Урта Азиядәге шәп татарыбыз

КОМПОЗИТОР ЛАТЫЙФ ХӘМИДИНЕҢ ТУУЫНА  115 ЕЛ

Өлкән чордашым Латыйф ага Хәмиди белән танышкан елларда үзбәк, казакъ кардәшләребез аны «тәүге вальс көйләрен тудырган шәп татар» дип атый иде. Ул чорларда бай тарихлы Урта Азия республикаларында андый «шәп татар»ларыбыз шактый иде. Ташкенттагы зур гына авиация заводы җитәкчеләренең берсен өлкән буын вәкилләре «безнең морзалардан» дип кенә олылады. Ә Алма-Атада исә дистәләгән танылган шәхесләрне  атаганда, һәрвакыт диярлек иң әүвәл «безнең үз Курчатовыбыз – татар атомчыбыз бар» дип, Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимовны искә ала иде.

Татар милләтенең алдынгы, укымышлы катламы кайда гына яшәсә дә, алданрак атларга тырышкан, дәрәҗәлерәк вазифалар башкарырга омтылган. Рус әдәбиятының классиклары арасында да нәсел җебе татарларга бәйле шәхесләр байтак. Аксаков, Державин, Карамзин, Радищев, Бунин, Тургенев, Куприн һ.б. ата-бабаларының татардан икәнлеген яшермичә яшәгәннәр. Безнең милләттән чыккан, әбисе тәрбиясендә үскән Михаил Лермонтовның да төрки сүзләрне аңлаганлыгы кайбер әсәрләрендә  чагылыш таба. Әйтик, Печоринның үз крепостенда бикләп тоткан черкес кызын  Бэла дип атавының сәбәбен шагыйрь ул кызның холкына карата агаларының еш кына «бәла, бәла» дип дәшүеннән килүен аңлата.

Мисаллар шактый. Чордашларыбыздан Кытай империясендә югары дәрәҗәләргә ирешкән Буа ягы татары Борһан Шаһидине, бөтен дөньяга танылган галимнәребез Роальд Сәгъдиевне, Һарун Таҗиевны, Рәшит Сүнәевне, бию осталары Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдевне алыйк. Яки Кытай җирендә башлангыч белем алган тарихчы академигыбыз Миркасыйм Госманов, Алма-Атаның бер бистәсеннән чыккан музыка сәнгате академигы Фоат Мансуров, Үзбәкстанда туган борадәрән Акчуриннар, шунда яшәп иҗат иткән архитектор Мидхәт Булатов, Себер тарафында туган, Америкага киткәч, оста шахматчыга әверелгән Гата Камский һ.б. бик күп замандашларыбызны хәтергә төшерик. (Ихтимал, иленнән китәргә мәҗбүр булган Гатаның Америкада ирешкән уңышлары турында, бәлкем, кемнәрдер белмидер дә...) Мондый шәхесләребез  белән горурланмаслыкмы соң? Бары тик аларның барлыгын онытмаска, ара-тирә булса да, искә алгалап торырга кирәктер. 

*  *  *

Татар, казакъ һәм үзбәк дөньясында танылган күренекле композитор Латыйф Хәмиди дә – шундый затларыбызның берсе. Җитмешенче елларда Алма-Атада миңа аның белән ике мәртәбә очрашып, озаклап сөйләшеп утырырга насыйп булган иде. 1950 елларда дүрт ел дәвамында мин Казакъстанның Актүбә шәһәрендә укыдым. Шул дәвердә радиодан аның җырларын, симфоник әсәрләрен, опералардан арияләрен, сюиталарын еш тапшыралар иде. Шәһәр күләмендә оештырылган концертларда да аның әсәрләре  еш башкарылды. Аның безнең милләт вәкиле икәнлеген шул чактан ук беләм. 1960 елларда мәшһүр композитор белән берничә мәртәбә Казанда да күрешкән идек. Опера театрында узган бер тантаналы кичәдән соң якташым Җәүдәт ага Фәйзинең җитез хәрәкәтле, юкарак гәүдәле юлдашына күрсәтеп: «Латыйф Хәмиди агаң булыр», – дип, аның белән якыннан таныштыруы хәтеремдә. Шул вакытларда әле ул туган-үскән якларына еш кайтып йөрде. Әйе, ул хәзерге Кайбыч районына кергән Бүәле авылында туган кеше. Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясендә бергә укыган дусларыннан Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин һ.б. әле ул вакытта сау-сәламәт, киң колачлап иҗат итәләр. Музыкаль әсәрләре сәхнәдән төшми уйнала. Л.Хәмидинең әсәрләрен Казанда әдәби-музыкаль кичәләрдә еш башкаралар иде. Тамашачылар аның татар һәм казакъ моңың, аһәңен бергә кушып иҗат иткән «Былбыл» җырын аеруча яратып кабул итте. Ул елларда «Былбыл» җырын бездә иң оста башкаручы Наҗия Теркулова иде. Ә соңрак дәвердә казакъ илендә аны Бибигөл Түләгәновадан да оста башкаручы булмагандыр, мөгаен. Туксанынчы елларда бугай,  музыкант Кормангазый исемендәге оркестр белән Бибигөл дә Казанга  килде. Үзенчәлекле матур тавышы, җырлавы белән Казандагы милләттәшләрен дә сөендереп киткәнен хәтерлим. (Бибигөлнең әнисе безнең милләттән икәнен дә искәртеп үтик.)

 Латыйф аганың Муса Җәлил сүзләренә язылган «Беренче вальс»ы белән казакъ совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе булган Сабит Муканов шигыренә иҗат ителгән «Казакъ вальсы» да заманында бик популяр иде. Күңелдә күтәренке бер рухи халәт тудырган ул музыка башка халыклар тарафыннан да бик яратып кабул ителде.

Хәзер ул чор композиторлары әсәрләренә сәхнәдә урын әзрәк бирелә. Ә 1990 еллардан соң дөнья күргән җыр китапларында Л.Хәмиди исеме бөтенләй төшеп кала башлады. Җыр-көйләре тамашачы күңеленә ошамаганлыктан түгел, билгеле. Көй чыгаручыларыбыз ишәеп китеп, китап битләренең санаулы булуыннандыр дип уйлыйм.

Ә бит Латыйф Хәмиди – бик үзенчәлекле композитор. Балачак гомерен Урта Азиядә, татар, казакъ һәм үзбәк арасында үткәргән. Аның татарча яңгырашлы көймоңнарына казакъ һәм үзбәк кардәшләребезнең аһәңнәре дә кушылып, көйне баетып җибәрә. Латыйф аганың татар бию көйләренә нигезләнеп иҗат ителгән атаклы сюитасы хәзер зур сәхнәләрдә сирәк башкарыла. Шушы сюитасы өчен бит автор кайчандыр профессор Г.Литинскийның махсус бүләгенә лаек була. Һәм ул бүләк билгесе бүген дә Казакъстан композиторлары берлегендәге стендта саклана икән. 

* * *

Казакъстанның халык артисты Латыйф Хәмиди белән Алма-Атада көтмәгәндә очраштык без. Татарстан язучылар берлеге җитәкчелеге 1974 елның октябрь урталарында мине үзара арадашлык җепләрен ныгытырга, татар язучыларының әсәрләрен Казакъстанда, казакъларныкын Татарстанда бастырып чыгару мөмкинлекләрен барларга дип, Казакъстан язучылар оешмасына эш сәфәренә җибәрде. (Шул сәяхәттән соң мин берничә алмаш китап чыгаруда катнаштым.) Октябрь ае ул елларда матбугатка абунәчеләр туплаубарлау чоры да була иде бит. «Казан утлары», «Азат хатын», «Чаян» журналларына, татар телле газеталарга андагы кардәшләребез ничек языла, ул республика күләмендә абунәчеләребез саны күпме? Шуларны да ачыклап кайтырга кушылган иде. Ул дәвердә казакъ кардәшләребез илендә дүрт йөз меңнән артыграк татар кешесе яшәде. Ул вакытта кардәш республиканың башкаласы Алма-Ата шәһәре иде әле. Карл Маркс урамындагы Матбугатка язылуны оештыру идарәсенә бардым. Анда: «Сезнең якташлар газетажурналларга бик теләп язылалар. Елдан-ел планны арттырып үтәп киләбез. Безнең үзәк идарәдә дә, өлкәләрдәге идарәләрдә дә татар хатын-кызлары байтак эшли, подписка чорында алар сезнең матбугатны таратуда бик актив катнашалар. Татар журналлары бездә казакъ телендәге журналлардан ким таралмый», – дип, бик сөендереп җибәргәннәр иде. Соңгы ике-өч еллык саннарны язып алдым. Казанга кайткач, аларны үзебездәге абунәчеләр саны белән чагыштырып карадык. «Казан утлары» белән «Азат хатын»га язылучылар микъдарының, ягъни мең кешегә тиңләп исәпләү нәтиҗәләренең, ике республикада да бер чамадарак булуы ачыкланган иде. Әйе, казакъ, үзбәк кардәшләр мәмләкәтләрендә гомер итүче милләттәшләребез ул дәвердә әле туган-үскән илләре белән тыгыз элемтәдә яшәде.

Әлбәттә, Алма-Атага барып урнашканның икенче иртәсендә үк Язучылар берлеге йортына юнәлдем. Берлек идарәсе рәисе Әнвәр Әлимҗанов белән элегрәк Мәскәүдә очрашкалаган бар иде. Үзе белән танышканчы ук, аның тарихи вакыйгаларга кагылышлы әсәрләре барлыгын белә идем. Казакъстанда русча нәшер ителә торган «Простор» журналында басылган  «Отрар хатирәсе» повестьларын бик кызыксынып укып чыккан һәм тәрҗемә ителсә, татар укучысы өчен дә гыйбрәтле бер әсәр булачак дигән фикердә калган идем. (Дүрт повестьтан торган шул әсәре өчен автор ул елларда Җәваһарлал Неру исемендәге халыкара бүләккә дә лаек булган иде.) Мәскәүдә узган бер җыелышта очрашкач, шул хакта да сүз булды. Ул миңа шул шәлкемгә кергән повестьларының казакъ телендә чыккан вариантларын җибәрергә вәгъдә бирде. Шуннан соң мин аның ике повестен тәрҗемә итеп, нәшриятка тапшырган идем.1

Әнвәрнең киң, иркен эш бүлмәсендә сөйләшеп утырабыз. Иң элек ул хатыны Флюраның да безнең милләт вәкиле булуын, шуңа күрә татар мәдәнияте, татар әдәбияты белән аеруча нык кызыксынуларын бәян итте. Татарстан белән Башкортстаннан килгән бер генә артистның да чыгышын карамыйча калмыйбыз, Илһам Шакиров белән Ренат Ибраһимов җырлавын бигрәк тә үз итеп тыңлыйбыз, Мәскәүгә барган саен русча басылган берәр татар китабын алмыйча кайтмыйм, диде. Кызганыч, чит-ят җирләрдә үскән яшьрәк буын вәкилләре кебек аның Флюрасы да татарча укымый икән. Аның нәселе инде байтактан бирле иленнән аерылып яшәгән. Шулай да Флюра үзенең кайсы милләт вәкиле булуын онытып бетермәгән икән әле.

Соңрак казакъ язучылары белән якыннан аралаша башлагач, Совет чоры зыялы катламының байтагының теге яки бу рәвешле татарлар белән кан-кардәшлек дәрәҗәсендә икәнлеген ачыкладым. Бер-беребезне дус күреп йөрешкән күренекле язучылардан Шерхан Мортазаев, Саин Моратбәков, Сатимҗан Санбаев, Морад Әүэзов, мәсәлән, шундый шәхесләрдән иде. Картрак буын зыялылары арасында андый кушма милләтле гаиләләр тагын да күбрәк, диделәр. Әйтик, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган язучы Габит Мөсреповның җәмәгатен дә Мәскәүдә үскән татар кызы дип әйтәләр иде. Саин һәм Морад каләмдәшләремнең аналары Сәхипҗамал белән Фатыйма да безнең милләттән – нугай кызлары. Галимнәр, композиторлар, артистлар арасында да андый кушма канлы гаиләләр ишле иде ул елларда.

Әлбәттә инде, Әнвәр белән язучылар оешмалары эше, китап, журнал нәшриятлары эшчәнлеге турында да сүз булды. Сөйләшә-сөйләшә, озаграк та утырганбыз, ахрысы. Чәй касәләре тотып, бүлмәгә кабат кергән секретарь ханым:

– Сезне анда Композиторлар берлеге рәисе көтеп утыра. Керсенме? – дип сорады. Әнвәр:

– Керсен. Безнең яшерен сүзебез юк, – дигәч тә, бүлмәгә бик сөйкемле бер ханым килеп керде. Зифа буйлы, мөлаем кыяфәтле, уртача яшьләрдәге бу ханымны күргәч тә, күңелдә «Чынлап та бу чибәркәй композиторлар җитәкчесеме икән?» дигән уй да йөгереп үткән иде. Әнвәр минем кем булуымны әйтте.  – Газизә Җубанова, – диде ханым, күрешкәндә.

Әхмәт Җубанов дигән композиторны да ишетеп белә идем. Ул Актүбә шәһәреннән илле чакрымдагы Тимер станциясендә туган. Латыйф Хәмиди белән бергә берничә опера иҗат иткән мәгълүм шәхес. Актүбә өлкәсеннән депутатлыкка да сайланган иде.

– Опералар иҗат итүче Әхмәт Җубановны ишетеп-укып белә идем. Ул бит Актүбә өлкәсеннән... Сез дә шул нәселдәнме? – дидем. Ханым елмаеп торган арада Әнвәр: 

– Әйе, мәрхүм Әхмәт ага Газизәнең атасы була. Хәзер ул атасы вазифаларын башкара: Казакъстан композиторларының җитәкчесе һәм данлыклы консерваториябезнең ректоры.

Газизә дә сүзгә кушылды:

– Сез композитор Латыйф Хәмидине беләсезме? – диде.

– Беләм. Казанда күрешкәләгән дә идек. Ул бит сезнең әтиегез белән бергә берничә опера язган...

Газизә минем ничә көнгә килүемне, кайда тукталуымны белеште. – Ерактан килгән кунак бит. Яңа кунакханәгә урнаштырдык, – дип, минем өчен Әнвәр җавап бирде. Аннары миңа табарак борылып: – Өр-яңа кунакханә әле ул. Урынны көнендә үк бирмиләр. Алдан телеграмма сугып, дөрес иткәнсең.

– Ә, безнең опера театры каршында ук икән. Бүлмә номерыгызны да әйтмәссезме?

Ни өчен сораганын ачыклап тормастан, мин ул ханымга бүлмә номерын әйтеп бирдем. Һәм ике җитәкченең сөйләшер, киңәшер сүзләре бардыр дип, саубуллашып чыгып киттем. Ә кичен тамак ялгап, бүлмәмә кереп утыруга кемдер шалтырата:

– Лирон Хәмидуллин буласызмы сез? Хәзер мин килсәм, сөйләшеп утыра алабызмы? Латыйф Хәмиди агаң булам, – ди.

Димәк, Газизә Җубанова Латыйф агасының күңелен күрү өчен минем кунакханә номерын сораган булган икән. Фамилиямне дә кат-кат белеште: Хәмидуллин белән Хәмидинең үзара якынлыгы барлыгын да истә тотуы булгандыр, күрәсең.

Латыйф ага кунакханәгә бик тиз килеп җитте. Кулында алма, йөзем төргәкләре.

– Мин бит опера театрына янәшәдәге Түләбаев урамында гына торам. Моннан ерак түгел. СССРның халык артисты мәрхүм Мукан Түләбаев белән дә иҗатташлар, дуслар идек. Казакъстан гимнын да бергә эшләдек. Өченче автордаш итеп безгә соңрак Брусиловскийны беркеттеләр...

Композитор Түләбаев исемен йөртүче ул үзәк урамда казакъның күп кенә күренекле шәхесләре гомер итә икән. Казакъ совет әдәбияты классиклары Мохтар Әүэзов, Сабит Мукановларның музей-фатирлары да шунда урнашкан иде. Ул елларда исән-имин эшләп ятучы каләм әһелләреннән Әнвәр Әлимҗанов, Шерхан Мортазаев, Тәхәви Ахтанов, Әким Тарази һ.б. шул урамда Латыйф агага күрше булганнар.

* * *

Латыйф ага Татарстанның хәзерге Кайбыч районында 1906 елның 17 июлендә туган. Җиде яше тулмастан аларның гаиләсе Урта Азия якларына чыгып китә. Үзбәк кардәшләребез илендәге Кәттә Курган шәһәренә килеп төпләнәләр. Шунда мәктәптә укыган елларында Латыйф ага мандолинада, 1917 елдан соң ачылган музыка мәктәбенә йөргәндә, фортепьянода уйнарга өйрәнә. Тиздән илдә зур үзгәрешләр башлана. 1918 елның апрелендә Ташкент тирәлегендә яшәгән төрле милләтләр мәнфәгатен кайгыртырга тиешле Төркестан Совет Автономияле Республикасы оештырыла. Дөрес, тиздән барлыкка киләсе СССР җирлегендә иң беренче булып оешкан ул автономияле республиканы совет хакимияте никтер сирәк искә ала иде. Чөнки ул автономия кирәгеннән артыграк үзбаш булды сыман. Республика җитәкчелеге «автономия» төшенчәсен «мөстәкыйль мәмләкәт» рәвешендәрәк кабул итте бугай. 1940 елда басылган «Страна социализма» исемле калын рәсми белешмәлектә әлеге Төркестан да, 1920 елда оешкан Казакъ (дөресрәге кыргыз-кайсак) автономияле республикасы да зурлап телгә алынмыйлар. Моның сәбәбен, бәлки, Төркестан милли мохтариятын оештыручыларның, шул исәптән аның башлыгы «милләтче» казакъ Турар Ырыскуловның 1937-1938 елларда юк ителүе белән дә бәйләргә кирәктер. 1925 елның урталарында Төркестан белән Казакъ республикалары берләштерелә. Яңа Казакъ автономиясенең башкаласы итеп, башка шәһәр билгеләнә. Ташкент исә мөстәкыйль бер шәһәр статусында кала. Фәкать 1929 елда гына үзбәк кардәшләр мохтарияты башкаласы Сәмәркандтан шушында күчерелә. Алдарак китереләсе хатирәләрдән күренгәнчә, егерменче еллардагы Ташкент шәһәрен үзенчәлекле бер татар мохтарияты үзәгенә тиңләрлегебез дә бар. Ләкин ул дәвер безнең әдәбият, мәдәният тарихында әлегә ныклап өйрәнелмәгән.

1919 ел ахырында Төркестан республикасының Мәгариф халык комиссариаты җитәкчесе итеп, татар язучысы Шәһит Әхмәдиев билгеләнә. Дөресрәге, анда бер төркем татар зыялысын «төяп», махсус бер поезд китәчәк. Башка җитәкче оешмаларга да безнең милләттәшләр килә. Әйтик, 1918-1919 елларда Оренбургта мөселман хәрби-революцион комитет җитәкчеләреннән булган, «Хөсәения» мәдрәсәсе җирлегендә Халык мәгарифе институтын оештыруда катнашкан Кәрим Хәкимов 1920-1921 елларда Төркестан АССР коммунистларының башлыгы вазифасын башкарачак. Мөгаен, аның катнашы беләндер дә 1920 елда автономиянең башкаласы Ташкентта да төрки милләтләрне берләштергән Белем йорты эшли башлый. Аның карамагында татар, үзбәк, казакъ бүлекләре булган Халык мәгарифе институты ачыла. (Хәзер ул уку йортын үзбәк кардәшләр илендә еш кына «Татар мәгарифе институты» дип тә йөртәләр.) Дүрт еллык ул уку йорты бусагасын атлап керүчеләр арасында шул җирлектә гомер иткән төрле милләт вәкилләре була. Үзбәкстанның булачак халык шагыйре Гафур Голәм, казакъ халкының киләчәктә шундый ук дәрәҗәле исемнәргә лаек буласы язучысы Мохтар Әүэзов та шул институтта укыячак. Латыйф Хәмиди дә тиздән әлеге институтка укырга керәчәк, Гафур, Мохтарлар белән аралашып, бер чорда укыячак. Мәгариф институтын ул 1926 елда уңышлы тәмамлап чыга. Дөрес, аны ул бер ел элек үк тәмамларга тиеш була. Ләкин 1924-1925 нче уку елын Латыйф Казандагы музыка мәктәбенә керү хыялы белән йөреп уздыра.  

Чынлап та, әлеге Мәгариф институтын оештыручылар да – нигездә, безнең милләт вәкилләре. Аның мөдире һәм укытучысы Габдулла Мостакаев шулай ук Оренбургтагы «Хөсәения»дә укыган, «Шура» журналында очерк, хикәяләре күренгәләп торган белемле шәхес. Татар әдәбиятыннан тыш, казакъ, үзбәк әдәбиятларына багышлап, җитди хезмәтләр язган, шул ук «Шура» мәҗмугасы авторларыннан берсе булган Габдрахман Сәгъди дә, 1916 елда Мәскәү коммерция институтын тәмамлагач та, Ташкентка килеп төпләнгән Касыйм егете Ибнеәмин Янбаев та монда укытачаклар. Мөгаен, Мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиев тә әлегә бердәнбер рәсми уку йортында укытучы вазифасыннан читләшмәгән булгандыр.

Белемгә сусаган башка татар яшьләрен дә әллә кайлардан үзенә тарта бу уку йорты. Әйе, 1921 елның җәй башында, ачлыктан качып, монда Россия өлкәләреннән дә бик күп татар зыялысы, татар байлары һәм яшьләре килеп тула. Ташкентта аерым-аерым татар мәхәлләләре барлыкка килә. Бу елларда без ул шәһәр урамнарында шагыйрьләрдән Һади Такташ, Зариф Бәшири, татар театрының күренекле шәхесләреннән Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Сәет Булатов, Әсгать Мәҗитов, тел-әдәбият галимнәреннән Габдрахман Сәгъди, Гыйбад Алпаров, композитор Салих Сәйдәшев, күренекле җырчылардан Газиз Әлмөхәммәтов, Фәттах Латыйпов һ.б. бик күпләрне күргән булыр идек. Заманында Тукай белән якыннан аралашкан Кәбир Бәкер дә монда татар һәм үзбәк телләрендә «Олуг Төркестан» газетасын нәшер итүгә керешә. 1980 елларда Ташкентта нәшер ителгән бер фәнни журналда басылган мәкаләдә Салих Сәйдәшевнең дә монда танылган драматург Хәмзә Ниязи белән бер пьесаны сәхнәләштерергә йөргәнлекләре хәбәр ителә. (Бездә исә С.Сәйдәшевнең Ташкентта булганлыгы искә алынмый шикелле.) Мәгариф комиссариатының бер түрәсе дә булган касыймлы Ибнеәмин Янбаев тырышлыгы белән 1920 елда Ташкентта Тукаебызның русчага тәрҗемәдә беренче китабы да дөнья күрәчәк. («Избранные стихотворения», тәрҗемәчесе Валентин Вольпин, кереш мәкалә авторы Ибнеәмин Янбаев.)

1920 елда Төркестан Республикасы Самарада театр студиясен тәмамлаган, бер кыш Оренбург татар театрында эшләгән зур бер төркем артистларны да ул вакытта үзенә сыйдыра. Шәһәр үзәгендә урнашкан Белем йорты һәм аның янәшәсендәге Приказчиклар клубы күчмә татар театры үзәкләренә әверелә. Алар эшендә үзбәк театрына нигез салучылардан Хәмзә Хакимзадә Ниязи да катнаша. Әдипләребез, артистларыбыз иҗатында Ташкентта узган гомер эзләрен дә чамалап була. Әйтик, Такташ мирасында яки Т.Гыйззәт иҗатында. Ташкенттан кайткач, 1923 елда, мәсәлән, ул үзбәк тормышыннан алынган «Каһәрле мөһер» пьесасын яза. Әсәр Сембер, Казан театрларында уңыш белән бара.

Ә Латыйф Хәмиди өчен бу еллар иҗатка омтылыш, аякка басу еллары була. Шул елларда аның кайбер сәхнә әсәрләрен музыкаль яктан бизәве мәгълүм. Шунда аның беренче көйләре туа. Мәдәният-сәнгать кичәләрендә аларны сәхнәдә үзе үк мандолина һәм фортепьяноларда уйный. Монда таратыла торган «Белем йорты» журналында үзбәк Гафур Голәм, казакъ Мохтар Әүэзов, Һади Такташ һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләре белән янәшә Л.Хәмидинең шигъри иҗат үрнәкләре дә урын алгалый. Әдәбият укытучысы Габдрахман Сәгъди аның киләчәктә шагыйрь буларак таныла алуына шикләнми.

Әйе, шушы институтта укыган һәм шушы үзенчәлекле мохиттә яшәгән чорда Латыйф Хәмидинең тәүге көй-җырлары да яшьтәшләре тарафыннан җылы кабул ителә. Ул монда татарча «Беренче вальс» көен иҗат итә. (Соңрак ул көй Муса Җәлил сүзләренә Мәскәүдә «Октябрь баласы» журналында «Уңыш җыры» исеме белән басылып чыгачак.) Муса Җәлил белән алар беренче тапкыр 1924 елның җәй башында Казанда очраша. Әйе, Латыйфның иҗади үсешен күзәтеп торган милләттәшләре аңа Казанга барырга, яңа ачылган Шәрык музыка техникумына укырга керергә киңәш итәләр. Институт җитәкчесе, унынчы еллардагы «Шура» журналында байтак шигырьләре басылган иҗади фикерле Габдулла Мостакаев та ул тәкъдимне хуплый. «Бар, тәвәккәлләп кара», – дип киңәш итә. 1924 елның җәендә Латыйф ерак юлга чыгып китә.

Ләкин Казанда аны гына көтеп тормаганнар икән. Алты-җиде яшеннән туган иленнән читтә яшәгән үсмернең өметләре акланмый. Балачактан күнегелгәнчә, әкә-үкә, мәйле ише күп кенә үзбәк сүзләрен кушып, ашыгыбрак сөйләүче кечерәк кенә буйлы бу унсигез яшьлек малайны руслар түгел, үз милләттәшләре дә кабул итеп бетерми, ят күрә. Шәрык музыка мәктәбе дип аталган уку йортында да ул вакытта әле үз милли кадрларыбыз булмый диярлек. Композиторлыкка укырга телим дип, ерактан килгән егетне, «бездә андый бүлек юк» дип, кире боралар. Ләкин аның «үз Ташкәнтенә» тиз генә кайтып китәсе килми. Ул педагогия техникумына хор җитәкчесе буларак эшкә керә. Музыка техникумы карамагында эшләгән өстәмә курска йөри. Ноталы язуны тирәнтен өйрәнергә тырыша. Заһидулла Яруллин, Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев белән аралаша. Кешеләр белән тиз аралашучан егет монда да үз ишләрен тиз таба: Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Әнәс Камал белән әдәби очрашуларда катнаша. Бигрәк тә Оренбургтан килгән рабфак укучысы Муса Җәлил белән теләк-омтылышларының уртак икәнлеге беленә. Өстәвенә, икесе дә мандолинада оста чиртәләр, икесе дә шигырь сөяләр. Казан яшьләре аларны үз итә башлый. Ташкенттагы дуслары да онытып бетермиләр – ике арада хатлар йөреп тора. Латыйфка «монда кайтып, укуыңны тәмамла» дип, киңәш итүчеләр дә була. Башлангыч музыкаль белем биргән укытучысы Гыймад Тимербулатов та аңа «әүвәл укуың тәмамла» дип, үгет бирә. Л.Хәмиди 1925 елда Ташкентына кайта. 

1  Әлимҗанов Ә. Отрар  хатирәсе. К., 1974.


(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: