Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин бүгеннән ашыкмаска булдым...

Ашыкмаска булдым мин бүгеннән... Син дә тын ал, әйдә, тагын бер. Күпме генә чапма, бу дөньяны Куып тотып булмый барыбер.

Көне-төне... Ары-бире... Мәхшәр!
Тын алырга кайчак юк вакыт.
Чабуыннан тартып торыр идем –
Вакытны шул булмый туктатып.
Мин бүгеннән ашыкмаска булдым...
Тын алырга булдым тагы бер.
Күпме генә чапма, бу дөньяны
Куып җитеп булмый барыбер.
Бүгеннән мин ашыкмаска булдым...
Сабыр булуларга ни җитә.
Сабыр иткән – морадына җиткән,
Ашыкмаска кирәк ничек тә!
Ашыкмаска булдым бүгеннән мин...
Бисмилладан башлыйм иртәмне.
Акча – бүген бар ул, иртәгә – юк,
Булганына шөкер итәмен.

Ашыкмаска булдым мин бүгеннән...
Син дә тын ал, әйдә, тагын бер.
Күпме генә чапма, бу дөньяны
Куып тотып булмый барыбер.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев