Логотип Казан Утлары
Шигърият

Очар кошлар пар канатта оча...

Бер фотодан карап тора өчәү – Өчесе дә кирәк татарга.

М.Шәймиев, И.Шакиров, И.Фәрдиевнең

бергә төшкән фотоларына карап

Очар кошлар пар канатта оча

Пар ат кирәк юллар узарга.

Бер фотодан карап тора өчәү –

Өчесе дә кирәк татарга.

Тимердәй нык ил терәге берсе,

Олы тарих биргән ил ханы.

Сандугачлы җаны – икенчесе,

Халкыбызның моңлы илһамы.

Өченчесе? Ул аргамак сыман,

Дәвер җилен узып чаптыра.

Ил шатлыгы, үрләр якасына

Юллар ярып, халкын чакыра.

Ир затлары түгел – ил затлары,

Затлылары, асыл уллары...

Мәйдан түгел – заман батырлары,

Гасырларда кала юллары.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев