Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
22 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Бөтен гасырларда да сугышларның сәбәпчесе ул... Аңа һаман җитми: чит мәмләкәтләрне яулаттыра, җир асты байлыкларын казыттыра, талаттыра- үтертә, алдырта-саттыра. Тамак кына югыйсә… -
9 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Шыр ялангач урман... Агач-куакларның шәрә ботагында сызгырган әче җил... Җансыз киек-җанварлар... Галишан төн ката егетнең әкияте белән саташты. Бу куркыныч төштән тизрәк арыныр өчен ул хәтта хыял кошын тау куышына табан очыртты -
7 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Ак Кирмән диварларына явыз Иван гаскәре белән көрәшкәндә чәчрәгән бабаларның каны әле дә сөртелмәгән кебек. Йөрәкнең кай нүешеннән бәреп чыга соң бу ачы нәфрәт?! Биш гасырга якын вакыт узган... Ә сигезенче- тугызынчы буын баласы Галишанның һаман хәтер капкасы ачык... -
5 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повесть)
Әнисе инәлә... Бу тавышны кабат-кабат ишетер өчен әллә ниләр бирер иде Галишан! «Исән, әни, исән...» Ул йодрыгы белән яшь элпәсе каплаган күзен угалады. Хәрәкәт туктамаган, урам әүвәлгечә гөжли. Оят, валлаһи! -
28 декабрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның ахыры)
Каенатам Мостай Кәрим турында истәлекләр язганда, ул үзе дә янымда булды сыман. Мин тагы бер мәртәбә аның колачка сыймаслык иҗатын иңләргә омтылдым, аның хисләре белән хисләндем, аның халәтенә кереп, уй-фикерләрен, хәсрәт-кайгыларын, шатлык-сөюләрен күңелем аша үткәрдем. Ләкин аның таланты серенә дә, күңел тирәнлегенә дә төшенеп җитә алмадым. -
27 декабрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Әткәй дачаны бик ярата иде дип бер генә тапкыр әйтмәдем инде. Икенче катта каминлы бүлмә – әткәйнең кабинеты иде. Ләкин мин аның без барда ул кабинетта язып утырганын хәтерләмим. -
25 декабрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Рәхимов җиңгәнгә сөенгән әткәй инаугурациядә һичшиксез чыгыш ясарга уйлый. Уйлый гына түгел, Президент та сорый аның чыгыш ясавын. Чыгыш язганда килеп чыккан кызык ялгышы турында әткәй рус телендә болай дип язган... -
24 декабрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
24.10.92. «Кичә театрда сезон ачылды. «Ай тотылган төндә»не күрсәттеләр. Халык ифрат күп иде. Гомум кәеф тә югары булды. Исрафилов башта минем сүз әйтүемне сорады. Мин театрның Октябрь җимеше икәнлеген, рухи дөньябызның җимешләре ишле икәнлеген халыкның хәтеренә төшердем. Без – тарих балалары, без – Ватан-әни балалары. -
23 декабрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Көндәлекләрендәге бер язмасында әткәй Уфада үзе яшәгән фатирлар турында язып, анда килгән кунакларны, данлыклы шәхесләрне, вакыйгаларны да искә алып китә. Шундый гади нәрсәләр турында язылган бу истәлек ни өчендер рус телендә. Минем аны укучыга татар телендә тәкъдим итәсем килде. -
20 декабрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Үз гомерләрендә кешеләр бер-берсенә күп нәрсәне әйтергә өлгерми калалар. Йә тартыналар, йә шартлары туры килми. Шуларның иң үкенечлесе: әйтелмәгән рәхмәт белән әйтелмәгән мәхәббәт». -
17 декабрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Дәвамлы булды. Нәкъ 8 елдан, бу юлы инде 5 апрельдә улыбыз туды. Без озак кына исем таба алмадык. Әткәй тәкъдим итте. «Нияз дип куйсагыз, ничек булыр?» – дип сорады. Без ризалаштык. -
15 декабрь 2024 - 09:00
Без андый малай түгел (повестьның ахыры)
Мин бу көйне онытмадым. Казанга кайткач та гел колагымда кайтаваз кебек чыңлап йөрде ул. Менә ике көннән мәктәпкә баргач, җәйне ничек үткәрү турында инша язарга кушсалар, язып мәшәкатьләнгәнче, җырлап кына күрсәтер идем. -
14 декабрь 2024 - 09:00
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Мунчадан чыксак, хикмәт: Нәсимә апа да, Сәрия апа да, култык астына тавык кыстырып, тыз-быз чабышалар – бакча артыннан лапас тирәсенә ташыйлар үзләрен. Тавыклар, үлгән кебек, башларын салындырганнар, тавыш-тыннары юк. Монда кием пычрату турында уйлап торырга җай юк иде, нәрсә булганын беләсе килеп, без бая гына җырлый-җырлый тамак туйдырып калган тавыклар янына торып чаптык. -
13 декабрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Ул кичәдә минем белән рәттән Григорий Бакланов утырган иде. Ул минем колагыма болай дип пышылдады: «Твардовский киткәч, күпләр үзләренең оятсыз эшләреннән үкенмәделәр, оялмадылар да». Никадәр дөрес әйтелгән сүзләр. Тормышта Твардовский кебек кешеләрнең булуы, хәтта бик әшәкеләрне дә начар эшләрдән тыеп тора. -
13 декабрь 2024 - 09:00
Кышкы яшен (ахыры)
Менә мин галәмдә... Дөнья ап-ак. Ә эчемдә курку. Коточкыч курку! Ниндидер тетрәндергеч тавыш ишетелә... Җыр да түгел, моң да түгел, кыргый җәнлекләр үкерүе дә түгел... Бөтен яктан килә шул куркыныч тавыш. Мин тыным-көнем бетеп чабарга тотындым. Һич югы берәр генә адәми зат кирәк! Таяныч кирәк!