Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ышык тапкан

– Абый, көн бик кызу бит, ышыкта йөрисе килә, ә синең күләгәң зу-ур! – дип җавап бирә малай.

Җәйнең эссе көнендә Чаллы шәһәрендә Фән Вәлиәхмәтов артыннан һич калмыйча бер малай ияреп йөри икән. Җырчы аптырашка кала: «Минем бала дисәм, гөнаһ кылганым да юк инде. Минеке булырга тиеш түгел, – дип уйлап куя ул. – Әллә җырларымны ярата микән?» – дигән икенче уй да йөгереп үтә. Шактый гына баргач, ул артына борылып:
– Энекәш, нигә арттан тагылып йөрисең? Әллә минем җырлавымны яратасыңмы? – дип сорый.
– Абый, көн бик кызу бит, ышыкта йөрисе килә, ә синең күләгәң зу-ур! – дип җавап бирә малай.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев