Яңа исемнәр

24.07.2017 №1(гыйнвар),2017

Кайсы фасыл?


tuman

Вакыт тузанында кала эзләр…
Адымнарым… Кыштыр-кыштыр…
Кайсы фасыл хакимлеге бүген?
Аералмыйм… Бәлки, кыштыр…
Көз, ди, әнә, кемдер… Нигә күрмим
Алтын сирпелгәнен җиһанга?
Сукмак эзләп йөрим бәхетемә,
Кайгыларсыз туар таңнарга…
Томан сарган шәһәр урамнарын,
Җанны буа күксел сөреме.
Ходаемнан сабырлыклар сорыйм –
Кыл өстендә Әнкәм гомере…
Эзләр кала вакыт тузанында…
Сүзләр кала кебек… Әйтелмичә…
Әнкәй йоклый. Йоклый гына әле!
Күзне ачыттырып томан төшә!..


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *