Хәбир Ибраһим


Язучы-прозаик, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһим (Хәбир Кәбир улы Ибраһимов) 1958 елның 19 ноябрендә Татарстанның Апас районы Борнаш авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1976 елда Борнаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан мәдәният институтына укырга килә. 1980 елда институтның мәдәни-агарту эше бүлеген тәмамлагач, рәсми юллама белән Апас район үзәгенең Мәдәният йортына методист итеп җибәрелә. Анда берникадәр вакыт эшләгәннән соң, шул УК районның Әлмәндәр авылындагы Мәдәният йортына мөдир итеп күчерелә.

           1986 елдан ул Казанда, 1990 елга кадәр Союзара үзешчәннәр иҗат йортында бүлек мөдире булып эшли. Аннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле: Татарстан телевидениесендә мөхәррир, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, яңартылган «Татарстан» журналында хәбәрче вазифаларын башкара. 2004 елдан ул «Идел» журналында эшли.

           Шагыйрьнең шигырьләре иң башлап «Идел» журналы битләрендә басыла. «Төштән соң күзгә күренү», «Аһәң» поэмалары да шушы басмада дөнья күрә. 2001 елда Матбугат йорты нәшриятында әдипнең «Аһәң» исемле беренче шигъри китабы чыга. Бу китапка төрле елларда язылган лирик шигырьләр, поэмалар кергән. Шагыйрьнең шигырьләре хис-тойгыларның ихласлыгы, төгәллеге, кешелеклелеге белән үзенә тарта.

           Х.Ибраһим проза өлкәсендә дә актив иҗат итә. 2002 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Йокыга талган гүзәл» дигән китабы дөнья күрә.

           Бу китапта лирик хикәяләр белән беррәттән сатирик әсәрләр дә урын алган. Сюжетлары реаль тормыш вакыйгалары нигезенә корылган «Тояклы җен», «Мохтар һәм Туктар» исемле сатирик повестьларында автор, чынбарлыкның тискәре якларын күпертеп күрсәтү белән генә канәгатьләнмичә, киләчәк турындагы уй-хыялларын да сынландырып бирә. Язучының «Соңгы кыңгырау», «Арыш арасыннан йөгерүче бала», «Килермен, җаным» исемле лирик проза әсәрләре дә җәмәгатьчелектә һәм әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя ала.

           Х.Ибраһимның тагын актив иҗат иткән жанры – драматургия. Аның ике дистәгә якын драма әсәрләре профессиональ театрлар тарафыннан сәхнәгә куела. «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» комедиясе (1990) «Адым» театры, Чаллы, Түбән Кама драма театрлары сәхнәләрендә дөнья күрә. Шул ук комедия «Дәмдинов һәм Дәмин маҗаралары» исеме белән Казан телевидениесендә телефильм итеп төшерелә. «Кызыма килер йөз кеше» (1995), «Газиз ярым» (1997), «Җиденче кияү» (2005) пьесалары Минзәлә татар дәүләт театрында, «Бәхетле килен» (1997) Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, «Мөхлис һәм Иблис» (1999), «Канатлы бозау» (2000) пьесалары Түбән Кама драма театрында куела. Уфа татар дәүләт «Нур» театры драматургның «Төнге шаяру» (1994), Эстәрлетамак башкорт дәүләт драма театры «Хатыным-алтыным» (2002) пьесаларын сәхнәләштерә. 2002 елда Казан телевидениесе «Ялгыз тәкәрлек» пьесасы нигезендә өч серияле телефильм төшерә (реж. Г.Ширгазин). Фильм тамашачы тарафыннан җылы кабул ителә.

           Х.Ибраһим – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Аһәң: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. М.Әгъләм. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 128 б. – 1500 д.

Йокыга талган гүзәл: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 190 б. – 3000 д.

Газиз ярым: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 318 б. – 3000 д.

Ялгыз тәкәрлек: роман, повестьлар, хикәяләр / кереш сүз авт. Л.Лерон. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 318 б. – 3000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Б ә д р е т д и н о в Х. Тып-тын Хәбир Ибраһим унөченче пьесасын тамашачыга тәкъдим итте // Шәһри Казан. – 2001. – 17 гыйнв.

Г а д е л Ә. Йөрәккә якын аһәң // Татарстан хәбәрләре. – 2002. – 15 гыйнв.

Б а я з и т о в М. Агу түгел, шифа диеп кабул итегез! // Шәһри Казан. – 2002. – 23 авг.

С ә г ъ д ә т ш и н К. Тәкәрлек моңы // Ватаным Татарстан. – 2002. – 17 дек.

Я һ у д и н Э. Шытымнардан гөлләр үсәрме? // Мәдәни җомга. – 2003. – 10 гыйнв.