Роман

13.05.2018 5 (май), 2018

Каһәр (II бүлек)


II

…Латвия белән Литва чигендә Пепкуле дигән шәһәрчек бар иде. Немецлар анда хәзер гел оборона тота. Кырык дүртенче ел тәмамланып килә. Башка фронтлар бик нык алга китте, Балтыйк буе гына тоткарланды. Бу хәл, билгеле, командованиедә борчу тудыра иде. Шуңа «һөҗүмгә күчәргә» дигән боерык шактый еш килә. Ә һөҗүмне бик җентекләп әзерләргә кирәк. Һәр һөҗүм РС батареяларының залпы белән башлана. Цельләр алдан әйтелми, сер итеп саклана иде. Ә без – каторжаннарга снарядлар ташучы взвод. Минем карамакта – дүрт студэбеккер. Дошман кулына төшү куркынычы булганда, без снаряд төялгән машиналарны шартлатырга тиеш. Моның өчен ПОУ дигән прибор куелган. Шуның рычагын тартасың да – вәссәлам. РС снарядлары, билгеле, җитәрлек кадәр тылдарак, шулай да алгы сызыкка да бик тиз илтеп җиткерергә кирәк була…

Безнең янәшәдә махсус пропаганда хезмәтләре урнашкан иде. Аларның юка броня белән бөркәлгән машиналары түбәсенә зур динамик куелган, ә эчтә – мегафон приборлары. Төнлә алгы сызыкка бик якын урнашып, немецларга динамик аша сөйлиләр. Безгә әсир төшкән зуррак чиндагы немецларны сөйләтәләр. Лена Лузина шул бүлектә тәрҗемәче булып эшли иде. Дивизия штабы янәшәсендә бергә ашап-эчеп йөргәндә танышып киттек. Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Хисләр һәрчак уяу, һәрчак эзләнә, ничектер ихтыярың белән дә санлашмаска итә. Башта шаярып-уйнап сөйләшеп йөрдек, аннары чынга әйләнде. Икебез дә бер-беребезгә тартыла башладык. Моны инде эчтә йомып кына калдыру, сүндерү мөмкин түгел иде. Лена тыйнак, җитди кыз иде. Уртачадан биегрәк буйлы, йомры иңле, озын муенлы, түгәрәк битле. Кыска итеп алган чәче өстендәге коңгырт береты, сержант погонлы гимнастёркасы аның туры, килешле гәүдәсен тагын да мөлаем итә кебек. Барыннан да бигрәк тавышы һәм сөйләшүе үзенә бертөрле ягымлы иде.

Яңа елда без старшина каптёркасында икәү генә калдык, һәм мин Ленаны кочаклый, үбә башладым, ә ул иркәләүне салкын кабул итте. Мин аны үзем кебек «кабындырмакчы» булам, әмма ул салкын, «кабынмый». Ахыр чиктә мин кыюланып ук киттем. Лена, корт чаккандай, кинәт торып басты. Киемнәрен төзәтте, ә чыраена ризасызлык төсмере чыкты.

– Безнең арада мәхәббәт дип торам, – диде ул, әле генә ашап-эчеп утырган өстәл янына барып. – Юк икән, юк!

– Ә нәрсә соң безнең арада, Лена? Йә инде, ачуланма! Хисләремне ничек аңлатыйм соң?

– Ярату булмаган, юк, әллә нәрсә! Син алырга телисең, мин бирмәскә телим. Шулмы ярату, ә? Ярату мөнәсәбәте түгел бу, алыш-биреш мөнәсәбәте, икенче төрле әйткәндә, сату-алу мөнәсәбәте. Нәкъ политэкономиядәгечә килеп чыга…

– Безнең мөнәсәбәтләр чын дип уйлаган идем мин, Лена.

– Мин дә чын дип ышана башлаган идем, Альфред, ә уен гына булуын үзең белгерттең…

Лена ачуланмый, чыгырыннан чыкмый, тыныч кына сөйли. Гүя ул моны көткән һәм шуңа әзерләнгән дә шикелле иде. Билгеле, биредә аңа бәйләнүчеләр бардыр. Минем кебек яшь лейтенантлар шактый күренә. Барысы да чибәр, кире какмаслыклар. Кайбер кызларның башлары әйләнсә дә, гаеп итәргә тел бармас. Ә адәм затына бирелгән хисләр фонды – кызларда. Шул фонд белән ничек идарә итә аласың, хикмәт шуңарда.

Авыр тынлык урнашты. Элемтәләрне өзәсе килми, эчтәге тойгылар аваз сала, килеп чыккан кытыршылыкны тизрәк бетер, бетер, дип әйткән кебек иде.

– Юк, мин уйнамыйм, Лена. Яратуымны шулай белгертмәкче идем.

– Бу – яратуны белгертү түгел, алырга дигән ниятне белдерү.

– Хисләр шулай кушкач, нишлим соң, Лена? Әйт, өйрәт.

– Хисләр юләр ул, Альфред, аларга карап йөрсәң…

– Күрәм, синең хисләрең булмаган, ихлас тойгыларым белән бозга килеп бәрелгән күк иттең. Бу – минем беренче хисләремдер, беренче өметләремдер, ә син… Лена, ну, нәрсә булды, ә? Ярар, бу – синең беренчесе түгелдер, ә минем – беренчесе. Шуңа бик авыр булды.

– Ну, Альфред, шыттыра беләсең дә инде!

– Исбатлап маташмыйм, ә синең беренчесе түгел икәнен генә бик яхшы аңлыйм, Лена.

– Билгеле, миңа беренче генә бәйләнмиләр, әйе. Бәйләнүчеләр күп булды, яшермим. Барысы да вакытлы гына элемтә ягында иде, ә миңа гомерлек булсын, вакытлычага мин риза түгел. Сиңа да мин вакытлы гына кирәк, шулай бит? – Лена һич тә ачуланмый, чәүчәләнми, зар авазы да чыкмый үзеннән.

– Мин чын хисләремне әйткән идем, Лена, ачуланма инде, зинһар!

– Вакытлы гына кузгалган хисләр, Альфред, – диде Лена, бик гади нәрсә хакында әйткән төсле. – Приступ шикелле, хисләр пристубы, ә? Өянәк үтә ул…

– Син «атака»ны кире кайтарырга остарып беткәнсең димме?

– Дөнья өйрәтә, Альфред, дөнья. Ә без – дөньяның мәхлуклары.

– Юк, миңа әллә нәрсә булды, Лена. Син миңа ышанмыйсың, шулай бит? Димәк, миңа карата хисләрең булмаган… Шулай да…

– Син миңа ошыйсың, Альфред, чөнки син берни дә вәгъдә итмисең, ялганламыйсың, мине, ымсындырып, алтын элмәккә эләктерергә тырышмыйсың. Шуңа күрә, әллә синдә чынлап та беренче хисләр микән, дип уйлап та куйдым. Юк, булмас, дидем эчемнән генә, алданма… Хәер, барыбер бер алданырга туры килер, мөгаен…

– Әйе, адәм баласы иң элек мәхәббәттә алдана, аннары бүтән нәрсәләрдә, диләр… Ә без бер-беребезне алдамыйк, Лена, яме.

– Ә бу мөмкин эшме соң? Хисләр үзгәреп тора, бүген бар ул хис, иртәгә бетә дә куя. Синең белән шундый хәлләр булдымы?

– Минем хисләр алай тиз алышынмый, Лена. Бу, ахры, табигатьтән килә. Ә синеке һава торышы кебек тиз алмашынып торамыни?

– Әйе, һава торышы кебегрәк шул. Кайчак үз-үземне аңламыйм, үз-үземә җирәнгеч булам. Уф! Юк, мин үземне яратмыйм. Ә син үзеңне яратасыңмы?

– Мине үземне ярата торган итеп тәрбияләгәннәр. Нигә, бу начармы әллә?

– Әйтә алмыйм, үзен яратмаган кеше бүтәннәрне дә ярата алмый, ди аналитиклар…

– Димәк, бу әйтем сиңа туры килә. Ник үз өстеңә сөйлисең, Лена? Болар берсе дә дөрес түгел бит.

– Ир-ат кыска «элемтәләрне» ярата, хатын-кызга гомерлек булсын. Менә безнең аерма шунда, Альфред.

– Лена, бер сүз әйтимме? Син артык акыллы, бик исәп-хисаплы, ә?

