Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ РАУШАН КӨЗГЕСЕ

Тукай – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бүләк, раушан көзгебез. Ул калдырган рухи мирас ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый. Аның үлчәме – мәңгелек.

Тукай – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бүләк, раушан көзгебез. Ул калдырган рухи мирас ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый. Аның үлчәме – мәңгелек. 

Аңа милли хис белән сугарылган искиткеч зур талант иңдерелгән. Һәм ул үзенең кыска гына гомерен чәчми-түкми милләтенә хезмәт итүгә багышлаган. Гомеренең беренче көненнән башлап, соңгысына кадәр халык белән яшәгән, аның авыр язмышын үз язмышы рәвешендә кичергән.

Шагыйрнең һәрбер әсәре милли хис һәм рух белән сугарылган. Җанына һәм тәненә, милләтебез язмышы, тарихы сеңгән. Аның әсәрләрен укыганда, үзеңне тарихыбыз эченә чумгандай хис итәсең, аның белән бергә милләтебез язмышын тасвирлыйсың сыман.

Моның шулай икәнлеге аның «Милли моңнар»ында бигрәк тә ачык чагыла. Берәү, бу берәү дигәне – «Болгар» номерларындагы күршесе, аның дусты шагыйрь Сәгыйт Рәмиев җырлый, ә шагыйрьнең күз алдына чал тарих килеп баса.

Җыр аның күңелендә бөек чорыбызның һәм коллык упкынына төшкән мескен булып торган өч йөз ел арасындагы контраст картинаны тудыра. Күз алдына Агыйдел, дөньяга мисали һөнәрчелеге, суүткәргечләре, кәрван юллары белән тоташкан Болгар килеп баса. Дустының җырлавы аңарда үткәнебезне сагыну хисләре тудыра. Әйтерсең лә аның үз күңеленнән дә «сызылып-сызылып», милли хисләр сугарылган әнә шул җыр чыга. Гүя ул җырчыга кушылып җырлый, халкыбыз тарихын күз яшьләре белән диярлек барлый, җырчы белән бергә үзе дә «өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен».

Чыннан да, ул татар күңеле ниләр сизгәнен һәрвакыт барлап, үз йөрәге аша уздырып, халкының үткәнен һәм үзе яшәгән бүгенгесен барлый, аңа үз бәясен бирә килгән. Ул чыннан да, үзе әйткәнчә, коеп куйган шагыйрь генә түгел, сәясәтче дә, җәмәгатъ эшлеклесе дә. Шагыйрьнең бу сыйфатларын күп әсәрләреннән тоемлап була.

Без аның «Шүрәле»сен тик бер авыл егете Былтырның урман җене белән булган мавыктыргыч маҗаралары итеп кенә карарга күнеккән. Ә бит монда шагыйрьнең күпләребез игътибар итмәгән үткән тарихыбызга карашы чагылган. Шагыйрь Чыңгыз гаскәре төшенчәсен урмандагы биниһая, бихисап агачлар белән чагыштыру өчен генә кулланмый. Аның күз алдына кылт итеп, борынгы бабаларның батырлыклары, дәүләтләре килеп баса, тарихның пәрдәсе ачылган кебек була, аңарда уфтану хисләрен уята: «Аһ, – дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе!».

Ник без болай соң яки зәгыйфь? Без кемнән ким? Кая безнең дәүләтләребез, кайда ул нам? Боларның берсе дә юк, алар «бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады», дип яза ул. (Халык әдәбияты. Т.2, 262.). Әйе, без кемнән ким?

Тукай милләтенең мескен, кол рәвешендә булуына борчыла, аны тизрәк уятасы килә. Бөеклегебезгә кайту хыялы белән яна. «Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарың (язың), Кайчан китәр кичең, килер нәһарың (көндезең). Килерме әллә кабергә мин сөрелгәч, Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?» дип, милләтенең, бигрәк тә яшьләрнең акрын уянуына борчыла. «Бара милләт зәгыйфь абыныр-абынмас, Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас».

Шагыйрь 1905 ел революциясенә зур өметләр баглый. «Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән». Аның бу сүзләре шул ук вакытта XIX–XX гасыр чикләрендәге татар алгарышына өмет баглавы. Чыннан да, шушы елларда татарларның меңләгән тираж белән чыга торган китаплары, 30дан артык газета-журналлары, берсеннән-берсе сәләтле язучылары, журналистлары, театр, музыка сәнгате барлыкка килә. Халкыбызның милли горурлыгы уяна, ул бер газета язганча, гүреннән торып, өстеннән кабер туфрагын кагып төшерә һәм горур рәвештә янә тарих мәйданына чыга. Милләт абынудан туктый, яшьләрдә сүнмәс дәрт туа. Татар, Тукай язганча, үлмәгән дә, йокламаган да, тик һушы гына киткән була. Ул 1552 елда башланган, Габделбарый Баттал сүзләре белән әйткәндә, рус җәһәннәменнән, мескенлектән чыга башлый. Аны милли хисләр биләп ала.

Шушы яңарыш дулкынында милләтебезнең тарихи хәтере хәрәкәткә килә, үз тарихы белән кызыксынуы беренче урынга чыга. Иж-Буби шәкертләре әйтүенчә, «бер нәрсәне дә яшермәстән, үткәнебезне һәм бүгенебезне ачыкларга» вакыт җитә. Шушы ачыклау эшен Шиһаб Мәрҗани башлап җибәрә. Һади Атласи, Гайнетдин Әхмәров, Газиз Гобәйдуллин кебек тарихчылар аны дәвам итәләр. Аларның хезмәтләре халкыбызның милли горурлыгын уята.

Тукай тарихчыларыбызның эшчәнлеген күзәтеп тора. Бигрәк тә Шиһаб Мәрҗанине олылый. Ул да тарихыбызны барлый, ләкин профессионал тарихчылардан аермалы буларак, үткәнебезне халык иҗаты аша төсмерли. Аңа, ди ул, «туплар да атмаган, уклар да кадамаган». Шуның өчен ул аны тутыкмас көзгегә тиңли, халыкның тарихи хәтерен уяту чыганагы итеп күрә.

Шагыйрь тарихыбызны халык иҗатының җәүһәре булган җыр-моң аша да төсмерли. Ул аларга гашыйк. Аларны тыңлаганда, «аркадан каннар йөгерә», ди ул, һәм моңыбызның «алтынын коймаска» өнди. Бала чагында урман буенда ат көткән вакытларында Сәйфетдин вә Гайнетдиннәрнең учак кырыенда «җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде», бу «җырлаулар» минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар», дип язган Тукай.

«Мин кечкенәдән җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем». «Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезгә сөю туды. Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!» Күренә ки, монда җыр аша туган телебезгә мәхәббәт ярылып ята. Тукай шушы мәхәббәтне җыр-моң аша яшь буынга сеңдерүне беренче урынга чыгарган. Кешенең балалык чорына махсус игътибар биргән, чын татар булуны баланың дөньяга килүе белән үк башларга кирәклеген аңлап эш иткән. Шагыйрьнең балаларга багышланган шигырьләрендә, әйтерсең лә җыр, моң, туган тел бер җепкә тезелгәннәр.

Тукай иҗатында юкка гына бишек җырларына махсус игътибар бирелмәгән. Җыр, аның көе, теле татар кешесенең гомерлек юлдашы. «Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән». Ана кеше моң аша баласының Аллаһы Тәгалә биргән туган телен ача. Ә әбисе мавыктыргыч әкиятләр белән аны баланың күңелендә ныгыта, анда аны камил рәвештә урнаштыра. Тукайның «Бишек җыруы»нда «Әлли-бәлли көйләрем, хикәяләр сөйләрем, сиңа теләк теләрем, бәхетле бул диярем» дигән сүзләр язылган. Монда ананың моң һәм тел аша, Аллаһы Тәгаләдән бала өчен изге теләкләр теләү нияте.

Тукайның «Ана догасы»нда бу бигрәк тә матур чагылыш таба. Авыл киче, тирә-як тып-тын, халык йокыга талган, хәтта этләр дә өрми. Күктә нурлы ай калкып, тирә-якка нур чәчә. Тик бер өйдә генә ут сүнмәгән. Анда бер ана намазлык өстендә Аллаһыдан баласына теләк тели. «Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән газиз улым!» Күзләреннән тамчы-тамчы яшь тама. «Карагыз, – ди шагыйрь, – шул догамы инде тәңре каршына бармас?»

Ул, гомумән, баланың итагатьле, мәрхәмәтле, эшсөяр булып зур дөньяга чыгуын беренче урынга куя. Баланың үзенә мөрәҗәгать итеп, ул «тынма, эшлә, и сабый! Бел тәңредән эшләргә көн; эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокыга төн» дип, аны кояштан үрнәк алырга чакыра. Кояшның иртә торып, таң аттырып, көнозын күктә йөзеп, дөньяны яктыртып арганнан соң «иренеп кенә тауга батуын» тасвирлый. «Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһат итсәң һаман, күк арасында кояш күк ялтырарсың бер-заман», – дип, аны якты киләчәккә чакыра. Искиткеч төсмерле, мавыктыргыч рәвештә язылган «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыренең исеме үк шагыйрьнең бала күңеленә хезмәткә ихтирамын арттыруга багышланган. Балаларга багышланган дистәләгән әсәрләрендә ул аларга милли хисләр сеңдерүне, аңа татарлык оеткысын салуны беренче урынга куйган. Һәм бигрәк тә җыр-моң, халык иҗаты аша.

Ул татар җырларына аларның нечкә кылларына тукынулары өчен генә түгел, телебезнең сакчысы булганлыгы өчен дә гашыйк. «Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. Аннан башка кайдан табасың?» Әйе, кайдан табасың?

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен».

(Т.2, 38 б.)

Бу, әлбәттә, яшәештә уен-көлкегә урын булмаска тиеш дигән сүз түгел. Тукай иҗатында аларга да шактый урын бирелгән. Тик менә шагыйрь һәрвакыт диярлек халык күңелләрен кузгата, аның нечкә кылларын тибрәтә торган көйләргә өстенлек бирә килгән. Аларны ул милли рухыбызны ныгыту чыганагы итеп күргән. Тукайга, күрәсең, моңыбызның эченә үтеп керердәй сәләт иңдерелгән, аның сихри көчен аңлардай мөмкинлекләр бирелгән.

Тукай халык иҗатының бертуктаусыз байый торуына да игътибар иткән. Ул үзе ишеткән төрле вариантлардан мисаллар китерә, шуның белән халыкның үзендә җырга нигез салучылар була торганлыгына ишарә ясый.

Шагыйрь үзенең «Халык әдәбияты» рисаләсен юкка гына туган тел шигыре белән тәмамламый. Һәм шулай ук бу шигырь дә юкка гына милли гимныбызга да әверелмәгән.

Тукайның «Җырлар дәфтәре»ндә 28 җыр тупланган. Шикләнмим, әгәр дә ул шушы халык җәүһәрләрен тупламаган булса, аларның күбесе инде онытылган да булыр иде. Нинди генә җырлар юк монда! Аларның барысында да халык язмышы. «Озын эрбет», «Сәгать чылбыры», «Җырчы Фәхри» кебек җырлар үзләре генә дә ни тора! Болар – халык җәүһәрләре.

Бу зур эшне яшь шагыйрь Уральскида вакытта ук башлап җибәргән һәм гомере буе аны дәвам иткән. Шушы шәһәрдәге бер әдәби-музыкаль кичәгә багышланган мәкаләсендә ул «Тәфкилев», «Әллүки», «Сакмар суы» кебек җырларны «карт аталарыбызның чын йөрәгеннән чыккан» «туган һәм туачак балаларыбызның күңеленә яңа-яңа милләт хисләре... саба җиле шикелле рух өрәчәктер», дип язган. (Т.3, 107 б.)

«Без татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре (үлчәүләре – И.Т.) гаять гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә җырларга мөмкиндер» һәм хәтта татарлар җырлый торган көйгә рус шагыйрьләренең шигырьләре дә килеп торадыр, дип язган ул. Бу, әлбәттә, рус җырларында да татар көйләре чагылганлыгына ишарә. Бу турыда язарга яратмыйлар. Чөнки ничек инде ул бөек рус халкының җырларында татар көйләре чагылсын? Бу мөмкин түгел сыман.

Ә менә күренекле рус этнографы мәрхүм Евгений Прокофьевич Бусыгин бу турыда сөйләргә оялмый иде. Ул бик күп рус җырларының татар көйләре белән сугарылганлыгын ассызыклый килде. Шаляпинның җырларында да татар элементлары барлыгы турында язып чыгучылар булды.

Татар моңы – ул борынгы төркиләр моңы. Ул киң далаларда яшәгән борынгы бабаларыбызның эчке хисләрен сеңдергән. Юкка гына аны кытайлар да үз итмәгән, алай гына да түгел, аны Ерак Көнчыгышка таратканнар, хәтта япон утрауларына кадәр илтеп җиткергәннәр. Нишләп әле аны татарлар белән йөзләгән ел янәшә яшәгән руслар үзләштермәсен икән? Юк, мин һич кенә дә рус музыкаль культурасын шик астына куймыйм. Әмма борынгы рус халык җырларының татар моңнары белән аваздашлыгына шикләнмим. Ә Тукай моны бик яхшы тойган. Нәкъ шунлыктан Пушкинның бер шигырен татар көе белән җырлау мисалын китергән.

«Еду, еду в чистом поле, («Җизнәкәй» (ике кәррә))

Колокольчик динь-динь-динь («Балдызым, ялгызым» (бер кәррә)). Боларны язган вакытта аның алдында русларның «Народные песни» китабы булган. (Т.3, 143-144 бб.).

Бездә әлегәчә шушы уртаклыкка багышланган фәнни хезмәтләр юк. Мәсәлән, кышкы суык далада өшеп үлгән ямчы (ямщик) турындагы бөтен эчтәлеге белән бер-берсенә туры килгән җырның татар һәм рус вариантлары бар. Аның татарча вариантының язмасы Германиядә Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә төшкән татар солдатлары башкаруында сакланган.

Җырның төп нөсхәсе татарныкымы, әллә русныкымы икәнлеген әйтү кыен. «Ямь», «ямчы» хезмәте илнең бер почмагыннан икенчесенә уңайлы гына барып җитә алу максатыннан Алтын Урда заманында ук барлыкка килгән. Ә Мәскәү дәүләте аякка баскач, аны руслар да дәвам иткәннәр. Моның шулай икәнлеген революциягә кадәрге рус галиме В.Сергеевич үзенең өч томлык «Древности русского права» исемендәге хезмәтендә исбатлаган. Шулай булгач, минемчә, бу җыр баштарак барлык моң-зары белән татарларда барлыкка килгән.

Тукай халкын, аның иҗатын җаны-тәне белән сөйгәнгә күрә үзенең кыскадан-кыска гомеренең шактый өлешен моң һәм халык әдәбиятын барлау һәм җыйнауга багышлый. 1910 елны Шәрык клубында укыган лекциясендә аларның берсен ачкыч, икенчесен йозак рәвешендә бәяли. Ачкыч белән яки моң аша, халык күңеленә үтеп кереп була, йозак белән яки халыкның бертуктаусыз байый торган җор шигъри теле белән, аны югалмастай дәрәҗәдә саклап була. Чыннан да, тик гасырлар буе буыннан-буынга күчеп, үзенә үткән бай вә фаҗигале тарихыбызны сеңдерә барган моң һәм әдәби мирас ачкыч һәм йозак рәвешендә яши алалар. Болар ниндидер рәвештә игезәкләрне хәтерләтәләр.

Тукайның шушы искиткеч чагыштырмасын, бүгенге иҗат кешеләре дә үзләренә күрсәтмә итеп кабул итсәләр, бәлки милли моңнарыбызны, җырларыбызны каплап, томалап бара торган бүгенге булыр-булмас сүзләргә көйләнгән мәнсез җырларга киртә булыр иде. Ә киртә кирәк, чөнки тел һәм милли моң – милләт сакчылары.

Тукай юкка гына шактый җырларның тарихын тикшереп, аларны төрле яктан анализламаган. Ул аларның бабаларыбыз тарафыннан калдырылган «иң кадерле вә бәһале бер мирас» икәнлеген аңлап эш иткән. Болгар шәһәре, авыллары «беттеләр, эзләре дә калмады», әмма алар «халкыбыз күңелендә «һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер», дип язган шагыйребез. Ул конкрет мисаллар белән халык җырларының яшәү көзгесе икәнлеген күрсәтә алган. Аларны укыганда, Тукайның рухи дөньясы халыкчанлык хисе белән сугарылуына тагын бер кат инанасың.

Тукай шактый күп җырларны җыеп, туплап кына калмый, аларның тарихы турында да мәгълүмат бирә. Мәсәлән, «Тәфкилев» көе мөфти Тәфкилев кызының француз егетенә булган бәхетсез мәхәббәтенә багышланган. Шагыйрь бәхетсез мәхәббәтнең тамырлары шактый тирән икәнлеген аңлап эш иткән булса кирәк. Аның «Җырлар дәфтәре»ндә «Хан кызы көе» дә булган. Тик ул аннан ертып алынган. Кем белә, бәлки ул Алтын Урда ханы Туктамыш кызының бәхетсез мәхәббәтенә багышланган җырның берәр варианты булгандыр. Әйтүе кыен, ләкин шулай булуы бик тә ихтимал.

Туктамыш ханның кызы Нәнекәйҗан караим егетенә гашыйк була. Хан, әлбәттә, башка диндә булган егеткә кызын бирергә теләми. Кайгысыннан кыз текә кыядан сикереп, үзен үлемгә дучар итә. Шушы җырны ишеткән Зәки Вәлиди аның көе «Тәфтиләүне» хәтерләтә иде дип язып калдырган. Димәк, җырның көе, әлбәттә, инде ниндидер үзгәрешләр белән саклана килгән, ә сүзләре һәрвакыт диярлек заман фаҗигасенә җайлаштырыла килгән булып чыга.

Тукай аша без «Ашказар» көен дә шундый ук бәхетсез мәхәббәт тудырган икәнлеген беләбез. Бу һәм аның тарафыннан тупланган, тикшерелгән башка җырларның сүзләре һәм моңнары да ачкыч белән йозак мөнәсәбәтендә яшәгәнлекләренә дәлил булып тора.

Шул ук вакытта Тукай халык иҗатының бертуктаусыз байый торуына да игътибар иткән. Ул аларның үзе ишеткән төрле вариантларыннан мисаллар китереп, шуның белән халыкның үзендә җырга нигез салучыларның туа торуына ишарә ясаган. Шуның белән халкыбызның бөеклеген, аның бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсе икәнлеген раслаган.

Тукай – халык җырчысы. Аның шигырьләре, барлык язмалары моң булып яңгырый. Аңа халык шагыйре исемен бернинди указ белән дә бирмәгәннәр. Милләт биргән исем ул. «Мине әгәр синеке дип исәпләсәләр, мин бәхетле», дип язган шагыйрь. Ул милләт хыялын барлык хыяллардан да татлырак, дип санаган. «Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем».

Теләге кабул була. Халык аның үлеме турындагы хәбәрне гомум кайгыдай кабул итә. Бу көнне барлык татарлар да елый, алар үзләренең бөек сүз патшасын югалттылар, дип язган «Кояш» газетасы. Шул көндә чыккан газеталар, шагыйрь үзе калдырган 500 сум акчага, Тукай фондын булдыру максатыннан «Тәрҗеман» газетасы үзеннән 100 сум өстәде һәм башкаларны да шушы башлангычка кушылырга чакырды, дип язганнар.

Һәммә җирдә, Кытайның Көлҗә шәһәреннән башлап Петербургка, Әстерханга кадәр булган барлык җирләрдә дә диярлек Тукай җәмгыятьләре барлыкка килә. Шагыйрьгә багышланган кичәләр үткәрелә. Казандагы Тукай җәмгыяте үзенең төп максаты итеп, мохтаҗ язучыларга ярдәм итүне билгели.

Әстерханда бу җәмгыятьне күренекле азәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе Нәриман Нәриманов җитәкли.

Моңа каршы төшүче көчләр дә табылмый түгел. Мәсәлән, Оренбургта һәм Читада ике студентның Тукай иҗатына багышланган лекцияләре тыела. Казанда шушы эшләрне башкарырга тырышкан ике укытучыны урыннарыннан алалар. Ләкин төрки һәм ислам дөньясында шагыйрьнең даны шулкадәр киң таралган була ки, халык хәрәкәтен берничек тә туктатып булмый.

Бакуда рус телендә чыга торган «Каспий» газетасында Дагестани имзасы белән «Мөселман язмалары» исемле язма басыла. Ул тулысы белән Тукайга багышланган. Автор сүз белән мөселман йөрәкләрен яндырган шагыйрь турындагы хатирәләр һәркем өчен дә кадерле», дип язган. Минем, ун еллык иҗтимагый эшчәнлек дәверемдә беренче мәртәбә мөселман йөрәкләрен яндырган шагыйрьгә карата шушы кадәр кайнар мөнәсәбәтне күргәнем юк иде, дигән ул.

Бу кеше халыктан аерылган интеллигентларга карата ризасызлык белдереп, болай дип яза: «Шуның өчен дә шул Сабир һәм Тукай кебек талантларны югалту, андый зыялыларны түгел, күбрәк халыкны борчый».

Тукай яшәгән җирләрдән читтә яшәгән кавказлы шагыйрьнең никадәр халык йөрәгенә үтеп керә алуын билгели алган. Тукайны төркиләр генә түгел, барлык башка мөселман халыклары да яраткан, аны үз иткән. Күренекле таҗик язучысы Садретдин Әйнидән, революциягә кадәр Пушкин белән Лермонтовны белә идеңме, дип сораганнар. Ул моңа «әйе, белә идем, Тукай аша», дип җавап биргән.

Чыннан да, халыкны үзеннән ерак торган интеллигентлар түгел, ә аның үзе, аның кайгысы һәм шатлыгы белән яшәгән, аның ихтыяҗларын чагылдырган язучы һәм шагыйрьләр язмышы борчыган.

Тукай – халыкны, ә халык Тукайны яраткан. «Барлык уем кичен дә, көндезен дә сезнең турыда, милләтем. Синең саулыгың – минем саулыгым. Синең авыруың – минем авыруым». Ул шушы рәвештә яшәгән һәм шушы милли хисләр белән якты дөньядан киткән. Ләкин ул халык күңеленә раушан көзгеседәй мәңгегә сеңгән.

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев