Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Сирень чәчәге

Чәчәк атып, берәм-берәм, Сирень хуш ис бөрки, сибә.

Язлар җитү белән галәм

Матур киемнәрен кия.

Чәчәк атып, берәм-берәм,

Сирень хуш ис бөрки, сибә.

Һәм тарала хушбуй сыман

Һәр тарафка күркәм исе,

Һәммә кеше көтеп алган

Җылы язның хак билгесе.
Мәхәббәт тә уяна шул

Әкияти сихри истән.

Әллә нишли йөрәк түре

Яңа туып килгән хистән.

Алтынга да алмаштырмам

Сирень чәчкәләре ямен.

Искәртә ул һәр яз саен

Тәүге яшьлек язы тәмен.
 

РАЯН ШАКИРОВ

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев