Шигърият тег белән яңалыклар
-
15 декабрь 2025 - 10:00
Сәяхәтче
Кинәт очкын. Аннан ялкын туды. Ә аннары учак дулады. Туңган кулын җылытучы юлчы Хәерлегә барысын юрады. -
12 декабрь 2025 - 12:00
Кышкы таңда
Әкрен генә йомшак карлар ява, Түшәп җиргә мамык юрганын, Кемнәр белде икән кышкы таңда Ашырасын дошман планын? -
12 декабрь 2025 - 10:00
Өй сүтәләр...
Өй сүтәләр, иске бүрәнәләр Сыкрый-сыкрый җиргә баш куя. Әйләнәгә үксез бер моң өстәп, Тузгып бара инде бер оя. -
10 декабрь 2025 - 16:00
Акылга мәдхия
Синнән башка, белмим, нишләр идем, Ярый әле, син бар, акылым! -
10 декабрь 2025 - 12:00
ЧАҢГЫДА
Кышны ямьсез диләр, Ялганлыйлар, Булдыксызлар гына шулай ул, Ударникка салкын кыш та дус: – Чаңгың белән кил, ди, Суза кул. -
10 декабрь 2025 - 10:00
Урам җыештыручының хәле
Кызганыч та бу хатынның хәле, Караңгыда ялгыз йөри катып... Табигатьнең карга чумган мәлен Үз тәкъдире итеп бара тартып. -
9 декабрь 2025 - 12:00
Кыш исе һавада
Кыш исе һавада. Тып та тып Кар катыш яңгырның тавышы. -
6 декабрь 2025 - 15:00
Кара көз
Мин шулай һәр көздә үләм дә, Һәр көздә яңадан тереләм! -
3 декабрь 2025 - 16:00
Ана догасы
Өч баламнан гына аерма тик! Үзең сакла... Бала хәсрәтенә түзалмам. -
2 декабрь 2025 - 12:00
Туган тел
Мин, Акмулла арбасына утырып, Әрем исен сөртеп битләргә, Тәгәрәдем татар йөрәгенә, Киләчәккә аны илтергә. -
1 декабрь 2025 - 16:00
БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ
Көрәшләрдә җиңеп яшәр өчен, Бәхет өчен туган кеше без! -
1 декабрь 2025 - 14:00
И әнкәем
И әнкәем, картаймале бер дә, Рәхмәт әйтеп, сиңа сыенам. -
1 декабрь 2025 - 10:00
Аһларың кайда соң?
Яктылык сулышын тоймабыз, Күзләргә ак төшәр шул көннән. Татарым, вөҗданың, намусың Кайларга тапталып күмелгән?! -
26 ноябрь 2025 - 14:00
Яфрак коела
Алтын-сары төсләр кочагында Чыгалмаслык булып адаштым. -
25 ноябрь 2025 - 16:00
Шәмаил
Шәмнәр түгел – шәмаилләр торган түр башында татар иленең.