Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сез – хөкемдар!..

Рухы-җаны көчле булганнарны Йолдыз итеп күккә күтәрә!

Моннан 74 ел элек – 1944 елның 12 февралендә Германиядәге Икенче империя судының Дрезденда үткәрелгән утырышында,«Рейхның хәрби көчен какшатып, дошманга булышлык иткәннәре өчен», «Идел Урал» легионындагы яшерен антифашистик оешманың иң актив әгъзаларыннан 11 каһарман – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров үлем җәзасына хөкем ителә. Элемтәче легионер Рәхим Саттарны фашистлар, огнемёттан ут сиптереп, тереләй яндырып үтерәләр. Фәрит Солтанбәковны исә гомерлек каторгага озаталар... Франциядәге партизаннарга (макизарларга) каршы көрәшү өчен җибәрелгән җәлилче легионерлардан Әмир Үтәшев, Нигъмәт Терегулов, Рушад Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов һәм башкалар, фашистларның үзләрен җиңеп, туган илгә исән әйләнеп кайталар. Габбас Шәрипов, Әмир Үтәшев һәм Нигъмәт Терегулов, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең берсен киләчәк буыннар өчен саклап калып, чын егетлек үрнәге күрсәтәләр.

Сынаулары белән сыный Тормыш

Җиз иләктән кат-кат үткәрә...

Рухы-җаны көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә!

Йолдыз итте Сезне дә ул, Җәлил,

Кормаш, Алиш, Гарәф, Рушад, Әмир!..

Йолдыз итте,

Тиңсез батырлыкка таң калып:

Аяк-кулга зынҗыр салынса да,

Көрәшә, көлә белә бу халык!

Җырлый белә!..

Кырык яктан үлем янаса да,

Алмаз кебек нык сез, бөгелмәс! –

Иманына тугры күңелләрдән

Үлемсезлек җыры өзелмәс!

Ургыла җыр!..

Зинданнарың, дошман,

Туктаталмый хисләр ташкынын...

Ургыла җыр юллар, еллар аша,

Кайта илгә, кайта ашкынып!..

«...Җырың белән дусны иркәли бел,

Җырың белән җиң син дошманны!» –

Сезгә көч һәм гайрәт бирде Җәлил,

Үтәр өчен халкым кушканны –

Көлеп җиңәр өчен дошманны!..

Без беләбез:

Төп хөкемдар тик фашизм түгел,

Гильотинада башлар чапса да,

Сезнең рухи ныклык, җырга күчеп,

Меңнәр күңеленә кайтканга,

СЕЗ – ХӨКЕМДАР!!!

Каныгыз белән язган һәр җырыгыз

Гаепләү акты булды фашистка,

Гаепләү акты булды хаиннарга –

Карарыгыз кискен һәм кыска!

Сатлыкҗаннар – яла-этдиновлар

Сезне гестапога чакса да,

Җыр тылсымы белән, Сез алардан

Алданрак басып чакмага,

Җиңү яуладыгыз шул «дуэль»дә! –

Хаклык сүзен кайтардыгыз Илгә!

(Сезне һәркем белә, башын ия –

Алдыгызга, зурлап, гөлләр сибә!..)

...Сынаулары белән сыный Тормыш,

Моабитлар аша үткәрә...

Рухы-җаны көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә!

Йолдыз итте Сезне дә ул, Габбас,

Фоат, Нигъмәт, Сәлим, Әхәт, Баттал,

Гариф, Әхмәт, Зиннәт, Фәрит, Саттар!

Йолдыз итте,

Күңел күкләрендә кабызып!..

...Көрәшчеләр рухы көч-дәрт бирә –

Без яшибез Сезгә табынып!..

 

"КУ" 02, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев