Роман

10.08.2017 №7 (июль), 2017

Һиҗрәт (10 өзек)


eshel

Һиҗрәт эшелоны

Киттеләр…

Менә бу юлы чынлап киттеләр инде…

Әле Яланкүлдән чыгып киткәндә, Умба белән ике арадагы карлы юллар буйлап барганда, шау-гөр килеп, Умбада, Мәтин байларда кунак булып ятканда, бу әле чын мәгънәсендә китү булмаган икән. Барыбер үз илең, аякка нык басып торган үз җирең, тирә-якта үз халкың иде, ә хәзер бу тимер арбада дыңгырдап билгесезлеккә очасың, кая барганыңны да белмисең… Авыл халкының күпчелеге поездга беренче тапкыр утыруы иде, башта куркудан авыз да ача алмадылар, бер-берләренә сыенып, тын гына утырдылар. Аннан бераз ияләшә төштеләр, хатын-кызлар вагон тәрәзәләренә капланды, ирләр киңәш-табыш итте, юл хәстәрләрен күрделәр, балаларга да җан керде, алар вагон буйлап йөгерешә башлады. Бары тик Хөснибикә генә, өнсез калып, бер почмакта утыра, Умба вокзалындагы хәлләрдән соң ул һаман аңына килә алмый иде…

Һиҗрәт эшелоны ачы төтеннәр чыгарып кузгалып киткәч, Хөснибикә читлектәге кош кебек бәргәләнде, Пүрехан белән атасының янәшә йөгергәнен күреп, алар янына сикереп төшәргә омтылды, әмма ире аның беләгеннән кысып тоткан иде. Менә Пүрехан чылбырыннан ычкынды, сикереп-тәгәрәп диярлек бар көченә поезд артыннан ыргылды, Хөснибикәнең газиз атасы, тун чабуларына уралып, юлда егылып калды. Атасын тыны белән тартып алырлык булып, Хөснибикә вагон тәрәзәсенә капланды, сәер авазлар чыгарып, сулкылдады-аһылдады, әмма аны беркем дә аңламады, һәркемнең үз кайгысы иде. Инде Умба да, бүредән алып үстергән Пүрехан да, телсез-чукрак Хөснибикәнең карт атасы Мөхәммәтҗан да бик еракта, ак томаннар артында калдылар. Һәм Хөснибикәнең үзәген өзеп, бәгырен телеп, бер уй үтте, бу – аерылышу иде… Бу – атасы, туган авылы, анасының кабере, узган тормыш белән мәңгегә аерылышу иде. Һәм ул аларны инде беркайчан да күрмәячәк иде…

Башкалар ичмасам кая барганнарын, ни өчен барганнарын беләләр, ә ул, ишетмәгәч, сөйләшә алмагач, берни аңламый, кайгыдан кычкырып елый да алмый, өнсез калып, бер почмакта утыра. Юк, утырмый, әйтерсең лә, балачактагы кебек, су төбенә төшеп китте, күл төбенә төшеп ятты. Ул чакта аны, тешләре белән күлмәк итәгеннән өстерәп, күл төбеннән Пүрехан алып чыккан иде. Ә хәзер Пүрехан да юк, атасы да ак кар өстендә егылып калды, тимер арба, чайкала-чайкала, аны алардан аерып алып китеп бара… Хөснибикә, чарасызланып, тагы вагон тәрәзәсеннән тышка карады, ә анда кар каплап киткән ала-кола дала, анда-монда тырпаеп утырган камыш сабаклары гына күзгә чалынып кала, урыны-урыны белән бәс сарган агачлар да күренеп китә… Авыллар да юк, Яланкүл дә юк, Яланкүл янындагы эрбет-карагай урманнары да, хәтта күлләр дә юк… Ап-ак дала, шул ап-ак даладан язмышына таба һиҗрәт кәрваны чаба, йөзләгән татар, дин-ислам хакына, туган-үскән җирләрен калдырып, билгесез илләргә китеп бара…

Кемнеңдер йомшак кына орынуыннан, Хөснибикә сискәнеп китте, борылып караса, елмаеп басып торган Зөлбану кардәшен күреп, уянып киткәндәй булды. Зөлбануның нур чәчеп торган йөзе, ярату һәм кызгану белән тулган зур яшькелт күзләре Хөснибикәне яңадан бу дөньяга кайтарды, үзенә тартып торган күл төбе әллә кайда – еракта калды, аның белән бәйле хатирәләр дә таралып, артка чигенде. Әйе, Хөснибикә Яланкүлдә түгел иде, аккошлар оя корган Ырыскүл дә түгел бу, һәм ул да күл суында түгел, үзен алып китеп барган тимер арбада чайкала… Әмма ул монда үзе генә түгел бит, әнә ире Салих нәрсәләрнедер урнаштырып, барлап йөри, вакыты-вакыты белән, борчылып, Хөснибикә ягына карап ала. Әнә әтисенең кыз туганнары Мәхсүрә һәм Мансура апалары, энесе Сахипзадә әкә, менә янында елмаеп Зөлбану басып тора… Ярты авыл монда икән бит, ул ялгыз түгел, әмма әтисе генә юк, үз туганнары гына юк, алар анда калдылар…

Хөснибикә кул хәрәкәтләре белән Зөлбанудан шулар турында сорады, ни өчен биредә әтисенең һәм туганнарының юклыгын, үзләренең кая барганын белергә теләде. Зөлбану да үзе белгәнчә аңлатырга тырышты, бер күккә, бер җиргә төртеп күрсәтте, Аллаһ, иман, диде, шуның хакына чит җирләргә күчеп китүләрен әйтте. Аның кул хәрәкәтләреннән күренгәнчә, бара торган җирләре бик ерак икән, әмма бик матур ди, анда җәен-кышын җимешләр үсеп утыра, былбыллар сайрап тора ди, Себердәге кара урманнар урынына җәннәт бакчалары шаулый ди… Боларны азмы-күпме аңлагач, Хөснибикә тагы уйга калды, нигә шундый матур, рәхәт урынга аның әтисе һәм туганнары күчми икән соң? Аның әтисе бит дөньяның иң акыллы кешесе, барасы җирләре алай яхшы булгач, ул да анда китәр иде, Себернең ак карын кочаклап, егылып ятып калмас иде… Әмма Хөснибикә болар турында Зөлбануга аңлатып тормады, чөнки бу сорауларга барыбер аның да җавабы булмас иде. Зөлбану белән аралашып алгач, ул барыбер бераз тынычланды, ул арада янына Мәхсүрә һәм Мансура апалары да килеп җитте, кул астында булган нәрсәләр белән тамак ялгап алдылар, озын юлга яраклашу-җайлашу хәстәрен күрә башладылар. Әйтмәсәләр дә, һәркемнең уй-хәсрәте үзе белән иде, һәркем авылда иң якыннарын калдырып киткән, ни әйтсәң дә, җаннарның яртысы анда өзелеп калган иде… Хатын-кызлар яшеренеп кенә сызланды-елады, ирләр, үз хәлләрен күрсәтмәс өчен, эш тапкан булып, вагон араларында әрле-бирле килде, бала-чага, мондый кысынкылыктан һәм тарлыктан гаҗиз булып, тәрәзәләргә сарылды, алар хыялларында булса да ак дала буйлап тәгәрәделәр, билгесез язмышлары каршына йөгерделәр…

Кышкы көн кыска, ул арада өйлә намазы вакыты да килеп җитте, сәфәрдә булгач, аны икенде белән бергә кушып укырга булдылар. Ирләр уникенче вагонга юнәлде, карт-корылар, хатын-кызлар һәм балалар хәзергә үз вагоннарында калды, шунда укырга булдылар. Уникенче вагонның кырый-кырыйларына сандык-әрҗәләр өелгән иде, уртасы исә буш, юлчылар өчен махсус шулай көйләнгән. Хатын-кызлар башта барып, аны тәртипкә китереп, юып чыктылар, идәннәргә үзләре тукыган паласлар җәелде, җылы булсын өчен, астына киез дә салып калдырылды. Уникенче вагон шунда ук ямьләнеп китте, Яланкүл мәчетенә охшап калды. Бу юлы намазда Юанбаш Мөхәммәдине имам итеп билгеләделәр, аннан чиратлап имамлык итәргә булдылар. Инде туган авыллардан чыкканнан бирле намазлар кыскартылып, сәфәр намазы итеп укыла иде, өйлә белән икендене, ахшам белән ястүне дә бергә кушып укыдылар, бу юлчылар өчен бик җайлы булды. «Вакыт иркен булганда, бәлки, барысын да тулысынча укырга кирәктер?» диючеләргә белемлерәк кешеләр: «Бу – Аллаһның мөсафирларга бүләге, бүләкне кабул итмәү рәхмәтсезлек булыр иде», дип җавап бирделәр. Бу юлы да өйлә белән икенде бергә укылды, аннан соң ирләр, таралышмыйча, бераз киңәшеп алырга булдылар.

– Җәмәгать, инде урнаштык, исән-имин кузгалып киттек, Аллаһ ниятләгән урыннарыбызга сау-сәламәт барып җитәргә насыйп итсен! – дип башлады сүзен Төхфәтулла улы Мөхәммәди Юанбаш. – Юлыбыз әле шактый озын, атнадан артык барасы. Миндә тәкъдим бар – хатын-кызлар үзләре аерым вагоннарда барсыннар, ирләр – аерым. Чөнки күрәм, хатын-кызларыбыз чит ирләрдән бик уңайсызланалар, киенә-чишенә дә алмыйлар, ятып торырга да кыенсыналар. Әйдәгез, бу вакытта гаиләләребездән аерылып торыйк, кирәк тапсагыз, әнә, ишек төбендә очрашыгыз, тукталышларда хәл итәсе нәрсәләрне хәл итегез. Кыз балалар әниләре белән калыр, малайлар – әтиләре белән. Әгәр дә ки вагонда гел туганнар һәм мәхрәмнәр генә икән, ул чагында бергә дә мөмкин, әмма вагон тутырырлык туган-тумача юктыр дип беләм.

Ирләр гөрләшеп алдылар, алар үзләре дә чит хатын-кызлар белән бер вагоннарда барырга уңайсызланалар, бу турыда ничек сүз башларга гына белмиләр иде. Рәхмәт Юанбаш Мөхәммәдигә, хәлләренә керде, шулай итәсе булыр, диештеләр. Кулга каләм тотып, ак кәгазьгә язып, вагоннарны бүлештеләр, һәр вагонга бер җаваплы кеше билгеләделәр. Яшьрәкләргә дә эш табылды – алар станцияләрдә поезддан төшеп, халыкка ашарга-эчәргә алып менәргә тиешләр, моның өчен һәркемне йөгертеп булмый. Тукталышларда бигрәк тә сак булырга кушылды – беркем рөхсәтсез беркая китәргә тиеш түгел, аяк язарга ишек төбенә генә чыгып басасы, бу бигрәк тә хатын-кызларга һәм балаларга кагыла. Инде атна-ун көн шактый озак вакыт, аны бушка уздырырга ярамас, намаздан соң – ирләр, намаз араларында хатын-кызлар, балалар, уникенче вагонга җыелып, вәгазь тыңларга, дәресләр алырга дип киңәшелде.

– Синнән сорыйм әле, Мөхәммәди әкә, күңелемдә калмасын – бер һиҗрәткә дип юлга чыккач, кире кайтырга ярыймы?

Бу сорауны Хөснибикәнең ире Салих бирде, барысы да аптырап аның ягына борылып карады.

– Ни өчен шулай дип әйтәм, чөнки үзегез күрәсез, хатыным Хөснибикә бик газаплана, корсагындагы баласына зыян килмәсен, дим. Ул бит башкалар кебек түгел, берни белми, кая барганын, нигә атасын, туганнарын, авылны ташлап чыгып киткәнне аңламый, шуңа күрә бик сызлана, мескенем… Үзегез беләсез, каенатай аны җибәрергә теләмәде, мин каты торганга гына бу юлга кузгалдык. Аларның Умбада йөрәк өзгеч аерылышулары җаныма тынгылык бирми, үземне гел гаепле кебек хис итәм. Күңелемә шик килде… Тора алырбызмы икән без анда, бөтенләй чит-ят илләрдә? Барыбыз да саргаеп үлмәбезме икән?

Кайберәүләр мондыйрак сорауларны инде Умбада ук бирә башлаганнар иде, хәтта Аубаткан һәм Яланкүлдән берничә гаилә Умбадан кире авылларына да кайтып китте. Нишлисең, һәркем үзе хәл итә, беркемне дә мәҗбүриләү юк. Юл җиңел түгел, әле анда ни көткәнен дә беркем белми, шуңа күрә икеләнүчеләр дә күренә башлады. Әмма һиҗрәт – икеле-микеле уйный торган нәрсә түгел, бу – бик җитди эш, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен, дин-ислам хакына башкарыла торган гамәл. Күңелгә шик кергән икән, аны бары тик дин-исламга таянып кына аңлатырга һәм таратырга мөмкин. Төхфәтулла улы Мөхәммәди шулай эшләде дә.

– Һиҗрәт нияте белән бер юлга кузгалгач, кайтып-китеп йөрүләр юк инде ул, Салих энем, – диде ул. – Әлбәттә, ярты юлдан борылып кайтып китәргә дә була, Умбада кайберәүләр шулай эшләде дә, аларның шул вакыттан инде һиҗрәтләре өзелде… Барып урнашкач, кайтып-килеп ике арада йөрсәң дә, ул инде һиҗрәт булмый, үзеңә җайлыны эзләп йөрү була. Без бит Аллаһ ризалыгы өчен, динебезне саклап калу өчен шундый авыр юлга кузгалдык, менә шушы иман хакына барысына да түзәргә тиешбез. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһиссәламне искә төшерегез, һиҗрәт бит аннан башланган! Мәккә кяферләренең җәберләүләренә түзә алмыйча, дин-исламны саклау һәм тарату өчен, илле өч яшендә туган җирен, якыннарын калдырып, Ясрибкә, ягъни хәзерге Мәдинә шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була. Дөрес, аңа кадәр ул аз санлы Мәккә мөселманнарын, үлем-җәбердән саклап калу өчен, яшерен генә башта Хәбашстанга, аннан Мәдинәгә күчерттергән була. Әле безнең арттан куа чыгучы, эзәрлекләүче юк, ә Мәккә мөшрикләре пәйгамбәребезнең дә, аңа ияргән мөселманнарның да теңкәләренә тигәннәр, эзәрлекләгәннәр, төрлечә кимсеткәннәр, үз ялган диннәренә аударырга тырышканнар. Пәйгамбәребез Кәгъбәтуллада намаз укып утырганда, ул сәҗдәгә киткәч, аның өстенә тизәкле тирес тә ташлаганнар, ләгыйньнәр! Бу явызлар хәтта ки сөекле пәйгамбәребезне үтерергә ниятлиләр, план коралар, әмма Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша аңа бу хакта җиткерә, кяфер-мөшрикләр аны үтерә алмыйлар. Сәфәр аеның егерме җиденче көнендә пәйгамбәребез хәзрәти Әбү Бәкер белән бергә, Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә ниятләп, юлга кузгалалар. Мәккә мөшрикләре пәйгамбәребезне өендә таба алмагач, артларыннан куа чыгалар, ниятләре – юлда тотып үтерү була. Юлчылар исә ул вакытта Мәвер тавында бер куышка кереп яшеренәләр, Аллаһ әмере белән, бу тау тишеген шунда ук үрмәкүч пәрәвез белән чорнап ала, күгәрченнәр оя кора һәм күкәй сала… Бу Аллаһның бер хикмәте, рәхмәте була инде… Куа килүчеләр тау куышына килеп җиткәч, аларның аяк тавышларын ишетеп, Әбү Бәкер бик нык курка, хәзер тотып алып, сөекле пәйгамбәребезне үтерерләр инде, дип кайгыра. Моны күреп, Мөхәммәд галәйһиссәлам аңа әйтә, «Син кайгырма, Аллаһ безнең белән», ди. Нәкъ шулай була да – куа килүчеләр пәрәвез сарган тау тишеген күреп, монда күптән кеше аяк басмаган икән, дип, борылып китеп баралар. Пәйгамбәребез өч көн, өч төн шушы тау куышында гыйбадәттә үткәрә, Рабигүл-әүвәл аеның беренче дүшәмбесендә аннан чыгып, Мәдинә тарафына юнәлә. Моны ишетеп, Мәккә мөшрикләре аны тагы куа чыгалар, әмма Аллаһы Тәгалә үзенең сөекле пәйгамбәрен явызлар җәберенә бирми, алар Әбү Бәкер белән исән-имин Мәдинәгә килеп җитәләр. Ә Мәдинә халкы пәйгамбәребезне урамнарга чыгып, бик сөенеп каршы ала, һәркем аны үзенең кунагы итәргә хыяллана. Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылган башка мөселманнарны да Мәдинә халкы үз туганнарыдай якын күрә, йорт-җирен, ризыгын бирә, ислам динен Мәккәдәге кебек, яшермичә, ачыктан-ачык тотарга шартлар тудыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһиссәлам Мәдинәгә күчеп килү белән, биредә тиз арада ислам дине тарала башлый, беренче ислам дәүләте дә монда төзелә, соңыннан мөселманнар Мәккәгә барып та аны сугышсыз яулап алалар. Менә үзегез уйлап карагыз инде, әгәр пәйгамбәребез һәм башка мөселманнар Мәккәдә калган булсалар, аларның язмышы ничек булыр иде? Дин-исламның язмышы ничек булыр иде? Дөрес, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезне дә, динебезне дә саклар иде, әмма тагы күпме газаплар күрер иде алар? Димәк, һиҗрәт әмере аларга Аллаһтан булган, безгә дә бу уйларны Аллаһ күңелебезгә салды, шуңа күрә, мондый җаваплы юлга чыккач, икеләнмик инде, туганнар!

Ир-атларның бер өлеше бу хәлләр турында ишетеп белсә дә, күпчелек халык Юанбаш Мөхәммәди сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлады. Әйе, бер караганда, аларның хәлләре әле Аллага шөкер, арттан куа килүчеләр юк, эссе чүлләрдә дөягә атланып та үтмиләр бу юлларны, тимер атларда гаиләләре белән җилдерәләр… Анда да ярдәм итәрләр, инша Аллаһ, мөселманнар янына баралар бит, Мәдинәдәге ансарлар кебек, аларны да ташламаслар… Ә менә бер баргач, яңадан илгә кайтып-килү мәсьәләсендә кайберәүләрендә барыбер сораулар калды. Салих тагы шул сорауны күтәрде:

– Мөхәммәди әкә, пәйгамбәребез соңыннан Мәккәгә кайткан түгелме соң, безгә Тара мәчетендә шулайрак сөйләгәннәр иде, – диде.

– Әйе, Мөхәммәд галәйһиссәлам Мәккәгә килгән, әмма ул Хаҗ кылу өчен генә анда барган, соңыннан Мәдинәгә кайтып киткән, – дип җавап бирде Юанбаш Мөхәммәди. – Ул бит үлүен дә Мәдинә шәһәрендә үлгән, шунда күмелгән дә… Күрәсезме, хәтта ул да, инде Мәккә халкы иман китергәч тә, аларны гафу иткәч тә, яңадан анда кайтмаган, чөнки ул Мәдинәгә һиҗрәт нияте белән, дин-ислам хакына күчеп киткән булган һәм шунда калган да… Безгә дә пәйгамбәребез сөннәтен тотарга кирәк. Әлбәттә, дөньяда төрле хәлләр булырга мөмкин, Умбадагы кебек, кире борылучылар да булуы бар, әмма ул чагында алар һиҗрәт савабыннан мәхрүм кала инде…

Шулай сөйләшеп, вәгазьләшеп утырып, ахшам җиткәнне дә сизмичә калганнар, азан әйтеп, камәт төшереп, тиз генә намазга бастылар. Намаздан соң, алдан сөйләшенгәнчә, вагоннарда урыннарны алыштылар – ирләр ирләр белән, хатын-кызлар үзләре аерым урнашты, балалар да шулай бүленде. Таң алдыннан исә беренче зур станциягә – Кызылъяр-Петропавелга килеп җиттеләр, эшелон монда шактый гына торасы икән, ир-атлар төшеп, аяк язып алырга, һава суларга булдылар. Хатын-кызлар исә, башта куркыбрак торсалар да, паровоз озак тора, дигәч, ирләре янына төшеп, бер-берләренә азык һәм кирәк-яракларны бирештеләр, үзара киңәшеп тә алдылар. Ул арада балалар да батыраеп, берәм-берәм баскычлардан сикерешеп төшә башладылар, ата-аналары аларны каравылларга ашыкты, шулай итеп, һиҗрәт составы тирәсендә йөзләгән кеше җыелган мәйдан барлыкка килде.

Аларны күреп, әллә кайчаннан биредә яшәүче казакълар һәм татарлар йөгереп килеп җитте, алар Тара татарларының дин-ислам хакына госманлы иленә китеп барулары турында инде ишеткәннәр иде, һәркем бу мөһаҗирләрне күреп калырга ашыкты. Казакълар – бик юмарт, ихлас халык, алар шунда ук итен-маен, күчтәнәчләрен күтәреп килеп җиттеләр, аны сөенә-сөенә, Аллаһ ризалыгы өчен, дип, китүчеләргә тарата башладылар, аларның хәер-фатыйхасын, догаларын алып калырга тырыштылар. Бер-берләрен моңа кадәр күрмәгән-белмәгән кешеләр кочаклашып күрештеләр, елап аерылыштылар, чөнки гасырлар буе бергә яшәп, алар инде туганлашып беткәннәр иде… Һиҗрәткә китеп барган татарларны Себер урманнары гына түгел, кар каплаган казакъ далалары да, шушы далаларның чын хуҗасы булган казакъ халкы да бәхиллеген биреп, елап озатып калды… Әмма татарларның авылы-авылы белән кубарылып, туган илләрен ташлап китеп барулары дала казакъларының күңеленә шом салды. Татарлар, бигрәк тә бөтен урман-дала халкына гыйлем биргән укымышлы бохарилар юкка гына болай кузгалмаслар, димәк, илдә ниндидер афәтләр көтелә, дип уйлады алар. Үзләренең олылары, укымышлы муллалары белән дә бу хакта киңәшеп карадылар. «Ил өстенә кызыл кыргын килә», диде Тараз якларында яшәүче бер акыл иясе, ягъни, кызыл террор, әмма моңа кадәр әле нәкъ ун ел вакыт бар иде…

Һиҗрәт эшелоны, Кызылъярдан акрын гына кузгалып, Курган-Чиләбе якларына юл алды, аннан соң Урал таулары, Уфа-Самарлар булыр, алардан соң – Рәзән-Мәскәүләр, ә Мәскәүдән – Хаҗибәйле-Одесса, Кара диңгез аша – Истанбул… Юл әле бик ерак, ул әле башлана гына, шуңа күрә, иманга зәгыйфьлек китермичә, саулыкны саклап, шушы тәртипләргә өйрәнеп һәм түзеп, барасы да барасы… Вагон араларында интегеп йөрмәс өчен, Кызылъярда туктап торганда ук, хатын-кызлар һәм балалар уникенче вагонга керделәр, Зәйнәп абыстай аларга бераз үгет-нәсихәт биреп алырга булды. Хөснибикә белән Зөлбану да биредә иде, Хөснибикә ишетмәсә дә, башкалардан аерылып каласы килмәде. Балалар исә бу кадәр иркенлектән башта аптырап калдылар, аннан идәнгә җәелгән келәмнәр өстенә ятып, тәгәри-уйный башладылар. Алар шулай бераз кан тараткач, Зәйнәп абыстай барысын да каршына тезеп утыртты, әниләре дә балалары янына чүмәште. Яшьрәк кызлар, баласыз киленчәкләр аерымрак утырды, һәркемнең үз ишләре белән күбрәк аралашасы килә иде.

– Менә озын юлга чыкканнан бирле беренче тапкыр шулай үзебез генә иркенләп җыйнала алдык, Аллаһка мең шөкер! – дип башлап китте Зәйнәп абыстай сүзен. – Үзегез беләсез, хатын-кыз таифәсенең ирләргә белдерергә уңайсызлана торган нечкә яклары да бар, андый вакытта, бер-беребез белән киңәшик, ярдәм итешик… Безгә әле барып урнашканчы ирләребез белән аерым яшәргә туры киләчәк, моңа да ияләнергә кирәк. Ашау-эчү мәсьәләләрен һәр вагонда уртак хәл итәрбез, кемдә нәрсә бар – бүлешербез. Тәһарәткә су бар, әмма зурлап юынулар урынга барып җиткәч, тәмам урнашкач кына булачак, анысына да әзер булып торыгыз. Юлда чисталыкны саклау бик мөһим, Аллам сакласын, авырып китсәк, монда өебез түгел, кул астында әллә нәрсә юк…

Шулчак Таһирә апа дип йөртелгән Кумыслы хатыны сүзгә кушылды:

– Мин үзем белән барысын да алдым, Зәйнәп абыстай, – диде ул. – Китәбез, дип, җәй буе дару үләннәре җыеп киптердем, салкын тигәннән дә күп, ә эч киткәннән һәм катканнан агач кайрыларын төеп әзерләдем, төнәтмәләрем дә бар… Пешкән-янганнан төрле майлар да алдым. Алар барысы да үзем белән, төенчегемә сыймаганнары менә бу әрҗәләрдә.

– Бик яхшы булган, Таһирә апа, – диде Зәйнәп абыстай. – Син алайса авыруларның яныңа килгәннәрен көтеп торма инде, һәр көн иртә-кич хатын-кыз вагоннарын әйләнеп, урап чык… Үләннәреңне дә үзең белән ал. Кем ютәлли, кем чирли, кем уттай яна – барысын да тикшереп-белеп тор, бигрәк тә балаларны кара… Сез дә бер-берегезгә күз-колак булыгыз, хатыннар, чирегезне яшермәгез, чөнки урыны-вакыты андый түгел. Балалар дигәннән, монысын инде аналарына әйтәм – нык карагыз аларны. Сикереп-уйнап имгәнә күрмәсеннәр, гарип калмасыннар. Бигрәк тә станцияләрдә балаларыгызны кулыгыздан ычкындырмагыз, урамга чыксагыз, җылы итеп киенеп чыгыгыз. Каты чир-зәхмәт аркасында һиҗрәтегез дә өзелүе бар, Аллам сакласын!

Хатын-кызлар гөжләшеп алдылар, бу хәтле озак әзерлекләр белән, бу кадәр авырлыклар белән башланган сәфәрнең шулай өзелүен берәү дә теләми иде. Әйе, юл бик җитди, җаваплы, әмма билгеле бер тәртип белән яшәсәң, ашау-эчү, чисталык кагыйдәләрен сакласаң, исән-имин барып җителер, инша Аллаһ! Әнә Зәйнәп абыстай да шуларны раслый, моның өстенә, икеле-микеле уйлардан да арынырга, Аллаһка тәвәккәллек кылырга куша. Зәйнәп абыстай үзе белән Коръән китабын да алган икән, хатын-кызлар бераз тынычлангач, матур-моңлы тавыш белән укый башлады. Хатын-кызларның күбесе дини белемле иде, алар абыстай артыннан пышылдап кына кабатлап бардылар, вагон-мәчет илаһи бер нур белән тулды… Аннан Зәйнәп абыстай балалардан белгән аять-сүрәләрне укытты, алар аерым-аерым да, бергәләп тә җырлый-җырлый, суза-көйли, тәгәрмәч тавышларын да уздырып, урамда улаган буран тавышларын да күмеп, Коръән укыдылар… Бу мизгелләрдә инде еракта калып барган туган авыллар да, әле барып җитмәгән төрек иле дә, артта калган авырлыклар, алда көткән билгесезлекләр дә алар өчен юк иде… Һиҗрәт эшелонының уникенче вагонында, туң җир белән салкын күкне тоташтырып, изге Коръән аятьләре яңгырый, мөһаҗирләр исә илаһи нур эчендә йөзәләр иде…

Зәйнәп абыстайның бик оста сүз остасы, чичән икәнен дә белгән балалар аннан әкият сөйләвен дә сорый башладылар. Яланкүлдә вакытта, җәйләрен, малларны көтүдән каршы алганда, ул авыл балаларын күл буена җыеп, матур-матур хикәятләр, борынгыда булып үткән хәлләрне сөйли иде. Күпме буын балалар Зәйнәп абыстайның әкиятләрен тыңлап үсте. Хәер, аларны әкият дип тә әйтеп булмый, барлык вакыйгалар да шушы тирәләрдә булган, дип ышанып тыңлыйлар иде балалар. Ул бөтен Себер белән идарә иткән ханнар- солтаннар дисеңме, ил-җирләр өчен барган каты сугышлар, аягүрә үлгән батыр каһарманнар дисеңме, дошманга бирелмичә, манаралардан ташланган ханбикәләр дисеңме – тәннәр чымырдап торырлык, гомер онытылырлык түгел! Зәйнәп абыстайның шуларны сөйли башлаганын көтеп, балалар идәнгә җайлап сузылып яттылар, олыраклар аның тирәсенә якынрак килеп утырды, чичәнә хикәятен башлады…

– Борын-борын заманнарда түгел, әле безнең бабайларның бабайлары заманында, Себернең патшасы Күчем хан булган… Карттәйләр сөйлиләр иде – аның җирләре Алтайдан Урал тауларына кадәр җәелгән, котыптан кыпчак далаларына кадәр сузылган… Бу тирәдәге бөтен халыклар – иштәге-нугае, кыргыз-кайсагы аңа буйсынган, татарлар кул астында булган, Күчем хан аларның берсен дә рәнҗетмәгән. Динебезне ныгытыр өчен, Бохарадан ярдәмчеләр чакырткан, ислам динен таратырга Себергә йөзләгән мөселман килгән.

Себер җире киң икән, Күчем хан шундый ир икән,
Себер-йортта бер икән, милләтенә тиң икән,
Ирекле кеше ул булып, илне тотар ир икән!
Күчем хан илдә бер икән, ир сыртланы ир икән,
Милләтенең баласы – татарына тиң икән!

– Халкыбыз бай яшәгән, дәүләтебез нык булган, урманнарда киек, суларда балык гөжләп торган, хан бар кешене дә тигез күргән. Әмма Урал аръягындагы төкле урыслар бу җирләрне, бу байлыкны бездән тартып алырга теләгәннәр, кяфер патшасы Себергә үзенең яугирләрен җибәргән. Алар кеше үтерә торган утлы таяклар белән килгәннәр, безнекеләрдә ук та җәя, сөңге дә кылыч кына булган… Борынгыларның бәет-мөнәҗәтләрендә бу хакта менә ничек әйтелә:

Себер-йортны дау алды,
Яу өстенә яу килде,
Күчем хан әйткән көн килде,
Чыңгызның куйган хан тагы
Кан тагы булып әверелде,
Татар иле камалды.

– Башта Йармак дигән канэчкеч атаманнары башкалабыз Искәрне басып алган, ул тирәдәге халыкны баш өсләрендә кылыч тотып көчләп чукындырган, чукынмаганнарны үтергән. Күчем хан яугирләре Искәрне камап алган, урыслар анда ачтан кырыла башлагач, Йармак аннан чыгып качарга омтылган, Күчем хан аны куып җитеп үтергән. «Эткә эт үлеме!» дигән. Әмма урыслар барыбер Күчем ханга, татарларга тыныч яшәргә ирек бирмәгәннәр, Себер өстенә яу артыннан яу җибәргәннәр. Урыслар килгән бер җиргә кәлгә салып куеп, аны утлы корал белән саклый башлаганнар, якын-тирә авылларны талаганнар, үзләренә буйсындырганнар. Безнең Торада да элек Күчем ханның ыстаны булган, ул җәйләрен биредә яшәгән, әмма урыслар аны да басып алганнар. Күчем хан ун-унбиш ел буе кулына кылыч тотып бу басып алучылар белән сугышкан, картайган, сукырайган, әмма урысларга үз теләге белән бирелмәгән, иманын сатмаган. Ул соңрак безнең Иртыш буйларыннан Уба елгасы буйларына чигенергә мәҗбүр булган, аның шәһәрләре анда да булган. Инде кяферләрдән еракта, Бараба далаларында бераз тын алыйм, көч җыйыйм, дип уйлаганда, урыс яугирләре аның җәйге ыстанына таң алдыннан, көтмәгәндә һөҗүм итеп, утлы таякларыннан бар халыкны диярлек кырып салалар, үтерәләр. Бу канлы сугышта Күчем хан каты яралана, аны яугирләре һәм уллары Убаның теге ягына алып чыгып китәләр, ә исән калган гаиләсен, балаларын, хатыннарын, киленчәкләрен урыслар әсир итеп алалар һәм башкалаларына алып китеп чукындыралар. Күчем хан каты яралардан үлә, улларына, нәселенә кяферләрне Себердән кууны әманәт итеп әйтеп калдыра, ислам динен һәм милләтебезне васыять итә.

Каршына урыс килгәч, алдында үлем күргәч,

Анда әйтте Күчем хан:

– Үлем белән куркытмаң, курка торган уем юк!
Үлем туры килә икән, котыла торган буем юк!
Илем өчен илсенеп, җирем өчен җирсенеп,
Көрәшкәнне милләтем аңладымы – белалмам!
Аңламаса халыгым, аңлатмастан үлалмам!

– Бабайларның сөйләве буенча, Күчем ханның уллары һәм оныклары, ул үлгәч тә әле, бик озак еллар урысларга каршы сугышалар, ләкин аларны җиңә алмыйлар. Алар да безгә дәүләтне, динне һәм милләтне васыять итеп бу дөньядан китә… Татарлар Себердә яңадан дәүләтне торгыза алмыйлар, әмма динне һәм милләтне шушы көнгә хәтле саклап яшиләр. Дөрес, динебезгә, динебез аша милләтебезгә күп һөҗүмнәр булды, халкыбызның бер өлеше көчләп чукындырылды һәм урыска әйләнде, хәзер менә калганнарын да шул хәл көтә… Безнең аларны җиңәрлек көчебез юк, шуңа күрә үзебез китәбез… Иманны саклап калу өчен, урыска әйләнмәс өчен, туган җирләребезне калдырып, дөнья читенә чыгып киттек, оланнар… Бу тарихны, бу дастанны беркайчан да онытмагыз, кайда гына яшәсәгез дә, аны нәселегезгә тапшырыгыз. Әйе, без – дин-ислам хакына ерак илләргә һиҗрәт кылучы мөселманнар, әмма шул ук вакытта без әлмисактан бирле Себердә яшәгән, биредә дәүләтләр тоткан һәм аларны югалткан бөек һәм фаҗигале язмышлы халык – татарлар да… Менә шушы ике нәрсәне онытмасагыз – дин һәм милләт – аларга гомер буе тугры булсагыз, тагы ханлы да, данлы да булырбыз, Аллаһ теләсә!

Себер иле киң икән, татарның гөле икән,
Пәйгамбәрләр заманыннан намазлы җире икән,
Милләтенең сөйләме дә былбыллар теле икән,
Себер шундый ил икән!
Татарына тиң икән…
Котыплардан кыпчаккача тәхет тоткан җир икән!
Дәүләт тоткан ил икән!
Күчем хан шундый ир икән –
Татар өчен сугышта арысланга тиң икән!

Зәйнәп абыстай бүген «Күчем хан» дастанын бигрәк тә йөрәкләргә үтәрлек итеп әйтте, бу аның илдән китүчеләргә васыяте кебек тә яңгырады. Әйе, олы як кая барса да, кайда яшәсә дә, үзләренең кем икәнлекләрен, кайлардан килүен беркайчан да онытмаячак, үлгәнче истә тотачак… Ул гынамы, – алар Себер елгаларындагы җәелеп аккан язгы ташуларны, актарылып өскә чыккан боз тауларын, язын авыл өстен тутырып очкан аккошларны, җәйге йомшак җилләрне, авыл урамнарын иңләп кайткан мал көтүләрен, сандугачлы таңнарын, көзге урманнарның, үзәк өзеп, моңлы шаулавын, сазлык-әрәмәләрдә тәгәрәп үскән мүк җиләкләрен, бөрлегәннәрне, кыйблага карап сузылган кышкы чана юлларын, шул юллар буенча мәңгелеккә китеп барган чакларын – алар мәңге онытмаячак! Юк, юк, юк… онытмаячак… Ә менә яшьләр, алардан соң туган, алар бу дөньядан киткәч туган буын – хәтерләрме боларны? Дөньяның читендә, кара урманнар арасында, котып тарафында Себер дигән җир барын, анда ятим булып калган туган авылларын, һаман шунда яшәп яткан милләттәшләрен, кан кардәшләрен хәтерләрләрме, белерләрме, онытмаслармы алар?

Зәйнәп абыстай вагон идәненә тезелешеп утырган балаларга, аларның тынып калган аналарына карады. «Менә бу балаларның кем булып үсүләре, тарихи хәтерне ни дәрәҗәдә саклаулары аналарыннан да торачак, – дип уйлады ул. – Димәк, күбрәк алар белән эшләргә, аларга аңлатырга кирәк булачак. Дини илгә баралар, дин болай да булыр, инша Аллаһ, ә менә телне, милли тарихны һәм мәдәниятне, үз ризыкларыбызны һәм киемнәребезне, татарга гына хас һөнәрләрне чит-ятлар арасында саклап калу шактый авыр булачак… Картнә-әбиләр, әни-инәләр бу гөнаһсыз сабыйларны ничек тәрбияләр – алар шундый булачак. Балаларның да исләренә һәрвакыт ана теленең матурлыгын, байлыгын, кирәклеген искә төшереп тору лазем…»


Укырга

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *