Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Уңышлы аклану

Халык гөрләтеп, Фәйзи абыйга тагын бер кул чаба – бу юлы судан коры чыкканы өчен.

Заманында күренекле җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов «Йолдызлар сәламе» дигән бик зур фестиваль оештырган иде. Исән булган барлык татар җырчылары катнашты әлеге тамашада. Атаклы нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов та чыгыш ясап, эчүчелек
турында бер шигырь сөйли. Ләкин, яше шактый булу сәбәпле, зиһене буталып, икенче чыгышында да шул ук шигырьне кабатлый. Тамашачыларның чыш-пыш килүеннән, серле итеп елмаюларыннан «эшне» аңлап алса да, тукталмый, бүленми – азаккача укып бетерә. Алкышлар тынгач, болай ди:
– Җәмәгать! Ике тапкыр укыганыма исегез китмәсен. Миңа Илһам Шакир: «Хәзер халык күп эчә бит, Фәйзи ага, янә бер сеңдереп сөйлә әле, бераз файдасы тимәсме», – дип әйткәнгә генә шулай эшләдем, ди.
Халык гөрләтеп, Фәйзи абыйга тагын бер кул чаба – бу юлы судан коры чыкканы өчен.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев