«Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар»

2021 ел ахырында мәшһүр шагыйребезнең тормыш юлын-иҗатын җентекле тергезеп, бүгенге көнгә билгеле барлык мәгълүматларны күздән кичереп язылган, «Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар» дигән 3 томлык зур хезмәт дөнья күрде. Татар һәм рус телләрендә әзерләнгән бу басма – Тукайны өйрәнү фәненең бүгенге көнгә иң олы казанышы, аның Мәскәүдә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык уздырган конкурста иң яхшы фәнни проект буларак, беренче урынны яулавы моны тагын бер тапкыр раслый. Журнал укучыларына әлеге басмага, гомумән, Г.Тукайны, татар әдәбиятын өйрәнү һәм популярлаштыруга кагылышлы уйлануларны туплаган язма тәкъдим итәбез. 

Үзенең «Уянгач беренче эшем» дигән соңгы мәкаләсендә Г.Тукай «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсендән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», дип язган. Әйе, һәр халык милли әдәбияты хәзинәсенең җәүһәрләрен тәшкил иткән шагыйрь-әдипләр тормышын тәфсилләп өйрәнергә, Тукай әйтмешли, «энәсендән җебенә кадәр» тикшерергә тырыша. 

Бу эш төрле халыкларда төрле вакытта башлана. Русларның әдәбият фәнендә моның беренче үрнәкләре XIX гасыр ахырында күренә: матбугатта башлап «Хронологическая канва для биографии Грибоедова» (1889) – танылган рус язучысының тормыш юлын билгеле бер тәртиптә яктырткан хезмәт пәйда була, аннары башка язучыларны шушы рәвешле өйрәнүгә юл ачыла. 

Бу төр хезмәтләр биографик жанрдагы язмалардан аерылып тора: нигез итеп «вакыт» төшенчәсе алына, ягъни әдип тормышында булган вакыйгалар вакыт агымына бәйле тергезелә (димәк, бу очракта иң әһәмиятлесе – мөмкин кадәр төгәллек белән әдип тормышында булган вакыйгаларны ачыклау һәм аларны хронологик тәртиптә урнаштыру). XX гасырда русларда мондый хезмәтләр «летопись жизни и творчества» («тормыш һәм иҗат елъязмасы») дип йөртелә башлый. Бу жанрда язылган биографияләр аз түгел: укучыларга А.С. Пушкин, И.С. Тургенев,  Н.А. Некрасов, Л.Н. Толстой, Ф.М. Достоевский, Н. Лесковның елъязмалары мәгълүм. XXI гасыр башында Мәскәү Дөнья әдәбияты институты (ИМЛИ) галимнәре өч китаптан торган «Хроника жизни и творчества А.С. Пушкина» исемле басма әзерләделәр (гәрчә үзләре «хроника»ның «елъязма»дан аермалы сыйфатларын күрсәтсәләр дә, алар принципиаль түгел: хроника мәдәни контекстка игътибарның күбрәк булуы белән генә үзенчәлекле). 

Татарларда «елъязма» яки «хроника» жанрында язылган хезмәтләр таралыш алмаган. Бу ни өчен шулайдыр – әйтүе кыен. Дөрес, XX гасырда әдәбиятчылар тарафыннан әдипләребезнең тормыш һәм иҗат елъязмаларын булдыру өчен адымнар ясалган. 1960 елларда Сәгыйть Исәнбаевның «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗат хроникасы» дигән хезмәт өстендә эшләгәне мәгълүм, ләкин башлаган эшне тәмамларга өлгермичә, 1972 елны әдәбиятчы вафат була. Биредә шуны да өстәргә кирәк: аның Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘҺСИ) Язма мирас үзәгендә саклана торган архивында Ибраһим Нуруллинның әлеге «Хроника»га нисбәтле рецензиясе бар. Олпат галимебез бу хезмәтнең әһәмиятен күрсәтсә дә (Ибраһим ага «Тукай хроникасы» турында «Тукайны яраткан һәрбер кешенең өстәлендә торырга тиешле китап ул», дип яза), үз бәяләмәсендә С.Исәнбаев кулъязмасындагы шактый күп кимчелекләрне билгели. Аларның иң зурысы – хезмәтнең «хроника» таләпләренә туры килмәве, ягъни вакыйгаларны даталарга бәйле тезү принцибыннан тайпылу. Бәлки, шуңа күрә дә С.Исәнбаев хезмәте дөнья күрмәгәндер – анысын хәзер төгәл әйтеп булмас. 

Бу өлкәдә Тукайның тормышы һәм иҗатына бәйле икенче тәҗрибә XXI гасыр башында ясала. 2003 елда Татарстан китап нәшриятында «Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат елъязмасы» исемле китап басылып чыга (төзүчеләр – ТӘҺСИ галимнәре Ә.Алиева һәм Ф.Ибраһимова). Бу хезмәттә хроникага хас төзелеш принцибы (вакыйгаларны мөмкин кадәр даталарга бәйле тезү) сакланса да, кимчелекләре дә юк түгел. Аларның иң күренә торганы – вакыйгаларның азлыгы. Мисал өчен, 1898 елга нисбәтле – бер, 1899 елга – өч, 1900 елга – ике, 1901 елга  бер вакыйга күрсәтелгән. Бу инде, Тукай үзе әйтмешли, шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын «энәсендән җебенә кадәр» тикшерүдән шактый ерак тора. 

Ничек генә булмасын, хәзерге көндә без бер генә татар язучысының да иҗатына һәм тормышына бәйле «елъязма», яки «хроника» жанрында язылган хезмәт белән мактана алмыйбыз. Шул ук вакытта әлеге жанрның отышлы яклары бар: хроника, башка биографик хикәяләүләр белән чагыштырганда, бары тик даталарга бәйле фактларга нигезләнгән булырга тиеш. Бу очракта укучыга әдипнең тормышындагы хәлләргә субъектив караш тагылмый, фәкать фактик мәгълүмат бирелә (фәлән көнне әдип фәлән җиргә барган, фәлән кеше белән очрашкан, фәлән вакыйгаларда катнашкан һ.б.). Гади укучыга бу төр нарратив, бәлки, кызык та булмас, ләкин объективлык өчен бик мөһим. 

Татар әдәбият белемендә истәлек жанры зур урын алган. XX гасыр дәвамында Г.Тукай шәхесенә бәйле берничә истәлекләр җыентыклары дөнья күрде (әдәбият сөючеләргә алар мәгълүм, шуңа күрә биредә исемнәрен телгә алу артык булыр). Боларның әһәмиятен инкяр итмичә, шуны да искәртергә кирәк: истәлек – субъектив жанр, аларга гына таянып, «бу хәл әдипнең тормышында шул вакытта, шул рәвешле булган»  дип раслау мөмкин түгел. Истәлекләр фәкать төрле архивларда табылган документларда теркәлгән фактлар белән чагыштырганда, хакыйкый төс ала (верификацияләнә). Сүз дә юк, истәлек-ядкярләрнең үз кыйммәте бар: субъектив булуларына карамастан, алар әдипләребез тормыш сәхифәләрендәге вакыйгаларга ачыклык кертәләр, шул ук вакытта шәхеснең психологиясе, дөньяга карашы, гадәтләре һ.б. турында мәгълүмат бирәләр. 

Узган ел ахырында дөнья күргән өч томлык «Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар» басмасы югарыда әйтелгән вазгыятьне күздә тотып эшләнде. Баштан ук әйтергә кирәк: бу хезмәтне чын мәгънәсендә «хроника» дип әйтү дөрес булмас (шуңа күрә аны әзерләүчеләр «хроника өчен материаллар» дип атаганнар). Дөресрәге, бу хезмәт – «биография» һәм «хроника» сыйфатларын берләштерә. «Ни өчен «хроника» гына түгел?» дигән сорауга җавап биргәндә, берничә мәсьәләне кузгатырга мәҗбүрбез. 

 «А.С. Пушкин тормыш һәм иҗат хроникасы» рәвешендә хезмәт булдыру өчен әлегә фәнни һәм мәдәни көч җитәрлек түгел. Шунысын да әйтергә кирәк: А.С. Пушкинның елъязмасын төзү ИМЛИдә 1938 елда башланып, аның беренче китабы унөч елдан соң, 1951 елны дөнья күрә. Бу эшнең дәвамы 1990 елларда кабат кузгатыла, һәм монда, шиксез, институтта Пушкин иҗатын өйрәнү өчен аерым сектор оештыру зур роль уйный. Кызганычка каршы, безнең фәнни оешмаларыбызда Г.Тукай секторы яки Г.Тукай комиссиясе дигән төркемнәр юк. Билгеле, андый фәнни берәмлекләрнең булмавы Тукай иҗатын фәнни яктан тикшерү өчен киртә дип әйтеп булмый – XX гасырда галимнәребезнең Г.Тукайга багышланган йөзләгән хезмәтләре моны ачык дәлилли. Ләкин зур фәнни проектларны башкарганда, аерым галимнәрнең көче генә җитми, фәнни коллективлар булу сорала. 

Икенчедән, ТӘҺСИ галимнәре бу эшкә алынганда, аны чиста фәнни хезмәт итеп кенә түгел, бәлки, фәнни-популяр басма рәвешендә башкару максаты куелган иде. Шуңа күрә өч томлык галимнәр өчен генә түгел, гади укучыга да кызыклы һәм файдалы  булсын дип эшләнде.

Өченчедән, китаплар ике телдә әзерләнгәннәр. Сер түгел, рус телле укучылар (биредә руслар гына түгел, башка милләт укучылары да күздә тотыла) татар әдәбиятыннан аз хәбәрдар. Мин җөмһүриятебездә яшәүчеләрдән бигрәк,  чит төбәкләрдәге укучыларны күздә тотам. Аларның татар әдәбияты (шул исәптән, Тукай иҗаты) турында мәгълүматлары юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә соңгы вакытта Интернет аша таралган төрле сафсаталарга очрап (мисал өчен, Айдар Хөсәеновның Тукайның әдәби фейк булуы турында язып чыгуын китереп үтәргә мөмкин), бу сүзләргә ышанулары да ихтимал. Проектны ике телдә башкарганда, без шуны да күздә тоттык. Гомумән, әдипләребезнең рус телендә язылган биографияләре булу бик мөһим. 45 ел элек Мәскәүдә «Яшь гвардия» нәшриятында И.Нуруллинның «Тукай» китабы рус телендә чыкканнан бирле (китап «Атаклы шәхесләр тормышы» сериясендә 1977 елда басылды), башка хезмәтләр күренгәне юк. 

Кемдер әйтергә мөмкин: «Хәзерге рус укучысы татар әдәбияты белән кызыксынмый, шуңа күрә дә рус телендә андый биографик хезмәтләр язылмый». Бу сүзләр нигезсез түгел: кызганычка каршы, милли әдәбиятларга игътибар кими. Үзәк тарафыннан бу эш Советлар Союзы чорындагыча системалы алып барылмый (гәрчә соңгы елларда бу мәсьәләдә федераль үзәкнең аерым эшләре күренә башлады: 2016 елдан милли әдәбиятларга ярдәм итүдә федераль программа эшли, бу программа кысаларында төрле чаралар уздырыла). Ләкин аңа карап, бу юнәлештә көтеп тору дөрес булмас. Иң беренче чиратта, рус телендә татар әдипләре һәм, гомумән, татар әдәбияты турында хезмәтләр әзерләүдә үз көчебездән файдаланырга кирәк. Монда да проблемалар юк түгел: татар әдәбиятын әдәби яки фәнни өслүб белән рус телендә яктырта алучыларның саны бик аз, татар теленнән русчага иркен тәрҗемә кылучылар да санаулы. Ләкин көчебездән килгәнне эшләүдән башка юл юк. 

Проектның идеясе турында да берничә сүз. Бу басманың һәрбер китабы үзәгендә, билгеле, Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты тора. Аларны яктыртканда, авторлар киң планда шул чор иҗтимагый, мәдәни, әдәби тормышына игътибар бирәләр: Г.Тукай эшләгән газета һәм  журналлар (Уральскида К.Төхфәтуллин оештырган «Фикер», «Уклар», «Әл-гасыр әл-җәдит», Казандагы «Әл-ислах», «Яшен», «Аң», «Ялт-йолт»лар, аларның наширләре, мөхәррирләре, хезмәткәрләре), Г.Тукайның даирәсе (биредә аерым игътибар шагыйрьгә якын булган һәм аның шәхесенә, иҗатына тәэсир иткән иҗат әһелләренә бирелә: Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй, Ә.Хәсәни, В.Бәхтияров һ.б.), Тукай белән бәйле урыннар (кунакханәләр, редакцияләр урнашкан биналар, китапханәләр, клублар, күңел ачу урыннары һ.б.), Г.Тукайның сәяхәтләре (Әстерханда, Уфада, Петербургта, Троицкида булган вакыйгалар, очрашулар, танышулар). 

Вакыйгаларны яктыртканда, төрле чыганаклар кулланыла: архив материаллары, шагыйрьнең «Исемдә калганнар» автобиографиясе, юлъязмалары, хатлар, замандашларының истәлекләре. Төрле жанрдагы бу чыганаклар китапларның бүлекләрендә үрелеп бара, һәм мондый төзелеш укырга кызыксындыра. Бер үк вакыйга газетадагы игълан, кемнеңдер истәлеге, хаты аша бирелгәндә, укучы моны бер ноктадан гына түгел – төрле яктан, төрле кешеләр күзлегеннән кабул итәргә мөмкин. Бер мисал китерик. 

Тукайның язучы һәм журналист Галиәсгар Гафуров (Чыгътай) белән үзара мөнәсәбәтләре киеренке булу мәгълүм. Мулла указыннан коры калмас өчен үзенең «Исабәт» хезмәтендәге фикерләреннән баш тарткан Чыгътайдан көлеп, Тукай 1910 елны «Мәҗрух указ»  шигырен иҗат итә. Ләкин Ш.Шәрәф истәлекләренә караганда, вафатына кырык көн калган Тукай: «Яшьлек берлә әллә нәрсәләр язылган, кайсыбер шигырьләремне күрәсем дә килми, халыкның дини яки милли шогурларына (аңнарына) тукына торган нәрсәләрне бер дә яратмыйм, шуңарга күрә «Исабәт» чыгаручыга каршы да бер шигырь язып ташлаган идем», – дигән була. Күрәсең, бу шигырен язганда, Тукай Чыгътайның «указдан мәхрүм калырмын» дип тәүбәгә килүеннән генә көлмәгән – «Исабәт»тәге фикерләре белән килешмәгәнгә дә аны һөҗүм утына алган. 

Проектның тагын бер үзенчәлеге – Тукай иҗатына һәм тормышына бәйле берьяклы карашлардан баш тарту. XX гасырда Тукайның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан хезмәтләрнең күбесендә шул чор идеологиясенә буйсынган шәрехләүләр аз түгел. Әйтик, танылган тарих белгече Р. Нәфыйковның Тукайга багышланган хезмәтләрендә (мәсәлән, рус телендә чыккан «Тукай и его окружение»сендә) галим, төрледән-төрле фактлар табып, шагыйрьнең большевиклар хәрәкәтенә якын булуын күрсәтергә тырыша. Моның өчен зур хезмәт башкарылган, төрле архивлардагы документлар өйрәнелеп, Тукай фәненә байтак кына яңа материаллар килеп кушылган. Шул ук вакытта бу фактлар арасында иң лаеклысы дип, Г.Тукайның большевиклар фиркасе тарафдарлары белән мөнәсәбәттә булуы күрсәтелгән. 

Тагын бер мисал. Тукай биографиясе белән азмы-күпме таныш укучыларга мәгълүм: шагыйрьнең язмышында зур роль уйнаган кешеләрнең берсе – Уральскидагы җизнәсе Галиәсгар Госманов (ятим баланы үз йортына китертеп, ул аны Уральскидагы атаклы «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә бирә, русча да укыта). И.Нуруллинның «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә чыккан китабында Тукайның җизнәсе белән киеренке мөнәсәбәтләре телгә алына, бу каршылыкның нигезе буларак иҗтимагый сәбәпләр күрсәтелә (шактый хәлле сәүдәгәр тормышы белән яшәгән Г.Госманов, имеш, ятимлектә, нужа кичергән яшүсмер Тукай белән берничек тә уртак тел таба алмаган). Әйе, аерым истәлекләрдә, җизнәсе вафат булгач, яшүсмер Тукайның зур кайгы кичермәве искәртелә. Ләкин бу психологик яктан да аңлаешлы: кайчандыр үз атасы турында җизнәсеннән ишетелгән авыр сүзләр, билгеле,  яшүсмернең йөрәгенә кадалмый калмаган. 

«Хроника» китапларында андый шәрехләүләр дә китерелә, ләкин аларны авторлар укучыга бердәнбер хакыйкать дип тәкъдим итмичә, аерым бер караш төсендә телгә алалар һәм, төрле чыганакларга таянып, башка фикерләрне дә китерәләр. Гомумән, хезмәттә озак еллар яшәп килгән стереотиплардан баш тартырга омтылыш көчле. Мәсәлән, хәзер инде беркем дә, кадимчелек белән җәдитчелек мәсьәләсен тикшергәндә, кадими фикер йөртүчеләрне милләтнең алгарышына киртә салучылар дип кенә бәяләми. Ләкин Тукай биографияләрендә мондый бәя әле дә хөкем сөрә. Аерым очракларда (әйтик, «Бәян әл-хак» газетасын оештыручы Ә.Сәйдәшевкә мөнәсәбәтле) андый фикерләүгә нигез итеп нәкъ Тукай карашлары, сүзләре, язмалары алынган. Яңа басманың авторлары, Г.Тукайның абруена сүз тидермичә, субъектив шәрехләүләрдән баш тартып, фактларны, шул чорда яшәгән төрле шәхесләрнең фикерләрен  китереп, укучыга бу хакта мөстәкыйль хөкем итәргә мөмкинлек бирәләр. 

Чорның мәдәни тормышын күз алдына китерер өчен басманы әзерләүчеләр китапларга Тукай тормышы һәм иҗатына бәйле булган күптөрле фотосурәтләр урнаштырган.

Күзәтүебезне И.Нуруллинның «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты хроникасы»на карата әйтелгән сүзләр белән башлаган идек. Әйе, 3 китаптан торган һәм зур көч куеп эшләнгән бу басма, олы галимебез әйтмешли: «Тукайны яраткан һәрбер кешенең өстәлендә торырга тиешле». Шуңа өметләнәбез.

 

"КУ" 04, 2022

Фото: журнал архивыннан
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: