Дәрҗия Аппакова


(1898–1948)

Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова, ХХ йөзнең беренче яртысында татар балалар әдәбиятын үстерүгә үзенчәлекле өлеш керткән прозаик һәм драматург, 1898 елның 2 мартында Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Түбән Кама районы) Байгол авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа.

Башка бик күпләр кебек, Д.Аппакова да әдәбиятка журналистика аша килеп керә. Үткән гасырның егерменче елларында Казанда керәшен татарлары өчен чыга торан «Кызыл әләм» (соңыннан «Киңәш» исемендә) газетасы битләрендә аның авыл тормышындагы үзгәрешләр, хатын-кызлар хәрәкәте турында күп кенә мәкаләләре, очерк характерындагы язмалары, әдәби парчалары басыла. Урта Азиягә күчеп киткәч исә ул ныклап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1932–1940 еллар арасында Ташкентта татар, үзбәк һәм рус телләрендә балалар һәм зурлар өчен төрле милләт халыкларының үткәндәге һәм инкыйлабтан соңгы тормыш күренешләрен яктырткан «Сәнәкчеләр» (1932), «Яшь ударниклар» (1932), «Мәмәт белән Аман карт» (1934), «Хезмәт» (үзбәкчә «Михнәт», ике кисәктән торган роман, 1934; 1935), «Кечкенә Бануның тарихы» (1937) исемле хикәя-повестьлары, балалар театры өчен «Дошман» (1939) дигән өч пәрдәле пьесасы дөнья күрә. Болардан «Кечкенә Бануның тарихы» повесте аеруча нык таныла. Октябрь инкыйлабына кадәрге татар авылы тормышын, ярлы крәстиян балаларының кызганыч язмышын һәм инкыйлабтан соң аларның азат тормыш төзү юлындагы самими хыялларын романтик буяулар белән тасвирлаган бу повесть тиз арада татар, үзбәк, рус һәм инглиз телләрендә басылып чыга.

Д.Аппакованың Казан чорындагы (1943–1948) әдәби иҗат уңышлары нигездә драматургия һәм әкият жанры белән бәйле. Бу елларда ул «Тапкыр егет» (1943), «Шүрәле» (1944), «Бишек җыры» (1946), «Илдус» (1947) исемле пьесаларын иҗат итә. Татар фольклоры мотивларына нигезләп язылган «Тапкыр егет» әкият-пьесасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә кат-кат куелып, яшь тамашачыларның мәхәббәтен казана. Ул шулай ук, русчага тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә дә уңыш белән бара.

Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗаты әсәрләренә яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре («Сөмбел», «Иске чиләк», «Гөлчәчәк белән Сандугач», «Сараның башыннан үткәннәре» һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре («Сөяк саплы пәке», «Йолдызкай», «Елка бүләге», «Шыгырдавыклы башмаклар» һ.б.) шул чор татар балалар әдәбиятында Абдулла Алиш традицияләрен уңышлы дәвам итүнең матур бер үрнәге булып торалар.

Д.Аппакова – 1935 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.