Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Туган тел

Мин, Акмулла арбасына утырып, Әрем исен сөртеп битләргә, Тәгәрәдем татар йөрәгенә, Киләчәккә аны илтергә.

Илнар Фатихов исемен без соңгы берничә елда
әдәби бәйгеләр җиңүчесе буларак ишеттек. Узган
ел журналыбызның ноябрь санында «ТакташFEST»
җиңүчеләренең шигъри шәлкемендә аның да бер шигыре
бар иде. Аннары ул Шәриф Камал исемендәге әдәби премия
лауреаты булды, «Геройлар янәшәдә», «Саумы, Казан!»
кебек әдәби бәйгеләрдә призлы урыннар яулады.
И.Фатихов 1994 елның 4 июнендә Мамадыш районы
Норма авылында туган. Мамадыш шәһәренең 4 нче
мәктәбен тәмамлагач, Казан федераль университетының
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында
югары белем алган. Өйләнгән. Һөнәре буенча – рус теле, әдәбияты һәм инглиз
теле укытучысы. Казан шәһәренең «Адымнар» мәктәбе укучыларына белем
бирә.
«Мәктәп елларыннан ук шигырьләр яза идем. Соңгы арада проза өлкәсендә
дә каләмемне сыныйм», – ди яшь авторыбыз.

Мин, Акмулла арбасына утырып,
Әрем исен сөртеп битләргә,
Тәгәрәдем татар йөрәгенә,
Киләчәккә аны илтергә.
Мин Тукайның түбәтәен чиктем,
Эре түгел, вак-вак атлатып,
«Болгар» номерында «Әллүки»не
Ишеткән бер көйгә шаккатып...
Мин, Такташның чәчләреннән шуышып,
Тамдым каршындагы кәгазьгә,
Мин – Алсуның алсу йөзләрендә,
Газзә укыган назлы вәгазьдә...
Туфанның да йөрәк ямаулыгы
Кем дисәгез, һаман мин инде.
Сызгырып очкан уктан калтыранып,
Минем алда дошман җир иңде.

Мин татарның йөрәк тибешендә,
Күңелләргә татлы дәрт куам.
Мин күпләрнең ана теле булган
Иң газиз тел, туган тел булам!

Илнар Фатихов

«КУ» 12, 2025

Фото: архив, фотода автор үзе.

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев