Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Урам җыештыручының хәле

Кызганыч та бу хатынның хәле, Караңгыда ялгыз йөри катып... Табигатьнең карга чумган мәлен Үз тәкъдире итеп бара тартып.

Таң дигәнем – кар көртләрен ябынып,
Йоклап яткан караңгы бер иртә.
Бетон йортлар арасыннан абынып,
Арыган җил шуышып үтеп китә.
Кыш ашъяулык япкан таш яланда,
Караңгыга куеп арык сыртын,
Урам себерә кашы агарынган,
Тормыш йөге баскан ялгыз хатын.
Себеркесе, ахры, күпне күргән,
Ярым-йорты калган очлары да,
Бозга каткан сабы ята аның
Сөялләнеп каткан учларында.
Кала халкы тәмләп йоклаганда,
Урам карын себерә ялгыз хатын.
Тормыш авырлыкларын да шулай
Булса икән себереп кенә атып...
Кызганыч та бу хатынның хәле,
Караңгыда ялгыз йөри катып...
Табигатьнең карга чумган мәлен
Үз тәкъдире итеп бара тартып.

Илнар Фатихов

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев