Җырлавыңны болай да беләләр

Күренекле җырчы Флёра Сөләйманова филармониянең лекториенда эшләгән дәвердә була бу хәл. Наҗия Теркулова кебек җырчыларга музыканттан тыш, сүз остасы Әзәл Яһүдинны да беркеткәннәр икән. Ә Флёра апага яңа гына консерватория
тәмамлаган баянчы Азат Хәлимовны биргәннәр дә – вәссәлам. Шуңа күрә районнар буйлап йөргәндә, Флёра апага концертны үзенә үк алып барырга да туры килә. Ул ара-тирә сөйләп тә алгалый.
– Бик озак сөйли бу дип, миңа үпкәләмә инде, Азат энем, яме? – ди ул берсендә сәхнәдәшенә.
– И Флёра апа, сез сөйләгез, сөйлә! Җырлаганыгызны болай да беләләр. Сез күбрәк сөйләгез! – дип куйган ди музыкант егет.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: