Тукай: Пушкиннан "игътибас иткән бу баш"

Кайсы гына милли әдәбиятның үзган юллары шәрехләргә алынмасын, тикшеренүчеләргә һәрчак та диярлек аның башка әдәбиятлар белән теге яки бу дәрәҗәдә багланышта яшәгәнлегенә игътибар итәргә туры килә. Моның белән без татар әдәбияты тарихына мөрәҗәгать иткәндә очрашабыз. Чал тарихтан аның шәркый (гарәп, фарсы, башка төрки) әдәбиятлар белән тыгыз мөнәсәбәттә булганлыгы мәгълүм. XIX йөздә исә милли әдәбиятыбызга рус һәм аның аша көнбатыш әдәбиятлары йогынты ясый башлый. ХХ йөз башында бу нәрсә үзен аеруча сиздерә. Мондый тәэсир татар әдипләренең дөньяны сәнгати күзаллауларында, фикерләү алымнарында чагылыш таба. Бу, аерым алганда, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Н.Думави, С.Сүнчәләй, Г.Камал, Г.Ибраһимов, Ш.Камал һ.б. иҗатында күзәтелә. Татар язучылары А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Н.В.Гоголь, Л.Н.Толстой, И.С.Тургенев, А.Н.Островский, А.П.Чехов, М.Горький иҗатларына аеруча зур игътибар бирәләр.

А.С.Пушкинга (1799–1836) килгәндә, «аның сәнгати-эстетик ачышларының, җәмгыяви-әхлакый идеалларының татар әдәбиятына йогынтысы гаять дәрәҗәдә тирән, төрле яклы һәм югары иҗади потенциалга ия була» (Татар энциклопедиясе. Казан, 2008, т.1, 271 б.).

Татар халкының милли горурлыгы, бөек шагыйрь Габдулла Тукай аеруча да Пушкин иҗатын якын күргән. Бөек рус шагыйре яңа рус әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучысы булса, татар әдәбияты һәм әдәби теле өчен Тукай да – нәкъ шундый шәхес. Алар икесе дә язма телгә үзгәрешләр кертүне төп милли бурыч булуын аңлыйлар, яңа телнең нигезе итеп гади халык телен саныйлар. Әмма сөйләм-көнкүреш теле дәрәҗәсенә төшмичә, гасырлар буе тупланып килгән тел байлыгының барлык катламнарыннан да файдаланалар. Бер шигырендә Тукай Пушкинны якты кояшка тиңли, үзен исә шул яктылыкны чагылдыручы ай дип атый. Татар әдибе Пушкинга «Пушкинә» (1906), «Бер татар шагыйренең сүзләре» (1907), «Җавап» (1908), «Мәхәббәт» (1908), «Пушкин вә мин» (1912) шигырьләрен багышлый, аның «Пока супруг тебя, красавицу младую...» («Пушкиннән» дип исемли; 1906), «Любопытный» («Ике иптәш арасында»; 1910), «Узник» («Мәхбүс»; 1907) шигырьләренең, «Сказка о золотом петушке» («Алтын әтәч»; 1908) поэмасының ирекле тәрҗемәләрен тудыра. Пушкин әсәрләреннән («Евгений Онегин». «Про себя», «Весёлый пир», «Когда твои младые лета...», «Я пережил свои желанья», «Сказки о мёртвой царевне...», «Десятая заповедь») файдаланып, «Кемне сөяргә кирәк», «Үз-үземә», «Мәҗлес», «...га (Шома тормыш...)», «Теләү бетте», «Җил», «Тәүбә вә истигъфар» шигырьләрен иҗат итә.

Бөек рус шагыйре иҗатына ихтирамлы мөнәсәбәте Тукайның мәкаләләрендә дә чагылыш таба. «Безнең милләт тә, башка милләтләрдәге кеби, хамисез, мәлҗәэсез, фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрьне бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннәргә, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнәргә, ... яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ», – дип саный шагыйрь. (Габдулла Тукай. Әсәрләр. Казан, 2015. т.3, 195 б.)

«Шигырьләребез» мәкаләсендә (1907) Пушкин әсәрендәге «Еду, еду в чистом поле, Колокольчик динь-динь-динь...» дигән юлларны мисалга китереп, татар шигыре ритмикасында русныкына охшашлыкны әйтә. «Халык әдәбияты» исемле рисаләсендә (лекциясендә) Пушкинның «Алтын балык» һәм «Алтын әтәч» әкиятләрен, «Кызлар җыруы»н («Пока супруг тебя, красавицу младую...») мисалга алып, аларның халык авыз иҗатына, халык җырларына таянып иҗат ителүенә басым ясый. «Мөкаддимә» мәкаләсендә исә Пушкинның ярты гомере «Байрон җәнабләренә тәкълид вә аның рухындан илһам эстәү белән үтмеш»ен искәртә, С.Сүнчәләйгә хатында аның С.Рәмиев тарафыннан тәрҗемә ителгән «Пәйгамбәр» шигыре турында сүз алып бара, 1911 елгы 22 гыйнварда җибәрелгән хатында да аның исеме яңгырый. 1911 елның 4 мартында С.Сүнчәләйгә ул болай яза: «Бер поэма хакында башымда әнвагъ төрле хыяллар йөри. Фәкать зиһен варить итеп чыгарганы юк әле. Гаяи хыялым – татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр. Алла ни бирер» (Габдулла Тукай. Әсәрләр. Казан, 2016, т.5, 219 б.). «Мәкаләи махсуса» (1912) мәкаләсендә Онегин һәм Татьяна арияләрен грампластинкадан тыңлавын әйтә. И.Пехтелев «Тукай һәм рус әдәбияты» (1946) китабында Тукай-Пушкин багланышларына зур урын бирә.

Тукай рус шагыйре иҗаты белән 1895 елда Уральскига килгәч, Әхмәтша остаздан белем алганда таныша һәм мәдрәсәдә чакта да рус әдәбиятын укып бара. Пушкин иҗатына карата кызыксынуы беркайчан кимеми, киресенчә, еллар үткән саен арта, киңәя генә бара. Пушкин иҗатын нигезле белүе турында Тукайның әсәрләре сөйли. «Шүрәле» поэмасына Тукай түбәндәге искәрмәне ясый: «Әлеге әкиятне мин авылларда сөйләнелә торган әкиятләрнең сюжетын эшкәртүче шагыйрьләр – А.Пушкин һәм М.Лермонтовтан үрнәк алып яздым». Тукай рус шагыйрьләре куллана торган чыганаклар белән кызыксынган һәм аларны үзе дә яхшы белгән. Ике шагыйрьнең якынлыгы – бу күчерү яки охшарга тырышу гына түгел, ул – ике бөек шагыйрьнең рухи якынлыгы. Пушкиннан ирекле тәрҗемәләренең кайберләре оригиналга якын тора, кайсылары күпмедер аерыла. Әйтик, «Мәхбүс» – оригиналга иң якын булган тәрҗемәләренең берсе. Күп очракта Тукай аның иҗатына мөрәҗәгать итә дә, чыганакның төзелешен һәм образларын үзгәртеп, әсәргә милли колорит өсти торган яңа детальләр белән баета, татар укучысының игътибарын җәлеп итәрдәй урыннарны көчәйтә һәм, шулай итеп яңа шигырь тудыра. Бу бигрәк тә «Алтын әтәч» мисалында ачык күренә. Берникадәр төшереп калдырулар һәм өстәмәләрне исәпкә алмаганда, ул Пушкин әсәренең тулы тәрҗемәсе булып тора. Тукай әкиятнең сатирик үткенлеген саклый алган.

«Пушкин вә мин» шигырендә (1912) иҗатының башлангыч чорында Тукай Пушкин белән Лермонтовны остазлары дип саный. Алар мирасыннан өлге алуын, әдәби осталыкка өйрәнүен яшерми. «Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән; / Тугъры күз салсаң эшенә – ул үзе миннән түбән», – дип яза Тукай. Үзен Пушкин белән янәшә, хәтта халыкчанлык нисбәтеннән аңардан өстенрәк тә куеп, ул һич кенә дә остазының рухын рәнҗетми, аңа «Хәзрәти Пушкин» дип олылап эндәшә. «Пушкин әсәренә хас югары өслүбне Тукай тормыш-көнитеш дәрәҗәсенә төшерә. «Пушкин вә мин» – Тукайның әдәбият тарихында үз урынын билгеләгән, элгәрләре белән иҗат юнәлешен бәхәстә раслаган әсәрләренең берсе», – дип яза Т.Галиуллин (Габдулла Тукай. Энциклопедия. Казан, 2016. 530 б.).

Р.Ганиева язуынча: «Иҗатының башлангыч чорында касыйдә (ода) рәвешендә язылган «Пушкинә» (1906) әсәрендә яшь татар шагыйре Пушкин иҗатына үзенең олы мәхәббәтен белдерә, аны «нәзыйрсыз» (тиңдәшсез) шагыйрь итеп саный, аның якты кояшка тиң («мисале шәмсе рәхшандыр») шигыре көенә агачның, ташның биюен әйтеп, үзенең Пушкин гөлбакчасына кереп, җимешләреннән авыз итүенә шатлана, гүя очып йөри» (Габдулла Тукай. Энциклопедия. К., 2016. 530-531 б.).

«Пушкиннән» (1906) шигыре – иҗади тәрҗемәнең ачык үрнәге. «Татар һәм, гомумән, Көнчыгыш хатын-кызлары тормышы, язмышы белән китаплар яисә икенчел чыганаклар аша гына таныш Пушкин фаҗигане тетрәндергеч яссылыкка күтәрә алмый. Тукай шигыренең мөстәкыйльлеге күләм үзгәрешендә дә күренә. Пушкинга фикерен әйтү өчен 9 юл җитсә, Тукайга кичерешне ачып, җәеп салуга 20 юл кирәк була», – дип искәртә Т.Галиуллин (Габдулла Тукай. Энциклопедия. К., 2016. 531-532 б.).

Әледән-әле Пушкин белән дә «сөйләшеп» иҗат итү Тукай иҗатының хисси, сәнгати яңгырашын көчәйтүгә, фикри эчтәлеген сизелерлек тирәнәйтүгә, халкыбызның күңел дөньясына хас, милли хосусиятләрне шигырь телендә чагылдыруга хезмәт итте.

Рәйсә МУСАБӘКОВА,

филология фәннәре кандидаты

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: infourok.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: