Мөдәррис Әгъләмовның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Равил әфәнде! Сезгә хөрмәтемнең зурлыгын әйтеп бетереп булмаган чагында, минем дә язган юлларым бар иде. Кайберләре аның басма юлларга да, яман телләргә дә чыкты. Төрлесе төрлечә аңлады. Иң зур бәхет шул түгелме соң?!
9 ноябрь, 1980 ел.
Казан.
Исәнме, дустым!
Әйберләр актарганда гына булса да, без бер-беребезне очрата, таба торабыз
икән лә?!
Әйтелмәгән мәхәббәткә караганда, әйтелгәне яхшырак дисең...
Аңлыйм, бик тә аңлыйм!
Ә минем өчен, Равил дустым, икесе дә әйбәт. Әйтелгәненең үз матурлыгы
һәм ямьсезлеге бар, әйтелмәгәннең дә шулай ук.
Әйтсәң дә, әйтмәсәң дә, үз сүзең булсын!
Әйтмәгән сүз дә – олы сүз әле ул!
Я слаб.
Но мне стыдно пасть так низко,
Чтобы чужие слова выдавать за свои.
Я слаб,
и я буду беречь свою слабость.
Бу юллар Дзюн Такамидан.
Хәтеремдә калган, бәлки дөрес үк тә түгелдер, но...
...Я буду беречь свою слабость.
Хөрмәт белән,
Мөдәррис Әгъләмов.
***
9 ноябрь, 1980 ел.
Хөрмәтле Равил!
Исәнме, туган!
Рәхмәт! Язган кәгазьләрне актарганда, киләчәктә дә безнең асыл егетләргә
язылган әйберләрең килеп чыкса икән!
Мин, бик сөенеп, хатыңны алдым.
Курпы2 ярый әле, ярый!
Җаныма бер шифа өрдең – рәхмәт, наный!
Нык бул, кодрәтең үзең белән булсын!
Мөдәррис.
1 Мөдәррис Әгъләмов (1946–2006) – Татарстанның халык шагыйре.
2 Курпы – печән чапканнан соң яңа чыккан яшь үлән.
9 ноябрь, 1980 ел.
Равил әфәнде!
Сезгә хөрмәтемнең зурлыгын әйтеп бетереп булмаган чагында, минем дә язган юлларым бар иде. Кайберләре аның басма юлларга да, яман телләргә
дә чыкты. Төрлесе төрлечә аңлады. Иң зур бәхет шул түгелме соң?! Хөрмәт
иткән кешегә генә усал әйбер әйтеп була. Ә бүгенге көндә – аңлау һәм аңлату
ваклыктан да вак заманда саклыгыбыз булмаган икән, Сездән гафу үтенәм...
«Көрәшчеләр кирәк» диеп сөрән салды
Бөтен халык курыкканда эндәшергә.
«Көрәшчеләр» аның сүзен ишеттеләр,
Чын-чынлап та керештеләр көрәшергә.
Көрәштеләр. Чин бирделәр. Пост бирделәр,
Тоттырдылар ялтыр калай,
катыргылар...
Тагын бер кат «Көрәшчеләр кирәк!» дисәң,
Батырырлар... Һәм, әлбәттә, батырырлар.
1972 ел, «Берәүгә» («Ком. байрагы» газетасы).
Узган бәйрәм белән Сезне, Әфәндем.
Мөдәррис Әгъләмов.
***
9 ноябрь, 1980 ел.
Р.Ф.га.
Бер хат язар өчен өч хат яздым,
Өч кешегә язар хатым бу...
Бәйгеләрдә йөргән бер атым бар,
Меңәү карап торган атым бу!
Мең кешегә калыр бу атым дим, –
Ә хәзергә мин шул атымда
Сахраларны кичәм, уйныйм, көләм,
Җырлар җырлап илем хакында...
Син атыңда икән, син – бәйгедә.
Ил ясаган бәйге,
Ярыш ул.
Мин китәрмен. Әмма меңнәр өчен,
Атым калыр калса,
Бары шул!
Кулдан ычкынасын белгән сыман,
Кысып туктатамын атымны...
...Өч хат итеп язам бер кешегә
Мең кешегә язар хатымны.
Мөдәррис Әгъләмов.
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев