Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җәйге яңгыр

Болыннардан күксел күкрәү узган, Соңгы тамчы тетри өрәңгедә.

Болыннардан күксел күкрәү узган,

Соңгы тамчы тетри өрәңгедә.

Кичкырынлап яуган яңгырдан соң

Җәйләүләрдән күккә күтәрелә

Җир сулышы, җир җылысы, тыны.

Яшим дисең икән – яшә генә,

Бу – тормышның иң самими җыры.

Яңгырдан соң, җәйге яңгырдан соң,

Ерганаклар һәм чиләкләр тулып,

Изрәп ята әле бая гына

Күктә йөзгән ак канатлы болыт.

Яшим дисәң, яшә иркен сулап.

Һавасы соң – юкә балы сыман!..

Кипкән икмәк тотып, күрше карчык

Көтү каршыларга әнә чыга.

«Тәчтәй-тәчтәй» диеп, сөеп кенә

Бөдрә йөнтәс сарыкларын сыйлар.

Буразналы учларында җирнең

Һәр сабые язмышына сый бар... 
Тугайлардан күксел күкрәү узган,

Ялгыш эндәшсәң дә, өзелер сыман

Өрәңгедә калган өркәк тамчы.

Юкка юкса, дуамал җил тынган.

Җир сыйлана синең сулышыңа,

Җир сөенә синең сулышыңа.

Яңгыр булып, ак болытлар ява,

Җир сыена синең булмышыңа!..

Табаннары белән тойсыннар дип,

Чылаткандыр инде чүәкләрен,

Кыз-кыркынның кер бавында калган

Шәльяулыгын, зәңгәр күлмәкләрен.

Кибәргә дип элгән ак керләрен

Җәйге яңгыр юри чайкап куйган,

Гөл үстергән уңган киленнәрнең

Гөлләренә ак бөреләр уйган...

Күкрәүләре белән узып киткән

Җиләк исле җәйге җылы явым.

Җир сыена сиңа, туфрак көтә

Яңгыр булып кайтуыңны тагын…
 

"КУ" 03,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев