады. Шулкадәр җавапсызлыктан Зөлхәбирә шартлар дәрәҗәгә җитте. Аңлады. Димәк, Маша фатирына кайтып киттеләр. Ә Минвәли аларга киләчәк. Килүе дә кирәк. Зөлхәбирә җылы булу белән бүлмәнең сыланып бетмәгән стенасын измә белән сылаячак. «Йә, Аллам, бу янкорманы ни өчен эшләтәм соң? Хәбир өйләнмәсә, миңа алгы якта урын җитә иде ләбаса...»

Хуҗабикә эшкә киткәнче, Минвәлине каршы алды. Кадерле иде бу кеше аңа, шул ук вакытта чит тә. Суфияга рәнҗегәндә, бераз дошман кебегрәк тә иде. Күзләре, ах, күзләре һаман шундый икән. Төпсез күк икән... Тирән карашында ниндидер сафлык шәйләнә. Бу күзләргә карамаганга унсигез ел үткән... Исәнләштеләр. Зөлхәбирә Хәбирнең кайтмавын әйтеп, гафу үтенде. Булыша алмавын, эшкә барасын әйтте.

– Үзем генә эшләп бетерә алам, – диде ир.

– Мин түлим, Минвәли, хакын әйт. Гаиләң бар, бушка эшләү килешле түгел. Мин кайтканчы эшең дә бетәр, капкага аркылы итеп, таяк кына куеп китәрсең әле, – дип үтенде.

Булат турында драма

Суфия эшкә килмәячәк иде. Гөлсу әнисен хастаханәгә алып бара. Кичә кичтән шулай диде. Хәле шәптән түгел икән Сәлия апаның. Бүген ул, Гөлсу әйтмешли, болын кадәр мәдәният йортында үзе генә. Иҗат өчен аулактан да уңай, рәхәт вакыт бармы икән? Гамьле, газаплы сәгать сукты. Булат! Комедия сорама инде миннән! Әгәр язарга теләге булса, аны Суфия яза алыр иде. Күңелдә драма әсәре туды, Булат! Ул синең турында! Егерме өч яшеңнән, синең көчле ихласлыгыңны юләргә чыгарып, авылдашлар, синең белән кәмит уйныйлар. Аһ, бу сафлык, их, бу беркатлылык!

...Көзен яфрак ярды –

Саташты гөлҗимеш.

Алай да була икән,

Алда булса күрмеш.

Булат?.. Булат! Әйе, персонажны Булат исеме белән атап торам. Ә бу чиле-пешле шигырь нигә кирәк булды соң әле? Мин бит берничә күренешле пьеса язарга уйлаган идем. Зөлхәбирә үзалдына елмаеп куйды. Ә нигә? Ә бәлки, Булат өендә ялгызы шигырь язып утыра торгандыр? Аңа эчке кичерешләрен түгәр урын кирәк ләбаса.

Төгәлрәк күрәсе килгән кеше сыман күзләрен кысып, зәңгәр пәрдәләргә карап торды Зөлхәбирә. Аннан, Булатны күзаллап, персонажга сүзләр «әйттерде» – шуларны язып куйды.

«Булат (өстәлгә ручкасын куя, сыңар кулы белән кәгазьләрен җыештыра. Уйланып утыра)». Мин нәрсә яздым соң? Үзем турында үзем? Әйе, үзем турында. Кем белә минем кичерешләрне? Кемгә кирәк мин сыңар куллы егет?..

Шулай дип язды да, уйга калды кыз. Пьесаның персонажы гомерендә беренче язган шигырен укып карасын микән? Зөлхәбирә сәхнәне күзләре белән капшап чыкты, ә уйлары чын Булат тирәсендә бөтерелде. Үткен карашы, көләч йөзе, физкультура дәресләрендә мәче тизлегендә арканга менүләре, таң каршылаганда, гитарага җырлатуы, Баланлы тавы түбәсенә беренче булып менеп китүе, клубта озын, зифа буй-сынына килешле хәрби киемнәрдә күп кызларны гашыйк итүе һәм шул физик көчле егетнең буш җиң белән рухи яктан какшап кайтуы... Юк, Булат персонажын Зөлхәбирә мондый гына итеп күрәсе килми. Ул бит кешелекле кеше! Ул бит матур, якты хыяллар белән янган саф күңелле кеше. Ул талант иясе! Бер кул белән гитарада уйный алмаса, ул бит җырлый ала! Нигә бу рольне үзенә бирмәскә? Гитарада уйнамаса, җырлар! Көр күңел белән яшәргә стимул биреп, Булатны үзешчән сәнгатькә тартырга! Театрда уйныйм дип тора бит! Хыял күңелне күтәрде. Шушы мизгелдә пьесаны язып бетереп сәхнәләштерәсе килә башлады. Әй, бу хыялый күңелне! Әле кичә генә Суфиядан күңел кайткач: «Нигә эшлим мин монда!» – дигән идем ләбаса...

Булат, Булат... Аның бит уң кулы бар! Нигә ул рәсем ясамый? Уйдан да җитез ни бар икән? Зөлхәбирә язасы драманың бүлекләрен мизгел эчендә күзаллап чыкты. Күңелендә шундый зур шатлык туды. Иҗат! Ах, никадәр гүзәл, гамьле дөнья син! Күңеле белән Баланлы тавы түбәсенә менде. Аны төрле төсләргә буяды. Язгы уянудан яшәреп-яшелләнеп алгысыткан чакларын, зәңгәр кыңгыраулы иркә җәй айларын, мәмрәп пешкән баланлы моңсу вакытларын, күңелләргә аклык, салкын акыл биргән ак карлы чакларын күңеленнән үткәрде. Ә менә адәм каны түгелгән соры җирләрне, җимерек йортларны, ни күзалларга тырышса да, булдыра алмады. Иҗатның күтәренке биек ноктасында иде ул. Фикер очы югалмасын гына, Зөлхәбирә хәрефләрдән торган сүз сәйләннәрен тезәр дә тезәр. Баш иелгән, ә вакыт язучы иркендә. Дөньяда сүз галиҗәнап кына һәм Зөлхәбирә генә торып калган. Вакытлыча бар да эреп юкка чыккан...

– И-и, әйтер идем инде... – Каршында мыскыллы елмаеп, Суфия басып тора.

– Сәлам! – Зөлхәбирә бер мизгелгә генә башын күтәреп алды да уйлаган җөмләсен генә язып бетерәсе килеп, кәгазенә күзләрен төшерде.

– Алланың рәхмәте! Син генә эшлисең инде.

«Нәрсә дип керде соң әле бу, гомер булмаганны?» Аптырау катыш һәм вакытсыз кергәнен өнәмичә, Зөлхәбирә күзләрен зур итеп ачкан да Суфияга карап тора. Юк, әйткән сүзләренә исе китми аның.

– Кырык беренче елгы күзләр белән карама миңа! Син генә эшлисең инде, имеш баш күтәреп карарга вакыты юк. Керми идем, Минвәли эшен дүрт йөз сумнарга чутлап чыгарды. Син бала үстереп карамагач, балалы кешегә никадәр акча кирәген белеп бетермисеңдер ул.

Ак карлы Баланлы тау каралып килде, түбәсендәге ак ташлар тау битендәге матурлыкны изеп-җимереп тәгәрәшеп төштеләр, мәмрәп пешкән баланлы куакларны җил-давыл тамырыннан куптарып атты, зәңгәр кыңгырауларны кызыл ялкынлы ут өтте... Зөлхәбирәнең йөрәге әрнеде, колаклары ныграк чыңлады, күз читләре тартышты.

– Әйе, хезмәт өчен мин түләргә тиеш. – Зөлхәбирә сумкасыннан акча санап, Суфияга тоттырды. – Ә менә шәхси тормышым турында сиңа җавап тотарга тиеш түгел мин. Рәхмәт аңа, өемне җылытуына, сиңа – Себер салкыны алып килеп, мине суытуыңа! Ату мәдәният дип аталган зур учак яндырып, шуның кызуында пешегеп утыра идем. Рәхмәт, икегезгә дә!

 – Сөйләшә беләсең инде... – Суфия кулындагы акчаларны күзләре белән генә санады.

– Сөйләшми дә булдыра алам...

Мөдир канәгать чырай белән хезмәттәшенә өстен караш ташлады:

– Кайда утырганыңны онытма! – диде дә ашыкмый гына атлап чыгып китте.

«Мәдәният-сәнгать ул күңелдәге бар бушлыкны да тутырырга сәләтле. Ә нигә мин Суфия үзен яраткан кебек үземне яратмыйм, ни өчен үземә караганда, кешеләрне ныграк яратам, аларны кайгыртам?! Булат дим, аны кызганам. Булат шикелле бер ялгызак җан түгелме соң мин? Әллә үзеңне ярату хисе сәләт кебек Аллаһ тарафыннан биреләме? Ә мин яратырлыкмы соң? Кем ярата мине? Кирәкми, ошатмасын мине Суфия! Ләкин кемнәр хөрмәт итә мине? Саф күңелле балалармы? Әйе, алар ярата. Суфияны кемнәр ярата? Балантаудагы бөтен кеше яратып аралаша. Аның белән килешмәүче бер мин бугай. Тагын аны Булат яратмый, Зилә ошатмый, Хисмәт өнәми. Тагы кем бар?»

– Барыбер үзем булып калам! – дип пышылдады.

Зөлхәбирә эштән кайтканда, Минвәли эш коралларын җыеп йөри иде. «Төгәлләгән», – дип уйлады хуҗабикә, яңа сузган торбаларга кулларын тидереп. Җылы иңгән, су тутырып, мичне кабызган, димәк. Эштә бозылган кәеф күтәрелеп китте. Читенсенеп кенә Минвәлигә рәхмәт күзләре белән карады.

– Рәхмәт яусын! Булышырга кеше кирәк булгандыр, үзеңә генә кыенга туры килдеме?

– Зыян юк.

Чәй куеп җибәрде. Хезмәте өчен Суфия акча алып киткәнне ул әйтмәячәк. Клубта булган күңелсезлекне онытырга тырышты. Әдәп йөзеннән чәйгә чакырыргадыр дип уйлады.

Үзе ашыгып, чәй табыны хәстәрләсә дә, сизә Зөлхәбирә: Минвәли озын кара электр кабелен терсәк тирәли чолгый, үзе өзелеп-өзелеп аңа карый. Яшьлектәге яратулы соңгы кич исенә төшеп, күңелен кузгата аның. Минвәли бу йортка шул кичтән бирле кергәне булмады. Бер авылда яшәп тә Зөлхәбирә белән икәүдән-икәү туры килгән чаклары булмады. Зөлхәбирә нык булырга тырыша. Аның каршында өйләнгән ир. Хатыны кем диген?! Мизгел эчендә очрашып алган күз карашлары аша Зөлхәбирәгә бары да аңлашыла, эчке халәт нык тоела. Ярату, кызгану?! Ул кабат Минвәлигә карады. Юктыр, кызгандыру, ялварудыр бу карашта! Тукта! Ә нигә кызгандыра? Күңелнең түреннән горурлык хисе саркый. Ачу килә сымак.

 – Карама миңа алай!.. – Уена әле берничә сәгать элек кенә хатыны әйткән мыскыллы сүзләр тел очына килә, аңа да дәвам итәсе иде: «... кырык беренче елгы күзләр белән!» Әйтеп булмый шул!

– Мин гомер буе сине уйлап яшим, Зөлхәбирә.

Зөлхәбирәнең күз алмалары зурайды.

– Ник? Ни өчен?

– Сине өзелеп сөйгәнгә!

– «Балдызым-ялгызым...» – Зөлхәбирә, көйгә салып җырлап әйтте һәм йөзенә генә түгел, бөтен күңеленә мыскыллы елмаю җәелде: – Суфияның сеңлесе дә бар!..

– Әйе, – диде Минвәли, сүз төбен аңламыйча гына. Соңыннан, мәгънәсенә төшенеп, Зөлхәбирәгә нык гаҗәпләнеп карап катты. Шелтәле иде бу караш, үпкәле иде. Ләкин Зөлхәбирәнең күңелендә купкан давыл моны аңлар хәлдә түгел.

– Сине, ике куян артыннан кудырган азгын хис, ә бәлки, саф мәхәббәттер әле – үзенең колы итте. Һе, өзелеп мине сөйгән, имеш!..

Минвәли башын аска иде дә авыр сулап, арты белән борылды, тәрәзә төбенә таянды. Бераз сүзсез торганнан соң:

– Алаймы икән соң? Түгел шул... Каршы тора алмадым мин, Зөлхәбирә...

Зөлхәбирә кычкырып көлде. Ясалма килеп чыкты:

– Суфияңамы?

Минвәли кинәттән Зөлхәбирәгә борылды. Рәнҗүле күзләре ялтырый. Ул дәшмичә гаҗизләнеп, Зөлхәбирәгә карап торды да:

– Их, си-и-н!.. – диде. Ачыргаланган аваз пышылдап кына чыкты.

Кыз күз яшьләрен күрде, әмма элекке сөйгәненә йомшармый иде инде.

– Ә мин бу хисләрдән азат кеше. Мине мәхәббәт тә, нәфрәт тә җиңә алмый.

– Миндә дә бу хисләр юк! Син мине дөрес аңламадың. Без ул көнне «Маленькая Вера»ны карап кайттык... Өйләнүгә килгәндә, мине кол итүче – җаваплылык хисе! Ата-ана сүзен аяк астына сала алмадым. Өйдәгеләргә каршы килә алмыйча, синеңчә әйтсәм, үз бәхетсезлегемә кол булдым. Синең каршыңда мескенләнеп торуым түгел. Алай үкенмим дә, ләкин Суфияны гомеремдә дә яратасым юк. Без икебез – ике кеше. Балаларымның әнисе булганга хөрмәт белән карарга тырышам, яратмасам да, хәерхаһлы булып йөри бирәм. Мин балаларымны яратам һәм ерактан торып, яшьлектәге зәңгәр күзле оялчан карашлы Зөлхәбирәмне яратам. Ләкин ул бүгенге Зөлхәбирәдән аермалы, кеше хисләреннән көлә белми торган саф күңелле Зөлхәбирә иде. Ә син дөрес горурланмыйсың. Син дә күңелеңә мәхәббәт керт! Кемне дә булса яратырга тырыш! Безнең Баланлы тавында кыңгыраулар ялгызлары гына үсми. Мәгънәсез гомер кичерәсең. Син ялгыз булырга тиеш түгел! Син... Син ярата белмисең!..

– Нәр-сә-ә? Нишләп мәгънәсез гомер булсын?! Нишләп ярата белмим, Минвәли? – Зөлхәбирә тамак төбенә утырган яшьләрен йотып-йотып карады, үткәреп бетерә алмады. Тавышы еламсырап чыкты: – Мин Аллаһы Тәгалә бар иткән барлык галәмне бөтен барлыгы белән яратам. Һәр нәрсәсенә: ләззәтлесенә дә, кыркуына да күңелемдә урын табам, яратасын яратам, нәфрәтләнәсенә үчләнми ачуланам, кичерергә тырышам. – Үзенә каяндыр ныклык килә. Тавышы куәтләнә бара: – «Яратам!» дип беркайчан да кычкырмыйм, бары күз карашым белән сөеп карыйм, чын күңелдән шатланам. Һәр туган таңга, һәр кешенең матур эшенә сокланам! Авылыбыз мәдәниятенә ярты җанымны биреп хезмәт итәм. – Зөлхәбирә ярсый, ә үзе моны сизми дә. – Бу ярату түгелмени, Минвәли? Ярату бары егет белән кыз, ир белән хатын, сөяркәләр арасында гына буламыни соң ул?

– Аллаһы Тәгалә Адәм белән Һаваны җиргә парлап төшергән. Кешегә гомер бер бирелә, Зөлхәбирә. Баланлы тауның кары эреп бетеп, җәй җиткәч кенә кыңгыраулар чәчәк ата... Тау битен кояш җылыткач кына!.. Син минем өчен гомер буе кыңгырау гөл. – Минвәли Зөлхәбирәнең кулларыннан тотты. – Каңгырама ялгыз! Ишетәсеңме, миңа бик авыр. Мин-минлегең кузгалып кына дорфа сөйләшәсең. – Көчле куллар нәфис кулларны куш учына алып кысты. – Мин беләм, син бөтенләй башка... Синең ялгызлыгыңа үземне гаепле тоям. Зинһар! Чык кияүгә! Күңелең тарткан берәр ир затына чык!

Зөлхәбирә тыела алмыйча елап җибәрде. Минвәли мизгел эчендә кочагына каты итеп кысып алды да тиз генә ишектән чыгып китте. Тәрәзә яңагына башын терәп, сыгылып елады кыз. Аның болай бик күптән елаганы юк иде. Оят, бик оят иде аңа Минвәли алдында. Гомерендә беренче тапкыр үз асылыннан чыкты һәм кем алдында диген?

Күңелен канәгатьсезлек биләде. Үзен күралмас хис ныгый бара. Күзләре бары бер нәрсә генә күрә: чәнечкеле гөлҗимеш сабагы. Анда бердәнбер яфрак селкенә, җилгә карыша... Телгәләнде йөрәк: «Минвәли каршында сынаттым! Кем мин аның өчен хәзер? Их, чәнечке тел!» Колаклар тагын да чыңлый, күңел тынсыз елый, күзләр, күзләр... яфракмы селкенә, күзме тарта – түз генә!.. Яфрак, ә яфрак, кыз йөрәге белән бер дулкында кылтырады да очып җиргә төште. Бушлык, шундый зур бушлык калды күңелендә...

– Хуш, Минвәли!..

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

 Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев