Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
Хәбибрахман белән концерттан соң чынлап та «әллә кайларда» йөреп кайттылар: клубтан чыгу белән мәктәптә укыган чактагы кебек Чишмәсу буе ярын урап йөрделәр. Сүз иярә сүз китеп, гаиләсеннән күп еллар элек аерылуын, улы белән еш очрашуын, булышып яшәвен дә сөйләп үтте Хәбибрахман. – Җыр яздырасың килмиме синең? Булышам. – Җыр? Җырлау өчен ишетергә кирәк, минем бит колакларым начар ишетә, Хәбибрахман... – Сәламәт кеше юк, Зөлхәбирә. Һәр кешедә азмы-күпме ниндидер чир бар...
Романны башыннан монда басып укырга мөмкин.
Челтерәп ага чишмәләр
Гомер аккан сулар кебек икән. Үткәннәрне уйлап, хатирәләрне барласаң, хәйран каласың. «Шулай эшләгәнмен... Ә ничек ирешелгән?» дип аптырап утырасың. Әйтерсең, ул үткәннәрдә син түгел ул, башка кеше... Ә алдагыны аны белеп булмый шул. Суфия, кызлары үсеп җиткәч, кырык ике яшендә бала тудырыр дип әйтсәләр, кем ышаныр иде икән? Күрәзәче үзенә әйтсә, үзе үк ачуланып туздырып ташлар иде, мөгаен. Балантау авылының сантый кушаматлы ир-егете рәссам буларак республикакүләм танылып китәр дисәләр, булмастай эшне күз алдына китереп, башта көләрләр иде бугай. Авыл мәдәниятендә эшләгәндә авылдашларын моңлы җырлавы белән әсирләгән Зөлхәбирә эшеннән китәр, шагыйрә булып җитешер дә, аның сүзләренә язылган җырлары зур сәхнәләрдән яңгырар дип алдагысын белеп әйтүче булса, ышанырлар идеме икән? Кайчандыр Балантау авылы мәдәниятен гөрләткән оста гармунчы Мәхмүт белән талантлы җырчы Халисә балалары, оныклары үсеп җитеп, бу эшнең дәвамчылары буласын да уйлап та карамаганнардыр. Күкләрдә язылса, бар да була икән шул.
Мәхмүт бабасының таланты Суфияның Риммасына да күчкән иде. Зөлхәбирәнең бер генә түгәрәгеннән дә калмыйча, һәрберсенә йөрде ул бала. Зөлхәбирә аны йөзе Минвәлигә, җиңел сөяге, җитезлеге Мәдинә карчыкка охшаганы өчен дә ярата иде. Сафиясе дә бию һәм театр түгәрәкләренә йөрде. Ләкин анысы йөзе белән дә, холкы белән дә Суфияга тартым: бер көн килсә, икенче көн килми, йә барлык репетицияләрдә була, ә концертта катнашмый кала иде. Әмма аны орыша торган түгел, кечкенәдән үзен аклый-яклый белә, сөйкемле сөяге әллә каян үзенә тартып тора, кыскасы – яраттыра белә. Зөлхәбирә Балантауның барлык балаларын яратты. Хәтта кайберләреннән үзенә җитмәгән сыйфатны да үзләштерә иде. Кайбер чараларга әзерлек вакытында, әйтерсең, мәктәп тулысы белән клубка күчә – гөрләп торыр иде. Концерт карап утырганда шул чакларны сагынып исенә төшерде ул. Мәдәният йорты көчле зат кулында! Моны Зөлхәбирә бик яхшы белә. Бик сөенә! Суфия кызы, ләкин бөтенләй башка тип кеше – карт әбисе Мәдинә карчык тәрбиясе, ипле-җайлы бабасы Кадыйр геннары һәм Балантауның атаклы гармунчысы, оста җырчысы Мәхмүт таланты күчермәсе!
Римманың челтерәп аккан чишмә кебек саф, чиста яңгыравык тавышы һәр йөрәккә кагылып, нечкә кылларын тибрәтә. Зөлхәбирәнең, җырдан бигрәк, хатирәләр күңелен кузгата. Бик яхшы хәтерли, Римма җырчы булам, ди иде. Укытучы һөнәре алып, шәһәр балаларына инде белем бирергә дә өлгерде ул. Кияүгә чыгу белән язмыш аны авылга кайтарды. Укучылар аз булу сәбәпле, быел гына мәктәп тугыз еллыкка калды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, татар теле факультатив дәрескә калу ихтималы турында сүз куерды. Кайткан белгечкә түгел, авылда яшәүче стажлы укытучыларга да дәресләр азайган чак. Суфияның, үзе әйтмешли, картлык көнендә бәби табуы, кызы Римма өчен эш урыны табылуга сәбәп булды. Гөлсу: «Миннән көнләшеп, бәби тапты», – дип, кызык итеп сөйләсә, райондагы коллегалары: «Район чараларында да катнашу сорала, эш тыгызлыгыннан матур сәбәп белән качты», – дип сөйләделәр.
Бүгенге концертка алар классташлар бишәүләшеп килделәр. Зилә Хәбирләр йортына килен булып төшкәннән бирле, Хәбибрахман авылга кайткан саен аларга килә. Вакыты иркен. Ул, хәрби эшеннән китү белән, барлык якыннарын, танышларын гаҗәпләндереп, «Тау ягы» дип исемләнгән шәхси газета нәшер итә башлады. Шалтырату белән Хисмәт тә килеп җитә. Уртак сүзләре, идеяләре бар, ипле-җайлы гына төнгә чаклы сөйләшеп утыралар. Зилә белән Хәбир шауламый гына никах укыттылар. Менә шулай бик якын классташлар белән өйдә генә туй итеп, тыйнак мәҗлес үткәрделәр. Хәтта балантаулыларның күбесе бу вакыйганы вакытлар узгач кына белделәр. Шул көннән бу йортта классташлар еш очрашалар. Зөлхәбирә дә, начар ишетү сәбәпле, бөтен сүзләрен аңлап бетермәсә дә, алар янында мәш килә: үзен әнисе Халисә кебек тоя. Пешергән пироглары белән сыйлап, кыстап-кыстап чәй эчерә. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, Зөлхәбирә яхшы сизә, Хәбибрахман аңа аерым хөрмәт белән карый. Бүген дә, концерт караганда игътибар күрсәтте.
Гөлсу гитарада уйнап җырлады. Алкышлап, кабат чакырып җырлаттылар.
Хәбибрахман:
– Шигырьләреңә көй язармын, Зөлхәбирә, – ди. – Тирән мәгънәле икән бусы, тагын да яз! Ә яулык сиңа бик килешә! – дип, елмаеп карый.
Зөлхәбирә, үз сүзләренә язылган җыр башкарылудан бер канәгать калса, Хәбибрахманның җылы карашына тагын бер күңел ризалыгы кичерә. Үзенә нәтиҗә ясады беркөн. Мактану турында сүз дә булырга мөмкин түгел, ул бит артык куана белми икән, бары шөкер итә белә. Хәсән Туфанның мәгълүм шигыре исенә төшә дә, аны үзенчә үзгәртеп күңеленнән үткәрә:
Дөнья мине үзгәртте:
«Чәчелмәскә» өйрәтте....
Зөлхәбирә яулыкны ике кат итеп яба. Беренче – кечерәк ак яулыкны бәйли. Аның өстеннән, эчтәгесен күрсәтмичә, яраткан зәңгәр яулыгын яба. Тышкы яулыгы башында кабарынкы булып купаеп тора. Зөлхәбирә уйларын уңлы-суллы чәчмәде. Тирәндә саклады. Илһам килгәндә генә шигъри юлларга салгалады ул аларны. Бары шул чакта гына күңеленнән чыгарырга җөрьәт итте. Кызык! Ә мәдәният йортында эшләгән елларда сәхнәдән сөйләнгән нәфис сүзләр, изгелеккә, сафлыкка чакырган шигъри юллар ничә тамашачы күңеленә керде икән?
«Мин ишетмәгәнгә күрә аңламый торган тамашачы, – дип фикерләде Зөлхәбирә. Ә ишетеп тә тыңламаучылар, аңламаучылар бармы икән? Тирә-ягына карады. Гөлсу сүзе исенә төште: «Әллә барча кеше клубка тамаша карыйм», – дип киләме?» дигән иде ул, җыештыручы булып эшләгәндә. Үзе эшләгәндә болай диде:
– Кемнеңдер, яңа алган тун шатлыгыннан каядыр барып, әйләнеп кайтасы килә. Кемдер, өйдән чыгарга сәбәп булганга, кеше күреп кайтыйм, дип килә. Аларга синең һәр сүзгә, һәр хәрәкәткә игътибар биреп әзерләгән тамашаң кирәкми! Шулай өтәләнеп әзерләгән чарадан рәхәтләнеп ял итеп утырасы урында, мине яратмыйча, сине ошатмыйча, яки башка бер чыгыш ясаучыны тәнкыйть күзлегеннән карап утыручылар барын беләм мин...
– Зөлхәбирә, син уйга баттың!
Йөзенә кызыллык йөгерде.
– Ә? Әйе, Хәбибрахман, үткәннәрне искә алып, әллә кайлардан йөреп кайттым, – дип елмайды ул.
Хәбибрахман белән концерттан соң чынлап та «әллә кайларда» йөреп кайттылар: клубтан чыгу белән мәктәптә укыган чактагы кебек Чишмәсу буе ярын урап йөрделәр. Яңа газетасын нәшир итүдә максатлары, уй-хыяллары белән таныштырды. Хезмәттәшлеккә чакырды. Сүз иярә сүз китеп, гаиләсеннән күп еллар элек аерылуын, улы белән еш очрашуын, булышып яшәвен дә сөйләп үтте Хәбибрахман.
– Җыр яздырасың килмиме синең? Булышам.
– Җыр? Җырлау өчен ишетергә кирәк, минем бит колакларым начар ишетә, Хәбибрахман...
– Сәламәт кеше юк, Зөлхәбирә. Һәр кешедә азмы-күпме ниндидер чир бар.
– Мине тынычландыру өчен шулай дисең, рәхмәт. Югалту күбрәк булды...
– Бу кадәр авырлыклар дуамал үгезне дә егар иде. Сабырлык белән җиңдең, хөрмәт итәм сине, Зөлхәбирә. Борчылма, яме. Яклаучың, таянычың булмагач, күпкә китте. Суфияны да авызлыклаучы булмады. Беләсеңме, бер хәдис күңелемнән китми. «Бер кавемдә начарлыктан тыючылар калмаса, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм киселер», ди. Кем әйтмешли, әдәп-әхлак турында су буе вәгазь сөйләп тору да кирәкми, шушы бер җөмлә хәдис җитә – бар да аңлашыла.
Зөлхәбирә Хәбибрахманга яратып карады. Икесе дә бер фикердә икән. Бу хәдисне кайчандыр Суфияның үзенә әйткән иде ул.
– Ә әни, яман нәрсә ишетсә, тәрәзә буена килер иде дә, «Баланлы тау теткәләнер дип куркам», – дия иде. Ул тауга карап гомер итте. Мин ул чакта, әнинең бу сүзен әкияткә санап, көлә идем. Ә хәзер, Коръән тәфсирен укыганнан бирле, кешелек дөньясындагы кабахәтлек шушы Баланлы тау кадәр матурлыкның да башына җитә микәнни дип, ризасызлык кичерәм, әшәке гамәл эшләүдән куркам.
– Ярату булганда матурлык та, игелек тә бетмәс ул, Зөлхәбирә, – кесәсеннән телефонын алып сәгать карады. Кесәсеннән ияреп чыккан Булат биргән чакыру билетын Зөлхәбирәгә тоттырды.
Зөлхәбирә күңеленә зур куаныч керде. Үзенә елмаеп караган Хәбибрахманга:
– Шедевр! Миңа да бирде, Хәбибрахман, – дияргә ашыкты. – Искиткеч бит, хәтта чакыру билетыннан да җылы бөркелә, – дип, зәңгәр күзләреннән шатлык сирпеп карады.
– Булат кебек самими җаннар булганда, яшәү матур, Зөлхәбирә.
– Караңгы төннәремне яктыртучы, яшәү көче бирүче әниемнең ядкаре – гәрәбәләр иде. Көннәремне бизәүче, яшәү ялкыны белән җанны җылытучы, эшемдә дәрт-дәрман бирүче ни иде?
– Мәдәни учак иде. Аның балкышы иде!
– Караңгылыктан җаның куырылып, үзең дистә еллар яктырткан мәдәнияттә кирәксез булып, почмагына посарга мәҗбүр булганда, сиңа яшәү көче каян үрләде?
Җавап эзләде, тамагына утырган төерне йотты. Шулай булмаска соң?
– Әлбәттә, китаптан! Матур әдәбияттан лабаса.
Киштәләренә китап тезелгән нурлы, якты китапханә күз алдыннан үтте.
– Әйе, мәдәнияттән рухиятеңә яктылык киселгәч, җир йөзендәге тагы бер яктылыкка – шигърият нурына үрелдем...
Күңелең әйтеп бетермәслек шөкер итү хисе яулады.
Романның ахырын "Казан утлары" журналының 10 нчы санында (2020 ел) укыгыз.
"КУ" 10, 2020
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев