Бәян

29.04.2018 №7(июль), 2016

Бер уч борчак


Үзе белә!..

– Әтиең төрмәдә, әниең авыру, ә син оялмыйча трай тибеп йөрисең!
Зариф чыдап торды-торды да, түзмәде, мышкылдап елап җибәрде. Әллә авыртудан, әллә гарьләнүдән, әллә куркудан… «Сталин» (малай аның мәктәп директоры икәнен байтактан гына белде, беренчеләр коридор стенасындагы портретны аныкы дип йөри иде) малайның колагын бик шәп борып тоткан иде шул, сүзен әйтеп бетермичә җибәрмәде.
Әти төрмәдә булгач, ник чабып йөрергә ярамый икән соң? Ә авыру әнисе янында шыпырт кына йөри Зариф. Ул ни әйтә, йөгереп кенә эшли дә ата. Әнисе аны еш кына югары очтагы Хөббениса түтиләргә җибәрә. Малай аннан нәни кәстрүл белән кайнар аш алып төшә. Аш суынмасын дип кызу-кызу атлый, шул арада, тукталып, кәстрүлдән килгән хуш искә хозурланып ала. Тәмле-е! Кайткач, әнисе аңа бераз өлеш чыгара үзе. Тик аның белән генә тамак туймый шул.

Әтисе сугыштан исән-имин кайткан аның. Ул чактагы шатлыкны Зариф бик аз гына хәтерли. Ә тамагы туйганчы ашый башлаганы исеннән бер дә чыкмый. Әтисе кайтканга бит инде ул! Тик ул рәхәт вакытлар күпкә бармады. Әтисен тагын алып киттеләр. Әнисе, кергән бер кешегә: «Бер уч бодай өчен», дип елый-елый сөйли иде. Үзе озакламый түшәккә егылды. Күршеләр «кайгыдан», диде. Хөббениса түтиләре әллә нинди үләннәр белән дәвалап карады, өшкерде дә, төчкерде дә…
Әтисе кайтканчы бер рәхәт күрмәде инде Зариф. Алай дисәң… Булды рәхәт вакытлары. Җырларга яратты ул. Тик мәктәптә түгел – анда аны берәү дә кирәксенмәде. Әнисе авыл кырыендагы әрәмәлеккә чыбык-чабык җыярга җибәргәч җырлый иде. Бөтен әрәмәлек яңгырап тора иде инде, малай үз тавышына үзе шакката иде. Өй стеналарында кара төстәге радиоалгыч эленгән, шул көне буе сөйләп тора. Ара-тирә җырлар яңгырый, һушы китеп тыңлый шуларны Зариф. Сүзләрен дә шуннан отты, онытса, үзеннән чыгарып та җырлады.
Бервакыт әрәмәлек кырыеннан узып баручы бер атлы кеше ишетеп алган моны. Зариф үзе сизмәде, тырышып-тырышып «Рамай»ны суза иде. Үзе күңеле белән әллә кайларга китте. Кош булып очып йөрде, шаулы урманнар, зу-ур сулы күлләр өстеннән узгандай булды…
– Әй, малай! – дип дәшкән тавышка сискәнеп китте Зариф. Әтисен төрмәгә утыртканнан бирле шулай һәрнәрсәдән куркып китә ул. Тагын ниндидер хәтәр эш булыр дип шикләнә.
– Курыкма, апаем, Шәйдулла абзыең мин! Кил әле бире!
Зариф чыбыкларын ташлады, әүвәл сәерсенеп карап торды.
Абзый арбасыннан сикереп төште дә аңа таба турылап китте.
– Бик матур җырлыйсың, кем өйрәтте?
Малай җилкәләрен генә сикертте. Кем өйрәтсен инде, үзе белә!
– Җырчыларны яратам мин. Әй, үзәкләрем өзелеп тә китә инде!.. Тамагың ачтымы? Мә, капкалап ал!
Анысына сәерсенеп тормады малай, тоз сибелгән ипи телеменә ике куллап ябышты. Нишләп шулай гел ашыйсы киләдер инде аның…
Икенче тапкырында колхозның ындыр табагы кырыеннан узып барганда күрде ул Шәйдулла абзыйны. Киребеткән кәҗәләрен басу ягыннан алып кайтып килеше иде. Малайны күргәч, абзый кем беләндер сөйләшеп торган җиреннән тукталып калды.
– Әй, апаем, син икәнсең! Кил әле, кил, апаларыңны дәртләндер әле эшкә! Аларның да тыңлыйсы килә сине!
Зариф «ә» дә, «җә» дә димәде, туктап, аңа аптырап карап тора башлады. Кәҗәсе тартылды, ычкынмакчы булып бәргәләнде.
– Менә болай итәбез… – диде Шәйдулла абзый, кәҗәнең бавын Зариф кулыннан алып, баганага бәйләп куйды. – Әйдә, ялындырма! Хезмәт хакың – бер уч борчак!
Бер уч борчак… Малай абзыйга күтәрелеп карады. Аның әтисен дә шул бер уч… бер уч бодай өчен алып киткәннәр түгелме соң? Күзләре яшь белән тула башлады…
– Кит әле, сиңа тигән кеше юк бит! Нәрсә сытылып торасың? Җырламасаң җырлама, ярар! Йә, ач әле кесәңне! Авансом! Икенче вакыт җырларсың, яме!
Шәйдулла абзый Зарифның зур авызлы кесәсенә чыштырдатып бер уч борчак койды.
Һәрберсен озаклап чәйни-чәйни кайтты малай. Моннан да тәмле нәрсәне күптән ашаганы булмаган икән. Кайтып җиткәнче кесә бушады. Борчак турында әнисенә әйтеп тормады. Йә куркып калыр тагы…
Бер-ике көн үтте, «бер уч борчак» артыннан килүче булмады. Зариф аның тәмен авызында кабат тойгандай булды. Беркөнне кәҗәсен тагын ындыр табагы кырыеннан алып кайтты. Дәшүче булмаса да, шунда кайнашучы апалар янына үзе килде.
– Миңа Шәйдулла абзый кирәк иде!
– Ә-ә, җырчы егет килгән! Абзаң юк шул! Безгә генә җырлап бирмисеңме соң?
– Ник җырламаска! – диде Зариф, үзе күз кырые белән генә борчак өеменә күз ташлады.
Хатыннар көлешә-көлешә аның ертык кесәсенә ярты гына уч (малайга шулай күренде) борчак салып куйдылар да аңа карап тора башладылар. Зариф та кыюланып китте, кәҗәсен кочаклап утырып, «Сарман» көен сузып җибәрде.
Башта тып-тын калып тыңладылар. Аннары кайсыларыдыр мышык-мышык борын тарта башлады. Әллә малайны жәлләделәр, әллә үзләрен уйладылар. Бик матур иде шул Зарифның тавышы. Киткәндә:
– Апаем, тагын кил яме, бер дә оялма! – дип калдылар.
Малайның даны авылга тиз таралды. Бервакыт кибет тирәсендә җыелып торган апалар үзләре дәшеп туктатты.
– Син җырласаң, бернинди радио да кирәкми, әйдә, сузып җибәр әле! – диделәр. Зариф ялындырмады. Җырлаганнан соң кесәсендә ни дә булса кайтачагын яхшы белә бит ул.
Бервакыт мәктәптә аны «Сталин» янына алып керделәр. Коты очты малайның. Тагын колакны бора инде, дип уйлады. Әмма аныңча булып чыкмады.
– Сине, энекәш, бик матур җырлый, диләр. Ник бездән качып йөрисең? Ник мәктәптә җырламыйсың?
Кайчан качканы бар әле аның? Мәктәптә кем әйткәне бар аңа җырла дип?
– Иртәгә матур киенеп кил. Мәктәп сәхнәсендә җырларсың.
Матур киенеп дип… Ние бар, шул инде…
Киемең ямьсез дип тормадылар әле, котыра-котыра кул чаптылар. Балалар да, укытучылар да. Бөтен кеше сиңа шаккатып карап торганда, бик күңелле була икән ул.
Кесәсенә әйбер салмасалар да…

Гармун уйный да уйный…

Сталин (бу вакытта Зариф аның кем икәнен яхшы белә иде инде) вафатыннан соң амнистия чыкты – әтиләре котылып өйгә кайтты. Аның белән күрешү шатлыгыннан күрше-күләнне кунакка җыйдылар. Унике яшьлек Зариф, хәзерге заман теле белән әйтсәк, авылда «йолдыз»га әйләнгән иде инде – аларга чынчынлап концерт күрсәтте. Әтисе шаккатып тыңлап утырды. Соңыннан улын кочаклап, күз яшьләрен түкте.
– Иртәгә үк гармун алып бирәм мин сиңа, – диде.
Болай гына әйткәндер дип уйлаган иде Зариф, әтисе сүзендә торды. Үзен генә түгел, исенә хәтле яратты малай ул гармунның. Башка бер нәрсәдә гаме булмады, әнисе әйткән йомышны чаба-чаба эшләп куя да тизрәк шуңа ябыша.
– Бар, мунча алачыгына кереп кычкырт! – диде беркөнне әнисе, аптырагач. – Башым тубал булды бит инде тавышына!
Зариф карышмады, гармунын күтәреп, шунда чапты. Әтисенең: «Каты дәшмә, уйнасын, тулык чыгачак бу малайдан», – дигәнен ишетеп калды.
Мунча алачыгында рәхәтрәк тә әле, тегене әйтеп, монысын кушып бүлдерүче юк. Бер атна дигәндә рәхәтләнеп көй чыга башлады гармуннан. Бер көнне авыл эшчәннәренә багышланган концертта «Дим-дим»не үзе уйнап, үзе җырлады. Халык кул чапканда авыл клубы урыныннан купкандай булды.
Улының мондый уңышларына әтисе бик куанса да, әнисенең әлләни исе китмәде.
– Тамак туйдыра торган үнәр түгел, син аны үзең белән урман кисәргә йөрт! – ди торган иде. Андый чакта әтисе аңа каршы төшә:
– Син алай дияргә ашыкма әле! Белмәссең! Ә утынны… аннан башка да кисеп була. Бармакларына зыян килмәсен. Йорт тирәсендә кайнашканы җиткән.
Беркөнне аларга теге чакта танышкан Шәйдулла абзый кереп утырды.
– Малайны өйләндерәм, туй мәшәкатьләре белән йөрим әле, – диде. – Менә Зарифны җибәрсәгез иде, уйнап-җырлап утырса, ну шәп булыр иде!
Моны ишеткәч, әнисе күтәрелеп бәрелде:
– Ни сөйлисең, Шәйдулла! Бала гына бит әле ул! Әнә, Мөтәвәли малаена әйт! Түбән оч Рәкыйп та шәп тарта. Тапкансың чакырыр кеше!
Шәйдулла кулын гына селтәде.
– Рәкыйп та булдымы гармунчы?! Ә Мөтәвәли малаена әйтсәң, бер ярты сәгатькә түзсә түзәр, аннан эчеп егыла бит ул! Алкаш… Аннары, мин бит бушка димим, тиярен биреп кайтарырмын…
Әнисе тагын нәрсәдер әйтергә талпынган иде, әтисе туктатты.
– Туктале, хатын, чәбәләнмә… Тиярен бирәм ди бит. Шулай өйрәнә инде ул тамак туйдырырга. Үзең шуны теләгән идең түгелме?
Бик күңеле булып кайтты ул көнне Зарифның. Шулкадәр дәртләнеп уйнады, кунаклар аяк тибә-тибә кул чапты. Тамагы да туйды, «тиярен» дә алды. Анысын шунда ук әнисенә кайтарып бирде. Алуын-алды әнисе ул акчаны, тик никтер авыр сулап, озак итеп улына карап торды…
Тугызынчыны бетереп йөргәндә, колхоз бригадирының юбилей кичәсенә дәштеләр Зарифны. Өйрәнгән эше, андый мәҗлесләргә бик яратып йөри ул. Әнисе дә күнгән иде инде:
– Ярар, үз кирәк-ярагыңа булыр, менә шушында җыя барам, – дип, улы алып кайтып биргән акчаны комод тартмасына салып куя башлаган иде.
Бригадирның табыны мулдан булды. Уйнап-җырлап арыгач, Зарифны да бер почмакка утыртып ашаттылар.
– Әйдә, сыйлан, әле таралышырга иртә, бераз ял ит тә… – дип, бригадир абзый малай янына үзе килеп утырды. – Бусын да кабып куй. Курыкма, әче бал гына ул. Башыңны ачып җибәрер, – дип, болганчык суга охшаш сыеклык салынган кырлы стаканны шапылдатып алдына китереп утыртты.
Шуннан соңгысын юньләп хәтерләми Зариф. Уйнаган шикелле дә була, нәрсәдер җырлады да бугай. Аннары… Үзләренең капка төпләрендәге эскәмиядә гармунын кочаклап йоклап яткан җиреннән таң алдыннан уятып алдылар. Уятып дип… Әтисенең чалтыратып яңагына сугуыннан айнып китте ул. Әнисе ярсыпярсып елый иде.
– Тагын бер генә дәшсәләрме… – дип тәкрарлый-тәкрарлый, Зарифның кулыннан гармунын йолкып алды. Аны кая яшергәндер, соңыннан күпме актарынып караса да, эзенә төшә алмады малай. Шуның белән мәҗлесләргә юл ябылды.
Ябылса ябылды, әмма ул мәҗлесләрдә зур абзыйларның бер-берсен бүлдерә-бүлдерә акырышып җырлап утырулары исеннән бер дә чыкмады.
Дөресрәге, алар җырлаган такмакларның сүзләре.
Беркөнне әнисе аны күрше авылга йомыш белән җибәргән иде, юлда «Авыл» көенә шуларны кычкырып җырлап барды:

Бакчабызны үлән баскан,
Йөгерә-йөгерә утадым…

Әй, рәхәтләнгән иде шунда, тавышы карлыгып беткәнен дә сизмәгән иде. Тик менә «концерт»ның икенче өлеше өйгә кайткач дәвам итте шул. Аны артыннан күзәтеп килгән башлангыч класс укытучысы тыңлап барган, әтиләренә: «Санап бардым, йөз дә ике куплет оятсыз җыр җырлады», – дип кереп әйткән. Тел белән дә өйрәтте әтисе, йодрык белән дә…
Мәктәпне бетергәндә Зариф «музыкальный…» дип сөйләнә башлаган иде, әнисе авызын да ачтырмады.
– Укытучы тормышына кызыгып гомерем үтте, авылдан чыгып китәргә булсаң, беркая түгел, түлке педагогическига барасың! – диде. Укытучы булса, тәртипле яшәр дип өметләнгәндер инде. Әтисе кысылмады. Теге вакыйгадан соң улының киләчәге турындагы фикерен ул да үзгәртә төште булса кирәк. <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pngtree

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *