ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (дәвамы)
Зиннур кулын селтәп китеп барды. Ә эчендә кайнаган ачуы басылмады. Гөлфияне күргәч, килеп сүз каткан иде. Кызның кылларын тартып карамакчы булган иде. Күр инде син ул кызыйны, ә! Шул хыялыйның авызына караган да каткан. Дөньясын онытып, шуның әкиятен тыңлап тора. Тьфу!
* * *
Гөлфия Таһирны беренче күрүендә сәеррәк егет дип уйлаган иде.
Әмма беренче тәэсирләр алдаучан булганын тора-бара аңлады. Ташкүмер
тузаннарына бата-чума концерт карап кайткан егет кемнәрдер өчен
сәеррәктер дә. Гөлфия үзе туган авылын, якыннарын төшләрендә күрә
башлагач, аның хәлен аңлады. Дәртләнеп көрәшеп тә алгач, өстәвенә Зифа
Басыйрова концертын да тамаша кылып кайткач, Таһирның күңеле бераз
тынычланып калгандай булды.
Гөлфия егетне жәлләп куйды. Аның ташкүмер тузаннарына баткан
киемнәрен юып, үтүкләп бирде.
– Керләнгән киемнәрең булса, китер. Юып бирермен.
– Рәхмәт! Монысы өчен дә рәхмәт әле!
– Икенче мәртәбә ташкүмер төялгән составка утырма инде.
– Карап торып булды, ди, сиңа! Миңа бит ничек тә эшкә кайтып
җитешергә кирәк иде.
– Ничек, концерт әйбәт булдымы соң? Ошадымы?
– Концерт ошады. Тамашачылар ошамады.
– Нишләп?
– Үзләре татар концертына килгәннәр, ә үзләре...
Ул сүзләрен әйтеп бетермәде, кулын гына селтәп куйды.
– Сине шагыйрь диләр бит. Концерттан алган тәэсирләрең турында
берәр нәрсә язмадыңмы соң?
Таһир әйтерсең шуны гына көтеп торган иде.
– Яздым! Укып күрсәтимме?
– Әйдә, укы!
– Көлмәссеңме соң?
– Юк.
Таһир куеныннан дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге тартып чыгарды,
дәртләнеп, артистларга охшатырга тырышып укырга тотынды. Шигырь
концертка килгән тамашачыларның ярым татарча, ярым үзбәкчә
сөйләшүләрен тәнкыйтьләп язылган иде. Гөлфиягә аеруча шигырьнең:
Кем кушты сиңа, миләттәш,
Туган телең онытырга?
Анаң телен салып таптап,
Башка телне йолкырга?
Өйрән син башка телне дә,
Без моңа каршы түгел.
Ләкин инде үз телеңне
Онытырга ярамый гел, –
дигән соңгы куплетлары ошады. Ул ихластан сокланып, кулларын чәбәкләп
алды.
– Әйбә-әт! Син чын шагыйрь икәнсең бит, Таһир!
Егет ризалашмыйча башын чайкап алды.
– Юк, әллә ни түгел инде. Болар ачу килгәндә генә сырлаган шигырьләр
шунда.
– Эчтәлеге әйбәт бит. Тагын ни кирәк?
– Эчтәлеге әйбәттер, килешәм. Тик аны барыбер, чын шагыйрьләрчә,
бер укуда кешенең күңеленә сеңәрлек итеп, Тукайлар, Такташлар кебек
итеп язарга кирәк.
– Өйрәнерсең. Киләчәктә син дә алар кебек яза башларсың.
Күчмә колоннада Тараканов шикелле чегән тормышына күнеккән, тора-
бара үз иткән берничә гаилә бар-барын. Шулай да эшчеләрнең күбесе –
вербовщикларның тасма телләренә алданып, кармакка эләккән кешеләр.
Үз ихтыяры белән килгәннәр бармак белән генә санарлык. Таһир да шул
«ала каргалар» рәтендә. Гөлфия күптән бу турыда сорарга кыймый йөри
иде, бүген тәвәккәлләргә булды.
– Таһир, әйт әле, нишләп син монда үз ихтыярың белән килеп, рельслар,
шпаллар сөйрәп йөрисең?
Егетнең бу турыда сөйлисе килми идеме, бер тын сүзсез торганнан соң
гына телгә килде.
– Мин детдом баласы бит, – диде ул, карашын ерактагы тау тезмәләренә
төбәп. – Дөнья күрәсем килде. Әтием фронтта һәлак булган. Әнием сугыш
чорындагы ачлыктан вафат булды. Шуннан соң мине ятимнәр йортына
урнаштырдылар. Хәзер минем авылда әбием белән бабаем гына бар.
– Шулай да син ятимнәр йорты турында түгел, күбрәк авыл турында,
Сабантуйлар турында сөйлисең.– Ятимнәр йорты дигән сүз үзе үк кыерсытылган язмышлар йорты дигән
сүз бит инде ул, Гөлфия. Аның нәрсәсен искә аласың? Ә авыл кешеләренең,
әбекәй белән бабакайның эчкерсез, ихлас мөнәсәбәте хәтергә күбрәк сеңеп
калган инде. Хәзер отпускыга кадәр түзәм дә... аннан күз күрер. Хәйрулла
Усманович көз көне диде бит.
Каяндыр килеп чыккан Зиннур аларның әңгәмәсенә килеп тыгылды.
– Нигә, көз әйбәт инде. Каз-үрдәкләрнең симереп җиткән чагы була.
– Зиннур абый, синең бар хыялың симез үрдәк, симез каз да чибәр кыз
бугай инде.
– Ә нигә? Кеше ашар өчен, яхшы киенер өчен яши. Аннары... аннары...
Кызларны яратыр өчен яши. Шулай бит, Гөлфия?!
Кыз тел бистәсе ир-атларны гомергә өнәмәде. Әтисе дә андыйларны
«бушбугаз» ди торган иде. Әнисе дә аны озатканда, кызым, берүк
бушбугазларның тасма телләренә ышанып, алдана күрмә дип кисәтте. Ул
Зиннур өметләнгәнчә җилбәзәк түгел, авыз ачмады.
Таһирның тормышка, яшәешкә карата үз фәлсәфәсе.
– Алай гына түгел! Кеше кешеләргә яхшылык эшләр өчен яши.
Җәмгыятькә, әз булса да, файда китерер өчен, дөньяны агартыр өчен яши...
Балалар үстерер өчен...
– Йә, әйт әле, көз көне анда кайтып, нәрсә эшләмәкче буласың инде? Ул
чакта синең хыялланган Сабан туеңнан җилләр искән була бит.
– Минме?... Андамы?... Мин...
Таһир, бертын башын иеп, уйланып торды. Бераздан горур башын югары
күтәрде, уң кулын алга сузды. Бу минутларда ул очып китәргә әзерләнгән
бөркетне хәтерләтә иде.
– Үз илемә кайтып, җиргә ятып,
Әрләннәргә шигырь сөйләрмен! Белдеңме?
– Син, хыялый, гомердә булмаган нәрсәләр сөйләргә оста инде.
Зиннур кулын селтәп китеп барды. Ә эчендә кайнаган ачуы басылмады.
Гөлфияне күргәч, килеп сүз каткан иде. Кызның кылларын тартып
карамакчы булган иде. Күр инде син ул кызыйны, ә! Шул хыялыйның авызына
караган да каткан. Дөньясын онытып, шуның әкиятен тыңлап тора. Тьфу!
***
Эшчеләр көн туды исә станция алдындагы перронга җыелалар. Аларны
кирәкле километрга илтә торган дрезина, чакыру сигналын көтеп, тупикта
тора. Машинист инде моторын кабызган. Бәләкәй генә үзйөрешле платформа
күшеккән кәҗә бәтиедәй җиңелчә генә дерелдәп утыра. Эшчеләрне төяп
китәргә диспетчерның рөхсәте кирәк. Станция начальнигы, Ташкентта
утырган диспетчерның рөхсәтен көтеп, ярты сәгать инде телефон трубкасын
кулыннан төшерми утыра.
Эшчеләр, форсаттан файдаланып, перрон буендагы, биеклеге билдән
артмаган тимер-бетон коймага эш коралларын сөяп, гәп коралар, яңалыклар
белән уртаклашалар. Ир-атлар тәмәке пыскыта. Хатын-кызларның үз гаме.
– Фатыйма, синең вербовка срогың кайчан тула?
– И-и, тагын ярты ел бар шул әле.
– Минеке ике айдан тула, Алла боерса!
– Карале, ахирәт, үзбәкләрне әйтәм, җиләк-җимешне үстерәләр, нишләп
тимер юлда үзләре эшләмиләр икән? Акча яраталар югыйсә.
– Акча яратсалар да, эше авыр шул.
– Акча дип, бу кәтер хезмәтенә кем чыдасын?
Аларның кәтер дигәннәре каторга сүзенең татарча әйтелеше инде.
– Кызлар, ишеттегезме, Зәлифә апагызның хәле начарланган, ди, бит әле.
– Шулаймыни? Ишетмәгән идем.
– Төне буе ыңгырашып чыга, ди, мескенкәй.
– Кит инде! Тәки мантый алмас микәнни инде?
– Таракановка әйтергә кирәк. Бүлнискә салсыннар.
– Аның артыннан кем йөрсен инде?
– Бәй, бригадирлары бар бит. Әйтсен!
– Әнә теге... завхозның буш вакыты дачурта! Илтсен!
– Әйе шул! Гел хатын-кыз итәген күзәтеп йөрмәсен, тоз күз!
– Әйтерең бармы? Фашист! Камбала!
– Беркөнне сабын алырга кергән бригадир Әюповның хатынын
кочакларга маташа, ди, оятсыз!
– Равил ишетсә, икенче күзен дә төртеп тишә инде.
– Безнең кебек көне буе перегонда шпал сөйрәп, мазутка каткан чуерташ
чокып йөрсә, хатын-кыз кайгысы булмас иде. Хөрәсән ялкавы!
***
Безнең татар эшчән, тырыш (кирәк булса, ком чүлен гөлбакчага
әйләндерә), җырга-биюгә һәвәс булуы өстенә шагыйрь дә әле ул! Кайда
яшәсә, шул төбәк атамаларын кертеп, үзенең язмышын чагылдырган
җырлар чыгарган. Шахта, Уфа-Чиләбе, Порт-Артур, Герман көе һәм
башкалар – моның ачык мисалы. Хәтта кул сузымындагы Самара да татар
җырына кереп киткән.
Әйдә, барыйк Самарга –
Җәйли печән чабарга;
Печән чапкан акча җитмәс
Тишек-тошык ямарга.
Ә гармун – аның мәңгелек юлдашы. Ул аны, яу кырында үлем белән
күзгә-күз очрашканда да, үзеннән калдырмаган. Ә Ташкент якларында
гомер сөргән татарларның үз фольклоры. Җирле халык белән аралашып
яшәү дәверендә барлыкка килгән «Ярамаган тагын татарга каз ите, ашасын
үзбәкләр дөя ите» кебек шаян гыйбарәләр.
Вербовка белән бу якларга килеп чыккан апалар вагон-клубны дер
селкетеп биегәндә әйтә торган:
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр
Тыпырдатабыз гына,
Көн ярымга мең ярымны
Шапылдатабыз гына, –
кебек такмаклар;
Яратам Ташкент каласын,
Үз итәм үзбәкләрен.
Килгән якларыма карап,
Өзелә үзәкләрем, –
кебек җырлар чыгарган.
Поездлар төрле тарафларга йөреп тора. Утыр да кит югыйсә! Ә
юк... Утырып кайтып китәр иде, койрыгы бозга каткан. Договор белән
беркетелгән вербовка срогы бар. Шуны тутырмыйча беркая китә алмыйсың.
Җырларның мондыйраклары да бар:
Үзбәкстан – мамык иле,
Ташкент – таш арасында.
Бу дөньяның бар рәхәте
Якташлар арасында.
Бу һич арттырусыз шулай. Татарча сөйләшкән кешене күрсәң, туганыңны
очраткандай буласың. Сөйләшер сүзләр бетми.
Бүген вагон-клубка Җәүдәт тимер юл буеннан куып җибәргән үзбәк
егетләре дә килгән иде. Алар мотлак кемнедер көтәләр иде булса кирәк,
вагон-клубка кермичә, бер як читтә басып тора бирделәр. Шулай булып
чыкты да. Вагон-клубка якынлашкан Зиннурны күргәч, алар бердәй
җанланып киттеләр, бер-берсенә карашып «Эш пешә!» дигән төсле канәгать
кенә елмаешып алдылар. Зиннур кызмача иде бугай, борын эченнән генә
яраткан җырын сузып килә иде:
Зимагурны шуннан таныйм,
Каеш буа биленә.
Ашый калҗа, коча марҗа,
Ник кайтсын ул иленә!
Ул егетләр белән (кайчан танышып өлгергән!) якын дуслары кебек
колачын җәеп күреште, үзбәкчә дә сукаларга тырышты.
– Хуш келипсез, егетләр! Сезне күрүемә мән шатмән!
– Сәламалейкум, Зиннур әкә!
– Һә-ә, яхшымысыз, Зиннур әкә!
– Яхшы, яхшы! Сезнең әхвәлләр кандай?
– Мәнеке унча яман имәс, – диде гәүдәгә калкурагы. – Мәнә Ишмәт
үкәгәкәмпер кирәк. Сән кайчан биттә кыз табып бирәсән?
Янында басып торган карсак буйлысы, кабаланып, аның сүзен җөпләде.
– Һә-ә, сән әйтепсән кү!
– Әйткән идем әйтүен дә. Сезнең өчен бер дә яхшы кыз юк бит әле.
Һәммәсе дә теге... ни...
Ул ни әйтергә белми торганнан соң үзбәк егетләренең колакларына нидер
пышылдады. Аның сүзе егетләрнең күңеленә хуш килде, ахры, күмәкләшеп
көлеп алдылар.
– Яхшысы кайчан булады?
– Скоро Башкортстаннан йаш кызлар киләде. Шуларның биттәсе
обязательно сезнеке булады.
Зиннурның сүзләренә ихластан ышанган карсак буйлысы, хәзер үк
кәләш куенына керергә әзерләнгәндәй түземсезләнеп, тагын телгә килде.
– Скоромы? Расмы?
– Рас, рас! Скоро киләчәкләр.
Ант иткән кебек кулын йөрәге турысына куеп сөйләгән кешенең
сүзенә ничек ышанмыйсың инде. Кәләш кыдырып йөргән егетләрнең
карсак буйлысы аягы янында торган ярыйсы гына зур төенчекне
Зиннурга сузды.
– Мәнә бу сезгә, Зиннур әкә!
– Һо-о! Рәхмәт!
– Көтәмез, Зиннур әкә!
– Көтегез, көт! Обязательно биттә кыз сезнеке булады.
Юллары уңганына ихластан ышанган үзбәк егетләре кулларын
күкрәкләренә кушырып саубуллаштылар.
Зиннурның кәефе болай да күтәренке иде. Үзалдына әкрен генә әйтеп
куйды.
– Обещанное три года ждут. Көтегез, көт. Скоро минем вербовка срогы
тула. Аннан соң тотарсыз минем койрыкны.
Ул, өзелгән җырын көйли-көйли, үзбәк егетләре калдырган төенчекне
чишә башлады.
– Ашый кал-җа-а, коча-а мар-җа-а... Һо-о! Монда-а! Йөзем, шәфталу...
Нәрсә генә юк! Базарга барып йөрисе дә калмады.
(Дәвамы бар)
"КУ" 06, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев