Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кыш исе һавада

Кыш исе һавада. Тып та тып Кар катыш яңгырның тавышы.

Кыш исе һавада. Тып та тып
Кар катыш яңгырның тавышы.
Болытлар иңендә үзгә моң –
Көзләрнең хушлашу сагышы.
Аклыкка күмелгән дөньяны
Көземнең күз яше эретер.
Зәмһәрир суыклар алдыннан
Яңгырның тамчысы эредер.
Кыш исе һавада. Кары да
Нарасый җиркәйгә сарыла.
...Бу әле ялган кыш. Күз яшьле...
Шуңадыр сукмаклар сары ла.
Кар катыш яңгыры сагышлы…

Р Ә М З И Я  Җ И Һ А Н Ш И Н А

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев