Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Иреккә сусау

Заставада ярсу бер кырыкмыш Озак торган ябык аранда. Табылмаган аны иярләргә Тәвәккәл ир-солдат арада.

Заставада ярсу бер кырыкмыш
Озак торган ябык аранда.
Табылмаган аны иярләргә
Тәвәккәл ир-солдат арада.
Кыбырсынып, биеп торган уйнак,
Үз җайдагын көткән зарыгып.
Мине дә ул, ярын көткән заттай,
Көтеп ала иде сагынып.
Ияренә менеп утыруга,
Тотына ул ярсып чабарга.
Туктатуның берәр чик-әмәлен
Кирәк иде миңа табарга.
Авызлыклыйм. Тезгенемне тартам,
Өзәңгегә терәп аякны.
Кырыкмышым томырылып чаба,
Чак тотынып калам шулчакны.
Чик буйларын урап чаба торгач,
Чара таптым мин дә чаяга:
Кушаяклап чапкан айгырымның
Терәп куям башын кыяга.
Тик айгырым минем бу тозакның
Тиз арада тапты ачкычын.
Сыртыннан ул мине ыргытты да
Очып үтте кыя баскычын.
Ул юк булды. Тауларга качты.
Әллә инде күкләргә ашты?..

Рәис САФИН.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев