Юбилейлар

25.04.2018

Әдәбиятыбызның әмир-ханнарыннан берсе


МАРАТ ӘМИРХАНОВКА 85 ЯШЬ

Халкыбыз, нинди генә кыен шартлар булуга да карамастан, талантлы угыл-кызларын тудырып, үстереп торган. Кол Гали һәм Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр һәм Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни һәм Кандалый, Исхакый һәм Тукай, Такташ һәм Җәлил… – болар һәм аларның күпләгән чордашлары сүз сәнгатебезне тудырган һәм алга җибәргән, баеткан һәм дөньяга таныткан. Шөкер Ходайга, гасырлардан гасырларга килүче әдәби эстафетаны, традицияләрне уңышлы дәвам иттерүчеләр хәзер дә бар. Шундыйларның иң күренеклеләреннән берсе – Марат Әмирхан улы Әмирханов.
Чын татар мохитендә үсү, кечкенәдән үк туган телне, кызыклы китапларны ярату, җыр-моңнарга мөкиббәнлек «өлгергәнлек аттестаты» алган Сөн егетен Казан педагогика институтының атаклы «татар теле һәм әдәбияты бүлеге»нә китерә. Биредә ул 1951-1955 елларда тырышып белем ала, башкала тормышы, мәдәнияте белән таныша. Югары уку йортын уңышлы тәмамлаган яшь белгечне Питрәч районының җырларга кергән Күн авылына мөгаллим итеп җибәрәләр. Әмма биредә озак эшләргә туры килми – аны хәрби хезмәткә алалар. Офицер погоннары таккан Марат ике елдан соң элеккеге укытучылык хезмәтенә кайта. Дистә елдан артык ул хәзерге Бөгелмә районы Карабаш бистәсендәге урта мәктәптә директор урынбасары вазифаларын башкара, татар теле һәм тарих фәннәрен укыта. Аның биредәге (һәм өлешчә моңа кадәрге, шулай ук аннан соңгы) тормышы, эшчәнлеге «Тәкъдир» романында (1998), аеруча бу әсәрнең каһарманы Мансур Әмирҗанов образында да билгеле бер дәрәҗәдә гәүдәләнеш тапкан.
Яшьтән үк каләм тибрәтеп торган Сөн егете мәктәптә эшләү елларында нефтьчеләр төбәгенең актив хәбәрчесе буларак таныла. Бу шөгыле аны ахыр чиктә 1970 елда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») гәҗитенә даими эшкә китерә. Биредә ул әүвәл мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлеген, аннан сәнәгать, төзелеш һәм транспорт тармагын җитәкли. Аның төрле темаларны яктырткан язмалары, очерклары матбугат битләрендә еш күренә. Аларның кайберләре авторның «Безнең лауреатлар» (1980), «Чулманның ак йолдызы» (1988) китапларында да туплап бирелгән. Бу басмалардагы очеркларда Дамир Нуретдинов, Марат Бибишев… кебек хезмәт кешеләре, җитәкчеләр, галимнәрнең эшчәнлеге, ныклап өйрәнелеп, шактый үтемле тел-стиль белән бәян ителә. Аларда кызыклы факт-мәгълүматлар, драматик вакыйгахәлләр дә еш очрый. Әмма әле бу очерклар, нигездә, совет чорына хас идеология, бәйнәлмиләллек кысаларында язылган, милли як шактый тоныкландырылган яисә бөтенләй читтә калган, «производство» ягы артык калкуландырыла.
Мәгълүм ки, «Сөембикә» («Азат хатын») соңгы ярты гасырда татарча гәҗитжурналлар арасында алдынгы урыннарның берсен били. Аның мондый дәрәҗәгә күтәрелүендә Марат Әмирхановның да роле зур. Ул бу журналда 1987 елдан алып шактый вакыт баш мөхәррир урынбасары буларак эшләде. Хәтерем ялгышмаса, ул бу коллективта «Арабызда бер егет бар, җеннәр ияләнмәскә» җырындагы кебек, иратлардан берүзе генә иде бугай. Авторның шактый гына китапларында хатын-кыз образлары үзәктә тора. Хәтта кайберләре (Гөлнәзирә, Мөкәррәмә, Гәүһәршад, Үрбәт ханәкә…) әсәр исемнәренә дә чыгарылган. Мәхәббәт темасы да төп урыннарның берсен били. М.Әмирхановның хатын-кыз табигатен, психологиясен тирәнтен белүе, тоюы да сокландыра. Мин авторны шәхсән якыннан белмим, бу зат белән бик аралашкан кеше түгел. Әмма әсәрләре аркылы аның яшьтән үк хатын-кызлар даирәсендә сөйкемле сөяк булуы тоемлана.
Мәкалә-очеркларын исәпкә алмаганда, М.Әмирханов, күп кенә каләм әһелләреннән үзгә буларак, матур әдәбиятка чагыштырмача соңрак – илленең аръягына чыккач кына керә башлады. Анысы да әле кинәт түгел, ә әкренлек белән генә. «Алаяк» дип исемләнгән беренче басма әсәре (хикәясе) 1978 елда «Социалистик Татарстан» гәҗите битләрендә дөнья күрә. Аннан, бик озак көттереп кенә (дистә елдан соң), «Таш һәйкәл» исемле китабы (1987) басылып чыкты. Мәктәп укучыларына адресланган бу җыентыкта авторның ике повесть-бәяны («Юл буенда таш һәйкәл», «Төтенле самолёт») һәм бер хикәясе («Кичке яшен») урнаштырылган. Биредә сугыш чоры балаларының тормышындагы аерым гыйбрәтле хәлләр, укучыларның тарихи үткән белән кызыксынулары, үзара мөнәсәбәтләре тасвирлана. Китапта экология проблемалары да кузгатыла. Гомумән, табигатьне саклау мәсьәләләре М.Әмирхановның кайбер башка әсәрләрендә дә мөһим урынны били. Автор карашынча, табигать – кеше яшәешенең нигезе, аерылгысыз өлеше. Мөгаен, шуңадыр аның иҗатында пейзаж күренешләре еш очрый; елга-сулар, болын-урманнар, кар-яңгырлар, җил-давыллар, кош сайраулары адәм баласының рухи дөньясы, эш-гамәлләре белән табигый рәвештә үреп бирелә.
Еш кына әдәбиятка өлкәнәеп килгән каләм әһелләре үзләренең тәүге әсәрләре белән үк укучылар арасында бик тиз популярлык казана. Моның ачык бер мисалы – М.Мәһдиев һәм аның «Без – кырык беренче ел балалары» повесте. М.Әмирхановка исә язучы буларак танылу озаклап килде. «Таш һәйкәл» җыентыгыннан соң ун еллап вакыт узгач, аның «Сөн моңы» исемле китабы (1995) нәшер ителде. Биредә инде автор каләменең тагын да ныгый төшүе, сәнгати якның камилләшүе күзгә ташлана. Бу аеруча әлеге җыентыкта урнаштырылган хикәяләрендә («Кое», «Алтын каптырма», «Ир хатыны», «Саба җиле», «Тәүбә» һ.б.) ачык күренә. Алар өчен кыскалык, жанр төзеклеге, гыйбрәтлелек хас.
Узган йөзнең ахыры – ХХI гасыр башлары – М.Әмирхановның иҗади сулышы ныклап ачылган чор. Моңа, әлбәттә, җәмгыятьтәге үзгәрешләр, милли хәрәкәтнең көчәюе дә уңай йогынты ясагандыр. Ике гасыр аралыгында әдип укучыларга дистәләгән романповестьларын бүләк итте. Аларның исем-атамалары гына да шактый үзгә, мәгънәле: «Каргыш», «Дөя муены», «Тояк эзе», «Тәкъдир», «И кылган догам минем», «Гөлнәзирә» һ.б. Боларда зур урынны сугыш һәм сугыштан соңгы чордагы авыл кешеләренең яшәеше-тереклеген тасвирлау алып тора. Гадәттән тыш кыенлыкларга, афәт-җәфаларга да карамастан, тормыш дәвам итә: адәм балалары яши, эшли, сөя-сөелә, алдый-алдана, нәселен дәвам иттерә, җырлый-моңая… Гөлнәзирә, Заһит, Мөкәррәмә һ.б. бик күп персонажларның язмышлары укучыны дулкынландыра, уйландыра.
Мәгълүм ки, нигездә, сугыш белән бәйләнешле әсирлек, тоткынлык үткән тормышыбызда шактый тирән эз калдырган. М.Әмирханов та бу гаять фаҗигале, катлаулы мәсьәләне урап узмый. «И кылган догам минем» повесть-бәянының төп каһарманы Хисам Сабиров гомеренең унбер елын әсирлектә уздыра: «өч елы – немец ягында, сигез елы – Совет ягында». Ул үзенең күргән-кичергәннәрен, башыннан үткәннәрне оныгы Гүзәлия үтенече белән магнитофонга яздыра. Үткән һәм бүгенге вакытның бу рәвешле ялганышы сәнгати якны көчәйтүгә ярдәм иткән. Әсәр тукымасына милли тарихның аерым факт-мәгълүматлары, реаль затлары да кереп китә. (Шулар исәбендә – Сара Садыйкова, Камил Кәримов… образлары.) Әсирлектәге татар егетенең немец кызы Эрнага мәхәббәте дә повестька үзгә бер яңгыраш бирә. Әсәр героена әсирлектә сират күперләрен күп мәртәбәләр узарга туры килә. Аның үлем-афәтләрдән исән-имин котылуында кечкенәдән үк күңеленә сеңеп калган иманышанычы, «кылган догалары» да мөһим роль уйный.
Мәгълүм булганча, соңгы вакытта туган телебезгә (бер үк вакытта милләтебезгә) дә аеруча күп кыенлыклар кичерергә туры килде; ул рәсми тикшерү органнары, хакимият тарафыннан төрле кимсетелүләргә дучар ителде. Заманында милли мәгариф мәсьәләләренә М.Әмирханов та җитди игътибар бирә. Аның «Тәкъдир» романында, мәсәлән, узган гасырның 60-70нче еллар аралыгында ук татар мәктәпләренең ябыла баруы, телебезнең үгиләштерелүе, урыс теленә генә гадәттән тыш игътибар ителү ачынып бәян ителә… «Саба җиле» хикәясендә райком вәкиле авызыннан татарның гореф-гадәтләре «сасып беткән», «теле ярым-йорты», дип бәяләнә. Имеш, «халык үзе болардан ваз кичә». Чөнки «татар теленең Минзәлә күперен узгач кирәге калмый».
Әдәби тәнкыйтьтә, укучылар арасында М.Әмирхановның әдәбиятта юмор-сатира үсешенә дә билгеле бер өлеш кертүе еш искәртелә. Әмма автор ак-кара принцибы белән генә эш итми. Аның еш кына тискәре дип әйтерлек герой-каһарманнары да билгеле бер уңай сыйфатлары белән бирелә. Әдип, ничектер, ярамаган, әхлаксыз эшгамәлләрнең дә асылын, сәбәпләрен ачарга тырыша. М.Әмирханов тормышыбызда эчүчелек, гайбәтчелек, үчләшү кебек начар сыйфатларның киң тарала башлавына тирән борчылуын белдерә, бу төр эш-гамәлләрнең аяныч нәтиҗәләргә, фаҗигага китерүен искәртә. Бу типтагы аерым хикәяләре сәхнәләрдән, эфирдан да ишетелгәләп тора. Авторның тулысы белән диярлек сатирик нигезгә корылган «Дөя муены» исемле повесте да бар. Анда узган гасырның 90нчы елларында илдә башланган иҗтимагый, сәяси, әхлакый күз буяулар, бозыклыклар, алдашу, үчлек җанлы күренешләрдә, кабатланмас холык-характерлар аркылы гәүдәләндерелә. Намуслы, үз хезмәте белән көн күрүчеләргә яшәү тагын да авырая… <…>


Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем «Казан утлары» журналының 4 нче санында (2018) укыгыз.

Фото: millattashlar.ru