Кыскалыкта осталык

24.01.2017

Конкурс!


bigstock-old-books-letters-and-feather-30655235

«Редакцияләр хикәя азлыктан зарланалар», «…хикәя әдәбият арсеналындагы иң җитез, иң уңайлы коралларның берсе», – классигыбыз Мирсәй Әмир 48 ел элек әнә шундый сүзләр әйтеп, тулы бер мәкаләсен тикмәгә генә нәкъ менә хикәя жанрына багышламаган инде. Хәзерге «Казан утлары»на хикәяләр, шөкер, килеп тора үзе, ләкин аларның сыйфатын яхшырту максатында иң шәп хикәяләргә ачык конкурс игълан итәбез, җәмәгать!

Хикәяләр 2017 елның азагына кадәр kazanutlari@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Аларның саны чикләнми, ә менә күләмнәре чикләнә: стандарт бит (60ар тамгалы 30 юл) саны 15тән артмаска тиеш.

Җиңүчеләрне түбәндәге премияләр көтә:

I урынга (бер премия) – 10 мең сум.

II урынга (ике премия) – 5әр мең сум.

III урынга (өч премия) – 3әр мең сум.


Комментарий

    Лариса:

    Исәнмесез! Ә берничә хикәя җибәрергә ярыймы?

    kazanutlary:

    Исәнмесез! Әйе, җибәрә аласыз.

    Динә:

    Әкият ярыймы?

    kazanutlary:

    Исәнмесез! Юк, әкият ярамый. Хикәя язу сорала.

    Лариса:

    Хәерле көн! Хикәямне җибәргәч, басылды исә, кайдан аны күреп булыр?

    kazanutlary:

    Исәнмесез,журналда)

    Алсирә:

    Күләме аңлашылмый, аңлатып языгыз әле

    kazanutlary:

    Исәнмесез! Бер биттә 30 юл (А4, 14ле шрифт, 1,5 аралык интервалы).

    Элфия:

    Хэерле кон! Башка шрифт бн жибэрелсэ дэ кабул итэсездер бит хикэялэрне?
    Хэкэянен басылуы турында автора хэбэр итэлэрме?

    kazanutlary:

    Исәнмесез! Шрифт куелган таләпләргә җавап бирсә әйбәтрәк булыр иде… Сайтка эленәчәк, басылган хикәяләр.

    Гульсум:

    Төгәл нинди адреска җибәрергә,әллә СМС аша да ярыймы?

    kazanutlary:

    Исәнмесез! СМС аша хикәя җибәреп булмый бит инде… Электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru

    Гульсум:

    Рәхмәт!

    Алсирә:

    хикәя «безгә килеп җитте» дип хәбәр бирмисезмени?

    Зоhрэ Йолдыз:

    Исэнмесез, кадерле дусларыбыз!… Минем сезгэ шигырлэремнен кайсыберсен жибэрэсем килгэн иде, момкин булса!… Рэхмэт!… Унышлар телим сезгэ!…
    Минем ижат жимешлэрем!… ( ягъни, шигырьлэрем!…)
    Алмагачлар чэчэк атар,
    Чэчэк атар чиялэр!…
    Алмагачлар алма бирер,
    Чия бирер чиялэр!…
    hэр яз саен чэчэк атып,
    Шатландыра чиялэр!…
    — Дорес яшэ! Матур яшэ, дускай!…-
    диеп дэшэ алма — чиялэр.
    Бэхет тели безгэ, сэламэтлек,
    Дусларыбыз безнен чиялэр!…
    hэр яз саен кабат чэчэк атып,
    Шатландыра безне чиялэр!…
    21. 04. 2017 ел 02 : 48 Вакытта

    Мин татар! Татар кызы мин!…
    Рус егете сойгәнем!…
    Узем белэм ничэ еллар
    Анын очен койгэнем!…
    Рус егете!… Зэнгэр кузле,
    Бик кочле, матур сузле,
    Илем КОРАБЫ сафында
    Сакта тора ул узе!…
    Горур, кочле, батыр, матур
    Рус егете сойгэнем!…
    Сина карап, илhам алам,
    Кадерлем син, сойгэнем!…
    25. 01.2010 ел

    Балаларыма, оныкларыма!…
    Бэхет, тэуфыйк, байлык телим
    Сезгэ, балаларыма!…
    Тигез бэхет hэм мэхэббэт
    Гел тормыш юлларында!…
    Ходаем, балаларымны
    Ярдэменнэн ташлама!…
    Синен хаер — фатыйханнан
    Яна бэхет башлана!…
    23. 04. 2009 ел

    Алисә:

    Хәерле кич! Ә шигырьләр җибәрергә мөмкинме?

    kazanutlary:

    Исәнмесез! «Каләм тибрәтүчеләр» рубрикасына ярый.

    зиля:

    бигракта матур шигирларь яза гузалия файзуллина.

    зиля имаева(ахиярова):

    стих махабат кучли.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.