Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Туган ягыма

Уйлама син, җиңел булды диеп, Ташлап китү туган җиремне...

Ачуланма миңа, ачуланма,

Ташлап киттең диеп, еракка.

Бу аерылу бары вакытлыча:

Күпкә түгел, түгел озакка.

Уйламадым болай сагынуым

Уелыр дип, күңел түренә.

Әти-әни, якын туганнарым,

Кайтам әле сезне күрергә!

Уйлама син, җиңел булды диеп,

Ташлап китү туган җиремне –

Бәхет саныйм, кайчак уянам да,

Төшләремдә сине күрүне...

Синдә калды минем балачагым,

Уйнап-үскән хәтфә болыннар.

Сагындыра зәңгәр күл буенда

Чабып йөргән нәни колыннар...

Беләм синең көткәнеңне, беләм:

Сагышларың сарган каенга.

Кайтмый икән, сагынып, кем генә

Туган җирен туган ягына?!

Яруллина Ләйлә Мансур кызы, Чүпрәле районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев