2 (февраль), 2021
Бу санда
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Муса ҖӘЛИЛ. Бер үгет. Шигырь. ................................................................................3
Марат КӘБИРОВ. Дәва. Повесть. ...............................................................................4
Ләбиб ЛЕРОН. Вакытны шул булмый туктатып... Шигырьләр. ................................40
Рабит БАТУЛЛА. Мур кырылышы. Кинороман. ........................................................45
МӨҖӘҺИТ. Кабатлансын догалар... Шигырьләр. ...................................................101
Равилә ШӘЙДУЛЛИНА-МУРАТ. Карт шомырт хатирәсе. Роман. ...........................104
Нурлан ГАНИЕВ. Зур суларда дулкын биек була. Шигырьләр. ..............................150
«АҺ, ТУГАН КАУМЕМ ГАЗИЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА. Килен капкасы. Хикәя. .......................................................154
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Нәсим АКМАЛ. Бар җырымны илгә багышладым... (Муса Җәлилнең тууына – 115 ел). .....164
Нәсим АКМАЛ. Халкым дип янып яшәде (Рәшит Ягъфәровның тууына – 75 ел). ......165
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Бер бите – Шәрык, бер бите – Гареп... ..............................166
СӘНГАТЬ Бакырга уелган уйлар... (Рәссам Александр ИВАНОВ белән Айсылу ИМАМИЕВА әңгәмәсе)...168
ҖАНИСӘП – 2021
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Россиядә халык санын алу тарихы. ...................................170
УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ
Рәис САФИН. Безнең рухта тау-кыялар биеклеге... Шигырьләр. ...........................180
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ 135 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП
Ландыш ӘБҮДӘРОВА, Луиза ЯНСУАР. Тукай шәхесенә шәрехләр. Эссе. ..............182
Шаян сәхифә: Илдар КЫЯМОВ. Уены-чыны бергә. ....................................................186
«Казан утлары» архивыннан. ........................................................................................162
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ...........................................................................190
-
Бер үгет
Көчлелегең белән горурланма, Кешелегең белән горурлан! -
Уңышлы аклану
Халык гөрләтеп, Фәйзи абыйга тагын бер кул чаба – бу юлы судан коры чыкканы өчен. -
Дәва (өзекләр)
Аның дошманы – Пистолет Тоткан Егет иде. Кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле... Ул әле дә Зифаның күз алдында һәм ул аны меңнәр арасыннан таный алырлык дәрәҗәдә иде. Тик ничек кенә эзләмәсен, таба алмады. -
Вакыт җитми, дибез...
Вакытларың булыр бервакытны... ...Югалтканны булмас табыплар. -
Канатларсыз...
Канатларны салып ялгышканмын – Канатлылар гына иректә! Канатлылар гелән биектә... -
Мур кырылышы (дәвамы)
Гайшә бикә керә-керешли үк катгыян сөйли башлады: – Коръән тотып ант итәм, Аллаһ исеме белән ант итәмен, минем гөнаһым юк. Үлемнән курыкмыйм, ләкин зиначы исеме белән дөньядан китәсем килми. Хатыннарың ялган сөйли! -
Китәсе килми
Китәселәр килми әле, Чөнки яшәп туелмады. Бу дөньяның рәхәтлеге Минутлык та тоелмады. -
Дала
Татар яши вәкаләтле вәкил булып, Кавемнәрнең асыл сыйфатларын алып. -
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Акылы киткән иде шул Фәгыйлә карчыкның. Ирен, балаларын, оныкларын югалту хәсрәтеннән акылын җуйган иде. Карт шомырт агачы, иртәнге җилдә ап-ак чәчәкләрен тибрәтеп, хуш исле таҗларын җиргә коеп, аның артыннан ялварды: – Кайт, Фәгыйлә түти, Хәбибуллаңны таба алмассың, ул юк инде. -
Бер бите – Шәрык, бер бите – Гареп...
Документаль проза кысаларында автор «халыкка Нәгыймә Айтматова һәм аның нәселе турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат җиткерергә тырыштым» дигән тыйнак максат куйса да, әсәр югары эстетик дәрәҗәдә һәм трагизм элементлары белән язылган, дулкынландыра... -
Сине табу канат куйды
Сине табуларым канат куйды, Алып батыр кадәр көч бирде. -
«Түбә»
– Крыша приехала, готовьте бабки! – дип кычкыра. -
Мур кырылышы (дәвамы)
Ул берничә тапкыр үзенең үлүе турында халык арасында, сарайдагылар арасында ялган хәбәр тараттырды. Аның үлгәнен ишеткәч, кем сөенә, кем көенә, кем битараф кала – әмир шуларны хисапка ала, һәм бу мәгълүмат алга таба эш йөрткәндә, тегеләрнең язмышларына сизелерлек тәэсир итә килде. -
Бүген гүя үлеп терелдем мин...
Кичәгемне бүгенемә ялгап, Мин иртәгәм белән тоташам. -
«Булган бит инде»
Данлыклы Илһам Шакиров Чирмешән районының Бәркәтә авылында чыгыш ясагач, тамашачылар аңардан үз авылдашлары – Г.Тукай исемендәге филармония солисты Минхамәт Гыйләҗев турында сораганнар... -
Килен капкасы
«Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул?» Күземә генә күрендеме янәсе... «Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә. Үзе генә күрми китте килен рәхәтен, мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләренә керсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек! -
Бер үк Кояш
Югыйсә бит бер үк Кояш, Ә төрлечә бәя ала. Аны да бит шул халәткә Куйган бары бер үк Алла... -
Мона Лиза кебек серле ханым
...Мона Лиза кебек серле ханым Төшләремдә йөрде тулганып... И сөеклем! Иркәм! Газиз ярым! – Син булгансың икән ул ханым. -
Кем яна?
– Әй, алё? Кем яна? – ди җырчы. Ипләбрәк караса, үзенең кримплен чалбар балагына ут капкан икән. Шулчак аны конферансье Илдус Сафин игълан итеп куя. -
Мур кырылышы (дәвамы)
Бичаралар шәһәр капкасына кереп качмак була, ләкин алар дошман кылычыннан, ат тояклары, дөя аяклары астында изелеп калалар. Әлмансур йөзендә курку шәүләсе уйный иде: – Капкаларны ябарга-а! Капкала-ар! – дип кычкыра шаһиншаһ. -
Мур кырылышы (дәвамы)
Кайчан да булса бәлагә дучар буласын белсә, кеше, мөгаен, бөтенләй башкача яшәр иде, дөньяга һәм башка кешеләргә мөгамәләсе икенче булыр иде. Әмма киләчәктә көткән фаҗигаләр турында белү дә кешене яхшы якка үзгәртер, миһербанлы итәр дип ышанырга мөмкинме икән?.. -
Ни кызганыч
Диңгезләрдә дулкын биек куба — Күлләрнең ул керми төшенә. Ни кызганыч, яшәү мәгънәсенә Кеше соңлап кына төшенә... -
Тукай шәхесенә шәрехләр
«Габдулла әфәнде Тукай, җырлаган вакытта, безнең алда халыкка арты, безгә алды берлә, капельмейстер шикелле, куллары берлә болгап торадыр иде», дип яза бу турыда Габдулла Кариев. Читтән караганда, Тукайның халыкка арты белән чыгып җырлавы дуслары алдында аңлы рәвештә эшләнгән эпатажны хәтерләтә (шагыйрьнең капельмейстер түгеллеген труппа бик яхшы белә югыйсә). -
Иреккә сусау
Заставада ярсу бер кырыкмыш Озак торган ябык аранда. Табылмаган аны иярләргә Тәвәккәл ир-солдат арада. -
Мур кырылышы (дәвамы)
– Теләсәң ничек уйла, ләкин сине коткарырга кирәк, сине генә түгел, корольлекне коткарырга кирәк, корольлекне генә түгел, католик динен, Кастилияне коткарырга кирәк. Кастилияне маврларга, яһүдләргә, гарәпләргә, төрекләргә хач сәфәрләре оештырып кына коткарып булмый, яу артыннан яу чаптылар христианнар Ислам илләренә. Мөселманнар, яһүдләр үрчи барды, байый барды, куәтләнә барды. Яңа ысуллар кирәк, король. -
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Миндә ике Солтангәрәй яшәде. Берсе – шушы Аклык аланында караңгы төннәрдә көзге яңгыр астында адашып калган сөйгәнен бер күрергә тилмереп ашкынып торган яшь егет. Икенчесе – Габдрахман абзыйга, хәзер инде бабайга, «яклармын», «саклармын» дип вәгъдәләр биреп, антлар эчеп калсам да, сине зур газапларга дучар иткән Солтангәрәй. -
Мур кырылышы (дәвамы)
– Мин сине нинди дәрәҗәгә күтәрим дә, сиңа нинди бүләк бирим икән? – Татарларны җиңү, Педро Бургосны фаш итү минем өчен иң зур бүләк булыр, королем. -
Мин бүгеннән ашыкмаска булдым...
Ашыкмаска булдым мин бүгеннән... Син дә тын ал, әйдә, тагын бер. Күпме генә чапма, бу дөньяны Куып тотып булмый барыбер. -
Россиядә халык санын алу тарихы
Бүгенге Россия җирләрендә беренче җанисәпне Алтын Урда хакимияте оештырган. Урта гасырларда ул салым җыю, шул рәвешле дәүләтнең көчен һәм куәтен арттыруга хезмәт иткән. -
Күзләр
Аһ бу күзләр... Күңел белән тоя белүчеләр Хәлләремне сезгә карап сизәр... -
Юк өчен борчылу
– И кызлар, урамдагы трактор тавышын тыңлап, йокламый яталар, димени?! -
Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы)
Тәүге тапкыр Уфа өязенә йомышлы татарлар 1574 елны, Уфа кирмәне төзелгәндә килеп урнаша һәм кирмәнне, чик буйларын саклаучыларга әйләнә. Турыдан-туры Уфа воеводасына буйсынганга, Казан воеводасы йомышлыларыннан аермалы буларак, аларга дәүләт җир биләмәсе бирми. -
Сагыну
Сагынмыйча яшәп булмый, Сагындыра туган як. Сагындыра уйнап үскән Әти, әни торган як. -
Мизгел һәм мәңгелек
...Бер гомергә торыр мизгелләр бар, Мизгелләргә торыр гомерләр. Үрләр арты үрләр яулый кеше, Бер-бер артлы биек ул үрләр... -
Җырлавыңны болай да беләләр
Күренекле җырчы Флёра Сөләйманова филармониянең лекториенда эшләгән дәвердә була бу хәл. -
Мур кырылышы (дәвамы)
– Нинди шарт ул, король? – Син минем илчем белән Сәмәркандка шаһ Тимер янына кайтып, аның яхшы мөнәсәбәтен яулыйсың. Аның белән яуга бергә йөрисең: мин синнән аерым тора алмыйм, синнән калмыйм дип, ант итәсең һәм җае чыкканнан соң ашына, шәрабына менә шушы агуны саласың. Шулай итеп, син янып һәлак булган атаң, анаң, башка туганнарың, Бөек Болгарның үчен алачаксың. -
Төшенкелек биләп ала кайчак...
Чорлар арты чорлар алышына, Гел үзгәреп тора замана... Аңлый алмыйм: иксез-чиксез илдә Кешегә җир җитми һаман да! -
Мур кырылышы (дәвамы)
Синең шушы наданлыгыңнан чит патшалыкларның илчеләре, җасуслары, шымчылары бик нык файдалана. Алар өч бөек шәхесне талаштырырга, сугыштырырга, бер-берсен тар-мар итәргә сине котыртты. Син Туктамышны бетердең, Баязид Елдырымны пыран-заран китердең. Ә христиан илләре, Ауропа шушы гамәлләреңне күзәтеп, «Тамерланга рәхмәт» дип кул чабып, алкышлап тора. -
Үз балчыгың үзеңә
Берсе алкышлар вакытында хәтта артистның аяк астына балчык та тондыра! Халык тына, нәрсә булыр икән хәзер дип сагаеп кала. Усман ага да югалып калмый. Балчыкны иелеп ала да очып килгән якка чүреп җибәрә: – Мә, үз балчыгың үзеңә!!! – дип тә өсти. -
Мур кырылышы (ахыры)
– Тумыштан гарип мин, сеньор. Мине монахлар Бөкре Шайтан, дип йөртә. Мин аларга ачуланмыйм. Шайтан булгач, мин шайтан вазифаларын үтәргә тиеш. Ул каяндыр хәнҗәр чыгарып, Бонифаций ягына кискен хәрәкәт ясады, Бонифаций эчен тотып бөгелеп төште. -
Акыл сатучылар – адым саен...
Мин дә, ахры, шулар кавеменнән, Алар белән бергә – бер рәттә. Әле менә, киңәш бирмәгез, дип, Өйрәтмәгез, диеп... өйрәтәм. -
Һәркайда – Әхмәтовлар
– И-и-и! Тагын Әхмәтов! Болай булгач, барабыз да барабыз инде! -
Бакырга уелган уйлар...
– Эшләремне чит илләрдәге шәхси күргәзмәләргә сатып алырга теләүчеләр дә бар. Әмма картиналарымның Татарстанда калуын һәм нәкъ менә татар халкы хәзинәсен баетуын телим. -
Бердәнберем
Ватанымны, туган җирне Җаным кебек яратам. -
Таяк кем кулында?
Мәскәүләр дә җавапсыз калмады – Әсәдуллаев йортына алып барып, банкет – хәләл мәҗлес үткәреп, безне сыйларга булдылар. -
Мең елга бер
– Казанда ичмаса мең елга бер генә бит ул. Ә Мәскәүдә ел саен шул хәл! -
Әллә...
Татар теле белән бергә Моңнар да китеп бара. Әлфия, Илһам кебекләр, Кызганыч, бетеп бара. -
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Балаларның нәни куллары суелып бетә. Казан каласында яшәүче ерак туганнарының балаларыннан калган иске бишмәт җиңнәреннән күренеп торган беләкләре иртәнге язгы салкыннан яргаланып, «чебиләп» кызарып тора. Өчәүләшеп черәшә-черәшә, интегә-интегә, балалар салам йолкыйлар! -
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нурания карчык, итегеннән төшеп эрегән кардан ап-ак нарат идәнгә җыелган суны күреп уңайсызланып, итеген салу нияте белән кече якка чыгып китте һәм, кунаклар күпме генә көтсәләр дә, кире әйләнеп кермәде. Ярты сәгатьтән биш кабыргасы, аяк бармаклары сынган Нуранияне салган машина Теләче хастаханәсенә элдерә иде... Бигрәк тирән – өч метр тирәнлектә цементлап катырылган иде шул җилләтергә дип ачып куелган яңа нигезнең идән асты. -
Ат өйрәтә берәү
...Бу ат – үзем. Камчылысы – язмыш, Өйрәтергә теләп кизәнә. Баш очымда чаж-чож килеп куя – Юртып киләм гомер-үзәннән... -
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Энесенең зәңгәрсуланып, тире белән сөяккә генә калган йөзе. Куе керфекләр белән уратып алынган, эчкә баткан зур күзләре. Әнә ул күзләр, тәрәзә бозын эретеп ясаган түгәрәкләрдән карап, абыйсы Рамилнең хәер сорашып, кайсы булса да авылдан кайтканын көтәләр һәм, абыйсы кайтып кергәч, комсызланып, әнисе тегеп Рамилнең муенына аскан капчыкка текәлеп, аннан берәр кисәк ипи катысы чыкмасмы дип тилмереп карыйлар. -
Шатлыкларның төсе һәрчак чагу...
Шатлыклардан елмаюлар туа, Кайгылардан кала гел яра. -
Театрның файдасы
– Сез журналистлар һаман театрны сүгәсез, гел тәнкыйтьләп язасыз. Менә бер файдалы ягы бар икән: эштән арып, хәлең беткәндә, хет утырган килеш йоклап чыгарга булса да ярый икән бит театр дигәнең... -
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Гәрәй-Григорий апасына, Факиһәнең өзгәләнә-өзгәләнә ераклаша барган поездның тимерле вагон тәрәзәләреннән кулын сузып, «Гә-рә-ә-й!» дип ачыргаланып кычкырган тавышы йөрәгенә уелып калганнан соң ниләр булганын, ниләр күргәнен, ничек итеп Мәскәү каласында гомер иткәнен сөйләр. Ә алар үзәкләре өзелеп тыңлар... -
Остаз фатихасы
– Фатихамны бирәм, энекәш, хәерен халыктан алырсың инде... -
Мин күп нәрсәләр беләм
Мин күп нәрсәләр белмим, Күп нәрсәләрне беләм... Таш бәреп чыккан гөл мин, Саргаймый торган үлән! -
Ышык тапкан
– Абый, көн бик кызу бит, ышыкта йөрисе килә, ә синең күләгәң зу-ур! – дип җавап бирә малай. -
Бу кыш миңа сине хәтерләтә
Бу кыш миңа сине хәтерләтә. Нәкъ синең күк ул да эчкерсез. Шунысы кызык: әгәр берегез китсә, Калыр микән янда берегез? -
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
– Ник елашасыз, еламагыз, әле минем туксанга җитеп намазлыкка ятып сәҗдәгә китеп үлгән мөселманны күргәнем юк иде. Миңа андыйларның туры килгәне булмады, – дип кабатлады. – Нинди бәхетле әби! Күрәсезме, елмаеп үлгән бит әниегез. Җәннәт кошы инде бу, бер ялгансыз әйтәм. Әбинең соңгы урыны җәннәттә булачак! -
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Чыелдап төрмә камерасы ачылды. Күз алларым караңгыланып китте. Ике кешелек тәрәзәсез-нисез камера. Борынга параша исе килеп бәрелгәндәй булды. Ике якта чылбырлар белән стенага беркетелгән ике ятак. Бер почмакта параша чиләге. Һәм номерлар сугылган, юкарып беткән иске телогрейкалар, мескен бүрекләр. -
Карт шомырт хатирәсе (ахыры)
Без бетмәдек, без бар, без яшибез! Иң зур белем йортларында укыган онык-туруннар дөньяның төрле почмакларына таралдылар... Шомырт агачының ап-ак таҗларын җилләр үзләре белән ияртеп алып китәләр дә җиһанга сибәләр... Җилләр җиргә аклык тарата! -
Дәва
Соңыннан әйттеләр аны. Әнисе әле үлмәгән булган. Вакытында больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, бәлки, коткарып булыр иде, диделәр. Тик Зифа «бәлки»не ишетмәде, ул әллә никадәр вакыт аңгыраеп утырганы өчен үзен гаепләде. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, әнисе исән калыр иде кебек тоелды. -
Дәва (дәвамы)
Әлбәттә, Зифа Саматовна – тәҗрибәле доктор, пациентның йөзен күрү генә әллә ни зыян китерә алмас, ул үз- үзен кулга алуның җаен табар иде. Ләкин... Бу юлы... Пациентны күрү белән ул катып калды. Йөзе үзгәрде. Иреннәре күгәргәндәй булды. Операция өстәлендәге кеше аңа таныш иде. Мизгелнең бер өлешендә ул үзенең бала чагына... Балачак дип аталган тылсымлы дөньяның сүнгән мизгеленә кайтып килгәндәй булды. -
Дәва (дәвамы)
Димәк, реанимациядә ятучының Пистолет Тоткан Егет икәнлеге расланды. Кылган гөнаһлары өчен хак җәза адәм баласын егерме биш елдан соң да эзләп таба. Хак җәза Зифа үзе иде. Бу бәндәнең җавапсыз калырга хакы юк. Ә үтерү ысуллары хастаханәдә дәвалау чараларына караганда да күбрәк... -
Дәва (дәвамы)
Үз халәтен шул дәрәҗәдә контрольдә тота алу иң сәламәт кешеләрнең дә кулыннан килмәскә мөмкин. Ә бу хисләрен дә, тән күзәнәкләрен дә йөгәнли белә. Бу кеше инде кызганыч түгел, ә куркыныч иде. -
Дәва (дәвамы)
Җинаятьчеләр белән генә маташу җитми иде бүген... Зифа Саматовна инде күпне күргән табиб, мондый тәкъдимнәргә ризалашмауның куркыныч икәнен яхшы аңлый. Ләкин ризалашу тагы да начаррак булырга мөмкин. Бер тапкыр бәйләндеңме, ничек кереп батканыңны да сизми калырсың, ул сазлык шикелле... Һәм мондый сазлыкта юкка чыккан табиблар аның танышлары арасында да бар иде. -
Дәва (дәвамы)
– Сезнең мине юк итәргә әллә күпме мөмкинлегегез бар иде. Тик сез аның берсен дә файдаланмадыгыз. Хәзер менә минем сезне юк итү мөмкинлегем бар. Һәм аны файдаланырга тиешмен. Чөнки сез исән булсагыз, мин тынычлыкта кала алмаячакмын.