Укучыларыбыз иҗаты

28.12.2017 №10(октябрь),2016

Мин аны юксынам


Без имени

Мин аның турында уйласам, күңелемне ниндидер сагыш, юксыну биләп ала. Югыйсә, без аның белән бик аз гына аралаштык. Үткән гасырның 80нче еллары уртасы иде. Махсус шифаханәдә кемдер тикшерү уза, кемдер дәвалана. Ашханәдә бергә җыелабыз. Безнең өстәлгә бик тәкәббер, горур кыяфәтле, төксе бер кеше туры килгән.
Ул миңа кадәр үк монда булган инде. Аны Пермь драма театрының атказанган артисты, диделәр. Бер-ике көн үткәч, күрәм, шул кеше урынында яңа пациент пәйда булды: ягымлы карашлы, чал сакаллы, элеккесенең нәкъ капма-каршысы. Ул рәссам Анатолий Тумбасов икән. Таныштык. Миңа күчтәнәчләр һәм Төньяк боз океанына иҗатын багышлаган бер рәссам турында альбом күтәреп керде. Аралашу вакытларында без нәрсәләр турында сөйләштек – анысы истә калмаган. Әмма без дуслар булып аерылыштык. Соңрак мин аның остаханәсендә булгаладым, ул районга килгәндә, миндә кунак булып китте. Очрашканда китапларын да бүләк итә иде. Аннары мин башка шәһәргә күченеп киттем. Күпмедер еллар узгач, Пермь картиналар галереясендә аның хакында сораштым. Аны инде вафат, диделәр. Бу минем рухи дусларымның берсен югалту иде. Шуннан соң аның язмаларын тагын бер кат игътибар белән укып чыктым. Очраклы рәвештә генә Барда районы газетасында аның шул районда иҗат сәфәрендә булуы хакындагы язмасы һәм шунда төшергән эскизлары белән таныштым. Аларның берсендә – түбәтәйле, өстенә мөселман күлмәге кигән картның чәй эчүе, икенчесендә мөселманча яулык ябынган хатынның елгада кер чайкавы сурәтләнгән иде. Димәк, рәссам безнең гореф-гадәтләребезне, динебезне хөрмәт иткән, аларга иҗаты белән дә игътибар биргән, ошбу күренешләрне күңеле аша үткәргән. Һәр милләткә тигез караган. Ул, гомумән, кешелекне, яшәүне яраткан, аңа үз йөрәге җылысын өстәргә тырышкан. Ягъни, ул чын кеше булган.

Юксынам мин сине, Анатолий Николаевич!

Хәлил ШӘРИФ. Чаллы шәһәре


рәссамның фотосы hydro1945.ru сайтыннан алынды