Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шәмаил

Шәмнәр түгел – шәмаилләр торган түр башында татар иленең.

Изге Айга карап улашканда,

Ырлашканда шайтан өере,

Ай, мәчетле шәмаилләр торган

Түр башында татар өенең.

 

Түр башында шәмаилләр торган.

Шанлы, данлы, ханлы чаклардан

Бу нигезне шайтан оялаудан

Көрси аяте дә саклаган.

 

Шул аятьне күңел түрләренә

Онытканбыз ләкин эләргә.

Яшәп ятыш менә – шайтан кебек –

Фәрештәсе качкан эргәдә.

 

Гаҗәп түгел – соңгы пәйгамбәрең

Торып утырса да кабердән.

Ни көтәсең – сыңар чабатасын

Түр башына элгән дәвердән?

Ни көтәсең?

 

Гаҗәп түгел – Хозыр Ильясның да

Килеп төшсә сыртка таягы.

Әлиф кебек кадим Хәлфә үзе

Шул таякка йөргән таянып.

 

Гаҗәп түгел – борынгы бер бабаң

Сугып имгәтсә дә билеңне...

Шәмнәр түгел – шәмаилләр торган

Түр башында татар иленең.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: Алсу Исмәгыйлева, sntat.ru

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев