ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (дәвамы)
Бригадир Җәүдәт беркемне дә аралап та, аяп та тормый. Гөлфиягә кулдаш итеп бер чуваш кызын билгеләде. Алар, бригадирлары өйрәткәнчә, платформаның икесе ике башына кара-каршы басып чүмәләм өелгән комташны бушатырга тотындылар. Кулларында як-яклары калкып торган колаша (совковый) көрәк. Аңа, ким дигәндә, бер пот сыя торгандыр!
* * *
Гөлфия өчен монда барысы да үзгә иде. Еракта-еракта Ходаның бирмеш һәр көнендә кояш яктысында утырса да, түбәсен эремәс кар каплаган мәгърур таулар тезмәсе! Тау буенда гомер сөргән адәм баласына, мөгаен, шул таулар горурлыгы сеңә торгандыр. Ә безнең Каравыл тавы дип йөргәнебез дә гап-гади бер калкулык кына.
Ял көнне, кызларга ияреп, базарга баргач, мондагы муллыкка аның исе китте. Безнең якта мескен авыл кешесе печәнен-саламын аннан-моннан көчкә юнәтеп асраган малының түшкәсе бихисап салымнар түләргә китә. Ә үзе эче-башы белән генә юана. Ә монда җаның нинди ит тели – барысы да бар. Бәяләре дә тешли торган түгел, арзан гына.
Кызлар Гөлфияне үзләреннән аерылып калмаска кисәттеләр. Ир-атлар белән дә сөйләшеп торырга ярамый икән. Кызның битен-күзен пәрәнҗә белән каплаган хатын-кызны да беренче күрүе. Үзе борчак чүмәләсе кебек юан хатын (көмәнле булса кирәк), юеш борынлы ике баласын җитәкләп, аларның каршысына килә иде. Кигән күлмәге үзеннән дә озын. Аягындагы башмаклары хатын атлаганда гына яртылаш күренеп-күренеп ала иде. Пәрәнҗәне ат кылыннан киндер суккан кебек сугалар икән. Җәйге челләдә пәрәнҗә бөркәнеп йөрү рәхәт түгелдер. Күрәсең, биредә гореф-гадәтләр законнан өстенрәк.
Гөлфиягә чәйханә дигәннәре дә кызык тоелды. Учак өстенә көйләнгән зур казанда пылау пешерәләр. Авыздан су китерерлек тәмле ис тирә-якка таралган. Аш-су тирәсендә хатын-кыз затын күреп күнеккән кыз, казан янында кайнашкан ир-атны күргәч, гаҗәпсенеп калды.Ул көрәк кадәрле агач калак белән мамык маенда чыжлап утырган кишер, дөге, ит кисәкләрен әледән-әле болгатып тора. Клиентларга чәй «дәмләп» торучы да башына дүрт почмаклы кәләпүш чәпәгән үсмер егет иде. Җиләк-җимешләр рәтендә дә ир-атлар сәүдә итә.
– Падхади, народ! Свой огород. Палавинә – сахар, палавинә – мёд! – дип, такмаклый-такмаклый, ничек тә товарын сатарга тырыша.
* * *
Күчмә колонна булгач, эшчеләрне ике станция арасындагы юлда ремонт эшләрен бетергәч, торак вагоннары белән бергә икенче урынга күчерәләр. Почтальоннар аларны Үзбәкстан буйлап эзләп йөрмиләр. Килгән хатлар, салган посылкалар турыдан-туры Ташкенттагы юл идарәсенә килә. Атнасына ике мәртәбә аларны почтальон Хәмидә алып кайта. Аны пәйгамбәр кунагы кебек перронда көтеп торалар, сырып алалар.
– Хәмидә апа, миңа хат юкмы?
– Хәмидә апа... миңа...
– Хәмидә апа...
Кулларына конверт эләккән бәхетлеләр, шундук читкәрәк китеп, түземсезләнеп, каударлана-каударлана, аны ачалар, дөньяларын онытып (Хет сум итен кисеп ал! Сизмәячәкләр!) укырга тотыналар. Өйдә ниләр бар икән? Әти-әниләр, туган-тумачалар исән-сау микән?.. Аларның хат укыгандагы кичерешләре йөзләренә дә күчә. Кемдер кояш кебек балкып-балкып ала, кемдер, сагышланып, уйга кала...
* * *
Почтальон хатыннан Ташкентта Зифа Басыйрова гастрольләре буласын ишеткәч, Таһирның йокысы качты. Аның ничек кенә булса да җырчыны күрәсе килә, тамашачыларны әсир иткән җырларын үз авызыннан ишетәсе килә иде. Бу хәбәр аңа, ятса да, торса да, тынгылык бирмәде, күңелен кытыклап, бимазалап торды. Нишләтәсең, адәм баласы һәрчак матди һәм рухи ихтыяҗларга бердәй мохтаҗ. Булачак концертның ял көненә туры килүе дә аны канатландырып җибәрде. Зифа Басыйрованың концерты эче дә, тышы да күркәм Свердлов исемендәге Концертлар залына билгеләнгән иде. Тамашага билетлар күптән сатылып беткән. Шулай булса да, урам тулы халык! Сабантуй диярсең! Әйтерсең ярты Ташкент җыелган! Концертка агылган халыкны троллейбустан төшүгә уратып алалар. Телләрендә фәкать бер сүз:
– Артык билетыгыз юкмы?
– Артык билетыгыз...
Барысының да халык мәхәббәтен яулаган җырчыны күрәселәре килә. Сагыну хисләрен басасылары килә.
Яхшы булса да торган як,
Сагындыра туган як...
Әйе, җырда барысы да төгәл әйтелгән.
Таһирны кадрлар бүлеге җитәкчесе Исламия Кәримовна күреп алмаса,бәлки ул борынын салындырып кайтып киткән дә булыр иде. Ханым, билет эзләп, әрле-бирле йөренгән егетне танып алды.
– Таһир энем, син түгелме соң бу?
– Исәнмесез, Исламия Кәримовна!
– Нәрсә, Мирзачүлдән килдеңме? Әллә Ташкентта танышларың бармы?
Таһирның монда каян танышлары булсын инде.
Ул боек кына:
– Мирзачүлдән килдем. Билетлар юк икән, – дияргә мәҗбүр булды.
Ханым, елмаеп, иренә нидер әйтте дә:
– Әйдәле, энем, минем белән! Әйдә! – дип, Таһирны ияртеп алып китте.
Ул, күзенә керердәй булып: «Артык билетыгыз юкмы?» – дип йөргән кешеләрне аралап, туп-туры ишеккә юнәлде. Ишек янында хуҗаларча басып торган контролёр белән үзбәкчә сөйләшә башлады. Таһирга ым кагып ала-ала нәрсәдер сөйләде.
Бераздан үзбәк:
– Җай йук! – дип, җиңелчә генә башын чайкап алды.
Үзбәкнең «урын юк» дигәненә ханымның исе китмәде. Ташкентта күптән «тамыр җибәргән», үзбәкләрнең гадәтен яхшы белгән Исламия Кәримовна, «миһман егет» сүзен кыстыра-кыстыра дәлилләп, сүзен дәвам итте. «Кунак егет» сүзен ишеткәч, үзбәкнең күңеле эри башлады бугай. Ханым ахыр чиктә: «Чүнтәгең ачылган кү», – дия-дия, контролёрның кесәсен төзәткәләгән булып, акча сонды. Шуны гына көткәндәй, контролёр үзбәк ишеккә арты белән борылды. Ханым шундук Таһирны аркасыннан этеп, эчкә кертеп җибәрде. Колагына:
– Арттагы рәттән басып карарсың, – дип пышылдады. Таһир бу кадәресенә дә чиксез шат. Ул Зифа Басыйрова концертын басып түгел, ятып карарга да риза иде.
* * *
Таһир концерттан соң вокзалга килгәндә, Мирзачүл ягына барасы пассажир поездлары китеп беткән. Ә аңа, таш яуса да, кайтып өлгерергә кирәк.Ул кузгалырга торган товар поездының тамбурына сикерде. Ике ягына да баскычлар көйләнгән тамбурның күтәртеп, стенага беркетелгән бер кешелек кенә такта утыргычы да бар. Кирәк чакта төшерәсең дә утырасың. Менә сиңа бер кешелек купе! Вагоннар текелдәгән тавышка кушылып җырлый-җырлый кайтасың. Кичке җиләс җил синең җырыңны еракларга алып китә.
Тамбурлы вагоннар составта берничә. Кесәләрендә җилләр уйнап торган куяннарга менә дигән бушлай транспорт! Билет тикшерүче кырыс контролёрлар да юк. Дөрес, ул куяннар өчен дип эшләнмәгән, составны озата баручы хезмәткәрләр өчен көйләнгән. Әгәр кыйммәтле товар төялгән булса, «койрык»тагы вагонның тамбурында мылтыклы сакчы составны саклап бара. Якын да килә алмыйсың.
Таһир кунаклаган өсте ачык вагонга ташкүмер төялгән иде. Җиләс җил, поезд җиле белән кушылып, ташкүмер тузанын җилгәрә – тирә-якка очыра. Тузан тамбурга да керә, колак яфракларына, керфекләргә куна, күлмәк якаларына, борынга тула, күзләрне әчеттерә.
Үч иткәндәй, ни сәбәптәндер, Янги-юл станциясендә составны озак кына тоткарладылар. Поезд күчмә колонна урнашкан Мирзачүлгә таң беленгәндә генә якынлашты. Таһир эшкә барганчы бер-ике сәгать булса да черем итеп алырмын дип уйлаган иде. Әмма станциянең ике башындагы семафорларның икесе дә «борыннарын күккә чөйгән» – күтәрелгән иде. Димәк, поезд станциядә туктап тормаячак. Сикереп калмасаң, әллә кайларга алып китүе бар. Бетон перронга сикерергә ярамый да ярамый инде. Сынмаган сөягең калмас!
Кырыклап вагонны сөйрәп барган паровоз кызыл фуражкалы, төрелгән сары төстәге флажок-әләмчеген күкрәге биеклеге күтәргән дежурныйга (станция нәүбәтчесенә) «барысы да тәртиптә!» дигән шикелле сигналын кычкыртып сәлам бирде дә дөбердәп үтеп китте. Киләсе станция унсигез чакрымда. Анда да туктамаса, бетте баш! Эшкә соңга калырга да ярамый. Тимер юлда тәртипләр кырыс! Һәр җирдә төгәллек! Ике рельс арасы да миллиметрлар белән үлчәнә.
Таһирның бар өмете: җиде чакрым үткәч, поезд тизлеген киметергә тиеш. Ул участокта алар шпал араларын иске балласттан чистарттылар – шпаллар ялангач калды. Андый участок хәвефле санала. Аны үткәндә товар поездлары гына түгел, «скорый» поездлар да тизлеген киметә. Эшкә килгән машинистларга, «Маршрут кәгазе» белән бергә чакрымнарын күрсәтеп, «Предупреждение!» дип язылган кисәтү кәгазе дә бирәләр.
Зифа Басыйрова концертын карап кайткан егеткә җиде чакрымны тәпиләп кайту пүчтәк кенә инде! Таһир торак вагоннарына кайтып җиткәндә, егетләр татлы таң йокысы белән изрәп йоклыйлар иде. Ул бүлмәдәшләрен юынгычны шалтыр-шолтыр китереп уятмас өчен аннан-моннан гына юынды да мендәренә ауды. Ташкүмер тузаны иртән юынганда да бетмәгән иде.
Кешенең юк кына кимчелегеннән дә көләргә яраткан Зиннурга шул җитә калды. Ул астыртын гына елмаеп:
– Син, Таһир, төнлә шахтага шабашкага төштеңме әллә? – дип ихахайлады.
Эшчеләрнең кайберләре генә Таһирга карап елмаешып алдылар да өзелгән әңгәмәләренә «чумдылар». Җәүдәт егетнең кыяфәтенә карап алды да:
– Дрезина килгәнче, бар, тиз генә чумып чык! – дип, аны станция янындагы арыкка җибәрде. Таһир ничаклы гына тырышып ышкыса да, майлы ташкүмер тузанын арыкның салкын суы ала алмады.
* * *
Искергән балласттан арындырганнан соң бушап калган шпал араларына салыр өчен бортлары ике якка да ачыла торган платформаларда эре ком белән аралашкан чуерташ-гравий китерәләр. Ул бер состав комташны поездлар йөрешен туктатып бирелә торган «окно» вакытында бушатып бетерергә кирәк. Платформа саен икешәр эшче генә куялар. Ике сәгать буе алсыз-ялсыз эшләргә мәҗбүр булган кешеләрнең маңгайларыннан аккан тирләрен сөртеп алырга да аралары юк. Борын буйлап агып төшкәннәрен дә тыннары белән генә өреп җибәрәләр.
Җәмилә, капкачлы эмаль чиләген күтәреп, бер платформадан икенчесенә күчә-күчә, чәй өләшеп йөри. Аңа әле тегеннән, әле моннан «Чайханщик!» дип кычкырып кына торалар. Пассажир поездларында вагоннар тоташкан буферлар өсте табаклы калай белән капланган. Ян-якларына ныклы материалдан саклану пәрдәләре корылган. Ә йөк вагоннарында алар юк. Берөзлексез шыгырдап, күңелгә шом салып торган буферлар аша үткәндә, Җәмиләнең йөрәге урыныннан куба: кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен кичкәндәй була! Комташ тигез төшсен өчен состав бер алга, бер артка йөреп тора. Аягың таеп, ике платформа арасына егылсаң, исән калырмын димә!
Бригадир Җәүдәт беркемне дә аралап та, аяп та тормый. Гөлфиягә кулдаш итеп бер чуваш кызын билгеләде. Алар, бригадирлары өйрәткәнчә, платформаның икесе ике башына кара-каршы басып чүмәләм өелгән комташны бушатырга тотындылар. Кулларында як-яклары калкып торган колаша (совковый) көрәк. Аңа, ким дигәндә, бер пот сыя торгандыр! Гөлфия, авылда кая кушсалар, шунда эшләп үскән кыз, кешеләрдән калышмаска тырыша. Кулдашы Ольга да тырыша тырышуын. Киемнәре тиргә батып, тәненә ябышып беткән. Елгыр егетләр платформаларын чистартып, дөбер-шатыр бортларын яба башлады. Ә аларның платформасында әле һаман чүмәлә кадәр бер өем чуерташ серәеп тора. Аны ничек «окно» вакыты беткәнче бушатып бетерергә? Белгән юк! Көтмәгәндә буферлар аша аларның платформасына Таһир сикерде. Сүзсез генә чуерташ чүмәләсенең өстенә менеп басты.
...Эштән кайтканда, Гөлфиянең куллары кабарып чыккан иде. Йа Раббым! Көн саен мондый эш булса, нишләрсең? Ике ел буе кәтер хезмәтенә ничекләр түзәрсең?..
(Дәвамы бар)
"КУ" 06,2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев