Аһларың кайда соң?
Яктылык сулышын тоймабыз, Күзләргә ак төшәр шул көннән. Татарым, вөҗданың, намусың Кайларга тапталып күмелгән?!
Яктылык сулышын тоймабыз,
Күзләргә ак төшәр шул көннән.
Татарым, вөҗданың, намусың
Кайларга тапталып күмелгән?!
Әткәңнең, әнкәңнең васыятен,
Кадерле бүләген – телеңне,
Бер бармак янауга, читләргә
Куркудан сүз дәшми бирдеңме?!
Чигенә-чигенә соң чиктә
Аттыңмы җаныңны тәмугка.
Ничекләр җир тәнең күтәрә,
Үз телең ятканда табутта?!
Телеңне тереләй күмгәндә,
Аһларың кайда соң, милләтем?
Киләчәк буынны мирассыз
Калдырган язмышны нишләтим?
Заманның коточкыч җәзасы –
Югалту үз телең, илеңне.
Бәддога ишетер көннәрең
Җитәчәк, югалтсаң телеңне.
"КУ" 4 (апрель), 2019
Фото: vk.com
Теги: шигырь шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
“Аһларың соң кайда, милләтем?”-дип, бу шагыйрьләр кемгә “аһ” ора? Аһ- зарлар һәм төртеп күрсәтүләр, кемне гаепләү соң, ахырда? ... Йә, кем ия милләт хокукына? Дәгъваларны кемгә тукыйсы? “Илсез, телсез безне калдырдың!”- дип, бәддоганы кемгә укыйсы? ...Бетеп барган авыл картынамы? ...................... Миңа мәллә, әллә- үзеңә? "Аһ, милләт!"- дип авыз суын корту- кушыланган, төче сүз генә... ... Сәйлән
0
0