Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шәрәфләрдән1 аерылгысыз Тукай...

Тукай аерылгысыз Шәрәфләрдән – язмыш төенләгән бу төен

Яздан аерып булмый Тукайны...

Равил Фәйзуллин

Шәрәфләрдән1 аерылгысыз Тукай –

беренче һәм соңгы китабы

шул Шәрәфләр басмаханәсендә

якты дөнья күргән бит аның!

Шигырьчене китап Шагыйрь итә!..

Китаплары әгәр чыкмаса,

Тукай чичән, ашуг, акын булып

калган булыр иде ләбаса...

Тукай аерылгысыз Шәрәфләрдән –

язмыш төенләгән бу төен

татар кешесенең муенына

дога итеп аскан бөтие!

1Татар халкына галимнәр, мәгърифәтчеләр, наширләр биргән мәшһүр нәсел

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев