Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Акылга мәдхия

Синнән башка, белмим, нишләр идем, Ярый әле, син бар, акылым!

Йолдызларны күккә чөя-чөя,
Очыныплар йөргән чагымда,
Чабуымнан тартып төшерергә,
Ярый, син бар әле янымда.
Искәрмичә үткән-сүткәннәрне,
Чабып барсам атлар юлымнан,
Янәшәмдә пәйда буласың да
Җитәклисең кабат кулымнан.
Кирәк чакта пыр туздырып дөньям,
Тетмәләрем тетеп атасың.
Синнән башка мине шушы җирдә,
Йә, әйт, тагын кемнәр сакласын?!
Рәхмәтемне сиңа кызганмыйча,
Әйтим әле бүген, алтыным:
Синнән башка, белмим, нишләр идем,
Ярый әле, син бар, акылым!


Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА.

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев