Сәяхәтче
Кинәт очкын. Аннан ялкын туды. Ә аннары учак дулады. Туңган кулын җылытучы юлчы Хәерлегә барысын юрады.
Кинәт очкын. Аннан ялкын туды.
Ә аннары учак дулады.
Туңган кулын җылытучы юлчы
Хәерлегә барысын юрады.
Озак барды. Юллар бетте күптән.
Сукмаклар да сирәк очрады.
Туган яктагыдай баш очыннан
Күгәрчен йә чыпчык очмады.
Хәлдән тайды. Төннәр озынайды.
Һәм, җитмәсә, салкын үзләре.
Мосафирның уе – максаткача!
Дөрес юнәлешне күзләде.
Кая бара? Көтәләрме анда?
Язмыш нәрсә язган гомергә?
Яшәр өчен шулай талпынамы?
Әллә инде барып үләргә?
Төтен исе. Җылы. Учак уты.
Бу мизгелдә бәхет шуларда.
Сәяхәтче ятып күзен йомды
Һәм югалды тирән уйларда…
Илнар Фатихов
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев