Логотип Казан Утлары
Шигърият

Акыл сатучылар – адым саен...

Мин дә, ахры, шулар кавеменнән, Алар белән бергә – бер рәттә. Әле менә, киңәш бирмәгез, дип, Өйрәтмәгез, диеп... өйрәтәм.

Акыл сатучылар – адым саен,
Өйрәтүче – дөнья тутырук.
Вәгазь сөйләүчеләр хәттин ашкан,
Киңәш бирүченең чуты юк!
– Алай итмә, болай ит син! – диеп,
И, өйрәтә сине барсы да.
Нервың какшый шулчак: эшең бармый,
Эчтә ачу кайный ярсудан!
Үз-үзеңне көчкә тыеп кына
Елмайган һәм көлгән буласың...
Киңәшләрдән тәмам туйсаң да, син:
– Рәхмәт, рәхмәт! – дигән буласың.
Сабырлыгың сына ахыр чиктә,
Түземлегең бетә берочтан...
Шул чагында әйтәселәр килә
Каты итеп – тозлап-борычлап!
Юк, ярамый!
Начар сүз әйтүдән
Син каласың янә тыелып.
Ачуыңны тыеп кала алу –
Бу тормышта – иң-иң кыены!
Өйрәтәләр сине төрле яктан –
Киңәш бирә олы-кечесе...

Барлык киңәш-фәләннәрен тотсаң,
Алар өчен әйбәт кеше син!
Мин дә, ахры, шулар кавеменнән,
Алар белән бергә – бер рәттә.

Әле менә, киңәш бирмәгез, дип,
Өйрәтмәгез, диеп... өйрәтәм.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев