Бәян

07.12.2017 №9 (сентябрь), 2017

Үлмәс


pech

Дәвамы

13

– Әй, син, калын катын? Ызбага кер, яшен суга! – Миңсылу әледән-әле тәрәзәдән башын тыгып аңа кычкырды. – Саңгырау мәллә син?! Яшен суга, дим!
– Сукмас, мин агач түгел, – диде Гөлҗиһан, ә үзе «бисмилла» дип култык астын сыпырды. Балачакта әбиләр: «Җен-пәри шунда поса да, яшен ата», – дип өркетәләр иде. – Мин Гамбәр әбине көтәм. Кайда икән ул?
– Әбиең сиңа ни пычагыма? Жалу бирәсеңме? Эшләп талчыктыңмы, мескенкәй. Кәҗә савалмаган имгәк син.
– Яңгыр көчәя, Гамбәр әби чыланыр инде.
– Аның өчен хәсрәтләнмә, Абага. Син – Абага бит әле, иеме? Безнең кортка, җан кисәгем, яшен шарын учында шартлаткан бервакыт. Идән юа икән, тәрәзәдән очып кергән ут йомгагы бала бишегенә бәреләм дигәндә генә, җиңги, шалт, шарны эләктергән. Ичмасам чүт кенә дә кулы пешмәгән!
Гөлҗиһан карчык белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк дигән уй кора иде. Әйе, ул – күршесен җәберләгән Ярулла оныгы! Әйе, ул аны йорт-җиреннән сөргән Сәмигулла кызы! Атасы да, баласы да – гүрдә ята. Фани дөньядан бакыйлыкка күчкән әрвахлар белән булашу килешәмени инде, ә? Гөлҗиһан алар түгел, Гөлҗиһан – аерым, аның берәүгә дә аяк чалганы яисә хәйлә-мәкер ятмәсе үргәне юк! Әгәр дәвалыйсың икән, гафу итеп, кичереп дәвала, Гамбәр әби!
Яшен камчысы белән өч тапкыр күкнең йөзенә сыдырды да, урман өстеннән ташларын дөбердәтеп, китеп барды.
Карчык кайтты, аның өс-башы юешләнмәгән, коры иде. Хатын:
– Гамбәр әби, – дип, аңа таба кузгалган гына иде, тегесе күзе белән шундый чәнчеде ки, гәүдәсе токка эләкте. Болай яндырып көйдереп көндәшеңә генә карап була иде. Шигеңне тарат, белекче, тарат! Оныгыңа ярты сүәм дә якынаймас Гөлҗиһан! Әмма син аның күңел йозагын җимереп, хатирәләрен сыза алмассың. Чөнки барысы да истә, барысы да…
…Артында «фью, фью» сызгырган «сандугач» – Фәрит иде. Кыз, оялып, кулы белән шәрә ботын каплады. Күлмәге кыска иде.
– Нишләп озак күренмәдең? Мин сине сагындым, урман кызы, – диде малай.
Дәрестә сыйныфташлары «яратам» дигән «канатлы хатлар»ны беркайчан да Гөлҗиһанның партасына очырмады, чөнки ул «явыз Сәмигулла чәчбие» иде.
«Сагындым…» Әлеге «дәһшәтле» сүздән баш исәнкерәде.
– Ник агач бозасың, урман кызы?
Бәй, агач кызгана! Моның сагынуы шулхәтле генә микәнни?
– Пошига ашатам…
– Һи, алар үзләре дә шәп кимерә!
– Ул яраланган шул…
– Ничек яраланган? Бүре тешләгәнмени?
Дәрестә тарих укытучысы пионер Павлик Морозовны мактагач, ахырдан:
– Атасын саткан малай сезнең берегезгә дә үрнәк түгел, балалар, сез алай эшләмәгез! – дигән иде.
– Бүре ахры, бүре. – Гөлҗиһан алдады. Әти аткан, димәс лә.
– Кайда ул, урман кызы?
– Безнең… безнең сарайда.
– Кайры ашап кына ярасы төзәлмәс, – диде Фәрит, олылар кебек җитди генә. – Әйдә, без аны Зур әнигә илтик. Аның кулы шифалы, момент төзәтә.
Аучы ата өйдә түгел иде, алар артбакча ишегеннән генә хайванны өстерәп чыктылар. Башта поши урыныннан кузгалмады, аягын терәп карышты, үзенең авызыннан күбекләнеп селәгәй акты, ниһаять, ул биреште. Күрәсең, балаларның нияте изге икәнен аңлады. Тел юк та, җан бар шул!
Фәритнең әбисе ишегалдында кер чайкый иде, табылдыкка шаккатмады, ә менә кыз белән малайны янәшә күреп, аның кәефе төште. Әй, Гөлҗиһан да аңгыра иде инде! Ул үзенең Сәмигулла кызы икәнен онытты бугай! Аны Фәрит тәмам саташтырды бугай! Күзең терәп атаң рәнҗеткән кеше каршысында басып тор, имеш!
Өйдә исә әтисе әле әнисенә, әле Гөлҗиһанга җикеренде:
– Пошины качыргансыз, әрәм тамаклар! Измәгезне изәм хәзер!
Бу юлысы кыз аның әче теленнән гарьләнеп еламады: ул бәхетле иде. Гамбәр апа, шешәгә имезлек кигезеп, пошига ниндидер сыеклык эчертте, ярасына кара мазь сылады һәм Фәриткә:
– Урманга куала, баласын юксына, бахыр, – диде.
Кызык, иректә боек хайван җанланды, озын сыйраклары белән куаклыкка сикерде.
Фәрит сердәшен:
– Иртәгә дә күрен, миңа синнән башка күңелсез, – дип озатты.
Беркөнне атасы, яман сүгенеп, кызының толымыннан каптырды:
– Син анда кемнәр эте белән иснәшәсең, кәнтәй?!
Ул Гөлҗиһанны яклап маташкан хатынына да йодрыгы белән тамызды:
– Гамбәр күсәге белән чуала себеркең!
– Алар бит әле сабый гына, уен уйнап кына йөриләр, – дип якласа да, әнкәсе соңыннан кызны утлы табада биетте:
– Нинди башбаштак син, бала? Пошины син генә бавыннан ычкындыргансың! Мин дә кызганам хайванны, тик бит инде атаң белсә – үтерә иде! Син Гамбәр апага да кайгы юрыйсың, күргән хәсрәте әзмени аңа? Атаң үчле, аның оныгын урманда сагалап буып ташлый. Сәмигулланың ерткыч икәне бөтен авылга мәгълүм бит инде! Ант ит, бүтән ул малай белән күрешмим, диген!
– Ант, әни, ант…
Тик Гөлҗиһан антын бозды, әтисе белән әнисе болында печән чапканда, урманга йөгерде.
– Мин сине тоташ дүрт көн көтәм, ник син һаман килмисең, урман кызы? – диде малай һәм күлмәк изүеннән тыгылып муенса алды. – Мә, сиңа бүләк.
Кыздырган камыт энәсе белән каштан чикләвеген тишеп, ат кылына тездем.
Тагасыңмы, урман кызы?
– Тагам…
– Мәңге сакларсыңмы?
– Саклармын…
– Нигә син моңсу, урман кызы?
– Болай гына… Әниләр мине ерак әбиләргә җибәрә. Әби чирләгән…
Әнисе өйрәткән гөнаһсыз ялган иде бу.
– Кайсы авылга? Әйт. Мин сине эзләп табам! – дип кайнарланган малайны Гөлҗиһан, үзеннән дә ялган өстәп, тиз сүрелдерде:
– Әби кала бүлнисендә аңсыз ята, ди. Миңа көн-төн кизү торасы, ди.
– Кайту белән хәбәр бир, урман кызы, яме?
Беренче егетләр бүләге… Кадерле бүләк… Аны өйдәгеләрдән ерак яшерәсе иде… Муенса «сата»: Фәрит һәр чикләвеккә «Ф+Г» дип, нәни генә тамга уйган иде…
«Кайту белән хәбәр бир…» Менә ничәмә елдан соң гына кайтты… Тик озын толымлы чандыр Гөлҗиһан белән симергән шәһәр бичәсе икесе ике кеше инде.
«Исәнме, мин – урман кызы!» – дисә, мөгаен, Фәрит аның кыяфәтеннән имәнер иде.
…Өйдән комган тотып карчык чыкты, яулыгын артка чөеп бәйләде, оегын салып, буй-буй ыштанының балагын бөкләде һәм пыш-пыш укып тәһарәтләнде.
Миңсылу, карчыга төсле аның һәр адымын күзәтеп, кирәксә-кирәкмәсә дә сүз кыстыра иде:
– Җиңги, аягыңа көч килмәсен, дисәң – таякка ныграк таян.
– Аксак ничек йөрергә, сукыр ничек күрергә, чулак ничек кул көрәштерергә үрәтә, – диде кортка, ул баягы кебек ачулы түгел, күзеннән рәхим-шәфкать нуры сирпелә иде. – Яңгырдан соң күл кабаргандыр, син, кем кыз, өч банкы юып киптер!
– Бәй, җиңги, шуның кадәр суалчан ниемә сиңа? – дип гаҗәпләнгән каенсеңлесенә ул җавап биреп вакланмады. – Менә гел шулай! – Миңсылу намазга ашыккан җиңгәсе артыннан үртәлеп калды. – Нәрсәдер сорыйсың икән, йә дәшмәс, йә пырылдар! Син дә, Абага, нәстә көләсең әле?
– Сөлек белән суалчанны бутыйсың ич, апа җаным.
– Син бутамассың, бәлкем, гөлкәем! Иртәгә синең дә күрәселәрең бар әле!

«Иртәгә, иртәгә…» Хатын көннең беренче яртысында үзен әйбәт кенә хис итә, хәле бетми, аяклары да армый, шуңа күрә ул тагын муенсасын караштырмакчы иде. Фәрит белән очрашу өчен сәбәп эзләмәде Гөлҗиһан. Юк, һич юк! Балачактагы оялчан-тыенкы хисләр бүгенге көн белән ялганып дөрләп кабыныр дип өметләнми дә иде.
…Аерылу хәсрәтен иң көчле дару да басалмас иде. Әнисе яңа уку елына базардан чүәкләр сатып алды. Алар матур иде, җир җиләге төсендә иде. Шатланмады кыз. Күтәрмә якалы ак кофта да сөендермәде. Гөлҗиһан урман егетен сагынды. Ә ишек-капкалар бикле… Дөнья ишегалды белән генә чикләнә… Август азагында авыл урамнары ятимләнде: шәһәр балалары кошлар сыман туган якларына очты. Фәрит тә киткәндер, бит ул да мәктәп укучысы иде. Язга табан колхоз рәисе, өлкән сыйныф кызларын директор бүлмәсенә җыеп:
– Кем җәйге айларда җәйләүдә сыер сава? – дигәч, Гөлҗиһан исемлеккә беренче язылды. Тик әнисе аның теләгенә каршы иде.
– Син – нәзберек җан, ничту сыер, кәҗә имчәге дә тарталмыйсың, кызым!
– Мин үзем акча эшлим!
Әй, акчада идемени хикмәт! Ул иреккә тиенәчәк! Иреккә! Җәйләүгә юл урман аша үтә, димәк, Гөлҗиһан көн саен Фәрит белән күрешәчәк.
Әмма… чираттагы җәйнең бер яме дә булмады. Чөнки урман егете әбисенә кунакка кайтмады. Кырымда икән быел, әнисе белән ял итә икән… Әгәр малайны чиратка салсалар, димәк, ул икенче юлысы Айтуганга киләчәк.
Кыш үтте, яз җитте. Май ахыры иде, авыл юлларының пычрагын изеп-таптап, ике «УАЗик» Гөлҗиһаннарга табан ыргылды. Әтисе мылтык чистарта иде, капкага типкән ят әзмәверләргә көпшәсен төбәп:
– Стуй, ызбулычлар, атам! – диде.
Әзмәверләр артында чөгендер кебек кып-кызыл Мирхәйдәр абзый сурайды:
– Тс-с, Сәмигулла! Чапай заманындагы алтатарың белән Мәскәү кешеләрен көлдермәсәнә, – диде ул. – Бу иптәшләр – сиңа хан сарае салышкан Радий Арсинычның памушниклары.
Атасы кояштай балкыды:
– Драсти, иптәшләр! Мишук динга апкайттыгызмы, тауаришлар? Миңа хуруши мылтык нады била.
Әзмәверләр бер-берсенең колагына пышылдашты.
– Акча димәле син, Сәмигулла. – Мирхәйдәр абзый, күрәсең, дулкынлана – маңгае тирли иде. – Радий Арсиныч кайгыда ди әле. Синең Гөлҗиһаның чамасындагы кызы абариедә үлгән, ди. Болар ни, энем, – сәвит хуҗасы «телсез» ярдәмчеләргә ымлады, – Гөлҗиһаныңны апкитәбез, диләр. Арсиныч аны мәрхүмә кызына охшата ди, вәйт! Карышма, Сәмигулла, боларның билендә синең ише генә Чапай мылтыгы түгел, боларныкы – чын тимер, берне гөпелдәтсәләр – башың агач төсле унга чәрдәкләнә.
Бу хәбәрдән әнисе йөрәге белән ауды, әтисе исә попугай кебек:
– Мишук динга нады била, – дип кабатлады.
– Без ашыгабыз, аңгыра мужикка ниятебезне яхшылап төшендерегез, – диде әзмәверләрнең берсе, тупас кына.
Мирхәйдәр абзый:
– Кунаккамы, иптәшләр? – дигәч, икенчесе:
– Бөтенләйгә, – диде. – Радий Арсеньевич өченче ел сездә төшергән видеофильмны карагач: «Кыз чая», – дигән иде. Кайгырмагыз, шеф аңардан леди ясаячак.
Әнисе Мирхәйдәр абзыйның изүенә ябышты:
– Мөртәт! Кызымны кемгә сатасың?
Аны көчкә генә куптардылар. Гөлҗиһан ыспай ир-егетләрнең урысча такылдавыннан чамалады: чынлап та, бай карендәше сеңлесен башкалага алдырта… Укыта… Эшкә урнаштыра… Зур дөнья белән таныштыра… Айтуганда мәктәп директорында гына бердәнбер телевизор бар иде. Аның хатыны, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, өч уку алдынгысын атна саен үзенә чакырып, «тартма»сын кабыза, билгеле, андагы сурәтләр тонык, ләкин шәйләнгән хәтлесе дә Гөлҗиһанның хыялын баета, кызның да кинодагы чибәр артист апалар кебек матур киенәсе, тешләрен җемелдәтеп елмаясы һәм зур көзге, йомшак диван-кәнәфиләр белән җиһазланган зиннәтле бүлмәләрдә яшисе килә иде.
Гөлҗиһан тиз җыенды. Киндер букчасына ике күлмәк, оек бөгәрләп тыкты.
Гәзитә битенә кат-кат төргән каштан муенсасын төпкә үк яшерде. Машинаның арткы утыргычында юл буе йоклады ул. Чакрымнарның туган җиреннән аерганын да тоймады, бары тик таш йортлар белән чуарланган шәһәргә җиткәч кенә, үзенең бөтенләй чит-ят дөньяга эләккәнен аңлады. Алар тышкы диварына арыслан рәсеме чәпәгән йортның өченче катына күтәрелделәр. Тупас әзмәвер кыңгырау төймәсенә баскач, эчтән:
– Кем? – дип сорадылар.
– Без, Радий Арсеньевич кешеләре, – диде тупас. – Объектны кабул итегез!
Ишекне ачкан бөдрә чәчле хатын кызны кадерле кунагыдай якты йөз белән каршылады.
Бай туганының ярдәмчеләре сүзне кыска тотты:
– Шефның күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, Софья Ивановна!
Башта ташкала тормышы кызны ялыктырды. Монда каядыр ашыгалар да ашыгалар, көн белән көн бер-берсенә охшамый, вакыйга өстенә вакыйга өелә, ә авылда, киресенчә, яшәү арбасының тәгәрмәче җай гына үз көенә келтери иде.
Гөлҗиһан өчен махсус яллаган марҗа Софья Ивановна берьюлы укытучы да, тәрбияче дә һәм… хезмәтче дә иде. Авылда җитмеш төрле вак эш эшләп үскән кыздан ул тузан да сөрттермәде, хәтта ки ваннада юынган Гөлҗиһанның тәнен сөлге белән корытты, йокларга урын җәйде, чәчен тарады.
– Гүзәлем! – Софья Ивановна, ул һәр иртә дәфтәреннән көн тәртибен укый иде. – Бүген без әбәткә кадәр үзәк универмагтан сиңа өс киемнәре сайлыйбыз. Төштән соң ике сәгать дәрес. Русчагыз аксый, диктант язабыз. Кичкә «Победа» кинотеатрында яңа фильм карыйбыз. Әйдәгез, гүзәлем, меню да төзик. Сез нинди блюдалар яратасыз? Нәрсә пешерим?
– Итле бәрәңге, – дигәч, тәрбияче-хезмәтче, җирәнгәндәй:
– Авыл ашы чтоли? – диде. – Гүзәлем, мин сезне яшелчәдән әзерләнгән ризыклар белән тукландырырмын. Төрле ярмалар файдалы. Свежий балыкка заказ бирермен. Алма, кишер соклары эчәрсез.
Әллә хыял белән чынбарлык игезәкләр микән? Гөлҗиһанның иркен һәм якты бүлмәсендә күн белән тышланган диван-кәнәфи, идәндә нәкъ яшел чирәм – йомшак келәм, телевизор да киң экранлы, аны «түбәсе»нә йодрык белән сугып кабызасы түгел. Ә табында ниләр генә юк! Йөзем, өрек, гомер тәмләмәгән әфлисун…
– Мәктәптә безгә укытучы метро турында сөйли иде, Софья апа..
– Гүзәлем, мин – Софья Ивановна, – диде марҗа.
– …менә шул, Софья Ивановна, мине җир астында йөрт!
– Миңа син, димәгез, гүзәлем, авыл гадәтен ташлагыз, зинһар. Метрода йөртү минем вазифама керми. Сезнең өчен Радий Арсеньевич шәхси машина билгеләде.
– Туйдым мин гел машинада селкенеп!
Гөлҗиһан үзенең нинди урын биләгәнен аңлаган иде инде. Ул – кечкенә генә патшабикә, аның кечкенә генә тәхете бар. Кулындагы тылсымлы таягы белән селтәнсә – марҗа хатыны: «Боерыгыз, гүзәлем!» – диячәк. Софья Ивановна каядыр шылтыратты һәм: «Патшабикәм, кичерегез, теләгегезне кичектереп кенә үтим», – дигән сыман башын иеп:
– Гүзәлем, метрода иртәгә көндез сәяхәт итәрбез, диделәр.
– Абау, безгә рөхсәтсез берни дә эшләргә ярамыймыни?
– Гүзәлем, Мәскәүдә минут саен кеше югала. Ә сез зур абзыйның сеңлесе, әгәр адашсагыз, Радий Арсеньевич ботыбыздан аса.
– Һи, бездә нинди куе урман! Адашмадык әле.
– Гүзәлем, монда ике аяклы бүреләр күп, – диде марҗа. Кайчакта аның Гөлҗиһанны балага санап сөйләшүе саруны кайната иде.
– Мине кайчан туганым абый белән күрештерәсез, Софья Ивановна?
– Чакырганын көтәбез, гүзәлем, чакырганын!
– Бигрәк инде сез! Үзебез барыйк.
– Ярамый, гүзәлем.
Беркөнне иртән кыз, уяныр-уянмас, караватында иркәләнеп ятканда, аш бүлмәсендә тәрбияче-хезмәтче хатын ниндидер ир-ат белән чүкердәшә иде. Алар авызга-авыз куеп сөйләшсә дә, урманда ике чакрымда елан шуышканын да ишеткән сизгер колак, локатор сыман, авазларны тота иде.
– Кыргый зат Москвага ияләшәме, Софья?
«Кыргый зат», әлбәттә, Гөлҗиһан иде.
– Ой, шәһәрдә туган диярсең! Мин аны аңгыра сарык бәрәнедер дигән идем, бик акыллы кыз. Уже минем белән командовать итә.
– Мотор нәселе, точно!
«Мотор», мөгаен, туганының кушаматы яисә Матуров фамилиясенең кыскартылган варианты иде.
– Мотор белән кайчан очраштырасың, Сергей Владимирович? Сеңелкәш дулый.
– Шефның кәефсез чагы. Былтыргы сайлауларда тибелгәч, үзгәрде ул.
– Нәрсә икән, акча әз төртте микән, Сергей Владимирович?
– Һо, аңардагы байлык! Эчәгесе-ние белән илеңне сатып ала. Көндәшләре усал иде, җиңделәр. Кызы Наталья да нык сындырды шефны. Бу кыргый мәңге Москва чырае күрмәс иде, Наталья үлмәсә. Шундый хәлләр, Софья Ивановна. Давай, артыгын лыгырдамыйк, без синең белән бәләкәй ялчылар, акчасын яхшы түли Мотор, тузанлы эш түгел. Гуляй, Васька!
Көндәлек режим катлауланган саен катлаулана иде. Марҗа:
– Гүзәлем, балет мәктәбендә биш-алты дәрескә язылдым. Сезгә гәүдәгезне төз тоту буенча күнекмәләр кирәк, – дигәч, Гөлҗиһан киреләнде:
– Мин болай да төз! Мине кино артистлары кебек чытыкланырга өйрәтегез!
– О Боже! – Тәрбияче-хезмәтче, кызу каптымыни, гәзитә белән битен җилләтте. – Как низко! Алар ведь бозык халык! Алар бер-берсенең ире яки хатыны белән йоклый. Радий Арсеньевич сезнең бу теләгегезне бер дә хупламас, гүзәлем.
Ахырдан гына Софья Ивановна күз яше түгеп зарланды: баксаң, аерылган ире артисткалар белән чуалган икән.
– Гүзәлем, син ужасно ябык, это не красиво. Врач-диетолог белән киңәшик әле, – дип, марҗа кызны табибка күрсәтте. Пеләш башлы, юан духтыр өч рецепт язып тоттырды:
– Немедленно шушы даруларны эчерегез! Тазармаса, бөерләре сәлперәеп аска салына.
Аппетитны ача торган төймәләрне иртә-кич йотасы икән. Ай дигәндә Гөлҗиһанның йөзе түгәрәкләнде, арык тәненә ит кунды. Нәтиҗәсе дистә еллардан гына ачыкланды. Табигать үзенең иҗатына тыкшынганны яратмый шул: әлеге «чудо» төймәләр гормональ препаратлар булган, һәм алар матдәләр алмашын бозган. Киләчәктә кызның тутырган тавыкка әйләнәчәген марҗа белгәндер. Хәер, ул ник пошынсын ди! Байның туганы аның кулына вакытлыча гына уйнарга бирелгән курчак кына иде ләбаса!
Ике айда Гөлҗиһанның урысчасы шактый гына шомарды.
– Акцент сизелми, – диде Софья Ивановна. – Сез банк мәктәбендә укыячаксыз, гүзәлем. Сезне сөендерим әле, иртәгә сез Радий Арсеньевич белән күрешәсез.
– Абый безгә кунакка киләме?
– Юк ла, гүзәлем. Ул сезне кунакханәдә көтә.
Серле туган күптән инде күңелне кытыклый иде. Нинди ул? Сәмигулла әтисе кебек тупасмы? Йөз-кыяфәте белән аңа тартыммы? Карендәшләр ләса.
…Кара машина, арка сыман тар гына аралыктан үтеп, таш бинаның ишегалдына керде. Марҗа белән кыз агач култыксалы баскычтан өскә менделәр. Озын коридорның иң түрендә ике ир гәпләшә иде, берсе кулы белән: «Туктагыз!» – дип ишарәләде.
Икенчесе Софья Ивановнаның сумкасын капшады.
– Тәртибе шулай, әнкәсе булса – аны да тентиләр, – диде марҗа хатын.
Авылда кунак-мазар төшерсәләр, хуҗаларның аягы тыз да быз йөгерә: «Әйдүк, җәмәгать, әйдүк, сез безнең тансык кешеләребез», – дип, телләре тегермән төсле зыр-зыр әйләнә, алар кергән номерда исә авыр тынлык, җитмәсә тәрәзәләргә калын пәрдә корылган иде.
Софья Ивановна бусага төбендә аның кулыннан тартты:
– Ашыкмагыз… Исәнмесез, Радий Арсеньевич?!
Гөлҗиһан аптырады: кем белән исәнләшә апаң? Менә дивар буендагы кәнәфидән бер гәүдә калыкты, ул болай да кояш төсе күрмәгән караңгы бүлмәдә кара күзлек кигән иде.
– Тәртипме, Софья? – дигәч, гәүдә кире кәнәфиенә чумды. Әйтерсең, ул кыз белән беренче тапкыр гына очрашмый, әйтерсең, алар кичә генә бергә чәй эчкән иде.
– Барсы да әйбәт, Радий Арсеньевич. – Марҗа кыска гына «доклад» сөйләде. – Сеңлегез гаҗәеп акыллы, һәрбер нәрсәне тиз үзләштерә. Белемгә омтылышы зур.
Менә монда туган абыйсы, һичшиксез, Гөлҗиһанны кочаклап алачак иде. Юк, кочакламады. Башын артка ташлап:
– Яхшы, – диде. – Исемен Джиган Самуиловна Насровская дип үзгәртегез! Ул Москвада туган. Милләте – яһүдә. Ясно?
– Ясно, Радий Арсеньевич.
– Миңа бер дә ясно түгел. – Аждаһа авызыннан көлтә-көлтә ут бөркелдемени, кызның ирене пеште. – Исемемә тимәгез! Әтинекен дә бозмагыз! Фамилиям Насыйрова, аңа да әллә ниткән койрык такмагыз!
– Ну и характер! – диде туган абый һәм яңгыратып тамак кырды. Уң яктагы диварда идәннән түшәмгә кадәр эленгән картина «аякланды», ул яшерен ишек икән, хуҗа шунда кереп китте…
Софья Ивановна юл буе ухылдады:
– Ой, гүзәлем, үтерәсез, честно? Нигә сез Радий Арсеньевичка каршы дәшәсез? Ул әнә ничек сезнең хакта кайгырта.
– Мин – Сәмигулла кызы Гөлҗиһан Насыйрова. Татар мин, татар, ахмак!
Бүтән әлеге проблеманы кузгатмадылар. «Мин җиңдем», – дигән кыз үзенең җиңелгәнен беренче сентябрьдә генә таныды. Куратор укучыларны исемлек буенча барлаганда:
– Насровская Джиган, – диде. Беркем дә торып басмагач, ул исем- фамилиясен тутырып:
– Джиган Самуиловна Насровская, – диде.
– Миндер инде андый кеше. – Гөлҗиһан үзенең яңа роленә күнегергә тиеш иде…
Ике елдан соң мәгърибтән мәшрикъка кадәр сузылган «киң вә широкий» ил таркалды. «Хакимияткә бармагын өздергән демократ килде», – диделәр. Гөлҗиһан-Джиган ушлы иде, җәмгыятьтәге үзгәреш җилләренең кая табан искәнен бик тиз чамалады. Төптәге «хәшәрәтләр» яктыга үрмәләде, бәйдәге «этләр» чылбырын чәйнәде. Марҗа хатын гына аны өлгермәгән яшел җимеш дип саный: һаман өйрәтә, һаман тәрбияли иде. Шул баласытуы нәтиҗәсендә Софья түти «тәпиен» капкынга кыстырды да инде. Алар Радий Арсеньевичның ярдәмчесе Сергей белән әшнәләр иде, күрәсең, илдәге түнтәрелеш бу икәүне «батырлык»ка рухландырган иде.
– Гүзәлем, безнең сезгә сүзебез бар, – диде Софья Ивановна. – Әйеме, Серёжа? – Кич иде, кыз дәрес әзерли иде. – Сез әти-әниегезне сагынасызмы?
– Сагынсам, нишлим? – диде Гөлҗиһан.
Яңгыр алдыннан кояш бик нык кыздырса, «көнне чеметә», диләр иде, аның да йөрәген сагыш чеметте.
– Ай-яй, безнең шеф каты бәгырьле! – дип көлемсерәде Сергей.
– Ужас! – Марҗа да аны җөпләде. – Аңарда туганлык хисе нуль! Ике ел да дүрт айда Джиган Самуиловна белән өч кенә күреште!
– Мин шефны уговорю, шушы көннәрдә сезне авылыгызга алып барып кайтабыз. – Ярдәмче егет үгезне мөгезеннән эләктерде. – Только баш на баш! Тиздән Радий Арсеньевич сезне чакыртыр, Джиган. Сез диван астына бер төргәк куеп калдырыгыз.
– Нинди «төргәк?»
Марҗа белән егет бер-берсенә караштылар.
– Сюрприз. – Сергей көчәнеп кенә көлде. – Да, сюрприз! Шефның туган көне җитә. Без аны оригиналь рәвештә котламакчы идек.
Гөлҗиһан башындагы шөрепләрен тиз-тиз «борды». Кем бүләкне диван астына ташлый инде, йә? Болар авыл баласы дигәч тә, аңгыра, диләр микәнни?
Соңгы дәрестән ул табан ялтыратты. Һәр адымын тикшергән Софья Ивановнада шымчы таланты көчле иде. Туганыңны шартлатырга җыенганда, ничек кисәтмисең ди! Каты бәгырьле, имеш! Гөлҗиһан моны үзе дә белә.
Радий Арсеньевич кунакханәдә иде. Бу юлысы кызны тентемәделәр. Димәк, ышаныч яулады. Туган абыйның «яңалык»ка исе китмәде:
– Тынычлан, Джиган, син яшәгән фатирдагы «жучоклар» секунд эчендә миңа жуелдый, – диде. – Хыянәтчеләр! Дошманга сатылганнар. Исеңдә тот, Джиган, бизнес – сугыш кыры, йә көндәшең сине дөмектерә, йә син аны. Таракан урынына сытам кабахәтләрне!
Мөгаен, сыткандыр, фатирда бүтән хезмәтче хатын тузан суырта иде. Бу вакыйгадан соң Гөлҗиһан уйланды. Әйе, Мәскәү аны еш уйлата иде. Туган абый дигәнең кем икән ул? Ни-нәрсә белән шөгыльләнә икән? Сорасаң, синең эшең түгел, диячәк. «Мин сине ашатам, киендерәм, укытам, сиңа тагын ни кирәк?» – диячәк.
Берсендә Арсеньевич яртылаш ачылды. Нибарысы яртылаш! Гөлҗиһан банк мәктәбен тәмамлап, сәүдә институтында укый иде. Туган абый аны су өстендәге көймә-ресторанга чакыртты. Залда биш тән сакчысыннан гайре (алар да ишек артында!) адәм заты юк иде. Гадәттәгечә, Радий Арсеньевич кара күзлектән иде.
– Сеңлем, сиңа унсигез яшь тула. Туган көнеңә нинди бүләк әзерлик?
Кичке аш шулай башланды.
– Берәр атнага авылга җибәрегез.
– Авылны онытып тор!
– Биш ел оныттым инде, абый.
– Тагын ун ел оныт!
– Паспортымны алыштырганда, чын исемемне яздырам.
– Ә син, сеңлем, дядя Радий ни өчен болай эшләде икән дип баш ватмадыңмы? Яһүд булып яшәве җиңелрәк! Аларга туганда ук шома юл түшиләр, шуңа алар беркайчан да безнең шикелле абынып борын канатмый! Кайнар шулпа буы пыяласын тирләтте ахрысы, туган абый күзлеген салды. Гөлҗиһан йотлыга язды: Радий Арсеньевичның уң күзе хәрәкәтсез иде. Пыяла! Ясалма!
– Сеңлем, үзәктә Сәүдә йортын аукционга куйдылар. Шуны унсигез яшеңә бүләк итәм.
Бүләктән битәр сыңар күздән тетрәнгән кыз:
– Кемгә, кемгә? – диде.
– Сиңа, Джиган Самуиловна, сиңа, чёрт побери!
– Миңа?! Мин… мин студент бит әле, абый! Кайчан сатарга вакыт табам, ди.
– Сатма! Синең өчен урыс негрлары эшләр. Арендага бирсәң дә, акча ул! Банкта акча яна, ә шәхси милек – тора! Конфет фабрикасын да, шәт, сиңа аткарырмын. Кыз бик күп нәрсәләрне ком кебек сеңдерә, әмма монысы – чишелеше мең кат җеп белән төйнәлгән катлаулы мәсьәлә иде. Туган дигәч тә, җиденче ботак кына лабаса Гөлҗиһан! Әллә тау-тау мөлкәтен вакытлыча гына аның исеменә яшерә микән?
Әнә бит, икътисад фәне укытучысы, профессор Субаров лекция саен: «Хәсрәт демократлар кода-кодагыйларына, абый сеңелләренә ярты тиенгә генә завод-фабрикаларны өләшә, илнең байлыгын карак байлар бүлгәли», – дип сызлана.
– Мин тиздән икътисад белгечлеге алам, үзем акча эшлим, – диде Гөлҗиһан.
– Сез милкегезне берәр якын карендәшегезгә күчерегез.
Шул сыңар күзгә карамас өчен, кыз чәнечкесе белән тәлинкәсендә казынды. Ул зәңгәр күз океанга охшаган, менә аның төбеннән акула йөзеп чыгар да кабып йотар төсле иде.
– Хезмәт хакы белән генә баесалар иде, Джиган! Син минем бердәнбер туганым. Безнең нәселне коммунистлар Себердә үк корытмакчы иде дә, бабайлар үзләренә үзе су сибеп терелткән.
– Ә нишләп алайса сез шулар мөнбәренә үрмәләдегез?
– Власть – көчле корал, сеңлем. Әгәр ул акча белән дә ныгытылса, син – корыч гигант! Сине беркем дә аударалмый!
– Партия дә үлде, абый.
– Берсе үлә, икенчесе туа, чүп үләне әрсез, тиз үрчи, Джиган.
– Абый, мин сезнең хакта берни дә белмим. Туган, әйе, туган. Сез кем? Гаиләгез кайда?
Селкетсәң – корыч гигант та ава икән. Сыңар күз яшьләнде. Гөлҗиһан мәгънәсез соравы белән аның йөрәк ярасын кузгатты.
– Минме? Мин – татардан яралып, рус кабыгына төренгән ир-ат. Син канәгатьме? Ә гаилә… Гаилә юк. Хатыным белән кызым авариягә эләкте. Син минем Натальямның күчермәсе. Холкыгызга кадәр бер үк. Ул да акыллы иде. Банк мәктәбеннән соң Сәүдә институтына керер, киләчәктә үзенең бизнесын оештырыр дигән идем. Булмады… Кызымның дәвамын синдә күрәм, Джиган. Давай, өметемне акла, сеңлем!
Менә бит язмыш! Әгәр Наталья үлмәсә, хәерче Сәмигулла кызы Гөлҗиһан «Татардан яралып рус кабыгына төренгән» Матуровның ике ятып бер төшенә кермәс иде.
Туган абый кузгалгач, ишек төбендәге сакчылар үрә катты. Берсе артыгы белән ялагай иде, шеф машинага утырганда, кулъяулыгы белән җәлт кенә аның түфлиләрен сөртеп алды. «Бу ялагай бәндә синең белән уртак табактан ашар, уртак түшәктә йоклар», – дисәләр, кыз: «Тәүбә, тәүбә», – дияр иде. «Синдәге байлык ташкын кебек агар, ун елда ул ун тапкыр ишәер», – дисәләр дә: «Җүләр мәллә сез!» – дияр иде. Ишәйде бит, ишәйде… Ә авыл нишләде? Ул акча томанына күмелеп ерагайды. Әнисенең үлем хәбәрен аңа ике атнадан соң гына ирештерделәр… Аның каравы Радий Арсеньевич белән аралар җылынды.
– Синең папашаң ышанычлы кешеме? – диде туган абый.
– Әти белән унбиш ел күрешмәдем ич. Йомышыгыз бармы әллә? Мине җибәрмәдегез!
– Приказ үтәргә синнән башка да егетләрем буа буарлык! Син лучше кыяфәтеңне кара, Джиган! Көннән-көн симерәсең, – дип шелтәләде карендәш. Ярты елдан соң Матуров үзе офиска килде. Ул хәтта сакчыларын да ияртмәгән иде.
– Мин синең белән горурланам, сеңлем, син – талантлы җитәкче. Бизнесың чәчәк ата, – диде. – Только симерүеңнән тукта. Москвада шәп клиникалар до черта, тикшерел. Алар булышмаса, Германиягә оч!
– Радий Арсеньевич, авыл сагындырды…
– О, авыл! – Туган абый озак кына кулындагы күзлеген әйләндерде.
– Авылыңа төкер, Джиган. Сездә кыргый халык, көнләшеп йортыгызны яндырганнар. Папашаң да янган. Но тормыш дәвам итә, сеңлем!
– Нинди тормыш! Әти үлгән, әти-и! – Шундый зур фаҗига турында тыныч кына сөйләгән «сыңар күз» Гөлҗиһанны чыгырыннан чыгарды. Кансыз! Җансыз! Чирканчык бәндә!
– Чырылдама! – диде тимер тавыш. – Минем дә кызым кабердә ята! Однако яшәргә кирәк! Сиңа егерме сигез яшь, иртәгә киявең белән таныштырам. Так что, бизән-ясан, Джиган Самуиловна!


Башын укырга:

Ахырын  «КУ» журналының 9 нчы (сентябрь, 2017) санында укыгыз.

фото: pixabay.com