Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ни кызганыч

Диңгезләрдә дулкын биек куба — Күлләрнең ул керми төшенә. Ни кызганыч, яшәү мәгънәсенә Кеше соңлап кына төшенә...

Зур суларда дулкын биек була,
Киң канатлар оча югары.
Ай-кояшка тузан күтәрелми –
Купкан җирдә кала ул бары.
Киң күңелгә дөнья тар түгел ул –
Сыя ала анда бар галәм.
Гомер буе әрнеп яшәр өчен
Җитә икән ялгыш бер гамәл.
Кара уйлар төнлә генә тумый —
Уйларыңнан курык, онытма:
Кояш җылытмаса әгәр җирне,
Булмас иде кара болыт та...
Диңгезләрдә дулкын биек куба —
Күлләрнең ул керми төшенә.
Ни кызганыч, яшәү мәгънәсенә
Кеше соңлап кына төшенә...

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев