Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Ана догасы

Өч баламнан гына аерма тик! Үзең сакла... Бала хәсрәтенә түзалмам.

2025 елда китапханәбездә узган барлык чаралар да диярлек Апас районының
95 еллык юбилее белән бәйле булды. Танылган якташ язучыларыбызның яңа гына
табадан төшкән китапларын тәкъдим итү кичәләре, Апасыбызның данын
еракларга тараткан шәхесләр белән җылы очрашулар – моның ачык мисалы.
Шулай ук Апас Үзәк китапханәсе каршында эшләп килә торган «Серле каләм»
әдәби берләшмәсе үзебезнең җирлектә яшәп иҗат итүче райондашларыбызны
берләштерә. Шәүкәт Галиев, Хәбир Ибраһим, Гали Хуҗи, Таһир Нәбиуллин, Гөлнур
Айзат кебек танылган якташларыбызның дәвамчылары алар. Берләшмәнең
максаты – җирле шагыйрьләребезне, язучыларыбызны барлау, аларны зурлау һәм
иҗатлары белән якыннан танышу. Шулай ук әлеге әсәрләр белән киләчәк буынны
таныштыру да безнең зур бурычларыбызның берсе булып тора.
Римма ШӘЙХЕТДИНОВА,
«Серле каләм» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Әй Ходаем, артык йомышым юк,
Биргәннәрең өчен мең шөкер.
Тик бер гозерем бар,
Тыңла, зинһар –
Бәгырь аша узган бер гозер.
Тормыш юлын йөгереп узып булмый –
Туктап торам, кабат кузгалам.
Авырлыклар күргән, түзәрмен лә –
Бала хәсрәтенә түзалмам.
Тире калын хәзер,
Кирәк булса,
Явызлыкка каршы тора алам.
Балаларым сакла усаллардан –
Бала хәсрәтенә түзалмам...
Ни күрсәм дә, Синең ихтыярда,
Синең кодрәтеңнән узалмам...
Өч баламнан гына аерма тик!
Үзең сакла...
Бала хәсрәтенә түзалмам.


Альбина БӘШИРОВА

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев