Тукай кулын кысар иде

Физик көчлеләр турында сүз башласалар, күз алдына Карәхмәт, Иван Поддубный кебек көрәшчеләр, авылыңның Сабантуй батырлары, татардан азган әзмәвер Николай Валуев һәм тагын әллә кемнәр килә. Рухи ныклар турында уйлансаң, әти-әниеңне, әби-бабаңны, зур авырлыклар кичкән, сынмаган дусларыңны искә төшерәсең. Ә инде әдәбият мәйданында бил алышкан чын мәгънәсендә ихтыяр көченә ия замандаш шәхесләребез турында фикер йөрткәндә, Фәнис абый Яруллин белән Рәниф абый Шәрипов һичкайчан хәтереңә килми калмый. Әйе, чын шагыйрьләр һәрвакыт рухи нык була. Рәниф абый сүзләрен үзгәртебрәк әйткәндә, «Кояш сүнде, диеп еламыйлар, / Кара төскә көннәр буялгач».

Катлаулы тормыш юлын, иҗатын белеп тә, үзе белән очрашканым юк чагында мин аның төс-чыраен, какча гәүдәсен дөрес күзаллаганмын, әмма Рәниф абыйның тәүге тапкыр телефоннан шалтыратканында шул күзаллаулар челпәрәмә килде дә куйды. Ягымлы бәрхет тавышлы, үтә итагатьле ниндидер ир-атның сәламеннән, хәл-әхвәл сорашуыннан хәтта югалып ук калдым. Шактый гына җавап бирә алмый тордым. Сөйләшә башлагач та, җөмләләремдә буталып беттем кебек. Телефон чыбыгының аргы башында зур мәһабәт гәүдәле, сине канаты астына алырга торган, яклауга ихтыяҗлыгыңны сизгән ир-аттыр кебек тоелды. Аңа сыенасы, аңа бер зарланып аласы, аннан җылы сүзләрне тагын, тагын, тагын да ишетәсе килде.

Рәниф абыйның кечелекле һәм әңгәмәдәшенә якынлык хисләре ташыган тавышыннан сискәнү еллар узгач та үтмәде. Шул тавышны ишетәсем килеп, кайвакыт кесә телефонымны кулыма алам да номерын җыя башлагач тукталам. Гаиләле ирне борчу ярамас кебек тоела. Ә бит өй телефоным эшләгән элекке заманнарда без сәгатьләр буе көлешә, сөйләшә идек.

Рәниф абый – якташларын бик якын итә торган кеше, кукмаралылар да аңа шундый ук мөнәсәбәттә. Райондашлар булганлыктан, кайчандыр без дә үтә якынаеп китеп, еш кына очрашкалап, аралашып, бер-беребезне сөендереп яшәдек. Әйткәнемчә, сискәнеп… Шалтыратасын белеп тә торасың югыйсә! Чәрелдәгән телефон трубкасын гына күтәрәсең, сине ниндидер могҗизалы аһәң исәрләтә дә җибәрә. Берара күңелем боек вакытларда, җанга урын тапмаган сәгатьләрдә мин Рәниф абыйның тынычландыргыч салмак сөйләмендә үземә дәва да тапкан идем. Хәзер менә шул көннәрне рәхмәт хисләре белән исемә алам. Ә бит барысы да нәкъ киресенчә булырга тиеш кебек. Ул миңа шалтыратырга түгел, ә мин аның хәлен белергә тиеш…

Сүз уңаеннан шуны да әйтим: Рәниф абыйның әдәбият мәйданына аяк басуында хәлиткеч рольне булачак шагыйрь укыган мәктәптә белем биргән атаклы мөгаллим һәм авылдашым, Мәмәширдә, җитмәсә, күршебездә туып-үскән Харис абый Ваһапов уйный. Үзе дә, нәсел-нәсәбе дә – бер дигән каләм ияләредер. Инде сәламәтлеген ил хезмәтендә югалту аркасында, безнең кебек җир өстенә рәхәтләнеп басып йөри алмаган, әмма кешеләргә, бигрәк тә туганнарына һәрвакыт терәк булган, чорыбызның танылган шагыйрьләреннән, публицистларыннан берсе, (ни гаҗәп!) узган гасырның кыл уртасында дөньяга килгән Рәниф абый Шәриповның Тукай иҗаты белән мөнәсәбәтләре темасына күчик.

Күпсанлы лирик һәм публицистик эчтәлектәге шигырьләр язуына карамастан, укучылар арасында Рәниф абыйны бигрәк тә иҗтимагый-сәяси проблемаларны тирәннән күтәргән поэмалары популярлаштырды. Ул яшәү рәвеше, уй-фикере, иҗатта кыюлыгы, турысүзлелеге һәм хәтта билгеле бер күләмдә язмышы белән дә Тукайга якын тора. Иҗатының да төп максаты остазыныкы кебек – милләтне яшәтү... «Мин аңладым: әгәр дошман илен / Бетерәсең килсә, җимереп, / Аягын да түгел, кулын түгел, / Телен бәйлә икән иң элек», – дип язган иде ул прототибы үзе буларак күзалланган бер әсәрендә.

Рәниф Шәриповның сәнгатьле сүз ярдәмендә милләтне яшәтү рәвешендә үз алдына куйган максаты, беренче чиратта, татар халкының телен камил куллану, тарихын дөрес яктырту, милли азатлык көрәшен чагылдыру, әсәрләрне тормышчан итү, әдәбиятның гражданлык пафосын көчәйтү, аның ярдәмендә иҗтимагый проблемаларны үз вакытында чишү, әдәбиятта заман сулышын ныгыту рәвешендәге бурычларда чагылыш таба. Бу – әдәбиятта Тукай һәм милләтпәрвәр чордашлары сайлаган, киләчәк буыннарга күрсәтеп калган юл.

Татар шагыйрьләрендә, гомумән алганда, милли көрәш рухы сүрелебрәк киткән 2000 елларда да дөреслекне объектив тасвирлаудан читкә тайпылмаган Рәниф Шәриповны чын мәгънәсендә Тукайның дәвамчысы санарга мөмкин. Язмышының Тукайныкына тартымлыгын Рәниф Шәрипов үзе үскән балалар йорты истәлекләренә нигезләнеп язган «Алмагачлар сагышы»нда бик ачык ишарәли. Поэманың «СубашАты» бүлекчәсенә шагыйрь махсус рәвештә Субаш-Атына якын Кырлай баласы Тукайның «Гәрчә анда тумасам да, / Мин бераз торган идем» юлларын эпиграф итеп куя. Әсәрнең лирик героена Субаш-Аты урманнары да Тукайны хәтерләгәндәй тоела.

Иҗатында Тукай темасы артык зур урын алып тормаса да, Р.Шәриповның «Зәйтүнә мәхәббәте» поэмасы Шагыйрь образын мәңгеләштерүгә билгеле бер өлеш кертә. Күп кенә татар язучылары һәм галимнәре Тукай белән Зәйтүнә арасында олы мәхәббәт барлыгын исбатларга, бу мөнәсәбәтләрнең тарихын тиешеннән артыграк күрсәтергә, хыял ярдәмендә үстерергә тырыша. Рәниф Шәрипов исә поэмада объектив булып кала, чөнки Зәйтүнә – әле үсмерлек чорындагы бер кыз, ә Тукай – гомере ахырына якынлашканын сизгән танылган шагыйрь. Ул яшь бала язмышы белән уйный алмый. Поэмада кыз һәм егетнең үкенечле тойгылары җитәрлек. Ике арадагы төрле киртәләр аркасында, алар хәтта озаклап күрешә, еш очраша да алмыйлар, әмма күңелләрендә бер-берсенә карата җылы хисләр йөртәләр.

Поэманың аерым бүлекчәләре Зәйтүнә һәм Тукай язганнарга нигезләнә. Тәүге эпиграфта кызның мондый сүзләре китерелә: «Без Чистайга китәчәгебезне, бары күрешү өчен генә килүебезне әйткәч, Тукай: «Бик кызганыч», – диде». Үкенү тойгысы шушы эпиграфтан ук башлана. Аның янәшәсендәге Тукай сүзләре исә түбәндәгечә: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, / Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббысы». Бу эпиграф шагыйрьдәге үзен башкалар белән авырдан аралашу, ятимлеккә бәйле кимлек тойгысы һәм башка сыйфатларны аңлатып бирә. Болар барысы да ике арадагы мөнәсәбәтләрнең үсүенә шулай ук киртә булып тора. Икенче яктан, шагыйрьнең төп вазифасы, яшәү максаты – милләткә хезмәт. Моны Зәйтүнә дә, Тукай да, поэманы иҗат иткән һәм лирик мин образында чагылыш тапкан автор да шулай аңлый.

Нинди генә темага алынмасын, Рәниф Шәрипов күләмле әсәрләрендә милли проблемаларны читләп уза алмый. Бу әсәрдә дә шулай. «Зәйтүнә мәхәббәте» поэмасы да кызның иленә, туган теленә, шул илгә, телгә хезмәт иткән һәм, япь-яшь булуына карамастан, ил агасына әверелгән Талантка мәхәббәте турында сөйли. Бу мәхәббәтне бүлгәләп, таркатып булмый, аның хисләре татар кешесенең, иманлы кешенең йөрәгендә йөрткән хисләре белән кушыла.

Райондашы Азат Сабитов 2013 елны «Хезмәт даны» газетасында басылган мәкаләсендә, Р.Шәриповның Татарстанның Тукайга бәйле иң олы бүләгенә лаеклыгын яклап, болай дип язган иде:

«Әйткәнебезчә, шагыйрьнең төрле елларда язылган шигъри әсәрләрен туплаган җыентыгын поэзия сөючеләр дә бер тын алуда гына укып чыга алмас. Алай ансат кына «йотып» булмый аны. Кайбер шигъри юллар сине уйлар упкынына ташласа, икенчеләре ут кебек көйдереп ала, гасабиландыра. Битараф калучы булмас – монысына шик юк. Татарстанның иң абруйлы бүләге шигырь язучыга түгел, алар бихисап – поэтик фикер иясе Рәниф Шәриповка бирелсә, Тукаебыз, һичшиксез, риза булып ятар иде, дигән фикердә калабыз». Алай гына да түгел, мәкаләсенең исеме белән автор, исән булса, Тукай үзе шагыйрьнең кулын кысар иде, дигән фикер әйтте. Хак сүзләр. Кемнекенкемнекен, менә аның кулын Тукай кысар иде!

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: