Бәян

04.09.2017

Соңгы сорау


rest

Дәвамы

***

— Ания, тынычландыңмы инде?

Ания, ашаган җиреннән туктап, сорау килгән якка борылып карады.

Клара апасының күмер күзләре туп-туры аңа төбәлгән, алар һәрвакыттагыча кырыс һәм энәле иде. Кыз кисәк кенә урыныннан кузгалды:

— Рәхмәт, мин туйдым!!!

Ләкин таләпчән тавыш аның юлын бүлде:

— Утыр! Беркем дә ризыктан өстен түгел. Алдыңа салганны ашап бетер!

Кыз боерыкка буйсынмады, әмма чыгып та китмәде. Туктап калды да, нишлим икән дигән сыман, икеләнеп-уйланып басып торды.

— Утыр, кызым, аша. Ризыкны әрәм итмик, — дип йомшак кына дәште әбисе.

Ания әбисенә каршы килә алмады. Кабат үз урынына утырды, башын иеп, ашавын дәвам итте. Ләкин шул чакта аннан берәрсе: «Ни ашыйсың, тәмлеме бу ризык?» — дип сораса, ул җавап бирә алмас иде. Чөнки ни чәйнәгәнен, ни йотканын белмичә, таш курчак кебек утырды.

Клара апасы да башка берни дәшмәде…

Әтисе эштән кайткач, кыз аның янына керде:

— Әти, нигә Клара апа һаман китми? Ник һаман бездә яши?

— Ни сөйлисең, кызым? Алар сиңа комачауламый лабаса! Башта әниеңнең җидесен үткәрик. Әбиеңнең монда булуы барыбыз өчен дә яхшы, җанга тынычлык бирә. Ул дога укып торгач, әниеңнең рухы да шаттыр.

— Әбием калсын. Ә Клара апа китсен! Аның монда булуын теләмим.

— Клара апаң инде ничә айлар әниеңне карады. Ул булмаса нишләр идек? Аңа рәхмәттән башка сүз юк.

— Ну и что?! Аның үз өе бар, китсен үзенә. Җидесен үткәрүгә китсен.

— Олылар тормышына кысылма син, кызым! Өебез иркен, һәркемгә урын җитәрлек… Сыймыйсыңмыни? Ни җитми сиңа? Әле кичә әниеңне төштә күрдем, беләсеңме, ни дип әйтте? Миңа тынычлык кирәк, диде. Күрәсең, анда да бик тыныч түгел… Без борчылгач, ул да борчыла.

— Ой, әтием, юкны сөйләмә, үлгән кешегә барыбер. Ә миңа барыбер түгел! Менә миңа тынычлык кирәк!

— Кызым, син бәләкәй чагыңда бик ягымлы, мәрхәмәтле идең. Ни булды сиңа? Ник шулай явызландың син?

— Мин үземә бәйләнгән кешеләрне яратмыйм. Кысылмасын минем тормышыма, акыл өйрәтмәсен. Это моя жизнь, как хочу — так и буду жить. Это моя жизнь!!!

***

Кларага бу йортта авыр иде. Шундый зур, иркен йорт аңа коточкыч тар булып тоелды. Әнисе белән икесенә аерым бүлмә булса да, үзенә урын табалмаган сыман йөрде. Бердәнбер туганы, авыру сеңлесен карарга дип килгән иде ул монда. Көне-төне Дамира янында булды. Кияү гел эшкә китеп югала иде. Эш вакыты бетсә дә, өенә кайтырга ашыкмады, кайдадыр күңел юатып йөрде. Күрәсең, чирле хатынын тансыклап тормагандыр. Айларга-елларга сузылган, кешенең җелеген суырып ала торган бу куркыныч авыру беркемне аямый шул. Дөньяда бер чибәр, һәрьяклап килгән, балкып торган хатын иде бит аның сеңлесе. Клара аның янында бер шәүлә, күләгә генә иде. Кая гына бармасыннар, барысы да Дамирага карап соклана, аңа мактау сүзләре яудыра. Әти-әнисе дә төпчек кызларын бик яраттылар. Аерып яраттылар. Аларның мәхәббәте апалы-сеңелле ике бөртек балага тигез бүленмәде. Тик Клара моңа көнләшмәде, шулай тиеш дип кабул итте. Чөнки үзе дә сеңлесен бик ярата иде. Шулай да аны үзе белән ияртеп йөрмәскә тырышты, чөнки Дамира артык иркә, елак бала булып үсте. Бер җәйдә, көннәр буе су буенда яланаяк чаба торгач, икесенең дә аяклары чебиләп чыкты. Кичләрен әнисе кызларны юындырып, чебиле урыннарга вазелин сөртә иде. И шул чакта Дамираның чырыйлап акырулары! Тавышы икенче урамга кадәр ишетелгән хәтта. Шул чакта әнисе: «Кызым, елама инде шул кадәр, сабыр бул. Әнә апаң түзә бит», — дигән иде. Тик Дамира анда да акланыр сәбәп тапты: «Апаныкы алай авыртмый ла! Минеке катырак авырта!» Авыртмыймы соң, анысын үзе генә белде Клара, тик әнисен борчымас өчен, тешен кысып түзде. Апалар көчле булырга тиеш дип уйлый иде ул.

Әйе, елак иде Дамира. Кем уйлаган шул иркә кызыйдан шундый зур кеше үсеп чыгар дип. Мәхәббәт кочагында үскән балаларның тормышы үзгә була шул. Алар һәркайда үзләрен кирәкле, кадерле итеп тоеп, үз көчләренә, хаклыкларына ышанып яшиләр. Шул ышаныч белән үрләр яулыйлар. Дамира математика белән дус булды, шуңа күрә мәктәпне «бишле»гә тәмамлап, Казан финанс институтына укырга керде. Клара бу вакытта университетта укый иде. Башкала юлын бергә таптадылар, бер-берсенә иптәш-терәк булдылар. Шулай гөр килеп яшәгәндә, кинәт кенә әтиләре дөнья куйды. Әниләренең саулыгы чамалы, шуңа беркайда эшләми иде. Нишләргә?! Клара укуын ташлап, әнисе янына Урманайга кайтты, эшкә урнашты. Сеңлесен ничек кирәк, алай укытып чыгардылар. Дамира укуны кызыл дипломга тәмамлады һәм Сарландагы зур бер оешмага экономист булып урнашты. Тырыш, булдыклы кызны күреп алдылар, бәяләделәр, күп тә үтмәде районның финанс идарәсе җитәкчесе итеп билгеләп куйдылар. Дәрәҗәле, абруйлы кеше иде Дамира. Эшен дә, гаиләсен дә тартты. Менә бу зур йорт та аның көче-тырышлыгы белән төзелде. Марс монда сыңар кадак та каккан кеше түгел. Ул, гомумән, хатын күләгәсендә җил-яңгыр күрми, үзен, саулыгын бик саклап яшәүче көяз, нәзберек кеше иде.

***

– Бәлки, кырыгына хәтле монда торырсың? — дип сорады ул Кларадан. — Сез биредә булганда, Дамирам да исән кебек. Сез миңа бик якын. Киләчәктә дә туганлашып яшәрбез дип өметләнәм.

Клара дәшмәде. Ни көчле хатын булса да, соңгы вакытта ул аптырашта калган иде. Дамираның авыруы, шулай вакытсыз китеп баруы әллә ничә язмышны упкын кырына китереп бастырды.

Беренчедән, Илдар. Ул инде ничә еллар наркотиклар белән мавыга. Аны бу зәхмәттән коткару өчен, Дамира күпме көч түкте, күпме көрәште! Әмма юкка. Илдар һаман шул юлда йөри бирә. Укуын ташлады, беркайда эшләми. Әлегәчә әти-әни җилкәсендә утырды, әнисеннән акча суырды. Аны инде Клара гына җиңәрлек түгел. Ә Марс улына күптән кул селтәгән. Ул, гомумән, проблемалар яратмый торган кеше. Аларны кем ярата?! Ләкин барыбер кемдер үз җилкәсенә салырга тиеш, башны комга яшереп кенә качмый ул, киресенчә артыңа китереп тибүе бар.

Икенче борчу — Ания. Бу кыз якыннарына никадәр җан газабы китерүен үзе дә белми-аңламый яши. Бик үзсүзле тәкәббер бала. Ул һәрчак хаклы. Ул беркайчан гаепле түгел. Аныкы гел дөрес. Дәресен калдырса да — ул хаклы, «икеле» алса да… Төнге бергә кадәр әллә нинди клубларда йөрсә дә — ул хаклы. Чөнки бу — аның тормышы һәм беркемнең дә бу тормышка кысылырга хакы юк. Әгәр кысылалар икән, димәк, аңламыйлар. Димәк, Аниягә начарлык телиләр. Ания хәзер бала-чага түгел, аңа инде унҗиде яшь!!! Яшь вакытта аның уйнап-көлеп, күңел ачып каласы килә. Өч елдан аңа егерме тулачак, һәм инде яшьлек үтте дип исәплә. Ә егерме яшь — ул картлык инде. Картлар яшьләрне беркайчан аңламый, чөнки аларга бүгенге рәхәтләр эләкмәгән. Алар — «отстой». Белмиләр, ә тыгылалар, өйрәтәләр. Ания шулай уйлый. Һәм ни уйлый — шуны әйтә. Бернинди киртәгә сыймаслык дорфалыгын, рәхимсезлеген гадел, туры сүзле булам дип аклый.

Анияне аңлап була, аның шундый кытыршы, энәле чагы, бер-ике ел сабыр итеп, ипләп кенә тәртәгә кертә алсалар, бәлки, басылыр…

Өченчесе — Марс. Ул беркайчан мөстәкыйль булмады, үз өстенә бернинди йөк, бурыч алмады, әзергә бәзер булып яшәде. Ләкин үзенә чәй дә ясап эчалмаган бу ир хатын-кызлар белән шаярырга ярата иде. Дамира вафат булгач, аның юлдан язып китүе, теләсә кем белән бәйләнүе бар. Ул чагында бу йортка ниндидер чәчбикә хуҗа булачак һәм балаларга урын калмаячак…

Шуңа күрә, озакка сузмый, Марсны әйбәт, ышанычлы кулга тапшырырга кирәк. Ул бар да кебек. Марс хатын-кыз күзе төшмәслек түгел, киресенчә, назлы затларны бер карашы белән кол итүчеләрдән. Сәриягә ошарга тиеш. Сәрия үзе дә бик килешле ыспай хатын, тәртипле. Ире үлгәннән соң, улы белән матур гына яшәп яталар. Икесе дә тырыш, булдыклы, тормышлары җитеш, үз кибетләре бар. Бер очрашуда, улым өйләнсә, япа-ялгызым ничек яшәрмен, берәр яхшы иптәш табасы иде, дип Кларага серен ачкан иде. Таныштырырга да бу икәүне, кавыштырырга кирәк. Дамира үз теле белән әйтте: «Апа, Марсны үзең урнаштырырсың инде, теләсә кемгә юлыкмасын. Мин сиңа ышанам», — диде.

Марс әле яшь, ялгыз яши алмас. Балаларга да хатын-кыз тәрбиясе, күз-колак кирәк. Ә Сәрия төпле, белемле кеше, Клара белгәннән бирле даруханәдә эшли. Аның белән Камил авырып ятканда танышканнар иде. Язмышлары уртак булып чыкты. Сәриянең ире дә, җиләк кебек хатынын тол калдырып, тормыштан иртә китеп барган. Сәрия улын ялгызы үстерә. Бик пөхтә, җитди, горур хатын. Марска тиң булырлык яр.

***

Клара шулай уйлады. Ул ике гаиләне кайгырта-тарта алмаячак. Быел ике йорт арасында йөреп, нык талчыкты, йончыды. Үзе турында да уйлыйсы бар, бераз хәл җыярга, ял итәргә кирәк.

Сеңлесе кебек җитеш, бай тормышта яшәмәсә дә, Клара Дамирадан бәхетлерәк булып чыкты. Чөнки менә дигән ул үстерде. Руслан аларга бернинди борчу китермәде. Әйбәт укыды, институт тәмамлады, яхшы эшкә урнашты, күрше кызы белән кешеләр сокланып көнләшерлек гаилә корды. Булганына шөкер итеп яшәделәр. Камиле дә киң холыклы, яхшы күңелле кеше иде, Кәшифә апаны үз әниседәй якын күрде. Ул чакта Урманайдагы йортны сатып, Айтүбәгә күчкәннәр иде.

Килешеп, матур гомер иттеләр. Дамира еш кына әнисен, бездә иркен, рәхәтләнеп үз иркеңдә яшәрсең, дип үзләренә алып китә. Ләкин атна да үтми, әби инде сагына, кайтам дия башлый.

— Аптырыйм мин, ник сезне шулкадәр ярата әни? Ник бездә торасы килми? — дип үпкәли иде Дамира. — Безнең йортта да бөтен уңайлыклар бар, урамга чыгып йөрисе түгел. Берүзенә кыр хәтле бүлмә, беркем комачауламый. Ни тели, шуны эшли, муллык җитәрлек.

– Безнең белән яшәргә ияләнгән инде ул, ничә ел бергә бит, — дигән була Клара.

Ләкин үзе бик яхшы белә: Дамираның бай, купшы йортында җан тынычлыгы җитми, күңел рәхәтлеге җитми. Төпчек кызыннан кайтып керүгә, әнисе андагы шау-шудан зарланып, шул тынгысыз тормышта яшәүче Дамираны кызганып сөйли иде.

Салкын йорт иде бу. Дамира исән вакытта да салкын иде. Монда кунаклар еш килде, шашлыклар кыздырып, ашап-эчеп, мунчалар кереп, куна-төнә яталар иде. Клара бу хәлләргә бик гаҗәпләнеп, атна саен бәйрәм оештыруларны өнәмичә, сеңлесен ачулана да иде. Йортыңа чит кешеләр ияләштерү кайчакта бәла булып кайта, дип кисәткән чаклары булды. Кирәкле кешеләр бит, бергә эшлисе, диер иде Дамира. Һәм аяк табаннары янганчы кеше көйләп чабар иде. Менә шул әрсез кунаклар аркасында үз балаларына, иренә игътибар аз эләкте дә инде. Һәм алар әкрен генә кайсы кай якка авышып, үзләренең серле тормышлары белән яши башладылар. Марс эшенә китеп югалса, Илдар белән Ания адашкан җаннар сыман әллә нинди шикле юлларда, лабиринтта буталып йөриләр. Ләкин икесенең дә юлы яхшыга илтә торган түгел. Әгәр туктатучы, кулларыннан тотып дөрес юлга чыгаручы булмаса, ахыр чиге упкынга барып чыгачаклар…

Боларны бер учка җыеп торырга Сәриянең көче җитсә ярый ла.

***

— Миңа башка кеше кирәкми, — диде Марс. — Дамираның үлгәненә ай да юк, син инде миңа шундый тәкъдим ясыйсың. Аннары, теләсәм, мин үзем дә хатын таба алам. Ләкин теләмим. Беләсеңме, ни өчен? Чөнки миңа башка кеше кирәкми!

— Ялгызың балаларны карый алырсыңмы? Аларга бит хәзер күз-колак булу кирәк. Икегез дә эш дип чабып, җаныгызны дәүләткә сатып, Илдарны кулдан ычкындырдыгыз. Хәзер менә Ания кайдадыр буталып йөри. Юк, Марс, бу кадәр йортны ялгыз ир-ат тарта алмый, тәртипле, ышанычлы бер хатын-кыз кирәк.

— Андый хатын-кыз бар. Ерактан эзләп йөрисе түгел.

— Шулаймыни? Алайса, таныштыр. Мин шат кына булырмын.

Марс елмаеп куйды.

— Танышыгыз. Көзгегә генә карыйсы.

Клара, аның сүзләренә буйсынып, ялт итеп көзгегә борылып карады. Анда бернинди сурәт күрмәде. Көмеш күлдән чегән хатынына охшаган кара дулкын чәчле, күмер күзле Клара гына карап тора иде…

— Әйе, син, — диде Марс бу көтелмәгән сүзләрдән үтә дә гаҗәпләнеп, каушап калган хатынга. Әлеге фикер ир башына яңа гына килмәгәнгә охшый, чөнки аның дөреслегенә бик ышанып, кистереп әйтә.

– Курыкма, мин сиңа бергә йоклыйк димим. Анысы өчен хатын-кыз табылыр. Ләкин шунда, шушы йортта бер гаилә булып яшәргә тәкъдим итәм. Синнән дә кулай кеше булмаячак, Клара. Балаларны беләсең, алар сине хөрмәт итә. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, моның бер гаебен дә күрмим. Әби дә, син дә миңа бик якын. Сез акыллы, ышанычлы кешеләр. Баҗайны ничек тәрбияләп озатканыңны беләм, ир җанлы, тугры хатын син. Миңа синең кебек иптәш кирәк. Киңәш-табыш итәргә, тормыш алып барырга. Янымда булсагыз, җаным тыныч булыр. Чынлап әйтәм, Клара, минем сезне җибәрәсем килми.

Клара бу сүзләрне сеңдерергә дә, авыз ачып бер кәлимә сүз әйтергә өлгермәде, бүлмәгә Ания атылып килеп керде:

— Юк, мәңге юк!!! Мин Клара апаны яратмыйм, аның белән яшәргә теләмим! Китегез безнең йорттан. И вообще башка монда килеп күренеп тә йөрмәгез. Әни юк, сез миңа беркем түгел! Я вас ненавижу!!!

***

Үгетли торгач, Марс Сәрия белән очрашырга ризалашты.

Клара мул итеп табын корган иде, кунакларын кара-каршы утыртты, үзе зал белән кухня арасында йөгереп йөрде. Бер-берсен тәүге тапкыр күргән ир белән хатын сынашып карый-карый, әңгәмә коргандай иттеләр. Шактый гомер кичеп, үз парларын югалткан, йөрәкләрен өшеткән бу кешеләр бик сак иде. Күңелләрендә ни кайнавын тышка чыгармадылар, хисләрен сиздермәделәр. Гадәти кунаклар кебек сабыр гына сөйләшеп утырдылар. Ике кешенең кушылып, гаилә коруы никадәр җаваплы эш икәнен егерме яшьлек егет-кызлар гына белми. Яшь чак — тиле чак дип кызу кан белән хәл итәләр дә куялар. Кырыктан узганнарны тиз генә кавыштырам димә. Марс Сәрияне озата киткәч, Клара ни булыр дип баш ватмады, Аллага тапшырган инде, үзләре хәл итсеннәр, диде дә табын җыярга кереште. Сәриянең үзен шулай тыйнак, сабыр тотуы аңа ошады. Марс — чибәр ир, кызыкмаслык түгел. Белә Клара, Дамира аз күрмәде: дус хатыннары, оялып та тормыйча, Марс алдында чытлыкланалар, бераз салып куйгач, оятны бөтенләй онытып, иргә килеп ябышырга, хатыны алдында кочып-үбәргә дә күп сорамыйлар иде. Ә Сәрия Марска бик ышанып бетми бугай, шуңа әлләни ачылып та китмәде, кая анда күз уйнату…

Марс ике сәгатьтән соң гына кайтты. Йөзендә елмаю иде.

Клараның соравын да көтмичә:

— Килештек бугай… — диде.

***

— Мин куркам… Клара, чынлап әйтәм, куркам…

Сәриянең карашында аптырау, икеләнү чагыла.

— Кинәт кенә шулай тормышыңны үзгәрт, имеш… шул яшьтә…

Клара дәшмәде. Ул аны бик яхшы аңлый иде.

— Шулай да тәвәккәлләргә кирәктер инде. Ялгыз картлыкның әлләни шатлыгы, яме булмас, әйеме, Клара?

— Марс сине ошаткан.

— Мин дә аны ошаттым. Тыныч, ипле кеше. Ул гына булса икән… Анда бит тагы икәү бар. Кечкенә балалар белән ничек тә уртак тел табар идең. Ә бу яшьтә… Мин беләм: үсмерләр рәхимсез, кыргый була. Алардан ни көтәргә белмисең… Сизеп торам, сеңлеңнең балалары мин килгәнгә кул чапмаячак, энәләрен тырпайтачак… Белмим, сабырлыгым җитәрме…

Сәрия баш чайкап, моңсу елмаеп куйды.

Клара аны юаткандай итте:

— Аларның үз тормышы. Беркем дә синнән ана мәхәббәте көтми. Әни бер генә була. Алыштыргысыз. Иң мөһиме — икегез килешкәнсез.

— Син миңа ярдәм итәрсең бит, ташламассың?

— Кулдан килгәнчә.

— Клара, сиңа үтенечем — беренче көннәрдә булса да, мин бераз ияләшкәнче, безнең янда булсаң иде. Син акыллы хатын, балаларны яхшы беләсең. Минем өчен ят җир, ят оя бит.

— Тырышырмын, Сәрия. Мин баралмасам, әни анда торыр.

— Сезнең ярдәмгә өметләнеп, Аллага тапшырам инде, алайса. Язмаган эш булмас әле. Туганнар булып, аралашып яшик, Клара. Никахны монда, үзебездә укытасым килә. Каршы булмассыз бит?

— Юк, әлбәттә. Ихтыярың, — диде Клара.

Сәрия китте.

Клара аның артыннан кызганып карап калды.

Ул яхшы аңлый иде: бу хатынны, тыныч тормышыннан йолкып алып, ут эченә, күкрәге белән ялкын капларга озата…

Ахыры хәерле булсын.

***

Ял көне Клараның туган көне иде. Табын корып, дусларын җыйды.

Бу калада аның утыз елдан артык гомере үтте. Һәм шул утыз ел эчендә ул бары өч ышанычлы дус тапты. Тапты һәм шуннан артыгын эзләмәде, кирәксенмәде. Дуслар күп булмый. Якынаерга теләүчеләрне үзеннән оста гына читләштерә белде. Мөнәсәбәтләре танышлыктан узмаганнарны тормышына якын китермәде. Сак, йомык, кырыс кеше иде Клара. Ләкин чын дуслыкны аңлый-бәяли һәм кадерли белүче зат иде. Шул өч бөртек дусты өчен ялкынга ташланырга әзер булып яшәде. Утлар-сулар кичкән, сыналган, ныгыган эчкерсез дуслык иде бу. Бергә үткән еллар эчендә уртак җырлары шактый җыелган бу бердәм квартетка читләр түгел, җил дә керерлек түгел иде.

Туган көненә дә һәрвакыттагыча өч кунак килде.

Клара төче сүзләрне өнәми иде. Йөзенә карап мактаганны беркайчан яратмады. Янына куштаннарны ияләштермәде, туры сүзле кешеләрне хөрмәт итте. Дуслары моны яхшы белә. Шуңа күрә тыйнак кына тост-теләкләр әйтелде дә, мәҗлеснең калган өлеше яңалыклар бүлешеп, фикер алышып, күрешми торган арада җыелган серләрне уртаклашып үтте.

— Мин сеңлемнең ирен өйләндердем, — диде Клара. — Үзем белгән бер хатын белән таныштырдым. «Алтынчәч» кибете хуҗасы Сәрия Шакировна. Бәлки, сезгә дә таныштыр. Киләсе атнада никахлары була.

Дуслар берара тын калды. Клара сеңлесенең соңгы елда авыр чир белән көрәшеп, интегеп ятуларын, күптән түгел мәңгелеккә китеп баруын, сарай кебек мәһабәт йортта моңарчы хатыны ышыгында иркәләнеп яшәүче ир, наркоман малай һәм дөньяда үзенә урын табалмыйча бәргәләнеп йөрүче авыр холыклы үсмер кыз калганын да беләләр иде. Яңалыкны күңелләренә сеңдергәннән соң, дуслар арасында җитди сөйләшү булып алды.

— Шулай тизме? — дип сорады Асия.

— Тиз түгел, Дамира киткәнгә ике ай узды.

— Ир-атлар озак ялгыз тора алмый шул, — диде Илсөяр.

Ә Гөлгенә кистереп әйтте:

— Ояга чит кешене кертү кирәкме икән, Клара? Миңа калса, син ялгышкансың!

— Нишләргә соң? Марс беркайчан да кайгыртучан, яхшы әти була алмады.

Балаларга күз-колак кирәк.

— Ул хатынга кеше баласы тансыкмы? Балалар аны кабул итәрме?

— Һәрхәлдә өйдә хатын-кыз булачак.

— Клара, нигә кирәк булды сезгә ул Сәрия?! Әзер байлыкка хуҗа булырга теләүчеләр табылыр ул. Син ялгыз, ул ялгыз, сезгә Марс белән кушыласы да торасы. Моның бер гаебе юк. Ни бары бергә, бер ояда булыр иде. Балалар өчен дә синнән кулай кеше табылмас.

— Дөрес фикер, — дип Гөлгенәне хуплады Асия. — Ашыккансың син, Клара.

— Юк, кызлар. Сезнең белән килешмим. Ире белән яшәсәм, Дамираның рухы рәнҗер, минем Камил дә риза-бәхил булмас… Килешә торган эш түгел. Сәрия тәртипле хатын, барысы да әйбәт булырга тиеш.

— Мин Сәрияне бераз беләм. Бер ун еллар элек больницада бергә яткан идек. Анда үзегез беләсез, хәл белүче өзелми, күчтәнәч ташып кына торалар. Ни барын уртага салып сыйлана идек. Ә Сәрия беркайчан безнең янга утырмады, ялгызы гына ашый, беркем белән берни бүлешми иде. Әллә үзе шулай саран, әллә кеше ризыгыннан шикләндеме шунда. Гел аерым, читтә йөрде. Сәер хатын. Ышанырга ашыкма әле, — дип кисәтте Илсөяр.

— Һәркемнең бер сәер ягы була инде, кеше кешегә охшамый. Ярый, хәерле булсын. Хәзер артка юл юк. Таныштылар, бер-берсен ошаттылар. Үз башлары бар. Мин алар тормышына кысылмаячакмын, — дип, Клара бу темага нокта куйды.


Башын укырга:

  1. http://kazanutlary.ru/?p=30695
  2. http://kazanutlary.ru/?p=31129
  3. http://kazanutlary.ru/?p=31526
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.