Өй сүтәләр...
Өй сүтәләр, иске бүрәнәләр Сыкрый-сыкрый җиргә баш куя. Әйләнәгә үксез бер моң өстәп, Тузгып бара инде бер оя.
Өй сүтәләр, иске бүрәнәләр
Сыкрый-сыкрый җиргә баш куя.
Әйләнәгә үксез бер моң өстәп,
Тузгып бара инде бер оя.
Йорт нигезе әйләнәсен бага,
Кай тарафта аның ишеге...
Бу урында матча, ә аңарда
Бар иде бит бала бишеге...
Кайда икән бәлеш пешкән миче,
Тәмле исләр чыккан почмагы...
Өзгәләнеп елый бугай нигез.
Хәтерендә йортның яшь чагы...
Әллә ничә кышны күрде бит ул,
Күрде әллә күпме язны да.
Бик бәхетле, көләч һәм шат иде
Өе шаулы, нурлы чагында.
Төссезләнгән тәрәз йөзлекләре
Бер мизгелдән җиргә сыеныр...
Юатырга сүзләр җитми монда,
Аңлыйм, нигез, сиңа кыендыр...
Өй сүтәләр...
Гомер кичкән йортны күзләп,
Акыл белән уем хәл җыя.
Дөнья белән тирән саубуллашып,
Китеп бара инде бер оя.
Рузилә САДРИЕВА
«КУ» 112, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев