Роман

08.12.2017 №11 (ноябрь), 2017

Атлы казаклар


wolf-2984865_960_720

Дәвамы

8

Көз. Печән эшләре күптән беткән һәм онытылып бара инде. Ашлыгы күп булмаган кешеләрнең сугу эшләре дә тәмамланган. Байларның исә кыш көнендә һәм язгы сабаннан соңгы буш арада сугыла торган өлеше кибән һәм эскертләргә салып куелган.
Авыл әйләнәсендә, авылдан унар унбишәр чакрым ераклыкка кадәр, шундый бик күп кибән һәм эскертләр утыра. Петлюк – шәһәрдән килеп, Муллагалигә ялланган яңа хезмәтче – әнә шул байлыкларга карап ымлый да: – Йә, Акмырза, синең эшләр ничек соң әле, ашлыгың кышка калу куркынычы юкмы? – дип сорый.
Акмырза аның шаяртуын аңлый һәм бер дә иренмичә генә:
– Байларның шул булыр инде аларның – һаман кеше актыгына калып йөриләр. Ә менә минеке тып-тыныч. Быел үсәчәк ашлыкларым моннан әллә ничә ел элек үк чабылган да, сугылып та алынган, ашалып та беткән, – дип сөйләнә.
Муллагалинең Карбыз тавы битендәге утыз алты дисәтинә җире көзге сөрүгә калдырылган иде. Акмырза, Петлюк һәм Миңлебай, ике атнадан бирле әнә шул җирне сөреп, авылга бөтенләй кайтмыйча, салам куышта яшиләр. Аларның өчесенә алты пар үгез, өч сабан. Миңлебайның хезмәткә бара торган аты да шунда үзе белән, ләкин ул аны җикми дә, атланмый да. Алар, сабан саен икешәр пар үгез җигәләр дә, берсе артыннан берсе төшеп, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр буразна буенча акрын гына әйләнеп йөри бирәләр. Аларның эше авыр һәм ялыктыргыч… Шулай булса да, Петлюк үзенең бер генә минут вакытын да бушка үткәрми. Ашаган-эчкән вакытларда, утырып тәмәке тарткан араларда гына булса да һәртөрле китаплар яки кулдан гына язылган кәгазьләр укый. Укыганнарын Миңлебай белән Акмырзага да сөйләп аңлата. Ул бик күпне белә, тормышның ул таныш булмаган бер генә тармагы да юк кебек. Ул байлар һәм ярлылар турында, байларга каршы көрәш белән җитәкчелек итүче яшертен партия булуы һәм революция турында сөйли. Ул боларны бик җиңел һәм аңлаешлы итеп, үзенең карашларына һәркемне дә ышандырырлык итеп аңлата. Аның сүзләрен тыңлап утырганнан соң, Миңлебайда аерым бер дәрт һәм кыюлык туа бара. Ул моңарчы үзе өчен бик буталчык кебек күренгән тормышка ачык һәм барысы да аңлаешлы итеп карый башлый.
Менә хәзер дә алар куыш алдындагы учак әйләнәсендә, кичке ашны пешергәннән соң калган утлы күмер өеме янында утыралар. Акмырза, сорау-фәлән бирмичә тыңлап кына утыра. Миңлебай исә, теге яки бу мәсьәләләр буенча кызыксынып, әңгәмәне һаман куерта бара.
Озак кына шулай сөйләшеп утырганнан соң, Петлюк, куыш алдына эленеп куелган чолгауларын үрелеп алды да, аягына итеген кия башлады.
– Ярый, мин юнәлим инде, үгезләр берәр якка кереп китмәсен тагын, – диде ул. – Ә син, туганкай, Мәрьямең янына кайтырга тырыш. Өченче көннән бирле кайтканың юк, тәмам сагынып беткәндер инде үзеңне.
Аннан соң, куыш кырыенда яткан юан зур чыбыркыны иелеп ала-ала:
– Ә безгә, карт кешеләргә, ярар шунда, үгезләр тирәсендә генә чуалсак та… Шулай, туганкаем, син Мәрьямеңне ничек та кулыңнан ычкындырмаска тырыш, – диде. – Кем әле, теге юнкерлар мәктәбенә укырга киткән? Гарифҗан бит әле? Күзеңне ачыбрак йөрмәсәң, яшь офицер киемнәрен киенеп кайтыр да Мәрьямеңне каптырып та куяр…
Вакыт төнгә авыша һәм караңгылана бара иде инде. Акмырза, зур гына яңалык ачкан шикелле итеп:
– Карагыз әле, кемдер килә! – дип күрсәтте.
Чыннан да, эскертләр ягыннан берәү кызу-кызу гына килә иде. Аның кем икәнен таныгач та, Миңлебай:
– Васильев! Соң, дустым, бик соңга калдыгыз бит, – диде.
Озын гына буйлы, зур кылыч борынлы Васильев, фуражкасын рәтли-рәтли алар янына килеп җитте дә, өчесенә берьюлы җавап кайтарып:
– Бездә күңелсезлек килеп чыкты әле. Бүген хуҗа, Григорий Григорьевич, үзе килде. Улы Михаилны чакырып алды да, куыш янында бик озак сөйләшеп утырдылар, – диде. Петлюктан бераз җайсызланыбрак торганнан соң: – Иван Петрович, алар кемнедер эзлиләр, сезнең маңгаегызда ниндидер яра эзе булырга тиеш дип шикләнәләр, – дип өстәде. – Бая Михаил сезнең янда булды түгелме? Хәзер ул авылга кайтып китте. Безгә монда килмәскә кушты. Беләм мин сезнең ни өчен йөргәнегезне, ди.
Васильев, үзе белдергән яңалыклардан соң тегенең исе-акылы китәр дип уйлап, Петлюкның зур кара күзләренә йотлыгып карады. Ләкин Петлюк гадәттәгечә үк тыныч һәм салкын канлы иде. Ул, кызык кына итеп көлемсерәде дә, Васильевка якынрак килеп һәм аның җилкәсенә кулын салып:
– Хәбәр итүегез өчен рәхмәт, – диде. – Михаил сезгә янап китте, дисез? Бер дә курыкмагыз. Ул бу мәсьәләдә нәкъ балаларча эш итә икән әле… Ярый, сез хәзер үк иптәшләрегез янына кайтыгыз да тагын бер мәртәбә исләренә төшереп куегыз: ишеткән-белгәннәре турында авызларын да ачмасыннар, үзегезгә җайсыз булыр…
– Ә сез, Иван Петрович?
Петлюк, Васильевны җилкәсеннән сөя-сөя:
– Ах, бик яхшы дуслар булдыгыз әле сез! Мин сезне һич тә онытмам, — диде. – Ә минем турыда тыныч булыгыз. Хәзер инде алар мине тота алмаслар…
Васильев китте. Петлюк Миңлебай янына килде. Гаять тыныч һәм җитди тавыш белән:
– Ә син, туганкаем, Мәрьямең янына тизрәк кайт! Ләкин бүгенгә аны күрмәсәң дә ярар. Урядникның планнарын беләсе иде. Ул, мөгаен, Муллагалидә булыр. Үзеңне сак тот, синең бүген авылга кайтуыңны Акмырза белән миннән башка берәү дә белмәскә тиеш. Артык озаклап каласы булсаң, миңа сине көтәргә туры килмәс. Ярый, туганкаем, сәламәт бул, – дип, Миңлебайның кулын нык кына кысты да, чыбыркысын болгый-болгый, үгезләр киткән уңайга таба атлады.
Миңлебай аңа нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Ул караңгылык эченә кереп югалганчы карап торды-торды да, үзендә көчле бер эч пошуы сизеп, теләр-теләмәс кенә сулга борылды һәм авылга кайтып китте.

9

Көз аеның салкынча төне. Һава тын. Ай, качышлы уйнаган шикелле, әле бер болыт артына, әле икенчесе артына яшеренә. Вак ташлы комсу юл, айның шулай кылануын һич тә яратмагандай, ай күренү белән, әллә кайларга сузылып ялтырый да, ул яңадан болыт артына яшеренгәч, чыраен сытып, тиз генә күздән югала башлый. Ләкин бөтенләй үк түгел…
Миңлебай алга таба атлап барган саен, аның алдында кыска гына аксыл тасма һаман сузылуында дәвам итә. Юлның бер ягында карбыз кавыннары алынган буш бакча, икенче ягында печәне чабып алынган ялан. Ара-тирә сөрелгән урыннар да очрый. Юлның ике ягы да, ай болытлар артына яшеренгән минутларда, куе караңгылык пәрдәсе белән каплап алына. Әмма теге аксыл тасма, Миңлебайның алдында сузылып барган комсу юл тасмасы, ул һич тә бетми һәм кара пәрдә белән дә каплап алынмый. Әйтерсең лә Миңлебайның алдында гаять зур йомгак, чыннан да аксыл тасма йомгагы булып, Миңлебай аның сүтелгән урынына баса баса атлаган саен, йомгак тагын да күбрәк сүтелә һәм алга таба тәгәри дә тәгәри иде. Менә ай кинәт кенә болытлар артыннан чыгып куя да, әлеге йомгак күз ияргесез җитезлек белән алга йөгерә…
Миңлебай кинәт тукталып калды. Аңардан берничә адым гына ераклыкта ике бүре ята иде. Гаять зур бүреләр. Икесе юлның ике ягында, алгы аякларын юлга салып, башларын аяклары өстенә куеп һәм үзләре Миңлебайга таба карап яталар. Аларның икесе дә, ай яктысында ялтырап күренгән комсу юл шикелле үк, аксыл-соргылт төстә иделәр. Миңлебай, күктәге айлы болытларга карап килә торгач, бүреләр янына килеп җитүен сизми дә калган…
Моннан байтак еллар элек, Котырык Муллагалигә ялланып эшли башлавының нәкъ беренче елында, Миңлебай шушындый ук хәлгә очраган иде. Анда да көзге сөрү вакыты булып, шушындый караңгылы яктылы төндә ул Мәрьямне күрергә кайтып бара иде. Ул вакытта әле, чын-чыннан егет булып, кызлар белән йөрүнең барлык тәмен һәм ләззәтен белеп йөрү түгел иде. Юк. Үзенең авылдагы бердәнбер акыллы һәм чибәр кыз белән йөрүен кешеләргә сиздереп масаю шикеллерәк тойгы белән йөри иде әле Миңлебай ул вакытта. Шунда ук: «Котырыкка ялчы булу белән генә минем кешелегем юкка чыкмас. Акмырза агай, гомере буе Котырыкка эшләп йөреп, хатынсыз һәм йорт-җирсез калган икән, мине һич тә андый хәлгә төшерә алмассыз. Мин яшәрмен һәм үземнекен итәрмен әле», – дигән кебегрәк бер фикердә булып, ул фикер Миңлебайны өзлексез тынгысызлап тора иде. Һәм бу фикер егет булып үскән саен киңрәк тамыр җәя һәм ачыклана барды. Завод эшчесе Петлюкның Яңа Чиркас авылына килеп чыгуы һәм аның белән булган әңгәмәләр мондый фикернең көчәя һәм билгеле бер эзгә салына баруына ярдәм итте…
Хәзер ул бүреләрдән дә курыкмый кебек. Ә ул чакта Миңлебай алардан шундый курыккан иде… Әйе, бүгенге кебек үк ул төнне дә Миңлебайга ике бүре очрады. Башта ул катып калды. Бераздан, анасының бүреләр турында кабат-кабат сөйләгәннәрен хәтерләп, үзенең курыкканын бүреләргә сиздермәс өчен, туп-туры аларга таба китте. Аның уң кулы чалбар кесәсендә иде. Ул, бүреләргә якынлашу белән, кесәсендәге кечкенә пәкесен учына кысып тотты. Ләкин ни өчендер кулын кесәсеннән чыгара алмады. Шул хәлдә бүреләргә якынлашты. Бүреләр, юлдан аз гына читкәрәк тайпылып, яңадан юлга карап һәм койрыкларын читкә ташлап яттылар. Миңлебай бүреләрнең нәкъ уртасыннан үтеп китте. Мондый вакытта кешенең өне алына икән дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде Миңлебайның. Аңарда да шундыйрак бер хәл туды, күрәсең. Аның тәне кызышты, уйлау һәм нәрсәне булса да аңлау куәсе бетте…
Бүген, үзенең каршысында яткан ике зур бүрене күргәч тә, Миңлебай әнә шул кечкенә вакытында булган хәлләрне исенә төшерде… Бүген ул үзенең курыкканын да, курыкмаганын да сизми калды. Әйтерсең лә ул ниндидер тылсымлы дөньяга барып кергән иде. Шул тылсым эчендә сихерләнеп, ул үзенең бүреләр янына ничек килеп җитүен, аңар юл бирү теләге белән, бүреләрнең читкә тайпылуларын, үзенең Карбыз тавы биеклегеннән ничек итеп төшүен һәм авылдан ерак булмаган ындырларга якынлашуын сизеп тә, аңлап та өлгермәде. Башында, хәзергене онытырга тырышып, төрле-төрле уйлар кайный; аяклары үзләреннән-үзләре җиңел атлыйлар. Миңлебай, теге вакыттагы шикелле үк, бүреләрнең үзе артыннан ияреп килүләренә ышана, ләкин ындырларны узып киткәнгә кадәр артына әйләнеп карамаска тырыша иде. Салам һәм ашлык өемнәре белән тулы ындырларны узып бераз баргач кына – нәкъ шулвакыт ай да болытлар арасыннан үрелеп карады – Миңлебай артына әйләнеп күз салса – бүреләр, икесе юлның ике кырыеннан акрын гына атлап һәм койрыклары белән җир себереп, чыннан да аның артыннан киләләр иде…
Менә Миңлебай авыл кырыена килеп җитте. Шулчак ул егетләрнең гармун уйнап, җырлашып килүләрен ишетте һәм тукталып тыңлап торды. Артына әйләнеп караса, бүреләр дә чүгәләгәннәр һәм, балчыктан коеп куйган шикелле, кузгалмый гына утыралар иде. Миңлебай, бүреләргә таба шаян ымлап: «Ярый, озата килүегез өчен рәхмәт… Сез минем авылга кайтуым турында кешеләргә шаулап йөрмәссез инде», – дип, эченнән генә көлемсерәп куйды <…>


Башын укырга:

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: pixabay; christels