Публицистика

13.03.2018 3 (март), 2018

…биздергән дә тел!


Яхшы гамәлләрдән үрнәк алмау – ул мәгънәсезлек. Яманнардан гыйбрәт алмау – ул рәхимсезлеккә илтә.

Демократик ил – Финляндиядә 10 мең санлы саами халкы – боланчылар яши. Саамилар – эскимосларга кардәш. Финляндиядә саами халкы башлангыч белемне саами телендә ала. Саами мәктәпләре заманча җиһазландырылган. Финнар саами халкының телен, йолаларын күз карасы кебек саклый, фин хөкүмәте саами халкына мәгариф чыгымнарына акча бүлеп бирә. Башлангыч мәктәпне ана телендә укып бетергәч, алар финча, шведча, инглизчә укый башлый.

Чехиядә яшәүче 40 мең немец халкы бөтен коммуникацияләргә дә ия: ана телендә белем алу, радио-телевидение, матбугат һ.б.

Финляндиядә 300 мең швед халкы яши. Аларның теле – икенче дәүләт теле. Финляндиядә яшәүче швед, һәр оешмага кереп, шведча сөйләшә ала, шведча язылган документ сорарга хокуклы. Шул 300 мең швед Финляндиядә тәүлек буе үз телендә радио тыңлый, телевизион тапшырулар карый.

Һиндстанда рәсми телләрнең саны – 22. Дәүләт теле буларак, һинди телен генә калдырырга маташканнар иде дә, башка телле өлкәләр моңа каршы чыкты. Һәм алар җиңде. Бу – матур үрнәк. Нигә күршебездән, ерак Һиндстаннан үрнәк алмаска!

Америкада күпләп яшәүче һәр милләт үз телендә 24 сәгать буена телевизион тапшырулар карый ала. Ни өчендер, Мәскәүдәге Мәркәзи телевидениедә чувашча да, башкортча да, нугайча да, кумыкча да, чеченча да, марича да бер генә тапшыруның да булганы юк.

Нигә без Ана телебездә белем алырга булган хокукларыбызны якламыйбыз? Нигә без башка милләтләргә Мәскәү телевидениесеннән Ана телләрендә тапшырулар булуын таләп итмибез? Еламаган балага имезлек каптырмыйлар!

Ата-аналарның Ана теленнән баш тартуы татар милләтен халыкка (народка) калдыра, Ана теленнән ваз кичкән халык халыкчага (народностька) әйләнә, Ана телен кирәксенмәгән халыкча ни урысча, ни татарча белми торган өергә әверелә! Өергә әверелергә теләмәсәгез, милли хокукларыгыз барлыгын онытмагыз!


Фото: «Казан утлары» архивыннан