– Миннән дә ахмакны таба алмыйсың, әйтмә! Мин ул сүзләрне чынга алмыйм, чөнки уйлап җиткермәүчәнлегем миңа адым саен аяк чалып тора.

– Алай мескенләнмә, Лена. Бик әйбәт кеше, диләр сине.

– Кемгә әйбәт, ә кемгә начар. Син дә бар кешегә дә яхшы түгелсеңдер әле.

– Билгеле инде. Юк, мин үземне яхшы кеше дип беләм. Мактанып әйтүем түгел.

– Мин үземне алай раслый алмыйм. Чын яхшы кеше булу мөмкинме икән? Юктыр, мөгаен. Яхшы булып кыланганнарны җенем сөйми.

– Мин дә яхшы булу уенын уйныйммы?

– Белмим, Альфред, мин сине эштә сынаганым юк. Болай, сөйләшкәндә, үзен һәркем хаклы, фәрештә итеп күрсәтә. Адәм баласы үзенең теләсә нинди әшәкелеген дә аклый, нигезли. Үзен хаклыга чыгара…

– Синең белән сөйләшүе күңелле, Лена, чын менә. – Ягъни безнең «җитештерү мөнәсәбәтләре» барып чыкмады, шулай бит?

Лена елмайды, бит очында матур чокырчыклар пәйда булды. Алар ниндидер нур бөрки иде. Нишләп шултиклем ымсындыргыч соң бу Лена? Бүтән кызлардан нәрсәсе беләндер аерылып тора ул… Артык аек фикер йөртүе һәм яшьләрдә күзәтелә торган романтик чалымнарның бер дә булмавы беләнме? Аны мәхәббәт иллюзияләре адаштыра алмастыр. Әллә ул хыялларның чәлпәрәмә килү чорын инде узганмы? Тормыш мәктәбе аны шулай барына да ис китмичә генә карарга өйрәткәнме? Ә бергә шаярып-көлешеп йөргән чакта, Ленаның характеры җиңелдер шикелле тоела иде. Хәтта җилбәзәк кыз түгел микән бу, дигән уй да килә иде. Шулай җиңел булып күренүе дә хисләргә ирек бирде бугай. Җиңел уйлаучы кызлар белән элемтәгә дә җиңел кереп була. Җиңел генә дуслашасың да җиңел генә аерылышасың. Ул да яшь түкми, син дә уфтанмыйсың. Сагынып сөйләрлек бер истәлек кенә кала. Җиңелләр белән әйбәт, эшне катлауландырмыйлар, зурга җибәрмиләр. Ул кызларга егетләр дә рәхмәтле була. Ләкин андый кызларны, гадәттә, тормыш юлдашы гына итмиләр. Ә Лена – четерекле зат. Һәрнәрсәгә артык җитди карый. Үз-үзенә ышанып җитмидер, мөгаен. Әллә таяныр, булышыр кешеләре юкмы, һәрхәлдә, бар авырлыкны үзе генә күтәреп яшәгәнгә охшый ул.

Минем хисләр, Ленаның каршылыгына очрап, барыбер сүрелмәде, отыры көчәйде генә. Мин-минлек тә үҗәт авазлар белән үчекләп торган кебек иде. Ничек инде, мин аңа чын тойгыларымны белгертәм, ә кыз барын да кире кага. Мине юкка чыгара, хисләрне генә түгел, мине шәхес буларак та танырга теләми. Асылда шулай килеп чыга бит… Үзенең бетүе, чүпкә калуы белән кем килешә алсын? Юк, Лена алай итмәсен, мине беткәнгә санамасын. Мин алырга гына телим, имеш. Әллә чынлап та шулаймы? Адәм баласын иң күп алдаучы – ул аның хисләре. Әллә мине дә хисләрем алдыймы?

Лена белән ара өзелмәде, киресенчә, тагын да якыная гына барды. Безнең ачыктан-ачык аңлашу ярдәм итте бугай. Ул минем кайбер сыйфатларымны белде, мин – аныкын. Лена да уйлана иде шикелле. Очрашкан саен әйбәтләнә, йомшара барган төсле иде. Хисләренә дә ирек биргәли, иркәләүләргә җавап кайтара, кире җибәрми иде. Берсендә шулай әйтеп тә куйды:

– Син мине барыбер ташлаячаксың, шулай бит, йә, боргаланмыйча гына әйт әле? – диде һәм торып утырды, чәчендәге приколкаларын алып, авызына капты, төзәтенә башлады. Үзенең күзе гел миндә иде. Мин ни әйтергә белмәдем, өйләнергә дигән уем да юк иде. Ялганларга кирәк иде, шайтан, кызлар янында гел дөресен генә сөйләп утырып булмый. Үзеңне тоттырмаска тиешсең. Артык хисләнгән чакларда телдән ычкынган борчак шыттыруларга үзеңнең эшләреңне дә туры китерергә кирәк. Авызым, корт чаккыры, борчакны чамаламыйчарак сибеп ташлады, ахры. Өйләнәм дип үк әйттем микәнни?

– Юк, ташламыйм, Лена, нигә ышанмыйсың? Ну, инде нигә ташлашырга? – дидем мин, кыюланып китеп.

– Миннән матурракларга күзең төшәр дә… Ирләрнең табигате шундый, ди бит… – Лена мөлаем гына көлеп куйды. Приколкаларын, ирен арасыннан алып, чәченә кадады…

Чынын әйтә бит кызый, минем эчтә нәрсә ятканын сизеп фикер йөртә. Менә тагын ялганларга туры килә инде. Юк, алай түгел, минем күңел бүтәннәр өчен бикле, мин әйтәм. Лена тамчы да ышанмый шикелле. Юк, ышана, дөресрәге, ышанырга тели кебек.

– Син минем күземне бәйләдең инде, хәзер ул бүтәннәрне күрмәячәк… – Мин моны бик ышандырырлык тон белән әйттем. Битемә әз генә кызыллык йөгергәнен сиздем. Ленага беленмәсен дип курыктым. Ул мине үзенеке генә итмәкче була, фронт шартларында элемтәләрнең ничек, кайчан өзеләсен яки өзелмәсен һич тә алдан гөманлап булмый. Ул шул хәлне исәпкә алып җиткерми, әллә үзенең башка планнары бармы? Мин исә реаль уйлыйм, сугышта берни дә тотрыклы була алмый. Якын элемтәләр, туганлык мөнәсәбәтләре бик тиз чәлпәрәмә килә. Биредә бернигә дә ышанырга, таянырга мөмкин түгел. Лена ышанырга, таяныч булдырырга тырыша. Шуңа күрә миңа эчтән бер төрле уйлап, тыштан икенче төрле сөйләргә туры килә. Һич тә гаиләгә җигеләсе килми, мин шул нәрсәдән нигәдер куркам да. Кызлар белән танышканда уйлыйм, борчылам: бу мине гаиләгә китереп бәйләмәсме? Шартларның яман булуы гына сәбәпме минем куркуыма? Әллә мин белмәгән башка сәбәпләре бармы? Мин Лена белән гаилә кору ягында түгел. Нигә, шулай бер-береңне яратышып кына очрашкалау начармыни? Кай төшең кими аңардан? Лена исә моңа риза түгел. Мине гомерлеккә үзенеке итәргә өметләнә. Шул юнәлештә үзенчә мине тәрбияләргә тырыша. Зиһене бик уяу, үткер кыз. Хәер, минем үземнең дә Ленага карата хисләрем чын бит, ихлас яратам мин аны, әмма гаилә камытына һич тә керәсе килми. Эчтә протест кузгала. Чын хисләр белән генә булмый икән, аңардан өстен нәрсәләр дә бар.

– И ялганчы, сөйләп торган буласың бит! – дип, Лена, яратып, җилкәмә төртеп куйды. Ул минем ике төрле сөйләвемә ышанып бетми, бергә булуга өмет итә, шул ук вакытта нидер сизенә дә. Начар очрак өчен үзен алдан әзерли кебек. Мин дә бит, гаилә тормышының җаваплы һәм авыр булуыннан шүрләп, алдан әзерлек эшләре алып барам. Лена белән артык тирәнгә кереп сөйләшмим, берни дә вәгъдә итмим. Үземне кыерсытылган, язмыш тарафыннан рәнҗетелгәнрәк итеп күрсәтәм. Янәсе Лена ымсынмасын, иллюзияләр кормасын. Алдагы тормышымны да томанлы итеп сурәтлим. Анысы чынлап та шулай: алда гомер әллә бар, әллә юк. Моны Лена үзе дә яхшы аңлый.

– Син менә үзеңнекен алдың да хәзер миннән ничек котылу җаен эзлисең бугай… – диде Лена, ничектер күңеле төшкән кыяфәт чыгарып.

– Лена, минем хакта начар уйлыйсың икән, ай-яй! – Ничек тә аның күңеленә килгән бу фикерләрне таратырга, юкка чыгарырга кирәк. Әмма көчем җитеп бетми, дөресне юкка чыгару – шактый мәшәкатьле, күп көч сорый торган, нечкә эш. Чынлап та, миңа шундыйрак уйлар килгәли иде. Безнең якынлык очрашкан саен тирәнәя бара иде. Башта ул минем хисләрдә генә иде, хәзер тәнгә һәм акылга үтеп керә башлады. Бу хәл мине шактый ук борчый иде. Бер яктан – яратышу, рәхәтлек, икенче яктан – эчне таракан кебек кырып, бимазага салып торган халәт. Нәрсәгәдер борчылам, уйсыз гына тора алмыйм. Ленаны кызгана башлыйм. Лена бит ул миңа ышанды, үзен жәлләмәде, ә мин аны алдарга җыенам шикелле. Башта ук безнең бәйләнеш вакытлы гына булырга тиеш дип уйланылган иде. Әллә шуңа микән, минем алдау бер дә алдау түгелдер кебек тоела. Лена өчен ул алдау булыр инде, ә минем өчен гөнаһлы нәрсә түгел. Мин һаман гаепне үз өстемнән читкә шудырмакчы булам. Нәрсәдән бу? Фронт шартлары, сугыш климатыннанмы? Аннары иң зур тынычландыру дәлиле башыма килә: Лена өчен мин беренчесе булмадым бит. Шулай булгач, җаваплылыкның яртысы үзеннән- үзе чуттан төшә. Аңа нәрсә – берәү артык, берәү ким – барыбер түгелмени? Юк, мин мең мәртәбә хаксыз болай уйлавым белән. Бу – начар уй, культурасызлык, намуссызлык! Үзен синең иреккә куйган кыз турында ничек әшәке уйларга мөмкин? Димәк, мин үзем әшәке, беткән зат булып чыгам. Менә бит ир-ат хатын- кыз алдында нинди икейөзлегә әйләнә! Гаҗәпкә калырсың. Минем бүтән чакта болай монафикъ булганым юк, була да алмыйм. Хатын-кызлар алдында әллә нинди түбәнлекләргә төшәсең дә куясың, үзең дә сизмисең. Лена берчак шулай терсәге белән мендәргә таянды да чәчләремнән сыйпады.

– Әллә ни уйлама, – диде ул, икенче учы белән ачык күкрәген каплап. – Мин сине жәлләдем, минем алда үзеңне түбәнсетүгә кадәр җитүең намусыма тиде. Шул сындырды, кешенең түбәнсенүен күрү түзеп булмаслык хәл бит…

– Син бик әйбәт кеше, Лена! Байлыгыңны миннән жәлләмәдең. Рәхмәтле мин сиңа…

– Тукта, син минем белән саубуллашасың түгелме соң? Аерылышканда гына шундый сүзләр әйтәләр.

– Син нәрсә, Лена? Юк, һич юк… – дидем мин, ләкин әйткәннәрне кире алып булмый иде. Артыграк ачык күңеллеләнеп киткәнмен, шайтан алгыры! Үзем дә сизмәстән, күңел халәтемне әйтеп, үземне сатып ятам икән… Лена бу юлы минем сүзләргә нык әһәмият бирде, зиһене бик уяу икән. Шуннан ул торып утырды да, бик күңелсезләнеп, башын аска иде. Озак кына эндәшми торды. Аның уйлары эшли, хәрәкәт итә, моны битендәге әле яктырган, әле караңгыланып киткән шәүләләрдән чамаларга була иде.

Лена ничектер дөрес сизгән: без шул кичтән соң бүтән очраша алмадык. Мин машиналар белән РС снарядлары илтергә алгы сызыкка киттем. Йөкләрне тиешле батареяларга тапшырдык. Көн яктырып беткән иде. Соңга калганыбызны аңлап, ачык урыннардан тизрәк элдердек. Ләкин бер урман арасында немецның ерактан ата торган туплары утына юлыктык. Нишләптер снарядлар еш төшә иде. Узып китеп өлгереп булмады, машинадан ерак түгел авыр снаряд шартлады. Мин, ул-бу булган очракта тизрәк җиргә сикерер өчен, кабина ишеген ачып куйган идем. Әмма өлгерә алмадым – бер мәлгә машина әллә кая очып киткән кебек булды, нәрсәдер кабинадан мине суырып алды, шатыр-шотыр килеп киемнәремнең эләгеп ертылган тавышы колакка керде кебек. Шуннан соң берни белмим. Кем мине җыеп алган, кем санбатка алып кайткан – барысы да билгесез. Аңга килгәндә, янымда врачлар-сестралар иде. Бу – безнең санбат түгел, бүтән частьның госпитале иде…

Аңга килеп, бераз рәтләнә башлагач, үзебезнең частька хат яздым. Озак җавап килми торды. Фронт штабына язгач кына, «Часть таратылды» дигән ике генә сүзле җавап килде. Ленага да яздым, ләкин үземнең нинди яра алуымны ул чакта аңлап һәм белеп җиткермәгән идем әле. Аңсыз көе шундый ахмаклык эшләп куйганмын. Ярый әле аңардан бер хәбәр дә килмәде. Югыйсә ярамны ничек тасвирлап язар идем икән. Каһәр суккыры! Минем яралануны әти-әни дә врачлар белән элемтәгә кереп кенә белә алды. Күпме генә кыстасалар да, мин яза алмадым. Әни, врач буларак, һаман диагноз таләп итте. Ачуланып бетерде.

Минем белән бергә яткан лейтенант, ярамның нинди икәнлеген белгәч, әйтә куйды:

– Син хәзер кеше түгел инде, – диде. – Туры әйткәнгә үпкәләмә, зинһар! Мәсьәләгә аек карарга кирәк…

– Ничек инде кеше түгел? – Мин аны шаярта дип торам. Йөзенә карыйм, бик җитди әйтә. Дөрес, минем рухсызлык, сүнгәнлек бар кыяфәтемә чыккан. Шуннан чыгып әйтә торгандыр инде.

– Эчеңдә стерженең булмагач, булмый инде, – дип куйды ул, минем сүзләрне ишетмәгәндәй.

– Кешене шул гына кеше итәмени соң? Юк, дөрес түгел, – дидем мин, эчемдә кузгалган каршы тору үҗәтлеге белән. Әмма сүзне дәвам итә алмадым, чөнки фикер очы югалды, аңымның дәрте, егәре бетте. Хәер, моның әһәмияте юк та сыман тоелды. Үртәлү, гарьчеллек хисләре дә үтмәсләнеп беткән икән миндә… Бары рәнҗүле, мескен хисләр генә кузгалып куя. Алар мине аска таба тарта, җирдән үрмәләргә мәҗбүр итә шикелле. Юк, мин җирдә мүкәләп йөрергә, түбән тәгәрәргә тиеш түгел. Мин шундый егет идеммени? Яра мине бөтенләй бетереп ташладымыни? Аяк-кулым исән, күзем күрә, гәүдәм дә бөтен килеш, нүжәли мин беткән кеше инде?! Дөрес түгел, ышанмыйм мин моңа. Адәм баласын нәрсә йөртә, актык чутта нәрсә яшәтә? Нәрсәдәндер мәгънә таба, шуның мәгънәсенә ышана, һәм шул ышанычы йөртәме аны? Ихтыяҗ, кирәклек йөртә, дип яза галимнәр. Ә ихтыяҗ, кирәклелек каян килә? Алары кешенең эчендә: тәнендә, җанында, башында, ди. Туганда ук, кан аша нәселдән бирелә. Шул нәселдән килгән ихтыяҗ кешене әллә ниләр эшләргә мәҗбүр итә. Урман кистереп, өй салдыра, җир сөрдереп, иген иктерә. Тагын бик күп, бик күп эшләр эшләтә. Барына да шул кандагы ихтыяҗ, хаҗәт көч бирә. Кеше тир түгә, кан коя, әмма барыбер хәрәкәттән туктамый. Чыкмаган җаны һаман яшәргә омтыла. Бу омтылыш бик көчле. Җанның омтылышы, яшәргә ашкынуы бернинди киртәләрне танымый. Ул комачау иткән һәрнәрсәне җиңә, ватып-җимереп булса да үтә, алга китә. Ә менә аның двигателе ни хисабына, нинди «ягулык» хисабына эшли соң? «Ягулыксыз» гына табигатьтә берни дә эшли алмый. «Ягулык»ка өстәмә тагын нәрсәдер бар, чөнки адәм баласы икмәк белән генә тук тора алмый, икмәккә генә риза булып яшәми. Аңа тагын нәрсәләрдер кирәк. Шатлыклар белән генә дә канәгатьләнеп яши алмый ул. Аңа газаплар да кирәк. Нинди генә авыр хәлгә калганда да, тәмам беттем дигәндә дә, адәм баласы өметен өзми. Тере җанда өмет бар, диләр. Ә җан үзе нәрсә? Кешене яшәтүче, алга омтылдыручы атом кебек ул җан. Атомның көче бик зур булган кебек, җанның да көче биниһая. Минем әнә шул җан җирем яраланып эштән чыккан. Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми, диләр. Мин дә төзәлә алмам микәнни? Юк, дөрес түгел, мин терелергә тиеш. Үзең терелергә теләмәсәң, тырышмасаң, сине врачлар гына кеше итә алмый… Нишләп мин шултикле кайгырам әле? Ә бит кайбер ир-атлар гомер буе өйләнми, хатын-кыз янына барып та карамый ич. Дөресме шул хәл? Нигә дөрес булмасын? Ә бит аларның барча әгъзалары таза-сау. Нәрсәсе бар ул хатын-кызның? Ирләргә нигә кирәк алар? Бары нәсел калдыру өченме? Ә күпме адәмнәрнең бернинди нәселе-нәсәбе калмый! Ә нигә ул нәсел калдыру? Калмаса, нәрсә була? Нәсел калдыручылар дөньяда болай да җитәрлек. Ярар, нәсел калдыра алдың ди. Шуннан нәрсә? Моның нинди мәгънәсе бар соң? Менә минем нәселем кала дип сөенүме? Ә нигә сөенергә? Нәселең сине искә дә төшереп карамаска мөмкин бит. Син үлеп җир астына кергәч, аның искә алуыннан ни мәгънә соң? Юк, шулай да искә алуларын тели күңел. Ни өчен? Миңа бит салкын җир куенында искә алсалар да, алмасалар да барыбер булачак. Нилектән күңелнең бер почмагында онытмасыннар иде дигән теләк аваз сала. Юкса барыбер түгелмени?

Шулай да һаман шул бер сорау баш миен бораулый: нәрсә йөртә соң адәм баласын? Дөньяга килгәнгә күрә генә яшиме ул? Чөнки кеше дөньяга үз ихтыярыннан тыш килә. Дөньяга килүендә аның бер катнашы да юк. Менә аны, тормыш биреп, якты дөньяга чыгардылар, һәм ул бар көченә яшәргә омтыла башлады. Ни өчен туганын, ни өчен омтылганын белмичә. Һәр тере җан яшәргә тырышкан кебек, адәм заты да шуңа омтыла. Бары тере җан булган өчен генәме? Аның яшәүдән башка бер максаты да булмый. Ул үзеннән алда килгәннәр төзегән әзер тормышка килә. Шул тормыш тәртипләре белән, телиме, теләмиме, яшәвен дәвам итә. Ә аңардан алда килеп киткәннәр коточкыч әшәке дөнья төзегән. Үзләре төзегән, үзләре законнар чыгарган һәм шул коточкыч тормышта газапланып яши бирә. Әллә нинди аллалар уйлап чыгарганнар. Алар адәм балаларын аскан-кискән, канын эчкән. Ә адәм балалары шуның өчен аллаларга рәхмәт укыган, зурлаган. Нәрсә инде бу? Үзеңнең каныңны эчкән, балаларыңны тартып алган аллаларга табынып гомер ит, имеш! Кем көлә бу адәм затыннан шултикле? Кем аны шултикле мыскыл итә? Гомерен бәхетсез иткән, тормыш көтәргә мөмкинлек бирмәгән залимнәргә бил бөгеп, аларның табанын ялап яшәргә адәм баласын нәрсә мәҗбүр иткән?..

<…>


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=44229
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Картина: wallpapers-fenix.eu